- 07.09.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №35 (5 сентябрь)
- Рубрика: Дөнья бу
Болгавыр елларда киллер яллап кеше үтерү белән бандитлар шөгыльләнә иде, хәзер мондый җинаятьләр юк дәрәҗәсендә. Аның каравы, туган туганны юк итәргә заказ бирү очраклары очрап тора. Шундый явызлыклар турындагы сериалларны карый, булган хәлләр турында ишетә торгач, замана зәхмәте әбиләргә дә йога башлаган ахыры. Чаллыда яшәүче 73 яшьлек карчык үз кызын теге дөньяга озату өчен җанкыяр яллаган әнә…
Сигезенче дистәне ваклаган дигәч тә, картаеп бөрешкән кеше түгел икән ул үзе. Оперативниклар ут уйнатып йөрүче, бик күпкә яшьрәк күренә торган апа, диләр аның турында. Шулай булмый ни, өшәнгән, тузган адәм баласы кеше гомерен кисү турында түгел, үз чирләрен җиңү турында уйлый ул.
Ике кызы бар икән Ак калада яшәүче бу ак әбинең. Шуларның берсен, әкияттәге усал кайнана кебек, кечкенәдән үк яратып бетермичә каккан, ә үсеп җиткәч, аралары тагын да суынып, хәтта дошманлашып ук киткәннәр болар. Шулай да, үзенең фатирын яраткан кызына түгел, ә бәлки яратмаганының кызына, ягъни мәсәлән, оныгы исеменә яздырган, ди. Ләкин тора-бара үзенең бу адымының ялгыш икәнен аңлап алып, әлеге ялгышны төзәтергә була.
Ошбу уйлар тикмәгә генә килмәгән замана әбиенә. Эш шунда ки, фатирны балигъ булмаган бала мөлкәтенә күчергәч, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр турындагы счет-фактура һәм башка шуның ише язулардан әбинең исем-фамилиясе юкка чыга. Төрле намуссыз бәндәләр аркасында торакларыннан колак кагып, сукбайлыкка чыккан бичаралар турында сериалларны күп күргән әби теге өнәп бетермәгән кызын чакырып фатирны яңадан үзенә күчертүне таләп итеп олы борчуга сала. Кызының торак мәсьәләсе хәл ителде, дип куанып йөргән ханымга бу бер дә ошамый инде. Аннан соң, бу үтә мәшәкатьле вә четерекле эш бит әле.
Олы кешенең теләген үтәмичә дә булмый. Ләкин дөнья куа торгач, әлеге бурычка вакыт тимичә, гел кичектерелеп килә. Карчык моны үзенчә аңлап, чынлап торып һөҗүмгә күчәргә була, ягъни мәсәлән, кызын үлемгә хөкем итәргә карар кыла, ә моның өчен үтә астыртын һәм яшертен рәвештә киллер эзләргә керешә. әлбәттә, криминаль даирәләрдә үз кешеләр рәтеннән булмаганга, бу аның өчен җиңел булмый. Ләкин тырышкан таба, ташка кадак кага, дигәндәй, бер бандитны очрата. Кызының кайда яшәвен дә үзе барып күрсәтә. Кайчан кайтуын, китүен дә әйтеп бирә һәм ошбу «хезмәт» өчен 27 мең сум вәгъдә итеп теге әзмәвернең кулын кыса. Исәп-хисапны мәетнең фотосурәтен күрсәткәч ясарга килешеп «дуслар» аерылыша.
Ниһаять, көтелгән көн дә килеп җитә. Киллер ГЭС бистәсендә яшәүче 73 яшьлек заказчыга аның Яңа шәһәрдә торучы, төгәлрәге, торган кызының юк ителүен раслаучы дәлил–канга баткан мәет фотосын күрсәтә. Әни кешенең кем әйтмешли, бер кылы да селкенми. «Текә» егетләр кебек сөйләшенгән сумманы чыгарып сала, шул мизгелдә кинәт берничә ир-ат әйләнәсендә кала. Әби җүләр түгел, капкынга эләккәнен тиз төшенә: киллер дигәнең Чаллыдагы «Үзәк» полиция бүлеге оперативнигы булып чыга.
Өлкән яшьтәге кешенең киллер ялларга йөрүе турында мәгълүмат алгач, шушы рольне уйнарга туры килә аңа. Ул бер хәл, әнисенең нияте турында аның кызына да җиткерергә туры килә. Гаҗәпләнүенең чиге булмый аның: «Барысын да көтәргә мөмкин иде, ләкин бу кадәресен түгел», – ди ул ачынып. Ләкин корбан ролен башкарырга риза була. Карчыкны зарарсызландырырга кирәк бит. Кетчупка буялып фотога төшерәләр аны.
Әбигә карата РФ Җинаять кодексының «Үтерү» дигән кырыс маддәсе буенча эш кузгатыла. Әлбәттә, җинаять ахырына кадәр җиткерелмәгән дип санала. Шулай да, моның өчен иректән мәхрүм итү каралган. 73 яшьлек кешегә карата нинди хөкем чыгарылыр икән? Гомумән, ул беренче көннәрдә үк уңайсызлыклар тудыра. Әлеге маддә буенча гаепләнүчеләр, кагыйдә буларак, тикшерү барышында сак астында тотыла. Судья аның карт булуын исәпкә алып, аны зинданга ябарга яхшысынмыйча, кул куйдырып, иреккә чыгарырга дигән карар кабул итә. Хәтта аның гаебен танымавына да карамый.
Бусын дәлилләве кыен булмас кебек. Чөнки киллер-заказчы сөйләшүләре яздырып барылган. Фотолар да бар. Акча түләү факты документлаштырылган. Иң мөһиме – явыз карчык зарарсызландырылган. Шулай да хөкем бик кырыс булмас, әби шартлы срок белән котылыр дигән өмет бар.
Наил ВАХИТОВ.
Чаллы.
Комментарии