- 08.05.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №18 (8 май)
- Рубрика: Дөнья бу
СССР таркалгач, табибларның да рәте китте. Элек, медицина институтына укырга керергә теләүчеләр башта ике ел хастаханәдә эшләргә тиеш иде. Шунда беленә дә инде кешенең бу өлкәдә эшли алу-алмавы. Ә хәзер исә акча түлиләр дә, теләсә-кемне табиблыкка укырга алалар. Уку бәяләре дә югары. Имтиханнар биргәндә дә ришвәт сорыйлар. Эшли башлаган яшьләр тизрәк ул акчаларын кире кайтару ягын карый һәм үзләре дә ришвәт ала башлый. Яшь белгечләрне дә аңларга була инде, шуның кадәр кечкенә хезмәт хакы белән кеше ничек яшәргә тиеш ди соң?
Авыл фельдшерларына тагын да кыенгарак туры килә. Минем апам гомер буе шул өлкәдә эшләгән кеше. СССР вакытында аңа ике катлы коттедж бирде дәүләт. Ә хәзерге авыл табибларына нәрсә бирәләр?! Миңа калса, аларның хезмәт хакларын артыграк түләргә кирәк. Чөнки авылда дәвалаучы фельдшерларның эш сәгате билгеләнмәгән. Күп очракта үзләрен төнлә йокыларыннан да уятып алып китәләр.
Безнең авылда Лиза исемле табиб эшләде. Кеше авырып китсә дә, бала таба башласалар да Лиза апа янына йөгерәләр иде. Бернинди рентгенсыз, кулы белән тоткалап карап та төп-төгәл диагноз куя белә торган ханым иде ул. Озак еллар буе фельдшер булып эшләп, лаеклы ялга чыккач та, аның янына киңәш сорап килүчеләр күп булды. Гап-гади фельдшер гына булса да, халык күңеленә үз эшенең остасы буларак кереп калды ул.
Миңа 4-5 яшьләр булгандыр. Ат арбасы астында калып, уч кадәр генә баш тиресе сыдырылган иде. Әле хәзер дә эзе бар шуның. Лиза апа минем башны тегеп, дәвалап, аякка бастырды үземне. Бер микроб та кермәгән. Бер зарарлы матдә дә эләктермәгән! Хәзерге табиблар булса, берсеннән-икенчесенә йөртеп, үтерерләр иде, мөгаен. Лиза апа минем гомеремне саклап калган кеше ул! Урыны оҗмахта гына була күрсен иде!
Хәйдәр САБИТОВ.
Әлмәт шәһәре.
Комментарии