- 08.08.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №31 (8 август)
- Рубрика: Дөнья бу
Соңгы вакытта безнең илдә генә түгел, дөньякүләм бәла-казаларны телевизордан күзәтеп, матбугаттан укып: «Шөкер, тыныч регионда яшибез, мондый казалар күрергә язмасын», – дип сөйләнә торгач, «Каркылдама, алдыңа килер» дигән әйтем безгә кагылды бугай. 2012 елның 17 июлендә 16 сәгать 30 минут – 17 сәгать арасында 7–10 минут эчендә булып узган хәвефле гарасат Марий иле республикасында урнашкан Бәрәңге бистәсенә искиткеч зур күләмдә зыян салды. Ярый әле, үлем-җитемнән Ходай саклады. Ул минутларда бистә халкының күргәннәрен башкаларга кичерергә язмасын. Күргәннәргә сабырлык бирсен.
Гасыр яшьтәше булган агачлар тамырыннан күтәрелә, шырпыдай сына, һавада шифер, калай, профностиллар, такталар оча. Яфрак катыш эре боз тәрәзәне дөмбәсли, кайсы йортның түбәсен күтәреп алып, күрше ишегалдына «сылый». Йортның стеналары гына утырып кала. Кыскасы, дөнья бетә дип уйларга тулы җирлек бар иде.
1965 елгы җәйдә булып узган бәла-каза быелгының баласы гына булган икән. Шул елны изгеләр зиратын парк итеп үзгәртеп, кабер ташларын чүплеккә – беренче елгага түктеләр. Давыл узгач, аңнарына килеп, кире төяп яңа зиратка алып менделәр менүен. Бар бәлаләр дә – Аллаһы Тәгалә җәзасы.
Зур көч белән котырган гарасат нәтиҗәсендә 17 июльдә санаулы минутлар эчендә мәктәп, балалар бакчалары, сәнгать мәктәбе, 44 күпкатлы йорт, 552 шәхси йорт, 750 каралты-курага зыян килде – күпчелеге түбәсез калды. Юл буендагы посадкалар, парклар зур зыян күрде. Газ трассалары өзелде, бистә тоташ утсыз, күп хуҗалык газсыз калды. Үзәк урамнарда сынган, ауган агачлардан баррикадалар өелде.
Район хакимияте, бистә администрациясе башлыкларының эшне оста оештыруы нәтиҗәсендә, кыска гына вакыт эчендә газ бирелде, аз гына тоткарлык белән утны да бирделәр. Ә су, гомумән, бетмәде. Юллар, урамнар тиз көннәрдә агачтан арчылды. Җитәкчеләр беренче чиратта өлкәннәргә, авыр тормышлы, күп балалы гаиләләргә ярдәм итте. Төзелеш материаллары белән тәэмин итү өзлексез бара. Эшче көчләр барлык районнардан җыелды. Республика җитәкчелеге, район, бистә хакимияте һәр мохтаҗга ярдәм күрсәтеләчәк дип ышандыра.
«Яра»ларны ялап ятар чак түгел, татар тырыш халык бит ул. Гарасатка кадәр өй түбәләре шифер булса, хәзер күп йортлар өстендә төрле төсләрдә профностил, черепица җемелди. Җимерелгән агач коймаларны заманча материалларга алыштыручылар бихисап.
Климатик гарасат сайдингларга да сыйфат тамгасын салды – боз атакасыннан соң алар иләккә әйләнде. Пластик тәрәзәләрнең пыялалары сынмады, гади пыялалар биреште. Ә менә мәчетләргә, картлар йортына зыян килмәде. Урысларга гыйбадәт кылу өчен бирелгән бер татар йортын давыл тар-мар итеп ыргыткан. Гамьле күңелгә уйланырлык нәрсәләр бар монда…
Тыныч табигатьле регионда яшибез дип йөргәндә бу афәт нидән башыбызга килде икән?! Читтән күренгәндә матур булып күренгән табигать кочагына чыксаң, анда чүп-чарга тап буласың. Әйтерсең, марсианнар килеп җыештырырга тиеш безнең арттан. Тирәнлеге дилбегә белән үлчәнгән гүзәл Гөлбикә күленнән – нибары камышлы сазлык, ярларыннан тулып аккан данлыклы Бәрәңге елгасы чыпчык тезеннән генә калуга табигать ничек түзеп торсын ди?! Вафат булган борынгы әби-бабаларыбыз терелсә, ни әйтер иде икән?! Мул сулы елгаларыбызны, көмеш күлләребезне, саф сулы чишмәләребезне шаккатып эзләп йөрерләр иде, мөгаен. Тирә-юньдәге үзгәрешләргә хушлары китеп карарлар иде дә, рәнҗеп китәрләр иде. Табигать тә рәнҗеми дисезме? Бер түзә, ике түзә…
Изгеләр күмелгән зиратны парк итеп, каберләр өстендә сыра, аракы шешәләре аунагач, төнге күңел ачулар дәвам иткәч, сабыр канатлары сына ул. Нәтиҗәсе – күз алдыбызда.
Урманнарны да үз кулыбыз белән яндырабыз. Коры-сары, кипкән яфрак, ылыс өстендә аунаган шешәләр лупа ролен үти. Шуңа кызу көннәрдә ут үзеннән-үзе кабына инде.
Үзебезне табигать балалары дип исәплибез икән, аның кочагына чүп-чар ташлауны туктатыйк! «Песи битен юа, колак арты кап-кара» дип әйтерлек булмасын иде. Табигатебездә дә йорт-җирләребездәге чисталык хөкем сөрсә, Аллаһы Тәгалә безне бәла-казалардан саклар, иншалла!
Гөлзифа ГАБИДУЛЛИНА.
Мари иле, Бәрәңге бистәсе.
ДАВЫЛ УЗГАЧ УЙЛАНУЛАР ,

Комментарии