«Суыткыч белән Коръән китапларын гына алып калдык»

«Суыткыч белән Коръән китапларын гына алып калдык»

5нче июль көнне Лаеш районының Кече Елга авылында көчле янгын чыккан. Бер сәгать эчендә рәттән торган ике өй янып көл булган. Бу ике өй – бертуганнар Әсәтулла белән Хәйдәр абыйларның нигезләре. Бу вакыйга хакында Кече Елгада яшәүчеләр Ватсапта хәбәр таратты. Безгә дә шул авылда яшәүчеләр ярдәм сорап язды. Әсәтулла абый Вәлиуллин белән элемтәгә кердек:

– Мондый хәл минем белән булыр дип, һич уйламыйсың икән ул. Югыйсә, гадәти бер көн иде. Алдан ниндидер хәсрәт килер дип шикләнү дә булмады. 5нче июль көнне сәгать көндезге 11ләр тирәсендә мин печән чабып алып кайттым. Соңыннан аны бушаттым да, икенче партиясен алып кайтырга дип, машина белән чыгып киткән идем. Мин киткәндә бар да тәртиптә иде. 10 минут та үтмәде, күршеләр шалтырата: «Сезнең анда абзарыгыз артында төтен чыкканы күренә, янасыз бит», – диделәр. Тизрәк өйгә кайттым. Ул көнне җил бик көчле иде. Шуңа күрә ялкын бер урыннан икенче урынга җиңел күчте. Мин кайтып кергәндә абзарыбызда чыккан ут үзебезнең өйгә генә түгел, күршедәге бертуганым Хәйдәрнең нигезенә дә капкан иде. Хәйдәр абый күптән фаҗигале төстә вафат булган иде. Ике баласын хатыны Тәгъзимә берүзе үстерде. Аларның нигезе безнең күршедә генә. Әниебез дә шул өйдә яшәде. Нишләргә белми аптырап калдым. Шуннан соң, беренче чиратта чабып өйгә кердем. Башта ишектән кермәкче идем, керерлек түгел иде инде – өй эче кара төтен. Соңыннан алдагы яктан тәрәзәне генә ватып кердем дә, улым белән бер суыткычны, Коръән китапларын, вак-төяк киемнәрне коткара алдык. Аннары төтен чолгап алды, бүтән әйбер алып чыгып булмады. Документлар бик билгеле урында иде, аларын алырга җитештек. 45 ел буе җыйган мал-мөлкәт санаулы минутлар эчендә янып бетте, – дип сөйли Әсәтулла абый.

Янгын чыкканын хатыны да күрмәгән. Бу вакытта ул авыру кайнанасының хәлен белешү өчен күрше йортта яшәгән туганнарына кергән булган. Янгын чыгуын алар күрше йорт эче төтенли башлагач кына аңлаганнар. Ә ул өйгә дә ут тиз капкан, әле ярый үзләре котылып калганнар. Авыру карчыкны киендереп, тәрәзә аша гына урамга алып чыкканнар. Кече Елгада бөтен кеше ярты сәгать эчендә янгынның ике өйгә дә кабып, тулысынча яндырып бетерүенә шакката.

– Әле 2016нчы елда гына өебез янына янкорма ясаткан идек, – дип сөйли Әсәтулла абый Вәлиуллин. – анда бик яхшы итеп өй алды, веранда, мунча ясаттык. Хәзер без өлкән яшьтә бит, уңайлылык кирәк: өйдән чыгуга мунчага кереп китә торган иткән идек. Әле ул янкормада Коръән ашлары, дини мәҗлесләр уздыру өчен аерым бер бүлмә дә ясатылган иде. Берсе дә калмады, бөтенесе янып бетте. Җомга көн булды бит бу хәл. Мунча керербез дип, улыбыз мунча да яккан иде. Анысын да керергә җитешә алмый калдык. Бик курыктык – башка йортларга да күчмәсен иде, дип тырыштык. Авыл халкы бик бердәм бездә – шундук җыелып килеп, елгадан су ташып, каршы яктагы өйләрнең түбәләренә су сибеп калдылар. Янгын сүндерү машиналары озаграк килде – юлларны ремонтлыйлар, шул тоткарлык ясагандыр. Алар вакытында килгән булса, әле нәрсәне дә булса коткарып калып булыр да иде. Авыл халкына рәхмәтем зур. Мин кайтып җиткәнче, лапаска кереп, терлекләрне бакчага чыгарып җибәргәннәр. Ике үгез, кечкенә бер бозау бар иде. Авылдашлар ярдәме белән генә аларга бернинди зыян да булмады, – дип сөйли әңгәмәдәшем.

«Өйне карап торып яндырдык, берни дә эшләрлек түгел иде», – дип сөйли әңгәмәдәшем. Күпчелек янгыннардан соң, йорт хуҗалары әнә шулай ди. «Карап торып яндырдык». Иң куркыныч һәм үзәкне өзә торган нәрсә – әнә шул чарасыз калуың да инде. Вәлиуллиннар исә, ике йортның да янып бетүен үзләре үк карап торырга мәҗбүр булган.

Ул көнне күршеләрендә төн кунганнан соң, Әсәтулла абый гаиләсе белән ташландык бер йортка кергән.

– Йорт бик яхшы хәлдә булмаса да, уты, суы бар. Тормаслык түгел. Улым өеннән диван алып килеп бирде, күршеләр вак-төяк җыеп китерде. Шулай булгач, яшибез әле! Инде күрше авыллардан да акчалар җыеп бирә башладылар. Исәбебез – янып көл булган нигездә яңа йорт салып чыгу. Ике көн буе янгын калдыкларын чистарттык та, хәзер әкренләп фундамент казый башладык. Өй янып бетүне мин дә, хатыным да авыр кичердек. Әле хатыным яңарак кына үзен кулга алды. Кем уйлаган бит шушындый хәсрәт күрербез, дип. Миңа да 68 яшь бит инде хәзер… Хатыныма – 64. Бу яшьтә яңа өй салу түгел, булганында рәхәтләнеп яшәү теләге генә бар… – дип сөйли әңгәмәдәшем.

Бәла ялгыз килми, диләр. Янгын чыккач, икенче көнне Әсәтулла абыйның авыру әнисе – 88 яшьлек Зәйтүнә апа вафат булган. Карчыкның мәетен үзе яшәп, картайган нигездән түгел, бер туганнарының өйләреннән озатканнар. “Картлык сәбәпле телсез калган әни нигезсез калуын күтәрә алмады, күрәсең”, – ди әлеге уңайдан әңгмәдәшем.

Әсәтулла абый гаиләсе көзгә кадәр үз йортларын салып чыгу турында өмет итә. Алар хәзер кечкенә генә ярдәмгә дә бик мохтаҗ. Изгелек җирдә ятмый, тамчыдан күл җыела. Акчалата ярдәм итәргә теләсәгез, телефон номерларын язабыз.

Вәлиуллин Алмаз Әсәтулла улы – 89600405835

Вәлиуллин Илназ Хәйдәр улы – 89518933020

Сбербанк картасы номеры:4276 6200 3654 4355.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии