ЯРАТА, ЯРАТМЫЙ, ЯРАТА…

Яңа ел мишурасы сатылып беткәч тә, кибет киштәләрендә йөрәк формасындагы открыткалар, йомшак ак аюлар, “Мин сине яратам” язуы белән чуарланган төрле уенчыклар пәйда була. Күпләр түземсезлек белән Гашыйклар көнен көтә башлый. Февраль салкыннарында җылытырлык, бураннардан алҗыган күңелне эретерлек бәйрәм бит ул. Хәер, кемгә ничектер инде.

Без дә мәктәптә укыганда бу бәйрәмне көтеп ала идек. Мәхәббәт хатлары, анонимкалар өчен берәр атна алдан тартма эленә. 14 февральдә концерт яки сәхнәләштерелгән берәр тамаша куела һәм тартмага җыелган хатлар таратыла. Зур ышаныч белән көтәсең. Сиңа мәхәббәт хаты тоттыралар. Менә ул бәхет! Хатлар гына булса бер хәл. Бер елны пәлтә кесәмә кулъяулык салганнар иде. “Мин сине яратам!” дип чигелгән иде анда. Шулчак исемә төште: көз көне бәрәңгедә эшләгәндә бер егет белән бәхәсләштек. “Хәзерге кызлар кулъяулык та чигә белми, егет башым белән хәтта үзем дә чигә беләм”, – дигән иде ул шунда. “Чигеп күрсәт”, – дип шапырынганым өчен Гашыйклар көнендә кызарырга туры килде. Иң истә калган бүләк шул булган икән. Шулай ук йомшак уенчык аю да күптән булган Гашыйклар көнен искә төшереп, шкаф өстеннән карап тора. Күңел быел да берәр могҗиза көтә.

ИЗГЕ “ГАСТРОНОМ” БӘЙРӘМЕ

Борынгы Римда Валентин исемле “гастроном” яшәгән. Дарулар ясаганда бал, шәраб, сөт кулланганга, аның ачысы сизелмичә, алар һәрчак татлы тәмгә ия булган, имеш. “Гастроном” дип аталу сәбәбе дә ул ясаган даруларның татлы булуында. Тора-бара Валентин, булу белән беррәттән, епископ булып китә.

Басып алу сугышлары белән танылган Юлий Клавдий II чоры була бу. Армия сафларына солдатлар җыю кыенлаша башлагач, император моның сәбәбен солдатның хатыны һәм гаиләсенә артык бәйле булуында күрә һәм, нәтиҗәдә, өйләнешүләрне тыя. Валентин дарулар ясап кына калмый, яшерен рәвештә яшь парларны никахлаштыра башлый, сөйгән ярларга мәхәббәт хатлары язарга ярдәм итә, талашкан парларны янәдән кавыштыра.

Беркөнне Рим императорының төрмә башлыгы сукыр кызын, күзләрен дәвалау максаты белән, Валентин янына алып килә. Өметсез булса да, табиб кызны дәваларга алына. Берничә атнадан император Клавдий Валентинның яшь парларны яшерен рәвештә өйләнештерүе хакында ишетеп ала һәм аны төрмәгә утыртып куялар. Валентин үзен тиздән үлемгә хөкем итәчәкләрен белә һәм кызга мәхәббәт аңлатып, хат яза.

Епископны шул көнне үк, ягъни 14 февральдә үтерәләр. Төрмә башлыгы ул биргән хатны кызына алып кайтып тапшыра. Хат эчендә булган сары зәгъфранны кулына алу белән, кызның күзләре ачыла. Бу – бәйрәмнең килеп чыгуы турындагы күпсанлы риваятьләрнең берсе генә.

Көнбатышта исә Валентинны алсуларны һәм зәңгәрләрне өйләнештерүче “изге” булган дип тә сөйлиләр.

МИҢА БӘЙРӘМ – СИҢА АКЧА!

Католикларның изгеләре саналган Валентин бәйрәме ни рәвешле безгә үтеп керде һәм яшәп китте соң әле? Бу хакта кемнең дә булса уйланганы бар микән? Хәер, җавап уйлап баш ватасы юк – аның безгә үтеп кереп, тамыр җәюе кемгәдер кирәк булган. Кемгә? Иң беренче чиратта, сату-алу эшләре белән шөгыльләнүче эшмәкәрләргә. Изге Валентинга кемдер бик яхшы пиар эшләп, шоколад конфетларны, уенчык аюларны гашыйклар атрибутына әйләндереп калдырды.

Тормышның кайсы өлкәсенә җиңел генә тәэсир итеп, аның белән уйнап, табыш алу чыганагына әйләндереп була? Хисләр – иң тиз бирешүчән ягыбыз. Мәхәббәт тә шундый “иске нәрсә” һәм ул һәркемгә килә. Кемдер көн саен гашыйк булырга өлгерә, ә кемдер гомер буе бер мәхәббәтенә тугры булып яши. Барыбыз да мәхәббәткә мохтаҗ. Ә нигә Изге Валентин көне яки ир белән хатын арасындагы тугрылык көне дип игълан ителмәгән микән? Чөнки Гашыйклар көне дип атау файдалырак. Универсаль көн бит – барыбыз да ярата, барыбыз да яраткан кешесенә игътибар күрсәтергә теләп, кибеткә чаба. Статистик күрсәткечләргә таянсаң, бу көнгә багышлап алынган открыткалар сан ягыннан Яңа ел бәйрәмен дә уздыра икән. Бүләкләр дә кимен куймый. Иң популяр бүләкләр булып открытка, тере чәчәкләр, шоколад һәм конфетлар, уенчык аюлар санала.

МӘХӘББӘТ АЛМАСЫ – ТОМАТ

1. Борынгы Римда 14 февральдә гаилә һәм аналар алиһәсе Юнона хөрмәтенә бәйрәм иткәннәр. Бу көнне кызлар мәхәббәт хатлары язып, билгеле бер савытка сала, ә өйләнмәгән егетләр шул савыттан берәр хатны тартып чыгара икән. Нинди хат туры килүенә карамастан, егет ел дәвамында шул кыз турында кайгыртырга тиеш булган һәм алар ярәшкән пар булып саналган.

2. Иң беренче “валентинка” 1415 елда төрмәдән герцог Чарльз Орлеанский тарафыннан хатынына юлланган. Бу открытка әле дә Бөекбритания музеенда саклана.

3. Мәхәббәт аңлатуның иң үзенчәлекле ысулын моннан бик күп еллар элек Франциядә күрергә мөмкин булган. Французлар сөйгән ярларына “мәхәббәт алмасы”, ягъни томат бүләк итеп, үз хисләрен белдергән. Бары тик томат кына гашыйклар телендә сөйләшә белә дип уйлаган француз халкы.

4. Европада Изге Валентин көнен XIII гасырда гына билгеләп үтә башлаганнар, АКШта ул 1777 елда ук бәйрәм ителгән, ә Русиягә ул XX гасыр ахыры XXI гасыр башында гына килеп җиткән.

5. Канадада “валентинка”ларны кешеләргә генә түгел, хайваннарга да бүләк итү гадәте бар. Мәсәлән, 14 февральдә теләсә кайсы бер хайванга открытка алып килгән 12 яшькә кадәрге баланы зоопаркка бушлай кертәләр.

6. Февральнең икенче яртысында кошлар да парлаша дип ышанган урта гасыр халкы. Нәтиҗәдә, Изге Валентин көненең икенче исеме барлыкка килгән – “Кошлар туе”.

“МӘХӘББӘТКӘ АЕРЫМ КӨН КИРӘКМИ”

Болгар мәчете имамы Марсель хәзрәт Сабиров:

– Русларның бөтен бәйрәмнәренә ияреп, алар төсле бөтен Изгеләрне искә ала башласак, пасхада йомырка җыйсак, тагын ниндидер гадәтләргә ияләшсәк, шулай итеп, үз гореф-гадәтләребезне югалтачакбыз. Ә ул гадәтләр безнең дингә бәйле рәвештә барлыкка килгән. Шулай итеп, бу бәйрәмнәр ахыр чиктә динсезлеккә алып килмәсме?! Күңелебездә Аллаһы Тәгаләгә карата ярату булса, без башка кешене дә яратырга сәләтле. Кыш көне яки язга кадәр булган бу бәйрәм хисләрне уятып җибәрә, яратырга өйрәтә, дип үз-үзеңне алдау – көлке. Без болай да һәрдаим гаффәттә, ягъни тормышта юл эзләп бәргәләнәбез. Аллаһыны искә аласы урында, ниндидер Изге Валентинны искә алып утырабыз. Бер кеше икенче берәүгә гашыйк була икән, бу да Аллаһы рәхмәте, бу да Аллаһы Тәгалә тудырган мәхәббәт. Ул мәхәббәтне аңлату өчен аерым көн кирәкми. Тиздән кичәсе җитә. Тормышны өйрәткән пәйгамбәребезне (с.г.в.) искә аласы урында шул католикны искә алу дөрес түгел бит инде?!

“ЯРАТУ ГЫНА КЕШЕНЕ КЕШЕ ИТӘ”

Ләлә Бәһрамшина, шәһәренең “Гаилә” үзәге психологы:

– Бәйрәм дигән сүз үзе үк шатлыклы эмоцияләр тудыра. Димәк, хәзер Русиядә Гашыйклар көне икәү. Русларның изге Петр белән Феврония хөрмәтенә оештырыла торган Гашыйклар көне 8 июльдә үтсә, Изге Валентин көне чит илдән үтеп кергән һәм 14 февральдә бәйрәм ителә. Беренчесенең җәй көне булуын ассызыклап шуны әйтәм: җәен без болай да шатлыклы эмоцияләргә бай тормыш алып барабыз. Ә менә кыш көне йокыдан уяну, үз кичерешләрең турында тагын бер кат туктап уйлану – хисләреңә бәйрәм оештыру өчен зур сәбәп.

14 февраль хәзер инде капма-каршы җенескә булган мәхәббәт көне генә түгел, ә дуслык бәйрәменә әверелеп бара. Кызым иптәш кызларына да, укытучыларына да “валентинка”лар тарата. Аңа карап шатланам. Әгәр без дини аспектларга нигезләнеп яки тагын ниндидер сәбәпләр аркасында балаларыбызны әлеге бәйрәмнән чиклибез икән, бу аларның хисләрен тыю булыр иде. Шул гамәлебез белән без “тирә-юнь начар, аны яратып булмый”, дигән мәгълүмат та алып киләбез. Кеше ярата белгән очракта гына, Кеше була ала, дип аңлатсак, гомумән, җылы хисләрен тыймасак, аларның тирә-юньгә булган ышанычын арттырырбыз гына. Әйтик, укучы белән укытучы арасында мөнәсәбәтләр начар, ди. Бүләк ителгән “валентинка”дан соң үзара җылы мөгамәлә урнаша. Егет белән кыз мөнәсәбәтләрендә дә шул ук хәл. Үзара мөнәсәбәтләрне җайлау, бер-береңә әйтәсе сүзләрне әйтер өчен менә дигән мөмкинлек. Кемдер сүз белән әйтә алмаганны “валентинка” белән җиткерә ала. Бу мөмкинлекләр киңәюе турында сөйли. Без яратып һәм яратылып яшәргә хаклы, бу бәйрәм шуңа булган хокукыбызны арттыра гына.

ВӘЛИМЕ, ВАЛЕНТИНМЫ? КИРӘКМЕ, ЮКМЫ?

Айгөл Гатиятуллина, Яр шәһәренең 32нче гимназиясенең 6А сыйныфы укучысы:

– Барлык дусларыма, танышларыма “валентинка”лар бирергә җыенам. Бу минем өчен күбрәк дуслык, бер-береңә булган хөрмәт күрсәткече. Һәм ул, әлбәттә, кирәк. Үзеңне яратуларын белү бар кешегә дә күңелледер инде ул. Бәйрәм исеменең Изге Вәли түгел, ә Валентин булуы күбрәк ошый.

Ләйлә Садыйкова, КСЮИ студенты:

– Гашыйк парлардан да бәхетле кеше юк. Мондый бәйрәм елга бер тапкыр гына булмасын иде, көн саен булса да артык булмас. Уйлап чыгарган кешесенә рәхмәт. Мәҗнүнемне тапкач, Гашыйклар көненә икебез өчен романтик кичке аш әзерләячәкмен. Быел эштәге коллегалар белән генә бәйрәм итәрмен, мөгаен. Вәли ни, Валентин ни – миңа барыбер. Булсын гына!

Альберт Исламов, Казан шәһәреннән, төзүче-инженер:

– Узган елгы бәйрәм онытылмаслык булды. Машинам базар тирәсендә ватылды да көне буе шунда казынырга туры килде. Кайтканда гына йөргән кызым Алсуга дип, ашык-пошык рәвештә сөлге сатып алдым. Шуны матур, кыйммәтле пакетка төреп, бөтен кыяфәтен китереп тапшырдым үзенә. “Яратам”, – дип өстәргә дә онытмадым. Бу сөлгене пакеттан чыгарып әйләндереп карады да: “Кешенең егетләре кызының исемен язып бирә, бу нинди чүпрәк”, – дип мине мыскыл итте. Үзе миңа көмеш беләзек алган булган. Минем дә җавапсыз каласы килмәде: “Бу нәзек чылбырың үзеңә булсын, беләзек тагып йөрергә түгелмен”, – дидем. Нәтиҗәдә, һәркем үз бүләге белән калды. Бүләк сайлый белмәсәң, “яратам” дигән сүзгә генә риза түгел хәзерге кызлар. Шулай да бу бәйрәм кирәк дип уйлыйм. Үзеңә бүләк алу өчен булса да.

Илнур Мәҗитов, Саба районыннан, программист:

– Минем өчен ят, ясалма бәйрәм ул. Менә бүген яратасы, ә иртәгә юк дигән кебек. Сөйгән ярымны аннан башка да бик яратам һәм ул көнгә бәйләп берни дә эшләмәячәкмен. Бүләкләрне башка көнне дә биреп була. Ә яратуым турында болай да көн саен әйтеп торам. Ул көннең христианнарга бәйле булуы да ризасызлык тудыра. Җитмәсә, Вәли дип татарчалаштырып та куйдылар шуны. Күңелем аның татарча вариантын бөтенләй кабул итә алмый. Татарда булмаган изгене әллә каян тартып чыгарып әвәләп кую бик үк дөрес түгел кебек.

Рәсимә Салихова, районыннан, сатучы:

– Кирәк инде, ничек кирәк булмасын. Яңа елда чыршы сатып акча эшлим, февральдә шул Изге Валентин көне дә булмаса, кайдан гына акча алыр идек. 23 февральгә товар әллә ни үтми, менә шушы мәхәббәт көненә бик яхшы үтә, шөкер. Аннары 8 март була да, Сабантуй гына кала инде. Менә син дә 5-6 открытка алып җибәр, яраткан кешегә генә түгел, дусларга да биреп була ич аны.

Эльвира ФАТЫЙХОВА

Комментарии