Шәпшемә, ут төртәләр…

Яңа килгән хатлар арасыннан мондый эчтәлеклесен күреп аптырап калдык…

(Хат редакцияләнми, үзгәртелми басыла, бары тик сүгенү сүзләре кыскартыла. Ред.иск.)

“Сәмигулла Алтынбаев!

Син теге, Кызыл таңга хәбәрләр җибәреп, перепис турында, бик үк п… итмә әле. Яшисең икән Чуашиядә, яши бир! Нихрень, кысылырга сиңа Башкириягә. Монда без үзебез как нибудь аңлашырбыз. Ә сиңа ни х… тыгылырга!

Мона минем картайым действительно башкорт булган, мин Бүздәктән. Ә , диеп язганнар! Шәҗәрәмне архивтан үрәнеп белдем. А то бөтәсе дә син да, син , дип мозганы хөрделәр. Пошел ты своими советами, знаешь куда!

Трехбалтайга барып, яндырып китәчәкбез, әгәр дә мәгәр тагы ла бер язсаң шул Кызылтаңга! Аңладыңмы?

Татар икәнсең, ана Татарстан! Яшәгез шунда! На х… сдались сез монда!

Если хочешь жить нормально не шуми! Йортсыз калырсың!

Татар да татар!

Пошли еще раз на х…! За…и! С.ки!”

РЕДАКЦИЯДӘН: Сәмигулла әфәнденең “Җанисәптә ялгышма” дип исемләнгән күләмле язмасы “Безнең гәҗит”нең 6 октябрь санында басылды. Ә дәвамы бүгенге санның 11нче битенә урнаштырылды. Әмма яңа килгән хатлар арасыннан мондый эчтәлеклесен күреп аптырап калдык. Әле авторларыбызга андый янауларның булганы юк иде. Үзен “Кызыл таң” газетасы хезмәткәре дип имзаласа да, редакциядә эшләүче мондый хурлыклы, куркыныч һәм ахмак гамәлне кыла алмас, дип уйлыйм. Аннан редакциягә алынган һәр хат исәптә, ул вакыт үткәч тә саклана, хәтта газетада урын алмаганнары да… Бу безнең редакциядә шулай, “Кызыл таң”да да шулайдыр дип уйлыйм. Ләкин редакциягә килгән хат ни рәвешле шундый затсыз адәм кулына килеп кергән – монысын тикшерергә кирәктер. “Бу очракта нишләргә?” – дигән сорау белән Татарстанның атказанган юристы Зөбәйдә Яхинага шалтыраттым. “Сәмигулла Алтынбаевка Башкортстан хокук саклау органнарына, алынган янаулы хатның күчермәсен теркәп, гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Тик хатның төп нөсхәсен беркемгә бирмәсен. Тикшерү башлангач, чагыштыру өчен кирәк булырга мөмкин”, – диде ул.

Чыннан да, дөнья хәлен белеп булмый. Сәмигулла әфәнде үз иминлеген шул рәвешле кайгыртырга тиештер. Кем белә, хат авторы сүз белән генә янап калмаска да мөмкин бит. Гаризаны заказлы хат белән почта аша гына да җибәрергә була.

Һәм соңгы сүзем: менә ничек “йомшак” икән Башкортстанда татар-башкорт туганлыгы?! Без бу теманы контрольгә алабыз. Кирәк була калса, авторыбыз Сәмигулла Алтынбаевны якларга әзер торабыз (аның редакциягә шалтыратып алуы кирәк иде).

Ихтирам белән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Туганнар буза куптара

Илфат энем! Сезгә тагын хат язарга булдым. “Җанисәптә ялгышма” исемендәге язмам басылган иде. Дөрес, алга таба дәвамы чыкмады. Бәлки, Корбан бәйрәме алдыннан бирергә уйлагансыздыр. Минемчә, ул өлешен уку да татар халкы өчен зарарга булмас. Ә бу хатны язуымның төп сәбәбе түбәндәгедән гыйбарәт. Уфадагы татарлар тормышы белән таныш булып тору өчен, “Кызыл таң” газетасына язылган чакларым булды. Аннан кинәттән күтәрелеп китте дә алдырмый башладым. Хәзер “Кызыл таң” татарча чыгамы, юкмы – анысын ачык белмим дә. Әмма җанисәпкә кагылышлы менә шушы язмамның тагын бер күчермәсен “Кызыл таң” газетасының татарча бүлекчәсенә җибәрергә уйладым. Язмам чыга калса, шул номерын почта аша миңа да җибәрүләрен сорадым һәм газетаны түләп алачагымны яздым.

Уфада аны газетага бастырганнармы, юкмы – анысын белмим. Ләкин редакциядә бу хат ниндидер юл белән тугандаш башкорт вәкиле кулына эләккән. Ул конверт тышында үзен “работник газеты “Кызыл таң”, дип атаган. Җавап хатының шундый әшәке эчтәлекле булуына ис китеп һәм бу турыда белеп торыгыз дип, сезгә җибәрергә булдым.

Башкортстанның үзәк газетасында шундый әшәке сүзләр кулланып, йорт-җиреңә ут төртү белән куркытып яшәүче хезмәткәрләр эшләп ятканда, төпле белемле мәдәният һәм әдәбият эшлеклеләре бар икән бит, дия алмыйсың.

Язмамны Уфага 2 сентябрьдә, “Безнең гәҗит”кә җибәргән көнне юллаган идем. Күрәсең, башкорт тугандашларның эчләре бик пошканмы, җавабын 14 сентябрьдә үк җибәрми булдыра алмаганнар.

Сәмигулла АЛТЫНБАЕВ.

Чуашстан республикасы,

Шомыршы районы, Өч-Балтай авылы.

Комментарии