«Күрәзәчеләр гаиләмне җимерде»

«Күрәзәчеләр гаиләмне җимерде»

Редакциягә урта яшьләрдәге бер ир-ат шалтыратты. «Минем исемем Илдар. Казанда яшим. Мине хатыным ташлап китте, шул хакта сөйләсәм, язып чыгасызмы?» – ди. «Сөйләп карагыз?» – минәйтәм. «Юк, моның турында очрашып сөйләшергә кирәк, югыйсә, сез ышанмаячаксыз».

Күрешергә сүз куештык. Үзем әле очрашканчы ук уйланам: хатын кеше ирен ташлап чыгып китсен өчен нинди сәбәп кирәк инде? Ике арага хыянәт кергәндер, йә холыклары туры килмәгән, бәлки эчкечелек сәбәпче булгандыр…

Дөрес уйламаганмын. Якын да килми. Илдар әйткәч, әллә ялгыш ишетәмме, дип, аптырап та куйган идем: «Безнең гаиләне күрәзәчеләр җимерде», – диде ул.

…Алдан ук әйтеп куйыйм, монда язылганнарның берсе дә уйдырма түгел, чын булган хәлләр. Һәрхәлдә, яңа танышым сөйләве буенча. Әмма билгеле бер сәбәпләр аркасында, язма геройларының исемен үзгәртеп бирәбез. Алар яшәгән шәһәрләрнең атамалары гына үзгәрешсез кала.

«ИШЕК ЙОЗАКЛАРЫН АЛЫШТЫРЫЙК, ДИДЕ»

35 яшьлек ир-егет очрашуыбызга дәфтәр күтәреп килгән иде. Алдына чыгарып куеп, актара башлады. Сәерсенеп каравымны күргәч, елмаеп куйды тагын үзе: «Мин бөтен булган хәлләрне дә, онытылмасын өчен, шушында теркәп бардым. Киткән чагында хатыным бер яшьлек кызымны да үзе белән алып китте. Балам үскәч, шушы дәфтәрдә язылганнарга карап, аңа барысын да җентекләп сөйләп күрсәтермен. Ул мине аңлар дип уйлыйм», – диде Илдар һәм әңгәмәбез башында ук 2014нче елга әйләнеп кайтты.

Бу вакытта 33 яшь була аңа. Дус-ишләре гаилә корган инде, ә менә Илдар үзе тормыш иптәше итеп сайларлык кызны очрата алмый. «Очрар әле, вакыты гына җитмәгәндер», – дип тынычландыра үзен. Һәм, чынлап та, бөтенләй уйламаган җирдән, урамда 28 яшьлек кыз белән танышып китә. Яшьләр очраша башлый.

– Алия – Чувашия республикасыннан. Мишәр кызы, чибәр. Беренче карашка акыллы, яхшы кыз булып күренде, бар да әйбәт иде. Бер-беребезне яраттык, хөрмәт белән карадык. Мин вакытны озак сузмадым: бер ел тирәсе генә очрашып йөрдек тә, аңа тәкъдим ясадым. Ничек сөенгәне әле дә күз алдымда. Казанда матур туй үткәрдек. Туйга кадәр үк алынган ике бүлмәле фатирым бар иде, шунда күченеп яши башладык. Мин – Казан егете, әнием дә Казанда яши, тик ул үзенең фатирында торды, безгә кунакка гына килгәләп йөрде. «Сез – яшьләрне борчымыйм инде», – дип еш әйтә иде, безнең эшләргә тыкшынып йөргәне булмады. Алия белән начар яшәмәдек без. Хатыным йорт эшләрен дә яхшы алып барды, холыкларыбыз да туры килә иде кебек. Вак-төяк ызгышлар булгаласа да, зурдан кубып талашып утырмадык. Бер ел яшәгәч, 2016нчы елның октябрь аенда кызыбыз Дилә туды. Минем өчен әти булудан да зуррак бәхет юктыр, кебек тоелды. Бөтен әйберебез җитеш, бер-беребезне аңлап яшибез, инде иркәләп кенә үстерерлек сәламәт балабыз туды, тагын ни кирәк?! Ләкин, кызганыч, бу бәхет озак дәвам итмәде, – ди Илдар.

…Бала туганнан соң, яшь киленгә читтән ярдәм кирәк була. Мисал өчен, сабыеңны юындырырга кирәген беләсең, әмма бу эшне ничек башкарырга? Монысына Алиягә кайчагында кайнанасы, кайчакта Чувашиядән кунакка килгән әнисе булыша. Бу чорда яшьләрнең фатирыннан кеше өзелеп тормый, кыскасы. Һәм менә шул мәлләрдә Илдар хатынында беренче үзгәрешләрне сизеп ала.

– Гадәти күренеш бит инде ул: әбиләрнең яраткан оныкларына берәр бүләк бирәселәре килә, бергә уйныйсылары… Минем әни дә буш кул белән килми иде. Нәрсә дә булса биреп, Диләне шатландырырга, кулларына алып сөяргә тырыша. Әмма игътибар итәм: хатыным баланы әбисе янында озак тотмый, бер минутка гына яратырга бирә дә, кире тартып ала, алып килгән уенчыкларын тиз арада юк итә. Энемнең хатыны килсә, аңа да баланы теләр-теләмәс кенә бирә, үзе гел яннарында карап басып тора. …Кызыбызга өч ай тулгач, Алия еш кына: «Әйдә башка җиргә күченеп китәбез?», «Әйдә фатир ишекләренең йозакларын алыштырабыз?» – дия башлады. «Нигә?» – дип кызыксынсам: «Безнең өйгә кем тели, шул килеп керә, урам кебек бу фатир», – дип җавап бирде. Югыйсә, әллә кемнең килгәне дә булмады инде, әни килеп күчтәнәчләр биреп кенә китә иде бит… – дип аңлата әңгәмәдәшем.

Мондый чакларда ир үзенең сөйгәнен юатырдай сүзләр дә әйткән, тынычландырып та караган, тик барыбер, мөнәсәбәтләргә ниндидер аңлатып булмастай ят хис килеп кергән дә, көн саен куәтләнә генә барган. Хатынын һәм кызын матди яктан тулысынча тәэмин итү өчен, көннәр буе эштә булган ир үзен: «Үтәр, бар да җайга салыныр», – дип тынычландырган. Үтми шул: бераздан Алия тагын да «холыксызлана»: әле башы авыртуга, әле тән тиресе кубуга, әле чәчләре коелуга зарлана башлый. Буыннары да авырта икән, хәле дә юк: табиблардан-табибларга йөрергә тотына.

Шундый көннәрнең берсендә, кызның Чувашиядән кунакка килгән әти-әнисе Илдарга тәкъдим ясый: «Безнең дә сәламәтлекләр бик бетте әле. Аяклар авырта, буыннар сызлый. Кызыбызның да борчып торган урыннары бар. Әлмәт районында бер дәвалаучы өшкерүче карчык яши икән, бик ярдәм итә, дип сөйлиләр. Барып кайтыйк булмаса?»

– Мин, гомумән, күрәзәчеләргә, дәвалаучыларга бик ышанып бетмим. Хатынымны яратканга, әти-әнисен хөрмәт иткәнгә күрә генә ризалаштым: «Барыйк», – дидем. Әнине дә алып бардым. Юлда «теща» сөйләп бара: «Ул әби янына көненә кырыгар кеше җыела икән, Әлмәт тирәсендә бик танылган дәвалаучы икән ул. Кешене хәтта рактан да дәвалый икән!» – ди. Килеп кердек бу мактаулы дәвалаучы карчык яшәгән өйгә. Өлкән яшьтә инде ул үзе – яше сиксәннән артык бардыр. Су буе чират җыелган, «дәваланырга» хәтта чегән хатыннары да килгән моның янына. Кердек, карап торам: бер егермеләп кешене утырткан, догага охшаган нәрсәдер укып, килгәннәрнең чирләрен «тартып чыгарды». Үзе дога да укый, үзе сүгенеп тә ала. Бер «авыруның» тәнен майлы шешләр (жировик) басып бетергән. Шул шешләрне кулы белән сытып йөри… Миңа бик сәер тоелды, кыскасы. Анда утырган кешеләрнең яртысына хирургка барырга, яки башка табибларга күренергә кирәк, ә калганнарына – психиатрга язылырга, ә бу өшкерүчедән дәва алырмын дип өмет итү – ахмаклык, – дип сөйли Илдар.

Ирнең бу күренешләргә көлемсерәп каравының сәбәбе дә бар. «Дәвалаучы карчык янына кергәндә үк, нинди чирләрең барын әйтеп керергә кирәк», – дип кисәтәләр аны. «Сәер икән… – дип уйлый ир, – Әгәр дә кешедә чынлап та дәвалау һәм күрү сәләте бар икән, ул бит аны үзе үк тоемларга тиештер?». Шундыйрак шикләре булса да, хатынының дәвалаучыга ышанып карап торуын күргәч, чыгып китми, утыра. Өшкерүче әби исә, Илдар белән Алиянең икесен дә куллары белән сыпыра да, диагноз куя: сезнең икегезгә дә бер үк төрле бозым ясаганнар, чистарынырга кирәк! Бу сүзләргә ышанмый ир. Чөнки әгәр хатынына салынган бозым анда да бар икән, ни өчен ул үзен яхшы хис итә? Ник бер җире дә авыртмый аның?

Алай булса да, карчыкның: «Акча бирмичә чыгып китмәгез, 500 сум булса да салыгыз», – дигән сүзләрен тыңлап, акчасын калдыра.

БОЗЫМНЫ КАЙНАНА САЛГАН?

Казанга бернинди яман уйларсыз, яхшы кәеф белән кайта Илдар. Өшкерүче әбинең әкиятләренә игътибар да итми ул. Әмма анда барып кайту эзсез генә узмый: фатирына керүгә үк, кунакка килгән «бабасы», ягъни хатынының әтисе ирне сөйләшүгә чакыра.

– «Илдар, без сиңа күптән бер нәрсә турында әйтмәкче булып йөргән идек. Синең әниең безгә һәм кызыбызга бозым сала икән. Моның турында берничә күрәзәче әйтте инде. Синең әниең безне һәм Алияне үтерергә тели», – ди бу. Үзе мисаллар китереп аңлата башлады. «Нәрсә турында сөйлисең син, «бабай», минәйтәм. Нинди әкиятләр бу?!». Бик каты ызгыштык та, тынычланыр өчен урамга чыгып киттем. Тик урамда йөргәндә дә бабайның сөйләгәннәре колагымда яңгырап торды кебек, – ди Илдар.

Менә нәрсәләр турында ишеттерәләр аңа. Алиянең әти-әнисе – алыпсатарлык белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр. Үз машиналарында товар сатып йөриләр. Соңгы берничә айда бабай кеше бу машинада өч тапкыр юл һәлакәтенә эләккән. Нишләп гел мондый хәл кабатлана соң әле, дигән соравына җавапны күрәзәчеләр аша табарга булган. Һәм күрәзәчеләр моны – бозым дип бәяләгән. Бу бозымны Илдарның 15 елдан артык намаз укучы әнисе ясаган, имеш. «Бабай»ны гына түгел, Алияне дә ышандырып бетерәләр моңа. Шуңа күрә, тынычланып кабат фатирына кайткач та, Илдар хатыны белән юньләп сөйләшә алмый. Тормыш иптәше, әтисе сүзен сөйли:

– «Әниең безне аерырга, әтиләрне үтерергә тырышкан. Бозымнар эшләгән», – дип кычкыра башлады. Ул аны чын күңеленнән, ышанып әйтә. Аңлаша алмадык. «Мин синнән китәм», – дип куркытты. Икенче көнне мин эштә булган вакытта әти-әнисе хатынымны, кызымны һәм аларның бөтен киемнәрен Чувашиягә алып киткән. Фатирда баланың уенчыклары да, бер пар оекбашы да калмаган хәтта – бөтен нәрсәне алып киткәннәр.

Шулай да, күңелен төшерми Илдар, хатынын кире кайтара алырмын, дип ышана. «Ачуы басылыр», – дип уйлый. Юк-бар ышанулар аркасында гаиләне җимермәс бит? Әмма ялгыша: хәл белешеп хатынына смс язса да, шалтыратса да, юньләп сөйләшүче юк. Сагынуга түзә алмас булгач, бер атнадан ир Чувашиягә китә. Хатынын һәм кызын кире үз янына кайтару буенча сөйләшергә теләсә дә, сүз башы һаман да «кайнана эшләгән бозымнар» темасына кайтып кала. Әлеге сөйләшүләрне Илдар диктофонга яздырып алган. Язманың эчтәлеге мондыйрак: беренче сүзне Алиянең әнисе башлый: Илдарның 34 яшендә генә өйләнүенә басым ясый: «Әниең бозым ясаучы булганга, сихерче булганга күрә өйләнмәгән булгансың инде, – ди ул. – Әллә ничә җирдә булдык, Мәскәүгә җиттек. Ничә җиргә барсак, шуның кадәр әйттеләр: безне синең әниең бозган». Сүзгә Алия кушыла:

– Минем алтыннарның бөтенесен боздырган. Диләгә алынган алтын алканы да боздырган. Синең балдагыңны икенчегә алыштырган. Кимә балдагыңны, ярамый, балдагыңны кисәң – үләсең. Моның кадәр әйбер кинода да юк – китап язарга мөмкин бу әйбер турында. Ышанмыйча, башта бер җиргә бардык, аннан соң икенче җиргә – бөтен күрәзәчеләр шул бер әйберләрне әйтәләр.

– Нинди юк-бар сөйлисең син?! Акылыннан язган кешеләр сүзе сөйлисең, Алия! – монысы Илдарның өзгәләнгән тавышы. Тик хатыны аны тыңлап бетерми, ярты юлда бүлдерә:

– Мин синең турыда бөтен әйберне энәсеннән җебенә кадәр беләм. Миңа кадәр синең хатының булган, кызың булган. Кызыңның күкрәгенә әйбер үсеп чыккан да, үлгән. Синең бит никахсыз торган хатының булган!

– Андый хатыным булмады минем, мин сиңа кадәр беркем белән дә яшәмәдем. Син кайдан шундый әкиятләр табып сөйлисең ул?

– Илдар, мин барысын да беләм, күрәзәчеләр сөйләде инде. Миңа синең никахсыз хатыннарың кирәкми, алар барысы да үткәндә калган. Мине шунысы рәнҗетә: әниеңнең бозымнар кертүен белә торып, Дилә белән мине аның фатирына алып баргансың. Мин сине шуның өчен гафу итә алмыйм.

– Алия нигә син шулай дисең, гаиләне җимерәбез бит. Мин сине әле дә яратам бит!

– Сиңа ышанычым юк, каян ышаныйм! Әниеңә барып берәр нәрсә алып кайтырсың, чәйгә салырсың да мине тагын бозарсың!

АЛИМЕНТ ТҮЛӘ, ТИК АКЧА БИРМӘ

…Мондый сөйләшүләр һәр очрашу саен диярлек булган. Смс хәбәрләр алышканда да, Алия үз сүзен бирми: «Без синең әниең аркасында аерылышабыз», «Сиңа без кирәкми, сиңа әниең кирәк» –бу җөмләләр атлаган саен. Әллә нинди гаепләүләр! Имеш, Илдарның әнисе яңгыр яуган төндә зиратка барып, кара туфрак җыйган һәм Алияләрнең ишек төбенә сибеп киткән… Кыскасы, элеккеге хатынының психик яктан сәламәт булуына шикләнеп карый башлаган ир.

Бер ай ялгыз яшәгәннән соң, Илдарга хәбәр китерәләр: Алия аеруларын сорап, гариза язган. Гаиләсен саклап булмасын аңлаган була инде ир, шуңа күрә, нидер эшләүне кирәк дип тә тапмый. «Без барыбер бергә озак яши алмас идек, бу аерылышуны нибары кичектереп кенә торыр идек. Әгәр кеше синең әниеңне үзенә бозым ясауда гаепли икән, ничек яшәп була? Берничек тә яшәп булмый», – ди Илдар.

Аерылышу факты белән чагыштырганда, үзен алиментка бирүләре турында белеп алу күбрәк хафага сала ирне. Моны берникадәр кимсетү итеп тә кабул итә Илдар. Үз баласына, бердән-бер кызына булышмыймы соң инде – акчасын да, бүләкләрен дә күчтәнәчләрен дә биреп кенә торыр иде. Тик элеккеге хатыны гына бу әйберләрнең берсен дә алмый. «Аларга бозым кертелгән. Син безгә бозымлы әйберләр китерәсең», – дип, кабатлап тора. Бераздан, кызын күрергә дип, Казаннан Чувашиягә кадәр килгән Илдарны да өйләренә кертми башлыйлар, ир үзенең баласы белән кафеларда гына, нибары бер сәгатькә генә күрешә ала торган була. – Ул бит минем балам. Минем аңа үземә ошаган киемнәрне кигертәсем, туган көненә биргән уенчык белән уйнаганын күрәсем килә. Алимент түләргә генә түгел, әти кеше баланы тәрбияләүдә катнашырга да тиештер бит?! Әмма миңа бу мөмкинлек юк. Хәзерге вакытта судлар бара, Диләне бүләбез. Мин кызымның үзем янында яшәвен телим, аны матди яктан да, башка яктан да тәэмин итәрлек бөтен мөмкинлегем бар. Баланың психикасын да бозып бетермәсеннәр дип, бик куркам, – ди Илдар.

Хәзерге вакытта, Илдар кызы белән айга кимендә бер мәртәбә булса да күрешергә тырыша. Анысына, өлешчә рөхсәт бар икән. Өлешчә дип, шуңа әйтә әңгәмәдәшем – каядыр барып, йөреп килү тыелган: Диләнең әтисе белән нишләгәнен бер яктан: Алия, икенче яктан элеккеге «теща» бик игътибар белән карап утыра икән. Аларын, үз чиратында, бозым сала күрмәсен, дигән шик сагайтадыр, бәлки…

ҖАВАП АЛЫП БУЛМАДЫ

Илдарның сөйләгәннәренә ышанмый мөмкин түгел. Аудиоязмасы, хатыныннан килгән смс-хәбәрләре – барысы да ул сөйләгәннәрдә аз гына да арттырулар булмавын раслый. Чынлап та, Алия үзенә бозым кертүләреннән бик курка кебек тоелды миңа. Аңа: «Сине бозалар», – дигән фикерне яхшы гына сеңдергәннәр, күрәсең. Психологиядә шундый төшенчә бар – ышандыру. Әгәр дә сиңа бер кеше килеп, алма – ул агулы җимеш, дисә, көлеп куярга, хәтта бәхәсләшә үк башларга мөмкинсең. «Син нәрсә әкият сөйлисең!» – дип, әйтик. Ләкин әгәр дус-ишләрең дә алманы агулы дип әйтәчәк икән, шуңа ышана башлыйсың да. Бу очракта да күрәзәчеләр әйткән сүзне ата-анасының да җөпләве, Алия өчен барысын да хәл итеп куймадымы икән?

Шулай да, дөреслек ул ике яклы була. Каршы якның фикерен дә беләсебез килде. Алиянең үзенә шалтыраттык, әмма ул сорауларыбызга җавап бирүдән баш тартты. Әле җитмәсә, бу язманы чыгармаска «киңәш итте».

– Минем бозымнар турында ишеткәнем дә юк, белмим дә. Сезгә берни дә сөйләмим, чөнки газетага минем турында язуыгызга каршымын. Исемнәрем күрсәтелмәсә дә, барыбер каршымын. Язма чыкса, сезне судка бирәм. Без аерылган, хәзер эш беткән инде. Кеше рәхәттән аерылмый, оршышып аерылыштык. Ничек кенә аерылсак та, мин бу хакта газетага язуларына каршы. Бернинди бозым турында белмим, ишеткәнем дә юк, – диде ул. Ә дәлил буларак китергән аудиоязманы игътибарга алмады, «Мин мондый сүзләр әйтмәдем», – дип кырт кисте.

– Ялган әйбер бит бу! Моны язган өчен мин сезне судка бирә алам!

Без судлардан курыкмыйбыз, үзебезнең хокукларны да беләбез, бирәсегез килсә – бирегез.

– Теләсә кем килеп теләсә нинди мәгълүмат бирсә дә сез аны язып чыгасызмыни?

Дөреслекне табар өчен, мәгълүматны төрле яклап тикшерәбез. Сезгә дә шалтыраттык бит. Сөйләгез. Форсаттан файдаланыгыз.

– Мин бозым турында берни әйтмәдем. Аудиоязмада минем сүзләр юк анда. Илдар моны миңа үч итәр өчен берәрсеннән сөйләттергән булырга мөмкин. Хәзерге заманда акча өчен бөтен әйберне дә эшләп була. Ул мине батырырга тели, мин хәзер батарга тиеш әллә? Илдар үзе бозым эшлиләр дип уйлый, үзе шулай тилергән ул. Аңа мин гаепле түгел.

Алия белән шуннан артык сүз сөйләшеп булмады. Аның әти-әнисе дә, кызларының тормышына кысылмауны сәбәп итеп, ни дә булса әйтүдән баш тартты.

Тагын бер кеше – бозымнар ясауда гаепләнүче кайнана белән дә сөйләшәсем килгән иде. Бу вакыйгалардан соң, болай да җитешле күз яше түккән кайнана безнең белән башта очрашырга риза булса да, соңыннан берни сөйләп тормыйча, бер хат кына бирде. Бу хатны ул заманында Алиянең әти-әнисенә атап язган булган.

«Кода, кодагый! Кеше рәхәткә чыдый алмый диләр, бик дөрес сүзләр икән. Бу сүзләр Алиягә кагыла. Миңа нахак сүз әйтеп рәнҗеткәнегез өчен Аллаһ каршында җавап бирәсегез бар әле. Үзегезнең сихерчеләр юлында йөрүегез белән дә каты җәза алачаксыз. Кодагый, син: «Безнең авылда сихерчеләр күп», – дип әйткән идең, шул исемә төште. Шулардан киңәш сорыйсыздыр инде, Аллаһ үзе сакласын. Кешене нахакка рәнҗетү бик начар ул. сез аны аңламыйсыз әле. Сезгә сак булырга, акылыгызга килергә, мәчеткә барып өшкертелергә кирәк. Сихер юлында булганчы, мәчет юлында булыгыз. Үзегез намазга басмасагыз, сездә беркайчан да тынычлык булмаячак. Кулына Коръән алып укыган кеше начар юлга басмас, кече хаталары булса да, олы хата – сихер юлында йөрмәячәк. Бу юлыгыз белән сез кызыгызны да бәхетсез итәсез.

Кода-кодагый, шулай итеп балаларны аерырга телисезмени инде?».

Үз вакытында, улы белән килене аерылышыр алдыннан язылган бу хатына бернинди җавап та алмаган каенана. Хәзер ул да, Илдар кебек үк, оныгы Диләне бер күрергә зар булып яши. Бу гаиләнең язмышы ни белән тәмамлануын, мөгаен, газетабызның киләсе саннарында тагын бер язарбыз. Хәзерге вакытта бала өчен көрәш – мәхкәмә утырышлары бара әле.

P.S.

…Ә шулай да, безнең халык нинди зирәк булган да, нинди хак мәкаль уйлап чыгарган: багучыга барма, бәла алма. Соңгы тиеннәреңне биреп ыштансыз калу – бәламени ул, менә бу очрактагы кебек, гаиләсез калсаң – нишләрсең?!

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии