- 09.04.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №14 (10 апрель)
- Рубрика: Дөнья бу
Соңгы вакытта Түбән Камада яулык мәсьәләсен куертырга тотындылар. Март аенда Түбән Кама прокуроры, бишенче гимназияне тикшергәннән соң, кызларга хиҗаб киюне тыю турында боерык чыгара. Әгәр бу карар үтәлә калса, Татарстан мәктәпләрендә ялан баш кына йөрү рөхсәт ителәчәк. Нәкъ Ставропольдәге кебек. Һәм бу хәбәр Универсиада алдыннан бөтен Татарстан имиджына да нык кына бәрәчәк. Түбән Камада нинди вәзгыять? Бу сорауга җавап эзләп без Чулман аръягына юл тоттык.
«ЯУЛЫКТАН ЙӨРҮ ҖИҢЕЛЛЕК БИРӘ»
Түбән Каманың 5нче татар мәктәбенә гадәти уку көнендә эләктем. Тәнәфес вакытында төрлелеккә, әмма дустанә мөгамәләгә юлыгасың. Кыз балаларның яртысы ак яулыктан. Әлеге мәктәптә 7 ел элек ата-аналар теләге белән әхлак сыйныфлары оештырыла. Бүген укучылар 7нче сыйныфка кадәр шундый төркемнәргә бүленеп укый.
Мин килгәндә мәктәп директоры да, шәһәр хакимияте вәкиле дә шактый борчулы иде. Өстәвенә, федераль каналлар да килеп җиткән. Аларның үз максаты – Татарстанда «исламлашу процессы бара» дип күрсәтергә кирәк. Мәктәп тормышына күз салырга каршы килмәде җитәкчелек. Беренче чиратта, әхлак классында укучы балалар белән аралашам.
– Без яулыклы да, яулыксыз кызлар белән дә дус, гел бергә аралашып торабыз. Яулыкны да үзем ябарга булдым, – ди тыйнак кына 7нче сыйныф укучысы Алинә Насыйпова. Икенчесеннән сорыйм:
– Яулыксыз килегез, дисәләр, нишлисең? Яулыксыз йөри алыр идеңме? – дим.
– Әле безгә беркем алай дип әйтмәде. Яулыктан йөрү җиңеллек бирә, үз динеңдә буласың икән, кияргә кирәк, – ди 7нче сыйныф укучысы Гөлназ Гарипова.
– Ә намазны кайчан укыйсың?
– Вакытында укыйм. Күбрәк өйгә кайткач, диде ул оялып кына.
Гадәти класска керәм. Анда да шундый ук сүзләр. «Безнең каршылыклар чыккан бер очрак та юк, – ди 9нчы сыйныфта укучы Алия Егорова. Бу белем йорты башка мәктәпләрдән аерыла билгеле. Тик биредә тулы хөррият: мактау тактасында да, яулыклы да, яулыксыз укучылар да бертигез дәрәҗәдә.
РУС БАЛАСЫНА МӘКТӘПКӘ ТӘРЕ ТАГЫП КЕРҮ ДӨРЕСМЕ?
Ә менә шәһәр прокуратурасына әлеге күренешләр ошап бетми. Башка гадәти мәктәпкә керсәң, кыска итәктән, битен макияжга батырган укучы кызларны күрәсең. Тик яулыклыларны күргәч, форма турында уйлана башлыйлар. Прокуратура тикшерүеннән соң Түбән Каманың 5нче мәктәбендә дини кием һәм йола үтәүне туктатырга боералар. Мәктәп дәүләтнеке, димәк, бу дөньяви төсмергә каршы килә. Прокуратура Түбән Каманың һәрбер мәктәбен тикшергән. Төрле мәктәпкә төрле протест һәм аларның күбесе иминлек чарасына кагыла.
Ә фетнә чыгарырлык хәбәр көннән-көн кыза баруына карамастан, прокуратура үз фикерен үзгәртмәячәк. Хокук сакчыларыннан миңа прокурорның ярдәмчесен генә тәкъдим иттеләр. Башкалары тиешенчә татарча белми булып чыкты.
– «Дини кием» нәрсәне аңлата? – дим. Чөнки бу бик абстракт һәм киң төшенчә, монда «Гарант» кына ярдәм итә алмый шул.
– Бу очракта яулыклар, дини атрибутика, – ди Түбән Кама шәһәр прокурорының ярдәмчесе Илназ Сөнгатуллин.
– Рус балаларына да тәре тагып мәктәпкә керү – устав бозу буламы? – дим. Прокурор ярдәмчесе башын иеп кенә: «Җавап бирә алмыйм монысына», – диде. Гәҗит укучылар моңа үзләре нәтиҗә ясар.
АТА-АНАЛАР: «БАЛАЛАР ҮЗЛӘРЕ ЯУЛЫК САЛМАЯЧАК!»
Бүген әхлак классларында 161 укучы белем ала. Әлегә алар ак яулыктан, араларында хиҗап кигән укытучылар да бар. Укытуда бары тик дөньяви фәннәр генә. Тик прокуратураның таләбе үтәлмәсә, мәсьәлә суд юлы белән хәл ителәчәк. Кияргәме, юкмы? Бу хәбәр, беренче чиратта, ата-аналарны борчуга салган. Меңнән артык имза, төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать. Шәһәр хакимияте белән мөфтияттән алып, Разил Исмәгыйлевич Вьлиевка кадәр хат юллыйлар, тик әлегә анык җавап кына юк.
Ата-аналарны табу кыен түгел, чөнки 7 ел элек үзләре әхлак классларын оештырган. «Кирәк икән, бер мең генә түгел, 10 тапкыр күбрәк имза җыя алабыз», – дип сөйли башлады алар.
– Без яулыкны сала алмыйбыз, бу безнең өчен бик авыр, – диде Роза Хәмитова. – Чөнки без Аллаһы Тәгалә әмеренә буйсынып яшибез. Татар җирендә, татар илендә яшәп үз динебезне тоткан балаларыбызны яулыкларын салдырырлар дип уйламыйбыз.
Ләйлә ханым күз яшьләрен бөтенләй яшерә алмады. Аның 2 баласы да биредә укый. Яулыктан мәктәпкә кертмәү күренешен ул күзалдына да китерә алмый.
– Яулыксыз килергә кушсалар, балаларыгызны җибәрәчәксезме? – дим. Ана ике ут арасында.
– Мондый карар кылырга рөхсәт бирерләр дип уйламыйм. Баланың күңелен бозасың, ул инде яулыкка ияләнгән, намазга өйрәнгән. Хәзер аңа яулык сал дип әйтсәң, аңарда стресс башланачак. Психологик травма булачак.
– Минем балам яулыксыз йөрми. Өйдә яулыкны сал дим, ул анда да салмый. Чөнки ул аңа ияләнгән, чәчләре күзенә төшми. Яулык киюдән генә кеше үзгәрми бит, – дип кушылды икенче ана – Илсия Әюпова.
ТҮБӘН КАМА ХАКИМИЯТЕ ТАТАРСТАН ПОЗИЦИЯСЕНӘ ӨМЕТЛӘНӘ
Түбән Кама хакимияте бу мәсьәләдә компромисс табу яклы. Тик мәктәп дөньяви булса да, Конституция гарантияләгән дин һәм вөҗдан иреге исәпкә алынмый.
– Түбән Камада, гомумән, республикада үзләрен мөселман дип санаучылар гына түгел, ислам кануннары белән яшәүчеләр дә байтак. Алар хиҗаптан йөри, – ди Түбән Кама хакимиятенең иҗтимагый оешмалар белән элемтә һәм милли бүлек мөдире Лилия Әхмәтҗанова. – Ә прокуратура мәктәп уставларын законга туры китерергә куша. Бу мәктәп формасын тәртипкә китерү. Бездә укучылар гына түгел, яулыктан йөрүче укытучылар да күп. Шушындый аңлашылмаучанлык килеп чыгу безне борчуга салды.
– Әти-әниләр шәһәр хакимиятенә мөрәҗәгать иткән. Ни эшләргә уйлыйсыз? – дим.
– Без закон буенча эш итәбез. Ә яулык киюне тыючы катгый канун юк. Шуңа да безнең балалар яулыктан йөрүне дәвам итә. Һәм без, хөкүмәт нинди канун чыгарса, шуны үтәргә тиеш булачакбыз. Миңа калса, без беркемне дә кыерсытмаслык фикергә килербез, – ди Түбән Кама хакимияте вәкиле Лилия Әхмәтҗанова.
Түбән Каманың 5нче татар мәктәбе җитәкчесе дә, билгеле, нәрсә әйтергә дә белми. Бары яхшыга өметләнә.
– Без аны бик җитди кабул итмәдек, балалар һаман яулыктан йөри. Тик Русия Федерациясендә яшибез. Әгәр катгый канун кабул итсәләр, безгә аны үтәргә туры киләчәк. Әмма һәр якны да исәпкә алырлар дигән өмет бар, – ди Түбән Кама шәһәренең 5нче мәктәп директоры вазыйфаларын башкаручы Фирая Әхмәтова.
МӨФТИЯТ: ЯУЛЫК КИЮНЕ ТЫЮ БУЛМАЯЧАК
Киләсе уку елыннан Русиядә мәгариф турында яңа канун үз көченә керә. Моннан тыш, укучыларга бердәм форма булдыру да каралган. Тик һәр төбәк аңа җирле үзенчәлекләрен кертә ала. Иң мөһиме – ул санитар таләпләргә туры килергә тиеш. Яулыкны кемнәрдер туры килә ди, икенчеләр, мәсәлән, Мәскәү ягы, таләпләргә сыешмый дип сөйли. Узган атнада мөселманнар йөрәгенә мөфтиятнең дә сүзләре май булып ятты, гәрчә, мондый күренешләр соңгы елларда бөтенләй истән чыгып бетсә дә. Мөфти вазыйфаларын башкаручы Камил Сәмигуллин яулыкның тыелмаячагын белдерде.
– Һәрбер төбәккә, һәрбер районга туры килердәй форма булачак. Иншалла, бу яңа форманы ясаганда мөфтият тә катнашачак. Уңайлы булыр. Форма ике төрле, яулыклы да, яулыксыз да булачак, – дип белдерде Татарстан мөфтие вазыйфаларын башкаручы Камил Сәмигуллин.
Бераз сүземнән читкә китеп әйтим: хиҗапны «татарныкы түгел» дип тәнкыйтьләүчеләр дә бар. Бу сүзләрне күбрәк XIX йөз ахыры-XX гасыр башында фотога төшкән калфаклы хатын-кызлар рәсемен искә төшереп әйтәләр. Әле XIX гасыр уртасында да Шиһабетдин Мәрҗәни калфакларны яңалык дип, өнәп бетерми. Бу соңгы гасырларда гына кергән кием, аңа кадәр татарларга хиҗап гадәти кием була. Кыскасы, Карл Фуксның «Җыен» нәшрияте чыгарган «Казанские татары» китабын укырга тәкъдим итәм. Анда татарларның XVIII гасырда ничек киенүен һәм һәрберсенең яулык бөркәнеп йөрүен күрергә була.
ТҮБӘН КАМА ИКЕНЧЕ СТАВРОПОЛЬГА ӘЙЛӘНМӘСМЕ?
Түбән Камадагы вәзгыять Краснодар крае юлы белән дә үсәргә мөмкин булуын онытмаска кирәк. Узган елның октябрендә Ставропольдә директор укучыларны хиҗаптан кертмәгәч, ата-аналар балаларын мәктәпкә җибәрми. Түбән Кама прокуратурасы хәзер мәктәп уставын ай ахырына кадәр үзгәртеп бетерүне таләп итә, югыйсә суд булачак. Нәкъ Ставропольдәге кебек. Биредәге мәхкәмә ул чакта мәктәптә хиҗаптан йөрүне тыю ислам кушканча киенүчеләрнең хокукларын бозмый, дигән карар чыгарды.
Татарстан шушындый дулкынга эләксә, Түбән Каманың 5нче мәктәбе генә түгел, республиканың һәр мәгариф учреждениесендә хиҗаптан йөрүчеләргә көн бетәчәк. Өстәвенә вәзгыятьне гел куертып торачаклар. Универсиада алдыннан Татарстанда дин тотучыларны кыерсыталар дигән фетнә кирәкме? Шуңа да хакимият бу мәсьәләгә тиз арада нокта куярга тиеш.
Айзат ШӘЙМӘРДАНОВ.
Казан-Түбән Кама-Казан.
Комментарии