- 07.09.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №35 (7 сентябрь)
- Рубрика: Дөнья бу
Татарстан Президентының гаеттә катнашуы, зур ифтардан соң, җәмәгатьчелек игътибары Мәскәүгә юнәлде. Анда бер гасырлык тарихи татар җәмигъ мәчетен сүтәргә тотындылар.
ЯСАЛМА СӘБӘПЛӘР, ЯКИ КАВКАЗ ЭЗЕ
1904 елдан бирле туктамый эшләп килүче мәчет Мәскәү тарихында икенче. Ул үз чорында татар байлары Ерзин һәм Әгиевлар акчасына салына. Һәм агымдагы елның сентябренә кадәр үзенә барлык мөселманнарны сыендыра, хәтта ки мәчетне динсез Совет чоры да сындыра алмый, ул коммунистлар режимында да Аллаһка гыйбадәт урыны булудан туктамый. Ә хәзер нәрсә һәм кемнәр сәбәп булып тора мәчетнең сүтелә башлавында?
Мәсьәләне аңлар өчен Совет чорыннан соң башланган дини яңарыш тарихына игътибар бирергә кирәк. Мәчет үзенең эшен тагын да җанландырып җибәрә. Алай гына түгел, мәскәүлеләр сөйләвенчә, бу урында чын дини татар тормышы кайнаган. 1987 елда Русия баш мөфтие Тәлгать Таҗетдин үзенең шәкерте Равил Гайнетдинне Мәскәү Җәмигъ мәчетенә җибәрә. Равил Гайнетдин шуннан 1994 елда Тәлгать Таҗетдин рәислек иткән бүгенге Үзәк Диния нәзарәтеннән аерылуын белдерә, һәм тора-бара Русия Мөфтиләр Шурасын оештыра. Шуннан Үзәкләштерелгән бердәм мөфтият таркала башлый, кайбер төбәкләр дә бу «үрнәк»не якын күрә. Инде соңгы елларда Равил хәзрәт: «Кавказ республикаларының бер башлыгы: «Татарча вәгазь сөйләмә», – дип әйтте, шуннан бирле без вәгазьне русчага күчердек», – дип ачыктан-ачык белдерде. Имамнар телендә әйтсәк, Равил Гайнетдин урынлы да, урынсыз да Кавказ халкының хокук яклаучысына әверелде.
Инде татар телен бетерүдән, хәзер мәчеткә күчик. Иске мәчет урынына яңасын салырга Дагстаннан олигарх Сөләйман Кәримов акча бүлеп бирә.
Инде мәсьәләгә ачыклык керә башлаганнан бирле, татар җәмәгатьчелеге, кай тарафтан гына булмасын, Равил Гайнетдиннең бу гамәлләренә катгый тискәре фикер белдерде. Әмма милләттәшләренең сүзләре Русия Мөфтиләр Шурасы рәисе Равил Гайнетдиннең сул колагыннан кереп, уң колагыннан чыккан, күрәсең. Ул Мәскәүнең тарихи Җәмигъ мәчетен мыскыллап: «Ул бернинди мәдәни мираска ия түгел», – диде. Бу урында әйтергә кирәк. 2008нче елның июнендә «Москомнаследие» каршындагы тарихи-мәдәни экспертлар советы тарафыннан мәчеткә мәдәни мираска ия объект, дип аңа сакланырга тиешле статус бирелә. Ярты ел үтүгә, ягъни 2009нчы елның гыйнварында һәйкәлләрне саклау тарихында һәм практикасында бик сирәк очрый торган гамәл башкарыла – Москомнаследие үзе мәдәни мирас дип кабул иткән карарның көчен бетерә. Бер дә сәер түгел, әле 2008нче елда гына мәчетнең тарихи-мәдәни мираска ия булуын тәкрарлаган Равил Гайнетдин җитәкләгән Русия Аурупа өлеше Диния нәзарәте ярты елдан фикерен үзгәртә һәм мәдәни мирас исемлегеннән алып ташлау инициативасы белән чыга.
Әмма алай гына түгел, гасыр буе туктамый эшләгән мәчет никтер авария хәлендә кала, баксаң, без Равил Гайнетдин авызыннан: аның фундаменты юк, идәннәре фанердан тора, янгын куркынычы яный һәм иң мөһиме: мәчет кыйбладан 700 чакрымга (!) тайпылган икән, дигән сүзләр ишетә башладык. Югыйсә, алайса ни өчен гаетләрдә, җомгаларда бу мәчеткә мөселманнарның керүенә рөхсәт бар?! Мөфтинең мантыйгына ышансаң, монда меңләгән кеше гомере куркыныч астында кала бит. Әйтергә кирәк, 2004нче елда мәчет реставрацияләнгән һәм монда Татарстан казнасыннан да байтак акча бүленеп бирелгән. Гафу итегез, әмма мәчетне сүтүгә сәбәп булган ясалма сүзләргә гади мөселман да ышана алмый.
ҖӘМИГЪ МӘЧЕТЕ КОРБАН БУЛЫП КАЛА
Яңа мәчет салу Мәскәү мөселманнары өчен зур вакыйга, табигый. Әмма 20 елдан артык Мәскәүдә мөселманнар оешмасын җитәкләп, бер мәчет тә салдыруга ирешә алмаган Равил хәзрәтнең бу гамәле күпләр өчен серле һәм сәер булып кала. Санкт-Петербург һәм Русия төньяк-көнбатыш өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Җәгъфәр Пончаев безгә болай дип аңлатты: «Мәчетне сүтә башлау, безне шикле уйларга этәрә. Ул анда эшләде, Мәскәүдә яңа мәчет салырга 11 урын бирделәр, шуның берсен дә файдалана алмады. Мәчет урынына яңаны китереп куйды, хәзер җимерергә сәбәп булды. Аңа акча бирделәр, шул кешеләр хәзер мәчетне ишүне таләп итә».
Мәчет ике-өч тапкырга зуррак итеп салынса да, бу Мәскәүдәге вәзгыятьне берничек тә үзгәртми. Узган ел 100 меңләп, быел исә 50 мең халыкны җыйган мәчет тирәсе, яңа мәчет салынса да, бу халыкны үзенә сыендырып бетерә алмый.
МӘСКӘҮ ТАВЫШЫ: ГАЙНЕТДИНГӘ ТАТАР КИРӘКМИ!
Без бүгенге көн вәзгыятен ачыклап, Мәскәү татар җәмәгатьчелеге белән аралашырга булдык.
«ИДАРӘСЕН КАЛДЫРА, МӘЧЕТНЕ ҖИМЕРӘ», – ди Отрадный мәчете имам-хатыйбы Мәхмүт Вәлитов.
– Халык белән мәслихәт кылмады, халыкның ачуын чыгарды. Аның эшләре тукталып куюы да бар. Ул кеше фикерен чуалттыра торган эш кыла. Акылы булса, эшчеләрне чакырып, мәчетне җимермичә, башка якка бераз күчерер иде. Иске мәчет безнең өчен кадерле, яңасы салынса да, ул калырга тиеш. Аңа мәчетне бетерергә генә кирәк. Әзрәк уйланса иде, Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) мәчетен җимермәделәр. Безнең Мәскәүдә дә тарихи мәчетләр булырга тиеш. Ул халык белән сөйләшмичә, үзенекен генә эшли. Күршеләр, бабайлар белән мәслихәт кылмый, гомумән, аның эшчәнлеге безнең өчен шәхси һәм яшерен булып кала. Ул җомгада күренми, арттан гына кереп качып утыра.
Аның кыйблага дөрес карап урнашмаган, дип кеше башын бутавы бер төрле сәясәт кенә. Идарәсенә тимиләр, тарихи кыйммәткә ия булган бинаны җимерәләр. Совет чорында бу мәчетне җимерергә ирек бирмәделәр. Миңа борчылып дистәләрчә шалтыратулар килә.
«ГАЙНЕТДИН ДАИРӘСЕ ТАРКАЛА БАРА», – ди Мәскәү шәһәре Үзәк округы милли мохтәрият рәисе Марат Фәйзуллов.
Мәскәү татарлары Равил Гайнетдингә инде күптән үз фикерләрен белдереп торды. Ул кирәкмәс эш белән шөгыльләнә, чөнки Мәскәү татарлары тарафыннан Гайнетдин һәм аның даирәсенә карата тискәре реакция булачак. Бу турыда Равил Гайнетдин һәм аның киңәшчесе Фәрит Әсәдуллин белеп тора. Мәчетне сүтү буенча Гайнетдиннең урынбасары Дамир Гыйззәтуллин чыгыш ясый. Аның уе ниндидер, әмма җаваплылыкны аңа да йөклиләр. Беркөнне Мәскәү Ислам университеты ректоры Марат Муртазин белән аралашкан идем, аңлавымча, ул да каршы. Шулай булгач, Р.Гайнетдин тирәсендә таркалу күзәтелә. Чөнки аның даирәсендә берәүләр риза, икенчеләр каршы.
Ә Р.Гайнетдин ягының мәчет агач фундаментта тора, дип аңлатулары – аңлашылмый, чөнки безнең бабаларыбыз биналарын яхшы таш фундамент белән салган. Мондый сәбәпләр – фәкать уйдырма.
«ТАТАР ХАЛКЫН ТУФРАГЫ БЕЛӘН САТТЫ», – ди Санкт-Петербург һәм Русиянең Төньяк-Көнбатыш өлеше Диния нәзарәте рәисе мөфти Җәгъфар Пончаев.
– Үткән ел Татарстан Президенты Рөстәм әфәнде кабул иткән вакытта Гайнетдин дә бар иде. Анда да әйттем: «Татар халкы Мәскәүдә туфрагы белән сатыла», – дип. Бу мәчетне безнең бабайлар төзегән, бүгенгә хәтле ул анда эшләде, анда кеше булды. Әгәр мәчетне бетерә икән, ул имам түгел, дин кешесе түгел. Алладан кайткан кеше мәчетне сүтә. Кем Аллаһыны танымады, коммунистлар, атеистлар ишә. Динсезләрнең эше бу. Бигрәк тә безнең татар халкыбызга авыр. Хәзер анда мәчетне таудагылар кора. Безнең татар халкын туфрагы белән сатты.
Ул, мәчетне кәгъбәтулладан 700 чакрым читләшкән, ди, ә яңа салына башлаган мәчет кая карый алайса? Ул кешене алдый, яңа мәчет искесе кебек бер дәрәҗәдә карап тора.
80 елда мәчет янында Олимпийский комплексын төзегән вакытта коммунистларның нияте – мәчетне ишү иде. Бабайлар мәчетне шунда да саклады. Моннан ике ел элек мәчет архитектур-мәдәни истәлек, дип санала иде. Шуны тарихи мирас булудан чыгарды. Татар конгрессы үз сүзен әйтергә тиеш.
«ГАДИ МӨСЕЛМАННАР КАРШЫ» – ди «Россия» радиосы журналисты Тимур Уразбахтин.
Гади мөселманнар мәчетне җимерүгә катгый каршы. Бу безнең тарихи бина, милләтебезнең йөзек кашы. Гомумән, дини яктан да, бернинди кыйммәткә ия булмаган сәбәп табып, мәчетне сүтү — нормаль хәл түгел. Бу инде хәл ителгән, иҗтимагый көчләр генә бераз үзгәртергә мөмкин. Шул ук вакытта «Сокольники»да бәйрәм намазын оештырулар – безгә, Мәскәү мөселманнары өчен, гаҗәп сөенечле хәл. Мәскәү мөселманнары өчен бәйрәм намазларын уку зур кыенлыклар тудыра. Күпме еллар узды, беренче тапкыр шундый яхшы шартларда бәйрәм намазы укылды. Әгәр Үзәк Диния нәзарәте бәйрәмне шулай үткәрүгә ирешкән икән – бу аларның эшчәнлеге хакында сөйли.
КАЗАН ДӘШМИ
Мәчетне җимерү фикеренә инде бөтен Русия күләмендәге мөфтиятләр каршылык белдерде. Моңарчы бу турыда үз сүзен әйткән татар конгрессы, Татарстан мөфтияте, Татарстан үзе мәсьәлә кыза башлагач, берсе дә рәсми мөрәҗәгать белән чыкмады, гәрчә 2004 елда мәчеткә реставрация ясатканда Татарстан казнасыннан байтак акча бүленеп бирелсә дә.
Имеш, шундый сүзләр дә бар, Гайнетдин бу атнада башланган Казан халыкара мөселман кинофестиваленә кунакка килгәч, Миңнеханов белән сөйләшү булачак. Шуңа да, Казан әлегә дәшмәсә дә, тиздән аның да тавышы чыгуы көтелер.
15 ЕЛДА ЭШЛӘНМӘГӘННЕ 1 ЕЛДА ЭШЛӘҮ
Шул ук вакытта минем үземә 30 августта гает намазы вакытында Мәскәүдә булырга туры килде. Гает намазыРусия башкаласының 4 мәчетендә генә түгел, ә тарихта беренче тапкыр мәчеттән тыш урында – «Сокольники» паркында урнашкан павильонда да укылды. Бәйрәм намазына мең ярымга кадәр халык җыелды. Мөселманнар үзләрен уңайлы хис итсен өчен павильон урынында Сүриядә эшләнгән махсус камыш келәмнәр җәелгән, мөнбәр һәм 500 машиналы парк булдырылган иде. Мөселманнарның чагыштырмача аз катнашуы сәбәбе итеп, бәйрәм чарасының беренче тапкыр һәм мөселманнар өчен гадәти булмаган урында үткәрелүен телгә алсалар, икенче яктан, бәйрәмгә ныклы реклама булмавы да йогынты ясагандыр.
Иң элек татар телендә, аннан рус телендә дәвам иткән вәгазьдә мөфти Әлбир хәзрәт Крганов бәйрәм намазының мәчетләрдән тыш, башка урыннарда да укылуы шәригать ягыннан рөхсәт ителгәнлеген билгеләп үтте. Ул Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисен: «Мөселманнар өчен бөтен җир йөзе мәчет санала», – дип мисал китерде.
Моңарчы Мәскәү мөселман өммәте бәйрәм намазларын асфальтта, тротуар, трамвай юлларында укыды. Әле агымдагы елның башында гына оешкан Мәскәү мөфтияте бу проблеманы берникадәр чишү юлын гамәлдә тәкъдим итте. Моны күзәтүчеләр 15 ел эчендә бер мәчет сала алмаган җирле мөфтият (Русия Аурупа өлеше Диния нәзарәте. – А.Ш.) белән чагыштырганда, Русия Үзәк Диния нәзарәтенең мөселманнар белән актив эшли башлавын күрсәтә, дип белдерә. Русия Үзәк Диния нәзарәтенең Мәскәү мөфтияте оештырган бу чара киләсе зур бәйрәм намазларында да, аерым алганда, Корбан гаетендә дә оештырылыр, дип көтелә. Шулай ук, Мәскәү мөфтие Әлбир Крганов җирле хакимиятнең мәчетләр салу мәсьәләсен аңлый дип белдерде.
Айзат ШӘЙМӘРДӘН,
Казан-Мәскәү-Казан.
ТАТАР МӘЧЕТЕ КЕМГӘ КОМАЧАУЛЫЙ? ,

Комментарии