- 08.06.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №22 (8 июнь)
- Рубрика: Дөнья бу
Көн дә диярлек телевизордан төрле катастрофалар карый-карый тәмам күнегеп беттек, исебез дә китми. Ә менә шундыйларның берсе үзеңә китереп бәрсә – бөтенләй башкача була икән ул!..
Әгерҗе шәһәрендә безнең апага (сугыш ветеранының тол хатынына) бирелгән бер катлы йорт, вокзалдан ерак түгел, шәһәр читендә урнашкан. Без, гаилә белән, 2 июнь көнне шунда, кичке сәгать уннар тирәсендә килеп төштек. Өй эченә кереп, алып килгән әйберләрне урнаштырып, ванна керергә йөри идем – берзаман тышта бик каты шартлау яңгырады! Аннары тагын, тагын!.. Шартлаган саен, өй дер селкенеп куя! Өйнең сыйфаты бик шәптән түгел, ахры, «күк күкрәгәнгә дә селкенә икән», дип кенә уйлап куйдым башта. Әмма каты шартлаулар бик еш, 5-10 секунд саен кабатланып тора бит әле – бер дә күк күкрәүгә охшамаган бу!..
Шартлау тавышлары вокзал ягыннан килә иде, тәрәзәдән шунда таба күз салдым: вокзалдан уңдарак, караңгылык эчендә ут ялкыннары күренеп ала. Пожар икән бит! Берничә минут эчендә ялкыннар, шартлаулар көчәйгәннән-көчәя барды. Менә, зур-зур ут көлтәләре чәчрәтеп, тагын нәрсәдер шартлады, күккә моңа хәтле телевизордан гына күреп белгән бик зур шартлау гөмбәсе күтәрелде. Өйне инде җимерелә дип торабыз!.. Вокзалдан уң якта Удмуртия җире китә, ә ул җир тулы хәрби складлар булганны монда туып-үскән һәр кеше белә инде – шуларның берәрсе яна, шик тә юк.
Урамга чыктым. Күршеләр дә өйләреннән атылышып чыга башлаганнар икән инде. Берсенең пластик түшәме кубып төшкән. «Байлар урамы» дип йөртелә торган аркылы урамнан выж да выж машиналар чыгып чаба. Шуны күреп, күршеләрнең берсе:
– Машинаны чыгарырга да тизрәк моннан китәргә кирәк! – дип, кабаланып кире кереп китте.
Мин дә кире кердем. Бөтен нәрсә дер селкенә, калайдан гына ясалган очсызлы ишек автоматтан аткан кебек шалтырый! Шартлаулар инде секунд саен!.. Озакка барыр микән бу?!
Тәрәзәдән урамга карыйм, ә анда күршеләр, бер җиргә җыелышып, һаман «мәхшәр» карыйлар. Беркемнең дә төн уртасында каядыр чыгып китәсе килми, ахры, «туктар әле», дип көтәләр. Ә «мәхшәр» көчәя генә бара. Этләр дә паникага төшкән икән – әнә берсе урам аша чабып үтте – элдерә генә! Ә этләр сизгер бит алар – моның тиз генә бетмәсен чамалый микән әллә?..
Урамдагылар инде китәргә җыенган сыман йөренә башлады. Әлбәттә, мондый очракта иң элек балалар турында уйлыйсың. Әле бит, биш кенә чакрымда торган авылдагы әнкәй өчен дә мин җаваплы, юл уңай шунда туганнан-туган энекәшне калдырып киткән идек – аның өчен дә!.. Тиз генә җыена башладык, документларның да барысын җыеп алдык. Ишек төбенә килеп кенә бастык – китереп-торып бәрде тагын бер көчле шартлау дулкыны – аякта көчкә басып калдык! Өй кырында бомба шартлагандай булды! Бер-ике секундка «чыгаргамы, юкмы?» дип аптырап та калдым. Алдагы минутта нәрсә буласы билгесез бит – әллә өй җимерелеп төшә, әллә тышта бомба төшеп ярыла? Әле бер өй аша күршедә көчкә йөри торган 76 яшьлек инвалид әби дә тора, ике кызы белән – аларны да алып китәргә кирәк. Бер кызлары – инвалид, икенчесенең ире командировкада, булышыр кешеләре юк.
Машинага утырып, кузгалып киттек. Кызлары әбине култыклап алып чыгып килә иде инде, туктап аларны да утырттык. Бик курыкканнар. Баягы бик көчле шартлау боларны ишекне ачып чыга башлаган җирләреннән кире өй эченә атып бәргән булган икән.
Әгерҗенең үзәк урамнарына килеп кергәч, – андагы хәлләрне күреп тагын хәйран калдык. Бөтен халык урамда, кайсы баласын күтәргән, кайсы коляскасын этә, кайсы балаларын җитәкләгән – барысы да шәһәрдән чыгып китәргә ашыга! Халык арасында этләр чаба! Тезелеп баручы машиналарның очы-кырые юк. (Ә без, салют карыйбызмыни, азаккача өйдә ятканбыз икән).
Хәлләрен белим, дип авылга, әнкәйгә шалтыратып алдым. «Бездә җир тетри, сездә ничек?» – ди. Удмуртиядә хәрби складлар янганны әйтеп аңлаттым. «Борчылмагыз, озакламый кайтып җитәрбез», – дидем.
Менә безне «Aшыгыч ярдәм» машинасы узып китте, тиз арада, кемнедер алып булса кирәк, кире әйләнеп килде. Шәһәрне чыкканда, карыйм – бөтен әгерҗелеләргә таныш булган ЮХИДИ хезмәткәре Рәшит Әлмөхәммәтов юл хәрәкәтен көйләп тора, читтән килүчеләрне шәһәргә кертми. Ә андыйлар да юк түгел икән – туганнарын алыргамы, бүтән сәбәплеме – юл буена килеп тезелгәннәр.
Шәһәрдән чыгып, 5 чакрымда урнашкан Иж-Бубый авылына килеп җиттек. Вакытында китеп өлгергәнбез сыман, Әгерҗе тарафында тагын бик көчле шартлаулар башланды. Хәтта мондагы авыл өйләренең тәрәзәләре чәчрәп төшә! Шулхәтле булгач, авыл халкы да ераграк китәргә җыена башлаган. Бөтенесе урамда.
…Икенче көнне өйгә кереп карасак – өй эче тулы корым, мич бер якка кыйшайган, түшәмнән идәнгә балчык коелып беткән. Карават астыннан инде картаеп барган этебез Акбай килеп чыкты. Кай арада өйгә кереп калганын да белмибез.
Мин танышларымның хәлен белешә башладым. Әгерҗелеләрнең кайсы – олы юлдан Иж-Бубыйга таба, кайсы урманга, кайсы карьерга йөгергән икән. Сөйләүләренә караганда, күпләре документ та, акча да алып тормаган, шулхәтле кабаланган. Эчке күлмәктән генә чыгып китүчеләр дә булган. Ничек кенә булмасын, өйләрдән тиз-тиз чыгып китүләре дөрес булган, чөнки, әнә, Калинин урамындагы биш катлы 26нчы йортта квартир стеналары ишелеп төшкән.
Элекке кирпеч заводы тирәсендә торган бер танышым да, 70не узган ике әбине ияртеп, урманга таба йөгергән булган, аларга тагын ике яшьлек баласын күтәргән бер ир килеп кушылган. Урман эченнән, билдән үлән ярып, чабалар гына икән. «Гомер буе еланнан куркам, ә монда уйлаган да юк! – дип сөйли танышым. – Шартлау яңгыраган саен, җиргә сузылып ятабыз, аннары, сикереп торып, тагын йөгерәбез. Хәзер генә көлке!.. Шулай йөгерә торгач, Әгерҗедән 10 километрда, Удмуртия җирендә торган Югары Иж-Бубый авылына килеп чыкканбыз. Монда безне белүче дә юк, үлсәк, Татарстанда үлик, дип, үзебезнең Иж-Бубыйга таба киттек, иртәнге сигезенче яртыга гына килеп җиттек. Анда бер өйгә кереп коры чәй генә эчтек (ашарга тәкъдим иткәннәр иде, әмма ул чакта кемдә ашау кайгысы булсын). Азрак шунда хәл алгач, кире Әгерҗегә кайтып киттек».
Ул төнне урманнар аша, елгалар кичеп, шулай Удмуртия авылларына барып чыгучылар бик күп булган икән. Кемнең күрә торып үләсе, я гарип каласы, якыннарының тормышын куркыныч астына куясы килсен!..
Әгерҗедән килгән халык Иж-Бубыйда аеруча күп булган. Кешеләр клубта, мәчеттә төн кунганнар. Мәчет караучы Роза Никашеваның сөйләвенә караганда, ул да, балалары һәм оныгы белән бергә, төнне мәчеттә үткәргән, чөнки аның стеналары нык, бөтенләй селкенми дә икән (безнең авыл мәчете революциягә хәтле үк таштан салынган, башта бер байның кунак йорты булган). Аларның мәчеткә кереп утны яндырганын күргәч тә, урамдагы бөтен халык та шунда кереп тула башлаган. Бик йончыганнар, битләре агарынып беткән ди. Кайсы корвалол, кайсы валерьянка сорый икән. Роза апа төне буе шуларны тынычландырып чыккан.
Безнең «салырга» ярата торган күрше исә, гадәтенчә, кич белән әйбәтләп кенә «салып» яткан булган. Төнлә бер уянып киткән дә: «Кайдадыр газ шартлады инде әллә?» – дип уйлаган да икенче якка борылып яткан. Иртә белән уянып урамга чыккач кына чын хәлләрне белгән. Бу илдә исерекләргә генә яшәү әнә шулай рәхәттер, шуңа айнымыйча эчәләрдер, бәлки?..
Әйтүләре буенча, хәрби складларда 10 мең вагон чамасы хәрби запас сакланган булган. Әгәр шулар детонация белән бөтенесе бергә шартлаган булса, Әгерҗе бөтенләй дә юкка чыгар, ул гына түгел, 35 чакрымда торган Ижау шәһәре дә җимерелер иде, мөгаен. Ә бит Удмуртиядә әле химик корал саклана торган складлар да бар!
Хәзер властьлар, шартлаган складларны яңадан торгызырга бер ел вакыт кирәк булачак, дип кайгырырга керештеләр. Ябабыз дип бер дә әйтмиләр. Чүпкә дә санамыйлар бу дәүләттә халыкны. Кешеләр больницаларда ята, күпме хатын-кыз психологик травма алды, балалар әлегәчә төнлә куркып, елап уяна. Русия уртасындагы, бернәрсәгә кирәкмәгән ул складларны инде күптән бетерәсе урында. «Кешегә кабер казыма, үзең төшәрсең», – ди татар халык мәкале. Монда соңгы елларда килеп урнашкан җылы як халкы, анысы, дары мичкәсе өстендә утырмас, китү ягын карар. Ә татарларга, удмуртларга кая барырга? Без бит милләт буларак бары тик тарихи җирләребездә генә сакланып кала алабыз. Димәк, безгә бөтен нәрсәгә булган битарафлыгыбызны бетереп, яшәү өчен булган хокукларыбызны ныграк дауларга гына кала!
Тәлгать ӘХМӘДИШИН.

Комментарии