- 07.10.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №40 (7 октябрь)
- Рубрика: Дөнья бу
– Русиядә донорлык дәрәҗәсе, ул үсеш алган илләр белән чагыштырганда өч тапкыр түбәнрәк, – дип белдергән иде Татарстан Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов Казанда Русиядә иң эреләрдән саналган беренче плазма үзәген ачу тантанасында.
Бу узган елның декабрь урталарында булган вакыйга. Берничә атнадан соң республикада икенче плазма үзәге Саба районы Шәмәрдән бистәсендә ачылды. Алга таба Татарстанда барлыгы 12 плазма үзәге эшләр дип көтелә.
Тормышта кешене ни генә көтми. Авыру да сорап тормый, капыл гына килә. Коткарып калу өчен кан кирәк, дигән белдерүләргә юлыкмаган кеше бар микән?! Кан плазмасы нигезендә җитештерелгән препаратлар да бик кирәк. Баксаң, донорлык кешенең үзе өчен дә файдалы икән. Ул кан алыштырып үз сәламәтлеген дә ныгыта.
Саба районы Шәмәрдән бистәсендә ярты елдан артык эшләп килүче плазма үзәге инде шактый бай тәҗрибә тупларга өлгергән. Биредә кан плазмасын тапшырганнан соң, анализларны үз күзең белән күреп, сәламәтлегең хакында бушлай белешмә аласың. Каннан аерып алынган плазма препаратлар ясауга тотылачак, ә кеше үзе дә бу процедурадан соң организмын яңарта, “йоклаган” ресурслар уяна. Өстәвенә, әле үзәк тә донорны буш калдырмый, тиешле компенсациясен түли, чәйгә дәшә, плазманы даими тапшыручыларга бүләкләр тапшыра… Шәмәрдән плазма үзәге менеджеры Фәрит Хәбибуллин белән шул хакта сөйләшәбез.
—
Фәрит әфәнде, иң элек плазма доноры белән кан доноры арасындагы аерманы аңлатып китсәгез иде.
– Заманча медицинада канны тулысынча файдаланмый, аның аерым компонентларын аерып алып куллану киң кулланыла. Ягъни бу очракта кеше каныннан плазма гына алына. Шуңа да плазма доноры булу кан доноры белән чагыштырганда җиңелрәк, чөнки плазмаферез вакытында кан кире организмга кайтарыла. Югалткан плазманы организм 1-2 тәүлек эчендә үз ресурслары белән яңарта.
—
Плазманың һәр күзәнәге берничә авыруны дәваларга сәләтле, дип беләм.
— Бүген донорлар каны яисә плазма җитмәү сәбәпле, күп кешеләрнең тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч яный. Ә дәвалауда плазмадан ясалган даруларга әле альтернатива табылмаган.
Плазма — канның сыек өлеше, ул 92% су, 7% аксым һәм 1% минераль тозлар, гормоннар, витаминнардан тора. Ә плазмадагы аксымнарны — альбумин (55%), имунноглобулин (30%), кан оету факторлары (15%) тәшкил итә.
Безнең илдә гемофилия (кан оемау) чиренә каршы 8 һәм 9 оету факторлары җитештерелми. 2008 елда 2795 кг альбумин ясалган. Бу бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы киңәш иткән күләмнең 10%ын гына тәшкил итә. Яман шештә, организмда аксым алмашынуы үзгәргәндә, кардиологиядә, авырдан бала тапкан хатын-кызларга, тән пешү, бавыр дисфункциясе һәм кеше шок хәлендә булганда альбумин сорала. Күптөрле йогышлы чирләр профилактикасында файдаланучы имунноглобулиннар исә тагын да азрак — нибары 5%ка кына тәэмин ителгән. Кыскасы, кан препаратлары бүген бик күп очракларда бердәнбер дәвалау чарасы булып тора. Ә Русия плазма донорларына зур мохтаҗлык кичерә.
—
Бу бер безнең илгә генә хас түгелдер анысы.
— Бөтен дөньяда кан оету препаратларына мохтаҗ, гемофилия белән авыручы 20 мең кеше исәпләнә, аларның 20%ы гына тиешле дәвалауны ала ала. Кардиохирургия буенча 200 меңләп авыруга, тәннәре пешкән 120 мең авыруга иң кирәкле даруларның берсе — кан плазмасыннан ясалган аксым — альбумин кирәк. Дөньяда 10 мең ир-атның берсе гемофилия белән авырый. Русиядә авыручылар саны 7500гә җитә. Аларга ел саен кан оету факторлар концентратының 280 мл халыкара берәмлеге таләп ителә. Донорлар каны кирәк булган хирургик операцияләр елдан-ел арта. Кан плазмасы нигезендә эшләнгән препаратларга якынча 30 мең русияле мохтаҗ. Гемофилия чире булган 7500 кешенең 2500е – балалар. Авыручыларның статистикасы үзгәрми, димәк, аларның күбесе 32 яшькә дә җитми дигән сүз. Бу авыруны бер ай дәвалау өчен препаратларның бәясе 68 меңнән 160 мең сумга кадәр җитә. Әлеге препаратлар Русиядә җитештерелми, бары тик чит илләрдән кергәннәре генә кулланышта.
Бөтендөнья күләмендә кан плазмасыннан ясалган препаратларга ихтыяҗ елына якынча 20%ка арта һәм бу тенденция киләсе унъеллыкта сакланыр дип көтелә.
Бүген илдә кан плазмасы нигезендә җитештерелә торган препаратлар күләме сәламәтлек саклау оешмаларын канәгатьләндерми. Күп препаратлар Русиядә җитештерелмәгәч, 60-80%ы чит илдән кертелә.
—
Кан препаратлары җитмәү проблемасын хәл итәр өчен, нинди чаралар күрелергә тиеш соң?
— Без нәкъ шул проблеманы хәл итәр өчен эшлибез дә. 2010 елда “Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел буе округы кан препаратлары сыйфаты экспертизасы һәм донор плазмасын фракцияләүне тикшерү медицина үзәге” (“РОСПЛАЗМА”) базасында Киров шәһәрендә кан плазмасы препаратлары җитештерүче завод ачылачак. Киров шәһәре Русиянең Европа өлеше уртасында урнашкан булуы сәбәпле сайланды. Проект буенча завод елына 600 тонна плазма эшкәртә ала. Әлеге технологиягә Русиядә һәм Көнчыгыш Европада аналоглар юк. Мондый заводлар Европада нибары – 4.
Шушы завод өчен Киров, Пермь, Кострома, Түбән Новгород өлкәләрендә, Татарстанда, Мари Иле Республикаларында плазма үзәкләре челтәре ачылды һәм әле алга таба да ачылачак.
— Алга таба Татарстанда барлыгы 12 плазма үзәге эшләр дип көтелә. Ни өчен ул республикада икенче булып Шәмәрдәндә ачылды?
— Шәмәрдән дә нәкъ Киров шәһәре сыман, Татарстанның төньяк өлешендә үзәктә урнашкан. Шәмәрдәнгә Арча, Балтач, Кукмара районнары якын. Саба хакында әйтеп тә торасы юк.
—
Донор булырга теләгән кеше эшне нәрсәдән башларга тиеш?
— Ул иң элек үзәккә килеп теркәлә. Анда анкета тутыра, тән температурасы белән кан басымын үлчәтә. Аннан табиб потенциаль донорның гомумхәлен тикшерә. Беренче көнне донордан кан 8 мл күләмендә анализга алына. Анализлар Киров шәһәренә озатыла. Атна-ун көннән соң, без донорны плазмаферезга чакырабыз. Бу процесс мәшәкатьлерәк булса да, Кировта канның һәр күзәнәге тикшерелә — бу инде донорның үзе өчен бик файдалы мәгълүмат. Уйлап карасаң, бер анализ хөкүмәткә 1700 сумга төшә. Анализлар яхшы булса, плазма үзәге хезмәткәрләре потенциаль донорны плазмаферезга чакыра. Бу процесс якынча 40-45 мин бара. Плазманы аена ике тапкыр тапшырырга мөмкин, ләкин плазма бирү арасы 6 айдан артмаска тиеш.
—
Ә кем донор була ала соң?
— 18 яшьтән узган, авырлыгы 50 кгнан арткан һәрбер сау-сәламәт кеше донор була ала. Донор булу өчен санитария-эпидемиология үзәгеннән йогышлы чир белән авыручы кеше белән контактта булмаган дигән белешмә алырга кирәк (ВИЧ, гепатит В,С белән авыручылар, даими рәвештә наркотиклар кулланган, тәртипсез җенси тормыш алып барган кешеләр донор була алмый).
—
Русия законнары буенча донорга нинди социаль ярдәмнәр бар?
— Хезмәт кодексының 186нчы маддәсе буенча донор кан биргән көнне 1 көн өстәмә ял итәргә тиеш. Бу ялны ул үзе теләгән вакытта яисә отпускка кушып ала ала.
Плазма биргәч, донор безнең үзәктә шоколад, печенье белән кофе эчә ала, донорга тагын 320 сум компенсация түләнә.
—
Димәк, плазма доноры булу ул кемгәдер файда китерү генә түгел әле, үзеңнең сәламәтлегеңне дә кайгырту дигән сүз бит.
— Эволюция буенча Кеше кан югалтуга яраклашкан. Бу безнең күпьеллык тарихтагы сугышлар, яңа ачышлар һәм башка төрле вакыйгалар белән бәйле. Яралану, җәрәхәтләнү нәтиҗәсендә кешеләр күп кан югалткан. Бүгенге көндә кан югалту еш була торган хәл түгел. Ә инде туры килгәндә организм үзенә бертөрле стимуляция ала, яңара, йоклаган ресурслар уяна. Бу процесс физкультура белән шөгыльләнүгә тиң. Шуның өчен донорлык сәламәт яшәү рәвешенең бер тармагы булып тора. Донорларның организмы кан югалтуга күбрәк яраклашкан. Димәк, ул куркыныч хәлләр туган очракта үзен мобилизацияли ала, дигән сүз. Шуңа күрә хәрбиләргә, милиция хезмәткәрләренә, машина йөртүчеләргә һәм башка җәрәхәт алу куркынычы янаган профессия вәкилләренә донор булырга тәкъдим ителә.
Озын сүзнең кыскасы, плазма бирү — дәвалау функциясен дә үти. Плазма белән зарарлы һәм балласт матдәләр югала. Организм яңара һәм сәламәтләнә. Шул ук вакытта син плазма тапшырып, киләчәктә кемдер гомерен дә саклап каласың.
ДОНОРЛАР НИ ӘЙТӘ?
Лиза Нәбиева (2 атна саен килеп, 8 тапкыр плазма тапшырган):
– Авыруларга ярдәм итәргә кирәк. Кан тапшырганнан соң, җиңеләеп китәсең, яңа туган кеше сыман яши башлыйсың.
Рәзит Шәйхетдинов (3 тапкыр):
– Мин моңарчы да кан бирә идем. Беренче кан тапшыруымның тарихы күңелгә кереп калган. Корсаклы яшь хатынны бала тудыру йортына алып бардым. Аңа кан кирәк булды. Сабада яраклы кан тапмадылар. Минем группа туры килде дә шунда беренче тапкыр кан тапшырырга булдым. Шул хатынга ярдәм итүем аннан соң да кан тапшыра башлауга китерде. Менә хәзер плазма үзәгенә йөрим, үзем өчен дә, башкаларга да файда китерәм.
Илнур Фазылҗанов (8 тапкыр):
– Кан алмашсын, яңарсын өчен, монда киләм, аракыны да туктаттым. Шәп тәэсир итте бу. Кызыксынып килүем аның белән генә тәмамланмады. Тагын бер-ике егетне монда алып килдем. Бер шешә каныгызны түгел, ә бары кан плазмасын гына алалар, дидем. Акча өчен дип килмим. Хикмәт анда түгел, акчам җитәрлек. Үземне сәламәт хис итәргә ярдәм итә, шул ук вакытта плазма тапшырып, башкаларга да булышам, дигән сүз.
Альберт Нәбиев, мактаулы донор (1982 елдан бирле 60 тапкыр кан тапшырган), төзүче:
– Плазма тапшырганнан соң, үзеңне яхшы хис итәсең. Биредә тәртип, җиһазлар уңайлы, мохите үзенә тарта.
Илнур хәзрәт Газизов, Эзмә авылы мәктәбе мөгаллиме, имам-хатыйб (10нчы тапкыр килүе):
– Килүемнең төп сәбәбе — башым әйләнә иде. Хатыным белән киңәштек тә бирегә килдем. Печән чапканда да, бәрәңге утыртканда да плазма тапшырдым. Шул җитә калдымы, баш әйләнүем туктады, даруларны да читкә алып куйдым. Плазма ике атнадан ике атнага бирелеп барыла. Менә кан алмашуы дигән нәрсә бар. Хатын-кызларда бу табигый рәвештә алмашынып бара, ир-атларда андый нәрсә юк. Шуңа бигрәк тә ир-атлар кан тапшырырга тиеш дип беләм. Биредә шулай ук бик ипле психологик микроклимат: зур хөрмәт күрсәтәләр. Чәйгә, кофега дәшәләр. Плазманы берничә тапкыр тапшырганнан соң, футболка, бейсболка кебек символик киемнәр дә бирәләр. Аллага шөкер, дин рөхсәт итә. Инде артымнан улым һәм энем, файдасын күреп, бирегә даими йөрүче донорларга әверелде.
P.S.: Плазма тапшырырга теләгәннәр өчен Шәмәрдәндәге плазма үзәкнең адресы: Саба районы, Шәмәрдән бистәсе, Фрунзе урамы, 6б. Тел.: 3-33-13, 3-33-63.
Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ.
Комментарии