- 09.10.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №39 (5 октябрь)
- Рубрика: Дөнья бу
Без аның белән Татарстан районнарының берсендә таныштык. Хастаханә тирәсеннән узып барганда морг ишеге төбендә аунап ятучы гәүдә игътибарымны җәлеп итте. Шул якка таба аякларым үзләреннән-үзләре атлады. Дөньясын онытып сулкылдаучы, җиргә ябышып каткан 35 яшьләр тирәсендәге ир-ат булып чыкты ул адәм. Аның баш очында кырына торган пәке күрүгә, тиз генә алып яшереп куярга ниятләгән идем дә, моны сиземләгән егет тә аңа үрелде. Мин өлгеррәк булып чыктым, пәкене тизрәк сумкага шудырдым. Шунда ул, аңына килеп, үзе яныннан китүемне үтенде. Егетнең мөлдерәмә тулы күзләре кайгы-хәсрәт диңгезе булып хәтергә уелып калды…
Бераздан ул яңадан илереп еларга, куллары белән җирне тырнарга, чарасызлыктан морг ишеген дөбердәтергә тотынды. Шул арада шау-шуга хастаханә каравылчылары да килеп җитте. Егет үз-үзен белештермичә, аларны да дөмбәсләргә кереште. Сакчылар чыгырыннан чыккан бичараны никадәр тынычландырырга маташсалар да, ул кызганнан-кыза гына барды. Аздан гына сугыш чыкмый калды. Хастаханә каравылчылары полиция чакыртырга теләделәр. Тик бик үтенеп сорагач, хәлне аңлатып биргәч, әлеге ниятләреннән кире кайттылар, рәхмәт төшкерләре… Андрейны көчкә тынычландырып, кайтыр юлга чыгарга күндерә алдым. Хастаханә тирәсендәге мәйданчыктагы урындык янында тукталдык, минем исәп егет белән бераз гәпләшеп, аны тынычландыру иде. Кызган баштан ялгышлыклар эшләп ташлау мөмкинчелеге хакындагы уйларым аңа ярдәмемне җиренә җиткерергә дигән фикергә ирештерде. Әлбәттә, башта ул минем белән ачылып китеп сөйләшергә-аралашырга бөтенләй теләмәде. Ахыр чиктә, кылларын җайлап кына тарткалый торгач, Андрейның теле ачыла төште. Үзе дә сизмәстән, тормыш йомгагын акрынлап сүтә дә башлады.
«ЯМЬЛЕ», БАЛАЧАК, «ГҮЗӘЛ» ҮСМЕРЧАК…
Район үзәкләренең берсендә тулы гаиләдә дөньяга килә ул. Тик шуклыгы, җитезлеге, чаялыгы, өлгерлеге белән кечкенәдән башка яшьтәшләреннән аерылып тора. Балалар бакчасына йөргәндә үк кылган галәмәтләре өчен әтисеннән шактый эләгә: почмакка бастырулар, борчакка тезләндереп торулар, урамга чыгармыйча өйдә бикләп куюлар, каеш белән «чәпәләүләр»… Нинди генә җәзаларга тап булмый ул!
– Әтием – бик кызу канлы кеше, башта җәзалый, аннары кызгана, тәм-томнар алырга акчалар бирә иде. Тик шунысына үпкәм зур, әни бер дә яклап арага кермәде. Инде менә үсеп җиткәч тә, моның сәбәпләрен хәзергә кадәр аңлый алганым юк, – дип ачыргаланды егет. Мәктәпкә укырга кергәч тә, тәртибе уңай якка үзгәрми малайның. Белем йортына тәннәре кара көеп килгән чаклары ешая. Әтисе тарафыннан кыйналулар, җәберләүләр арту сәбәпле, өйгә кунарга кайтмаган чаклары да булгалый. Алтынчы сыйныфта ул тәмәке тартырга өйрәнә. Ә сигезенчедә вакытта, дәресләр калдырып, иптәшләре белән чарлакларда шәраб, аракы чөмереп яткан көннәре ешая.
– Мәктәпкә тәннәрем кара янып барган көннәр шактый була иде. Ә инде бит-йөзләр шешенеп, кешегә күренергә оялган вакытларда дусларда качып яттым. Әтием каты куллы иде шул. Бүгенгә кадәр күңелемдә-җанымда аңа карата җыелган рәнҗү, үпкәләү хисләреннән арына алганым юк. Кыйналуларның бер дә файдасы тими, баланың кимсетелүләр аша күңеле коргаксый, бәгыре таш булып ката. Җинаятьчеләр, кеше үтерүчеләр, һәртөрле маньяклар шушындый гаиләләрдә «тәрбияләнә» торгандыр, дип уйлыйм мин. Әтием кыерсытканда әниемнең якламавы, мине рәнҗетергә ирек куюы да әрнетә, – дип зарлануын дәвам итте Андрей. Ә олырак сыйныфларда укыганда аның «һөнәрләре» тагын да арта. Унберенчедә чакта дусты белән фатир басарга маташканда тотылалар. Югары урында эшләүче әтисе улын зур акчалар ярдәмендә төрмәгә эләгүдән коткарып кала… Әлеге хәлләрдән соң егет бераз вакытка тынычлана төшә. Шул рәвешле мәктәпне уңышлы гына тәмамлап, армия сафларына алына. Матур гына хезмәт итеп ятканда, аларга Чечня мәхшәренә барырга тәкъдим ясыйлар. Шулай итеп, ул «үзе теләп», берничә ай дәвамында атыш, үтереш, канкоеш шаһиты була… Егет исән-имин туган якларына әйләнеп кайта. Армиядә узган ике ел Андрейның холкын нык үзгәртә: егет тиз кызып китүчәнгә әйләнә. Ә инде бераз салып та җибәрсә, кулларын да эшкә җигә башлый…
МЕНӘ УЛ БӘХЕТ!
Армиядән кайткач, озак та тормый, Казанга эшкә килеп урнаша ул. Тулай торакларның берсендә бүлмә дә бирәләр үзенә. Ә бер көнне ул мәхәббәтен очрата. Дуслары белән шәһәр үзәгендә ял иткәндә танышлары алар янында туктала. Арада берничә чибәркәй дә була. Менә шуларның берсенә Андрейның күзе төшә. Марина да аңа игътибар итә. Ике арада мәхәббәт очкыннары кабына. Шул көннән башлап, яшьләр аерылмый: кино-театрларга, кафеларга, табигать кочагына гел бергәләп чыгалар. Марина әле өченче курста гына уку сәбәпле, өйләнешүне ике елга кичектерәләр:
– Тик бу тормышта бар да без уйлаганча гына килеп чыкмый шул, –дип дәвам итте егет. – Дүртенче курс азагында Маринам миңа балага узуы хакында сөйләде. Әлбәттә, инде мин бик шатландым. Әти-әнигә серне чишкәннән соң, туй ясарга булдык… Әлеге тантананың барлык чыгымнарын булачак хатыным ягы күтәрде. Туйга да әтием белән сеңелем генә килде. Ә әнигә минем булачак хатыным ошамады.
БӘХЕТ БЕЛӘН КАЙГЫ ЯНӘШӘ…
Вакыты җиткәч, безне шатландырып, кызыбыз туды. Тик өч көннән минем бәхет күген кара болытлар каплап узды. Хатыным мәрткә киткәндәй, табибларны, якыннарын хафага салып, телсез, хәрәкәтсез калды. Диагнозны тиз куйдылар: баш мие рагы. Шул сәбәпле, хатынымны операциягә әзерли башладылар. Әлеге катлаулы операцияне Германиядә ясарга тәкъдим иттеләр. Мин тиз генә туган шәһәремә кайтып киттем. Якыннар, дуслар белән бергәләп, акча җыярга керештек. Шәһәребезнең социаль яклау бүлеге дә булышырга алынды. Тик өч көннән, иртәнге дүрттә, әтием Маринаның җан тәслим кылуын хәбәр итте… Минем өчен яшәүнең мәгънәсе калмады. 23 яшьлек чибәр, акыллы, нәни кызымның әнисе җир куенына кереп ятты. Ә мине депрессия аяктан бәреп екты. Хатынымның әнисе тәкъдиме белән бала табу йортыннан аларга кайттык.
– Синең дә, безнең дә авыр вакытлар, кияү. Әлегә безгә кайтып яшик. Шунда алдагы көннәр турында да уйлашырбыз. Бала язмышын да бергәләп хәл итәрбез, –дип, юмалап мине үзләре яшәгән шәһәргә алып кайтып киттеләр.
УЛ СӨЙЛӘДЕ, МИН ТЫҢЛАДЫМ…
– Ул чакта миңа барыбер иде, тере мәет идем ич мин! Эх, белгән, сизгән булсам, шунда аларның нинди мәкер корганнарын… Көннәремне күбрәк ятакта, күземне түшәмгә төбәп, беркем белән аралашмыйча, бүлмәмдә үткәрә башладым. Тик сабыем белән аралашу гына якты мизгелләргә әйләнде. Мин тере мәеткә әверелдем…Ашау-эчү турында оныттым. Ә бу вакытта, минем сабыемны бүлешә-бүлешә, кода-кодагыйлар сугышып бетә язганнар.
Беркөнне хатынымның әнисе мине урынымнан көчләп диярлек өстерәп торгызды да өстәл артына «беркетеп» куйды. Табынга коньяк, кабымлыклар чыгарды да мине сыйларга тотынды. Мондый сый-хөрмәт атна-ун көн дәвам иткәч, өйгә нотариус чакырттылар. Салган баштан, уйламыйча, мин нотариус тоттырган кәгазьләргә кул куйганмын. Шушы көннән соң, мине сыйлаулар инде кискен тукталды. Казан, эшкә барыр вакыт җиткәнлеге хакында төрттереп куюлар ешайды. Айлык ялым тәмамлану сәбәпле, мин китәргә җыена башладым. Шкафта документлар эзләгәндә нотариус калдырып киткән кәгазьләрне табып укыганнан соң, чәчләрем үрә торды… Мин хатынымның әнисен бер елга опекун итеп билгеләгәнмен бит! Башта тегеләрнең ипи шүрлегенә менеп төшәргә уйласам да, әлеге фикеремнән кире кайттым. Чөнки әлегә мин барыбер кызымны карарлык дәрәҗәдә түгелмен. Нишләмәк кирәк, бер ел узганны көтәсе кала!
Менә бүген дә, хатыным җан биргән хастаханәгә килеп, аның белән соңгы кат саубуллашмакчы идем… Бераз җиңеләймәсме дип, аракы да эчтем. Йөрәк яраларына чыдар хәл юк бит! Морг ишеге төбендә мин бүген тормыш белән бәхилләшергә уйлаган идем. Хатынсыз, баласыз нинди яшәү булсын инде ул?!
Моңарчы планнар зурдан иде. Монда килер алдыннан әти-әни белән сөйләшеп, баламны үзем үстерергә карар кылдым. Туган шәһәремдә, әти-әни янына кайтып эшкә урнашырмын дип өметләндем, Әти-әни хәзер – икесе дә пенсиядә, оныклары белән чөкердәшергә вакытлары күп.
…Ә мин бирегә махсус килдем, тормыш белән бәхилләшергә… Хатынымның туган көне бүген. Менә шушы моргтан алып кайтып җирләдек без бәгъремне. Башта табибларны гаепләсәм, хәзер аңлыйм инде, хатыным үзе дә сәбәпче үлемендә. Балага узуга, күкрәгендә ике төер тапты ул. Миңа да күрсәтте. Никадәрле генә табибларга алып барырга тырышсам да, тыңламады ул мине. Әнисе сүзләренә дә колак салмады. Бала тапкач, ими суырганда үзеннән-үзе бетә ул, дип ышанып яшәде. Вакытында табибларга барып күренсә, болай үкенечле булмас иде бит! Ә баладан котылгач, тикшереп карасалар, эш инде узган була. Табибларга шулай да үпкәм бар, әлбәттә, алар эшнең ни белән төгәлләнәсен белгән. Безгә генә әйтмәгәннәр. Ә мин тилмереп, операциягә акчалар җыеп йөрдем. Шуның өчен хатынымның соңгы сулышы вакытында янында да була алмадым…
…Бүген мин тормышымнан ваз кичәргә дип килгән идем! Барып чыкмады… Комачауладыгыз… Әлегә миннән рәхмәт сүзләре көтмәгез, үпкәләмәгез дә миңа… Телефон номерыгызны бирсәгез, мин сезгә шалтыратырмын… Шунда, бәлки, ишетерсез миннән рәхмәт сүзләрен…
R. S. …Ышанам…
МәдинәНУРУЛЛА.
…ЫШАНАМ!!! ,

Комментарии