Официант булу җиңелме?

Официант булу җиңелме?

«Элек студентлар укыганда өстәмә рәвештә эшләп йөриләр иде, хәзер алар эшләгән вакытта өстәмә укып йөриләр» дигән мәзәкне ишеткәнегез бардыр. Чынлап та, укыган вакытта эшләп карамаган студент бик сирәктер ул. Кемнедер тормыш шартлары моңа этәрә, кемнеңдер ата-аналарыннан мөстәкыйль буласы килә. Сәбәпләр төрле. Миңа да эшләп карарга туры килде.

Мине никтер официант эше үзенә җәлеп итте. Бик авыр кебек тә күренми иде. Шуңа күрә эш эзләгәндә күбрәк бу вакансиягә өстенлек бирдем. Бер-ике җиргә барып карадым, әмма мине эшкә алырга ашкынып тормыйлар иде. Сәбәбе – эш тәҗрибәм юк. Аннары студент булуымны да ошатмадылар.

Инде эшкә керә алачагыма өметем өзелгәндә, интернетта бер кызыклы гына игъланга тап булдым. Анда «Дон Итальяно» дигән ресторанга официантлар эзләүләре турында язылган иде. Студентларны да алабыз, эш графигыңны да үзеңә җайлы итеп төзеп була, дигәннәр. Кич белән эшләгәндә өеңә кадәр илтеп кую, бушлай ашату да каралган. Игъландагы номер буенча шалтыраттым, бер хатын-кыз трубканы алды. Бик ягымлы кеше булып чыкты, мине сөйләшүгә чакырды. Икенче көнне бу ресторанга юл тоттым. Анда мине менеджерга җибәрделәр. Ул анкета тутырырга, соңыннан стажировкага килергә кушты.

Стажировка башланды. Башта бүтән официантлар артыннан йөреп, аларның ничек һәм нәрсә эшләгәннәрен өйрәндем яки кунаклардан соң өстәлләрне җыештырдым. Шуны әйтәсе килә: бу официантларның беренче кагыйдәсе – ресторанга килүче кунак дип атала. Клиент дип әйтү дөрес түгел. Беренче көн бик тыныч үтте. Коллектив белән таныштым. Официант кыз миңа эшнең нечкәлекләрен, төп кагыйдәләрен сөйләде.

Икенче көнне башка официант кыз чыкты. Ул ягымлылык белән аерылып тормый иде. Башта барысы да тыныч кына үтсә, кич белән, официантлар әйтүенчә, «запара» башланды. Ягъни бөтен өстәлләр тулы иде диярлек. Официант кыз бер өстәлдән икенчесенә йөгереп йөрде. Миңа заказлар алырга ярамый, чөнки меню тапшырылмаган.

Бервакыт күзем әзер пиццага төште. Мин аны өстәлгә илтеп куярга булдым, теге кыз өлгермәгән, күрәсең. Бу пиццаны илткән өстәлдә ир белән хатын һәм аларның өч уллары утыра иде. Берничә минуттан анда утырган хатын мине үзләренә дәшеп алды:

– Нәрсә бу? Нишләп безнең пицца салкын? – дип сорады.

Башта югалып калсам да, аннары үземне кулга алып, пиццаны пешерүче егеткә илттем дә, җылытып бирергә куштым. Ризыкны кунакларга китергәч тә, хатын ярсып: «Мин сездән аны җылытырга сорадыммы соң?!» – ди, ә ире: «Безгә яңа пицца кирәк»,– дип кырт кисте. Нишләргә белмичә торганда, яныбызга менеджер килде. Барлык килеп чыккан проблемаларны алар чишә торган иде. Соңыннан әлеге кунаклар шикаять язып чыгып киттеләр.

Кунаклар чынлап та төрле була икән. Кайберсе гел борынын җыерып, сиңа дөньядагы иң түбән кешегә караган кебек карый. Мондый кешеләрнең балалары да бик «текә» була. Синнән дүрт тапкыр кече булса да, түбәнсетеп сөйләшә. Ә кайберләре, киресенчә, ихтирамлы. Һәм мине нәрсә гаҗәпләндерде: күпчелек очракта яшьләр олыларга караганда ихтирамлырак. Алайса гел яшьләрне тәртипсез дип күрсәтергә яраталар…

Мин монда үземә бик күп яңалыклар ачтым. Официант беркайчан да – ризыкны алып килгәч тә, савытларны җыйганда да – подносны өстәлгә куярга тиеш түгел. Һәрбер кофе төре аерым бер кагыйдәләр буенча бирелә. Официант ресторанны да чисталыкта тотарга тиеш. Идән-савытны җыештыручылар юса да, тузанны официантлар сөртә. Шулай ук безнең ресторанда ай саен генераль җыештыру үткәрелә торган булып чыкты. Дөресен генә әйткәндә, монда чип-чиста, хәтта кухняда да!

Коллективта кызык, яхшы, юмор хисенә бай кешеләр эшли. Пешергән вакытта җырлыйлар. Сүз дә юк, бик күңелле. Ә менә бергә эшләгән официант кызлар искитәрлек түгел… Менеджер булып менеджерлар да үзләрен һавалы тотмады. Алар, киресенчә, гел ярдәм итеп тордылар.

Бу эш бик «нервный» булып чыкты. Шул чакта гына официант эшенә стресска каршы тора алучы кешеләрне эзләгәннәрен аңладым. Минем нервылар түзмәде. Бер карасаң, бер дигән эш! Акча да кереп тора. Көненә 500 сумнан алып акча эшләп була. Икенче яктан карасаң… Иң яхшысы – әлегә тыныч кына укып йөрү дигән фикергә килдем.

Зилия ХӘБИБУЛЛИНА,

КФУ студенты

Комментарии