Һаман да ярышабыз…

Һаман да ярышабыз…

Сатирик татар язучысы, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Баттал әсәрләре бик күп матбугат чараларында басыла, юмор-сатира жанрында язганнары һәвәскәр һәм профессиональ сәнгатькәрләр тарафыннан сәхнәләрдә укыла, радио һәм телевидение каналлары аша еш яңгырый. Шулай да, күп еллар дәвамында, Батталның милли азатлык «исе» сизелеп торган, совет режимына сыешмаган публицистикасына матбугатта урын бирелмәде дияргә мөмкин. Бары тик узган гасырның сиксәненче еллар уртасында үзгәртеп кору, хәбәрдарлык заманы килгәч кенә, әдипкә киң сулыш һәм ирекле каләм белән иҗат итү һәм аларны бастыру мөмкинлеге киңрәк ачылды. Кыскасы, абый иҗаты нәкъ менә «Безнең гәҗит» форматына туры килә: кыю сүзле, халыкчан, язу теле йөгерек, гади, аларда тарихи чынбарлык ярылып ята. Аның «Һаман да ярышабыз» сәхифәсендә басылачак язмаларын укып барсагыз, бу сүзләрнең дөреслегенә тагын бер кат инанырсыз.

Куәтләсен ярышны, ашамасын арышны

Бала чагымнан ук ярышлар уртасында үскән һәм шул ярышларны гомерем буе күреп яшәгән кеше мин.
Һәркем ярыша. Мин дә ярышам.
Ә инде ярыш үрнәген Ходайның һәр бирмеш көнендә башлыклары үзләре күрсәтеп тора. Атом бомбалары белән дә яный-яный, ут өертеп капиталистик дөнья белән ярышалар. Бигрәк тә радиодан да, матбугатта да Американың тетмәсен тетәләр…
Әйткәнемчә, үзем дә бик иртә кушылдым бөтенсоюз ярышына.
Беренче мәртәбә ыштан киюем булды, күксагыз басуындагы чүп үләннәрен утарга җибәрделәр. Бригадир әнкәйгә кистереп әйтте.
– Ыррас, ыштан киярлек булган икән, ул да эшкә ярарлык инде! Капитализмны җиңү өчен машиналарга эрҗинкә тәгәрмәчләр кирәкме? Кирәк! Әнә шул күксагыздан ясыйлар бит инде ул тәгәрмәчләрне.
– Биш яше дә тулмады бит әле, Хаҗи… – дип сүз башлаган иде әнкәй, бригадир шундук авызын яптырды.
– Ничу, эшләсен! Андый малайларны да эшләтергә кушалар хәзер. Башка балаларны да кырга куабыз. Ярыш ачып эшләсеннәр. Иптәш Ысталин, капитализм алдында сынатмау өчен, коммунизмга бердәм булып барырга куша. Чүп үләннәрен тартырлык кына хәле бардыр…
Күпме көннәр эшләгәнмендер, шул басуданмы, башка эштәнме кайтып барам шулай, ындыр табагында чабагачлар белән арыш суктыра башлаганнар. Без, алабута ашап үскән балалар, арыш күргәнмени! Их, шуны таба төбенә җәеп, кыздырып ашарга иде, дип, кызыгып карап торам шулай, бер абзый түбәтәемне салдырды да, эченә җәт кенә бер уч бөртек сибеп, кире кулыма тоттырды:
– Йөгер! Эләгә күрмә!
Ләкин ындыр табагы белән янәшә диярлек салынган кәнсәләр яныннан узганда ук эләктем мин… Каршыма авыл халкы өчен исеме үк куркыныч булып тоелган персидәтел Нуриның килеп чыгуы булды, ике читен бармакларым белән башыма кыскан түбәтәемне тартып алуы булды!.. Ачып карады да, кулымнан җитәкләп, кәнсәләр бәдрәфенә алып керде бу. Шунысына да игътибар итеп өлгердем – бәдрәф су белән тулган. Сөендергән арышымны түбәтәем-нием белән шунда ташлады да:
– Коммунизмга илтә торган ашлыкка үрелмә моннан соң! – дип бармак янады. Аннары, алып чыгып, артка тибеп, кайтарып җибәрде.
Шул яшемдә үк аңладым: өчен ярыш ачарга яраса да, арыш ашарга ярамый икән!
Аннары безне кырда калган башакларны җыярга куа башладылар. Мин үскән саен, социалистик ярышлар да көчәйгәннән-көчәя барды. Кай тарафка гына карама – совет кешеләре, күлмәк-ыштаннарыннан суырылып чыгардай булып, көчәнә-көчәнә җан-фәрманга ярышалар!
Урта мәктәпне тәмамлауга ук Минзәлә район гәҗитендә эшли башлагач, үзем дә шул ярышларга көч-куәт өсти башладым. Ягъни игенчеләр, терлекчеләр һәм эшчеләрнең коммунизмга бару юлында ничек ярышулары, нинди уңышларга ирешүен мактап-хуплап, бөтен Минзәлә халкын рухландыра торган мәкаләләр язам. Шунысын да беләм: ярышларның алгы сафында коммунистлар булырга тиеш.
Хәер, анысын иң беренче командировкадан кайткач ук, колхозда урып-җыю ярышларының ничек баруы, ашлык фронтында кемнәрнең алгы сафта булуы хакында язган мәкаләмне редактор өстәленә салгач ук аңладым. Мәктәптә укыган чакта ук гәҗит-журналларда басылган вак-төяк язмаларымны укып барган, аларны ошаткан, шуңа күрә мәктәпне тәмамлауга ук эшкә чакырган, алай гына да түгел, үзе килеп алган яңа редактор бу. Укып чыгар да, «Маладис, булдыргансың!» – дип, җилкәмне каккалап сөяр дип өметләнәм. Ә ул… язганыма күз йөртеп алды да, кашларын маңгаена күтәреп, кеткелдәп көлде.
– Нәрсә яздың син?!
– Ни күрдем, шуны яздым…
– Без бит сине «Коммунистлар алгы сафта» дигән рубрика белән чыга торган мәкалә язарга чыгарган идек командировкага. Ә синең коммунист Кашапларың, Харисларың беспартийный Мәхмүт, Нәҗип, Сафаларың койрыгына тагылган кебек кенә…
– Соң… чынын, дөресен яздым бит инде, абый, – дип, ялваргандай аңлатмакчы булам. – Персидәтел аларның урган гектарларын, суктырган центнерларын көнлек сводкадан карап төгәл әйтте бит. Мин дә ул күрсәткечләрне дөрес теркәдем. Ничек бар – шулай инде язганым… Комбайнчыларның үзләре белән дә сөйләштем.
– Анысына шигем юк, – диде редактор. – Ләкин бераз үзгәртеп эшлә.
Ничек үзгәртергә кирәген дә аңлатып биргәч, мәкаләмнең кыскача мәгънәсе болайрак булды: «Урып-җыюда коммунистлар Кашап һәм Харис абыйлар ярышның алгы сафында баралар, фидакарьлек үрнәге күрсәтеп эшлиләр. Аларның үрнәге партиясез Мәхмүт, Нәҗип, Сафа абыйларны да рухландыра. Шуңа күрә коммунистлардан әллә ни калышмыйча алга баралар». Югыйсә, бу соңгы өчәүнең күрсәткечләре коммунистларныкыннан икеләтә диярлек югарырак иде…
Колхозлар арасындагы ярышлар да нык истә калды… Мәсәлән, күршеләр булып яшәүче ике колхозның сөт җитештерү буенча барган ярышларын тикшереп, чагыштырып язарга тиеш булдым икенче елның язында. Ферма эчендә сазлык. Сыерлар шул сазлыкта ята…
– Ник басып тормый бу сыерлар, ләпектә яталар? – дип сорыйм савымчылардан.
– Басып торырлык хәлләре булмаганга… Печән генә түгел, салам да бетеп бара. Фураж да эләкми авызларына…
Шулай да, саварга әзерләнә башладылар. Сыерны ике-өч кеше күтәрә дә, кабат авып китмәсен өчен, корсак астына киң брезент тасмалар, ныклы сүс баулар тыгып, өстәге борысларга бәйләп куялар һәм …социалистик ярышта җиңү дәрте белән җиленнәрен сыга-сыга савалар күтәрәмгә калган, күзләреннән яшь агып торган мескен малкайларны… Ә инде саугач, тасмаларын, бауларын чишкәч, кабат егыла сыерлар. Бу колхозда савым көненә ике литр икән. Ә күрше колхозда өч литр чамасы… Димәк, анысы социалистик ярышта җиңүче булып бара. Шушы хәлләр турында «Кәҗә асрау файдалырак түгелме?» дигән мәкаләне елый-елый, көлә-көлә укырлык итеп язган идем, югыйсә, ләкин редакциядәге өлкән агайлар бастырмауны куәтләде.
– Шәп тә, дөрес тә язгансың, ләкин моны бастырсак, коммунистлар партиясен мыскыллау дип кабул итәчәкләр райкомда, – диештеләр. Илнең үз чорларындагы матавык-мәрәкәләрен миннән яхшырак белгән алар. Төрмә-сөргеннәрдән, атылулардан могжиза белән генә котылып калганнары да бар иде араларында. Чөнки бердәнбер партия җитәкчелегендә яшәүче ил һәрвакыт дәһшәтле, шомлы була.
Хәер, монысы инде Хрущев заманы. Аның властька килүе, үлгән Сталинны әйләндерә-әйләндерә сүгүе, нотыкларына юмор да кыстыргалап куя белүе бик ошады миңа. Бигрәк тә ул биргән сүз иреге аркасында шактый каләм ияләренең тыелып килгән китапларын чыгара алуын аңлау иҗат өчен миңа да юллар ачылыр сыманрак өмет салган иде ул заманда. Ә инде:
– Я вам покажу Кузькину мать! Мы похороним ваш капитализм! – ди-ди Бөтендөньяның – Берләшкән Милләтләр Оешмасының иң биек мөнбәрен туфлие белән төюен мин генә түгел, СССРның барча патриотлары да биниһая батырлык дип санады. Ул залга Җир шарындагы бар дәүләтнең башлыклары җыелган иде бит, әттәгенәсе! Шуларның бөтенесен берьюлы калтыратты бит ул! Хәер, Русия көчле иде ул заманда. Халкы да хәзергедән ике мәртәбә чамасы күбрәк иде. Ә инде кеше гомере белән санлашмаган диктаторлар өчен сугыш башлау гадәти эш. Йөз миллион кешесе һәлак булып, калганнары гарипләнеп бетсә дә, үкенмиләр.

Оҗмахка өметләндереп, тәмугта яшәтү

…Туктаусыз ярышты бу ил. Әмма бер ярышта да җиңмәде. Шул ук Хрущев җан башына ит, сөт, йомырка, йон җитештерү буенча Американы куып җитү һәм узып китү ярышына да күтәрде халыкны. 1980 елда коммунизм дигән оҗмах ишекләрен ачып кертмәкче иде безне. Әмма куып җитү дә, узып китү дә насыйп булмады. Ни өчен куып җитә алмавыбызның сәбәбе тиз ачыкланды – Америка безне көтеп утырмады. Узып китәргә дә базмадык. Узып китсәк, американнар ыштан төпләребезнең ертыкларыннан шәрә артыбызны күрә-күрә тәгәрәп көләрләр иде. Өлкәннәр онытмагандыр әле: совет сәясәтчеләре көннәр-төннәр буе Американың упкын читендә яшәвен сөйләп тордылар. Узып китсәк, бөтен империябез белән упкын төбенә мәтәләчәк кешеләр идек без… Шулай итеп, күкәен дә, йонын да күрмәгән килеш ымсынып кына калдык. Ит турында әйтеп тә торасы юк – сәгатьләр буе чират торганнан соң гына талонга саттылар аны… Килодан йөз граммга гына артык шул калҗаны ай буена җиткерергә тиеш булдык.
Брежнев исә, шул ук Америка белән тиңләшү өчен, илнең «Азык-төлек программасы»н төзеп, шул программаны үтәтү өчен, халыкны яңадан ярышка күтәрде. Ахыры нәрсә булып бетте дисезме? Хәер, монысы хакында да бераз язуны кирәк табып уйлаганда, шул чорда күргән бер рәсем искә төште…
Күз алдыгызга мондый күренешне китерергә тырышыгыз. СССРның буеннан-буена кырыклап цистерна таккан состав ажгырып алга бара. Шуның иң арттагысының ындыр табагыдай зур һәм түп-түгәрәк артына шук һәм оста рәссам сөяк белән тиредән генә калган сыерның арт санын ясаган. Койрыгы төбеннән үк туп-туры антенна кебек өскә күтәрелгән. Койрык күтәрелгән икән, аның астында тагын нәрсәсе күренергә тиешлеген үзегез дә чамалыйсыздыр… Ә рәсем астына зур хәрефләр белән: «Вот вам продовольственная программа!» дип язылган. Шулай итеп, Брежневның бу илне Америка белән тиңләштерергә маташуы да тарихыбызның дөнья каршында тагын бер ачы көлкесе булып истә калды.
Бер-бер артлы килеп торган мондый язмышлар, бер-бер артлы түбәнгә тәгәрәүләр, зур империянең таркалуы, тәмам артка калуы, промышленностьның җимерелеп бетә язуы акылы камил ил башлыкларын тәкәбберлектән айныта торган ачы сабак, гыйбрәт алу, тәүбә итү өчен ныклы дәлил булырга тиеш иде сыман. Ләкин:
– Президент булсам, 500 көн эчендә халыкны бәхетле итәчәкмен. Сүземдә тормасам, рельска ятам, – дип ант эчкән Ельцин да айный алмаслык дәрәҗәдә хәмер эчүгә бирелде. Шуның өстенә мөстәкыйльлек игълан иткән Кавказ илләренә сугыш белән керде, андагы фәкать азатлыкларын яклауга күтәрелгән күпләрчә милләтләрне әүвәл сепаратистлар, боевиклар дип атасалар, тора-бара бандитлар, террорчылар дигән исемгә төрә башладылар. Путин властька килер алдыннан йөз меңнәрчә корбаннар китергән сугыш туктатылды. Журналистлар белән әңгәмә вакытында Ельцинга:
– Борис Николаевич, президент чагыгызда Үзегез дә үкенерлек нинди ялгышлар кылдым дип уйлыйсыз?
Туп-турысын әйтте картлач:
– Иң үкенечле ялгышым – Чечняга сугыш башлауга ризалашуым, рөхсәт бирүем булды…
Бәй, шушы сабакны гына искә алса да Путин, беткән сугышны яңадан кабызмаска тиеш сыман иде. Ләкин премьер-министр вазифасын башлауга ук сугышны көчәйтү хәстәрен күрә башлады. Ә инде президент тәхетенә утырып өлгерүгә, Кавказ халкын тагын да рәхимсезрәк кырдыруга юл ачты. Дөнья дәүләтләре исә диктаторлык режимында яшәүче илләрне бик җентекләп күзәтәләр, алар белән эшлекле мөнәсәбәтләргә дә кермәүне хуп күрәләр, ахыр чиктә ул илләрнең халыкларын диктаторларыннан коткару чарасын да күрергә мәҗбүр булалар. Соңгы елларда гына да дистәләп илне Сәддам Хөсәен, Милошевич, Хөсни Мөбарәк, Мөгамбәр Каддафи кебек диктаторлардан чистарттылар – Берләшкән Милләтләр Оешмасы фәрманы белән хөкемгә тарттылар, катгый җәзалар бирделәр… Русия исә диктаторларны яклый тора, алар җитәкчелек итә торган илләрнең эчке эшләренә тыкшыну дип саный… Ягъни: диктатор үз халкын кыра икән, катышмагыз, белеп кырадыр… Русия башлыкларының шушындый мөнәсәбәтләрен күзәтеп яшәүче Америка сенаторы Джон Маккейн (ул, Президент сайлауларында кандидатурасын куеп, соңгы Буш һәм Обама белән дә ярышка чыккан, алардан бик азга кимрәк тавыш җыйган атаклы сәясәтче) бездәге сайлаулар алдыннан болай язып куйган: «Ливия диктаторы Мөгамбәр Каддафиның үлеме дөньяның барлык диктаторларын нервыландырырга, калтыратырга тиеш. Һәм ул «тиешләрнең» берсе – Русия хөкүмәте рәисе Владимир Путин».
Шаяртып кына язмагандыр. Әйтик, Мөбарәк кырдырган кешеләр – өч мең, Каддафи корбаннары җиде мең дип саналса, Путин фәрманы белән юк ителгән кавказлыларның һәм Русия хәрбиләренең саны йөз меңнәр белән санала. Шушы урында Чечняның беренче президенты Дудаевның 1994 елда әйткән катгый сүзләре дә әледән-әле искә төшә. Беренче сугыш башланган атналарда ул болай дигән иде: «Инде дә Русия бу сугышны башлаган икән, без аны, кирәк икән, 50 ел дәвам итәчәкбез, Русия дөньяның аяк астында тапталганга кадәр туктамаячакбыз». Әйе, cугыш инде унсигезенче ел дәвам итә, көн саен халык кырыла. Мәсәлән, Шамил Басаев нәселеннән генә дә 38 кешене эзәрлекләп үтергәннәр. Думага чираттагы депутатларны сайлаганда, Русиянең оппозициядәге сәясәтчеләре авызыннан бер кәлимә еш яңгырады: «В мире Россию никто не любит…»
Сайлаулар төрле алдаулар – тоташ фальсификацияләр белән үткәнлеге ачыклангач, мондый хәлләргә күп түзгән Русия халкы дәррәү күтәрелеп кайный, бердәмлек белән Путин, Медведев хөкүмәтенә протест белдерә башлады, «Бердәм Русия» фиркасенә бирелгән тавышларның 23 проценттан да артмавын ачыклады, күп дистә меңнәрчә кешеләр гарьлектән митинг мәйданнарына ыргылды… Бу кадәресен аңлы сәясәтчеләр көрәшнең башы, уены гына дип саныйлар. Март аенда үткән Президент сайлаулары халыкның йокымсыраган өлешенең дә күзен ачтырды, хөкүмәт башындагы жуликларга һәм каракларга каршы күтәрелеп чыгуларны ешайтты. Хәтта көчле дөнья сәясәтчеләре бу империядә революцияләр, переворотлар башлану ихтималын да кабатлыйлар. Шушы уңайдан Горбачев та үз фикерен бөтен дөньяга әйтте: «Русиядә тынычлык саклансын, фаҗигаләргә барып җитмәсен өчен бер генә юл калды: анысы – Путин белән Медведевның үз теләкләре белән отставкага китүләре».
Русиядә нәфрәтле күтәрелешләр, түнтәрешләр башланса, элеккеге фаҗигаи мисаллардан күренгәнчә, алар милләтара, динара һәм сыйнфый сугышларга да әйләнәләр, күп миллионнарча кешеләрнең кырылуына, каннарның дәрья булып агуына алып баралар. Соңгы егерме ике елда таланган, хосусыйлаштыру чорында өлешсез калган, үзәгенә кадәр рәнҗегән, күп түзгән, үчләшкән халыкны һич тыярмын димә! Шашкан халык ташкынында исән калучылар бик сирәк була. Мондый чакта армияләр, милиция-полицияләр дә капма-каршы фронтларга бүленә, түрә-байларның тән сакчылары да үз хуҗаларын үтерә башлый… Ә без, гади халык, бүгенге вакыйгаларны күрә-күрә, төрле куркыныч фаразларны ишетә-ишетә, бер сүзне генә кабатлый алабыз: «Аллам сакласын!!!»

Кеше куян куа диеп…

Мин белә-белгәннән бирле бу империя җитәкчеләре, дөньяны өркетмәк булып:
– Мы – огромная страна с могучим ядерным потенциалом… – дип, күкрәк киереп кызрачланырга, масаерга яраталар. Хрущев вакытындагыга караганда, шактый кечерәйгән, икътисади яктан хәле мөшкелләнгән һәм йолкынган әтәчкә охшап калган ил башында утыруларын аңламагандай, хәзерге Русия башлыклары да элгәрләре кебек кәпрәергә тырыша. Минем уйлавымча, үткән елның ноябре ахырында Америка белән Русия арасында яңадан салкын сугыш башланды. Хәтерегездәдер, сайлаулар көненә ун көн чамасы калгач, төрлечә тегелгән һәм тезелгән байраклар уртасына басып, чын президенттай һәм башкомандующийдай кукраеп, Медведев Американың Европада һаман да атом-төш ракеталарын аулый торган радар-локаторлар төзүен дәвам итүенә протест белдерде. Шундук, үзара килешүне боза, сүзендә тормый, дип, Обаманы да тәнкыйтьләп алды. Алай гына да түгел, Европадагы өч дистә чамасы дәүләтне үз канаты астына сыендырган НАТОны да кисәтте, без дә Калининград өлкәсендә удар көчләре дә булган шундый ук корылмалар төзиячәкбез, дип янады. Мин аның тиктомалга сөйләнгән нота кебегрәк яңгыраган сүзләрен сайлаулар көне җиткәндә империя халыклары алдында ирлек-егетлек күрсәтергә маташу буларак кына кабул иттем. Янәсе, күрегез, гражданнар, «Бердәм Русия» хозурындагы җитәкчеләр сезне зур хәвефләрдән дә сакларга әзер! Бездән башка харап булачаксыз!
Моны, күрәмсең, Медведев куркытырга теләгән күпләрчә илләрнең башлыклары да минемчә генә кабул иткәннәрдер, бу егет сайлаулар алдыннан надан халык алдында сәяси уен уйнап алырга теләгәндер, дигән мәгънәдә елмаешып фараз кылганнардыр… Шуннан соң атна узды, тагын да берничә көн үтте… Теге яктагы «дошманнардан» ләм-мим фикер-мөнәсәбәт ишетелмәде. Әлбәттә инде, Мәскәү Кремлендә аптырашлы тынлык урнашты. Ниһаять, ике атна чамасы узгач кына, чит илләр белән эш йөртүче министр Лавров телгә килде:
– Әллә ишетмәделәр, әллә ишетергә теләмәделәр… – дип зарланырга мәҗбүр булды. Минемчә, ишетми калмаганнардыр. Ләкин, җитди сүз түгелдер бу, дип нәтиҗә ясаганнардыр. Чөнки бүгенгедәй хәтердә: Обама белән ПРО (противоракетная оборона) турында фикер алышканда һәм килешкәндә, Медведев та, Путин да яхшы аңларлык итеп, шул ук Обама болай диде:
– Мондый ПРОлар сезнең илгә каршы түгел, бәлки, атом-төш кораллары булдыруга ирешкән һәм ирешүләре бик ихтимал булган дәүләтләрне истә тотып төзеләләр. Ышанмасагыз, бергәләп хезмәттәшлек итик, бергәләп төзик, уртак саклану чарасы итеп файдаланыйк, – дигән мәгънәдәге тәкъдимен әйтте. Әле шул хакка Путин белән Медведев самавыр да куйдылар, аны урысның сугышларда йөри торган күнме, кирзамы итеге белән өрдереп тергезделәр, шуннан чәй агызып, Обама белән куллар кысыша-кысыша, елмаеша-көлешә дустанә сыйланып утырдылар. Көч-кодрәте, байлыгы, сугыш арсеналы җәһәтеннән дөньяда тиңе булмаган дәүләт башлыгы белән шундый уртак тел табу үзе бер бәхет һәм дәрәҗә, биниһая горурлык булырга тиеш бит инде, югыйсә, Русия җитәкчеләре өчен! Обама урынына бая искә алынган Джон Маккейн сайланган булса, янәшә дә утырмас иде алар белән. Ләкин Обаманың игелеге тора-бара онытылды сыман Кремльдә… Русия башлыклары «без тагын зуррак игътибарга, мәртәбәгә дә лаек» дип фараз кыла башлаганнардыр, коммунистик чорның «Ярышсаң, көчле белән ярыш!» дигән шигарен-өндәмәсен исләренә төшереп, артыграк назланасылары килгәндер… Безнең Русия Америкадан һич тә ким түгел, дигән иллюзиягә юлыккан булулары да бик ихтимал. Шушында ук бабаларыбызны «хәерчегә якты чырай күрсәтсәң, ямаулык сорый» дигән шаян һәм гадел мәкале дә, Крылов бабабызның филне куркытырга теләгән Мүчкәе дә искә төшеп елмайта. Чөнки Русиянең дөньядагы иң хәерче илләрнең берсе икәнлеген исбатлап та, озын язып матбугат кәгазен тиктомалга сарыф итәсе дә юк! Армия бюджетына хәтле коррупция кимереп бетерә язганы да яңа хәбәр түгел. Бу хакта Медведев һәм Путин да еш кабатлый, еш зарлана. Искергән, черегән кораблары океан төпләренә олага, су асты көймәләре дә, мәңге калыкмаслык булып, шул ук су упкынына төшеп югала, самолетларын, вертолетларын әйткән дә юк – кырау суккан алмалар кебек, күктән коелып торалар, күп меңнәрчә снарядлары, искергән, күгәректән кызарып каткан ракеталары – ягъни зур өметләр багланган корал арсеналлары илнең урта төбәкләрендә атналар буе яналар, шартлыйлар, тыныч халыкның котын алып, дистәләгән чакрымнарга очалар. Сугышсыз чакта да җәһәннәм уртасындагы кебек хис итәбез үзебезне… (Бер генә ялгыш-ялганымны сизсәң дә, итәгемнән тартып туктат, хөрмәтле укучым!) Иң хәтәре, бер карт генерал әйтмешли, хәзерге Русиядә сугышу, җиңү өчен «ребят нет»… Аңламый калган журналистларга аңлатып та бирә генерал: «Ягъни бу илдә бәхет күрмичә ачлы-туклы үскән, ил ярдәме күрмәүдән бәгырьләре каткан, акыллары һәм бәдәннәре дә зәгыйфьләнгән (гыйльми тел белән әйткәндә, дистрофикларга әйләнгән) егетләрдә Русияне ярату хисе бетте, патриотизм тамырынача корыды». Ә инде атом ракеталарына таяну, алар белән мактану, алар белән дөнья илләрен куркыту – кыргыйлык, ахмаклык дип бәяләнә дөнья илләрендәге башлыклар тарафыннан. Андый сугышны башлау – башка бер өмете дә калмаган бәндәнең үз-үзенә кул салуына тиң ул. Кайсыдыр ил шундый ахмаклыкны кыла икән, монысы бөтен дөньядагы тереклекне үтерүгә, бетерергә ашкыну дип карала. Чөнки зур мәйданнарны шартлатып кына калмый ул атом-төш кораллары, бөтен дөньяны радиация белән дә агулый. Бу кадәресен хәзер башлангыч мәктәп укучыларына аңлатып тору да кирәк түгел, аңлап, белеп үсәләр. Әлбәттә, Русия башлыймы бу сугышны, Иран яки Ким Чен-Ир Кореясымы, ул илне бөтендөнья кораллы көчләре, дәррәү тупланып, биләмәсен җир белән тигезләп куячаклар. Менә ни өчен кирәк ул ПРО-«кыралар»! Шуңа күрә «Великая», «широкая» яки «слишком большая» илдә яшисеңме син, яки Татарстан биләмәсендәге бер Кайбыч районы кадәр дә булмаган Лихтенштейн, Люксембург кебек башка суверен дәүләттәме – Берләшкән Милләтләр Оешмасы һәм НАТО өчен аерма нипочём, гордые, великие господа! Шундый дәһшәтле сугыш башлуга җөрьәт итәсез икән, беренче чиратта үзегез һәм үз халкыгыз бетә!
«Аерма» дигәннән, ПРОны бер илгә дә көчләп, ризасызлап урнаштыра алмыйлар. Польшамы, Румыния яки Чехияме ул дәүләт, аларның хокуклары шул ук Американыкыннан яки иксез-чиксез Русиянекеннән тузан бөртеге хәтле дә ким түгел БМО каршында. Әгәр күрше-тирәдә агрессив дәүләт барлыгын, ул дәүләтнең сугыш белән керү ихтималын сизенәләр икән, һәркайсының ҮЗ ТЕЛӘГЕ белән саклану чараларын заманча итеп төзү-төзетүгә хаклары бар! Ә инде аларга «ник аларны безнең чикләргә якынайтып төзисез», дип кисәтү, куркытырга ниятләү, шыңшу, зарлану башка мөстәкыйль дәүләтләрнең эчке эшләренә тыкшыну дип бәяләнә. Әнә бит, шул ук Еропадагы күпләрчә дәүләтләрнең башлыклары шыңшымый да, сыктамый да. Бик тату булып, уртак валюта да булдырып, бик матур яшәп яталар.
Хәер, Сталиннарга, Хрущевларга, Брежнев, Андроповларга хас булган великомания зәхмәте, көч-куәт белән ярышырга омтылу саташуы бик әкренләп чигенә бу империядә. Соңгы егерме елдагы мисалларны да күпләрчә китерергә мөмкин. Хәер, шуларның бер-икесен генә искә төшерү дә җитәдер…
Үткән гасырның уртасына таба мәңге айнымас Ельцинга сорау бирә журналистлар:
– Америка «Свобода» радиосын Мюнхеннан Прагага, ягъни безнең илгә якынайтып күчермәкче икән, Борис Николавич. Бу мәсьәләгә мөнәсәбәтегез ничек?
Ә тегесе, аракыдан карлыккан тавышы белән мөгри:
– Не позволим!!!
Ничауа, позволили… Прагага гына түгел, Мәскәүнең үзәгенә дә килеп урнашты «Свобода»ның урыс редакциясе, тора-бара татарчасы – «Азатлык» дигәне (azatliq.org) элеккеге обкомнан ярты чакрым урында – тарихи Кекин йортына кереп утырды! Шул мәһабәт йорттагы затлы бүлмәләргә үземне дә чакыргалап тордылар, тавышы бөтен дөньяга ишетелеп тора торган радиодан сөйләтәләр абзагызны, сәяси җәһәттән дә фикерле кешегә санап… Ягъни позволяют. Аның аркасында Русиянең дә абруе үсә Җир шарында. «Ничауа, син дә әкренләп кыргыйлыктан чыга башладың, демократия тарафына тәпиләр сыман тоеласың», – дип мактап та куйгалыйлар дөньядагы илләр…
Шул ук елларда шул ук Ельцинга мондый сорау да бирделәр:
– НАТО көчләре Европага да керә башламаслар микән киләчәктә?
Тагын шул ук җавапны мөгри Ельцин абзый:
– Не позволю!!!
Менә бит, дөнья куласа булгач, тагын позволили, рәхмәт төшкере. Ул чакта башка да сыймый иде НАТОның Европага урнаша башлау ихтималы. Хәзер – па-жа-лыста! Шул НАТО куенында курыкмый-каушамый гына тыныч хезмәт белән көн күреп, җитешле тормышта баеп, тәмледән-тәмлене ашап, туклыктан бик матур кикереп, корсакларын сыпырып, кадерле булып яшиләр андагы илләр. Әгәр НАТО булмасамы!? Алла сакласын! Ач мачы вак тычканнарга ташланган кебек ташланып яшәр иде аларга Русия. Әнә бит, бер-ике тәүлектә Апас районыннан биләмәсе җәһәтеннән дә, халык саны ягыннан да бәләкәйрәк Көньяк Осетияне басты да алды. Тик шунысы, өч ел да түзә алмады шул бәләкәч дәүләт Русиянең «дуслыгына» – кирегә тайтанлый башлады. Бигрәк тә аларның президент сайлауларына үзендәге кебек тоташ фальцификацияләрен, жуликлыкларын кертергә маташуына хурландылар осетиннар, җирәнделәр, йөзләрен Көнбатышка таба бордылар.

Хисап хакында хитаб

…Русия башлыклары дөньяны тулаем җимерә алырдай атом бомбаларының күплеге, «Искәндәр», «Тополь» кебек үлем төягән ракеталарының еракларга оча алуы белән куркыткан һәм шул максатта алга китүе белән ярышкан бер мәлдә, Америка, шулай ук башка илләр дә үзара ярышып яшиләр. Нинди җәһәттән, дисезме? Хезмәт ияләренең, пенсионерларның һәм, гомумән, илдәге һәммә кешенең яшәешен җиңеләйтү, муллыкта көн күрүләрен тәэмин итәргә тырышу максатында!
Үзем дә, пенсионер буларак, иң әүвәл Медведев атом-төш кораллары белән өркеткән Америка пенсионерларының хәле белән кызыксындым. Минем кебек үк гади пенсионерның еллык пенсиясе анда 45-50 мең доллар икән. (Чит илләрнең күбесендә кешеләрнең керемен айлык белән түгел, еллык белән исәплиләр.) Чит илнең акчасын чамалау кыен булганлыктан, кулыма калькулятор дигән хисаплагычны алырга, шул хисап хакында сөйләргә мәҗбүр булдым. Олысына ымсынмыйча, 45 меңен саный башладым. Тәк-тәк… 45 меңне 12 айга бүлсәң, американның айлык пенсиясе 3750 доллар икән. Тәк-тәк… Шуны, ягъни 3750не, сумга күчерү нияте белән 32гә тапкырлыйм. Бәй, әгәр мин шул илдә туып, шунда эшләп яшәгән булсам, ай саен 120000 сум пенсия аласы булганмын икән бит! Ә минем пенсия 20 мәртәбә кимрәк… Югыйсә, кем әйтмешли, юләр сатып кына яшәмәдем: язучылык стажым рәсми документ нигезендә 56 ел исәпләнә, дистәдән артык китабым чыккан, шулар өстенә редактор, директор, председатель кебек вазифаларда гына да 43 ел эшләгәнмен. Алары хезмәт кенәгәсенә тутырылган. Ләкин шуларның бер елы да пенсияне арттыруга ярдәм итмәде. Русия законнары рөхсәт итми икән… Ничауа, миннән дә ким алучылар җитәрлек әле, мин бәхетлерәк дип, яшәдем дә яшәдем… Нинди илдә яшәвемне белгәнгә күрә, артык гарьләнмәдем. Ләкин Татарстанга да килгәләп торучы американнарга сораулар биргәләдем.
– Ул кадәр акчаны кая куеп бетерәсез? Ризыклар бик кыйммәтме әллә? Сез дә ашауга тыгып бетерәсездер инде…
Юк икән… Американ пенсиясенең бары тик 12 процент чамасы гына китә икән тамак кайгырту өчен. Калган кадәресенә дөнья гизәләр – илдән-илгә экскурсияләрдә йөриләр, тыныч кына ял итәргә теләүчеләре күп айлар, еллар буена курортларда сәламәтлек ныгыта, гаиләләрендәге машиналарын яңарталар, уңайлырак фатирларга күчәләр, йортлар салалар… Ләкин бу кадәрле генә пенсия алучылар фәкыйрьрәкләр санында икән Америкада. Шуңа күрә, аларны кызганып, пенсияләренең 20 проценты күләмендә өстәмә һәм акчасыз ярдәм күрсәтү дә каралган. Анысы – махсус карточкалар. Алары үз тирәңдәге кибетләрдән өстәмә кирәк-ярак, үзләренчә әйтсәк, вак-төяк алуга китә икән…
Әйе, дөнья гизәләр, курортларда назланалар… Ә мин үзем туган 300 чакрымдагы Минзәләмә кайтып килү ниятенә керсәм дә, кесәмне кашып утырам. Бәлки, язганнарымны укып яшәүчеләр миннән көләдер, хәлләре бик күпкә яхшырактыр. Анысын инде үзләре исәпләп тә, чагыштырып та карасын.
Үз илләренә яки үз илләре тирәсенә ПРОлар төзелгәнгә үртәлми торган Европа илләрендә дә начар яшәмиләр икән. Үткән санда әйтелгән һәм Татарстаннан да 26 мәртәбә бәләкәйрәк Люксембург дигән илдә һәр кешегә еллык керем 18500 евродан ким булса, фәкыйрьлек санала. Даниядә исә фәкыйрьлек чиге – 14500, Финляндия һәм Германиядә – 11000, Ирландиядә 13500 евро… (Мин бу язмам белән мавыкканда 1 евро 42 сум тора иде. Исәпләп карагыз, тикшерегез: арагызда андый ук фәкыйрьләр юкмы?)
Әгәр шушындый ярлы гаиләләрдә 2 бала үссә, ай саен бер мең евро ярдәм өстиләр, фатирлары тар булса, 90 квадрат метрдан ким булмаган яңасын бирәләр. Ә Русиядә фәкыйрь балаларга айлык ярдәм шактый еллар буена 70 сум булганын яхшы хәтерлим. Ягъни бер мәртәбә тамак ялгарлык… Әйтик, Медведев атом кораллары белән янаган илләргә һичьюгы гади кораллар белән генә коралланган Русия армиясен кертергә туры килсә, ач үскән солдатларыбызның күзләре ачылып китеп, шушы илләрдәге «дошманнарга» дәррәү әсир төшеп, шунда калуны хуп күрмәсләр микән?
Хәер, бер мәзәк искә төшкәч, юктыр, әсир төшмәсләрдер, дигән фикер дә килде башыма. Ә мәзәк мондый: аталы-уллы ике тирес корты пычрак тиреслектә азык эзләп казыналар, имеш. Шулчак яшь корт зарлана башлый. «Әти, бу тиреслек бигрәк сасы бит. Барча кортлар да шушындый сасыда казынамы?» – дип сорый. Әтисе җавап бирә: «Юк. Алма кортлары – хуш исле алмада, җиләк кортлары татлы җиләктә казына, улым…» «Соң, шулай булгач, әйдә, без дә алар янына күчик». Әтисе ныклы сүзен болай тәмамлый: «Ярамый, улым! Чөнки бу дөньяда дигән төшенчә дә бар. Ә Ватанны ташлап китү – зур гөнаһ!» – ди…
Әйе, Русия урыслар өчен Ватан булса, татарлар өчен шул империя коллыгында калган Татарстан да Ватан…
Хәер, чит илләр арасындагы ярышларның тагын бер мисалы бар. Әгәр Норвегиянең ил башлыгы:
– Без кешеләрнең уртача гомерен 81 яшькә җиткерүгә ирештек! – дип сүз башласа (анда кешенең еллык кереме 59 мең доллар), Япония башлыгы чикылдап көлә:
– Ә бездә 83тән дә арта!
Кыскача гына әйтсәк, Америкада гомер озынлыгы – 80, Англия, Франция, Испаниядә 80-82 яшь. Ә инде Русия бу җәһәттән Америкадан соң да 62 урында… Ирләрнең гомер озынлыгы – 58 яшь, хатын-кызлар 70тән дә көчкә уза.
Русия җитәкчеләре мактанышу вакытларында мондый «козырь» белән горурлана:
– Зато наши ребята за Родину в поле боя миллионами гибнут…
Ничәнче урын дигәндә, Русия җитәкчеләре тарафыннан «диктатор», «фашист» «Гитлер» дип сүгелүче Саакашвили Грузиясе дә эшлеклелек, яхшы яшәү ягыннан дөньядагы дәүләтләр арасында 16нчы урынны тота. Русиянең дә рейтингы элеккеге 180нче урын тирәсеннән 120нче урынга күтәрелгән…
Менә шушы җөмләдән соң:
– Димәк, киләчәктә без дә Америка, Норвегия, Дания кебек илләрне куып җитәрбез, рәхәттә яшәрбез! – дигән ләззәтле фикерләр һәм әле һаман-һаман да ярышу дәрте килмиме күңелегезгә, матур өметләр уянмыймы?
– Әйе, аларны узарга өмет бар! – дисез икән, өметләрегезнең аклануын телим. Ә инде үз-үземә:
– Өметләнмә, Фәнзаман! Йөзләрчә колонияләрендә күпләрчә милләтләр изелеп яшәгән, туган телендә укудан да мәхрүм ителгән, кеше хокуклары тәмам бетерелгән, берчакта да бәхет күрсәтмәгән бу империя таркалмый торып, адәмчә яшәеш булмаячак! Алданма! – дим.

Фәнзаман БАТТАЛҺаман да ярышабыз... , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии