Мөлкәт кемнеке булырга тиеш?

Узган атнада газетабызда «Илһам Шакиров туганнары: «Фатирда безнең хак та бар» дигән язма чыккан иде. Каршы якның да фикерен сораштык. Мәрхүмнең ярдәмчесе Илһам Хаҗиев бу язмада язылганнарга үз сүзен әйтте.

«КӨНЕНӘ ДҮРТ ТАПКЫР АШАТТЫМ»

– 1990нчы елларда Илһам Шакиров ялгыз калды. Аның хәле бик мөшкел иде. Үзе белән дә, үзе тирәсендә дә нинди хәлләр майтарылуын аңлый алмаслык иде. Күзендә катаракта булды – ике операция ясаттык. Фатиры өчен түләнмәгән – проблема өстенә проблема иде. Мин аңа шул вакытта әйттем: «Абзый, тәртип булачак. Син миңа ышан гына», – дидем. Моның өчен барысын да эшләдем. Эшләдем шулай итеп – Илһам абый өчен республикада беркем дә кызармасын. Һәм ул безнең гаиләдә рәхәтләнеп, төп герой булып яшәде.

Егерме елдан артык вакыт үткән. Әгәр теләсәләр, Вакыйф та, Разия апалар да аны үзләренә алып китә алырлар иде, яки гаиләләрен ташлап, үзләре Казанда яши алырлар иде. Әгәр, тупас кына итеп әйткәндә, алар сөйләгәнчә, абыйдан сидек исе килсә, «Начар тәрбияли», – дип, прокуратурага язсыннар иде. Абзыйдан да бәхетле кеше булмады. Минем өйдә чисталык, абыйның өендә дә нәкъ шулай булды. Мин аның өенә ун көнгә бер табиб чакыртып тора идем. Ринат Ибраһимов кебек кешеләр даими килеп торды, анда атна саен кунак каршыладык без. Көненә дүрт тапкыр ашаттым, ике ел ярым күтәреп йөрдем. Читтән караганда гына күренми, ә болай коточкыч хезмәт бу. Кайда булды соң якын туганнары? Нишләп аларга кирәк булмады, нишләп минем гаиләгә генә кирәк булды? Ел ярым элек Разия апа килгән иде. Ул Зөһрә Шәрифуллина белән дус икән. Кайткач әйткән: «Хаҗиев булмаса, абзый үлгән булыр иде инде, без бик рәхмәтле аңа», – дип. Хәзер бер ел эчендә фикерләре үзгәргәнме?

«Күрмәгәндәй солы печеньесы ашады», – дигәннәр. Абзый көненә дүрт мәртәбә ашады. Әле кайбер ризыкларын блендердан икешәр мәртәбә чыгарып ашата идем, чөнки аның үңәчендә бүсерләре бар иде. Кешеләр бу хакта белмәде дә, ә аны шуның аркасында ике мәртәбә табиблар үлемнән коткарып калды. Мин Илһам абыйның ни өчен болай солы печеньесы ашавын аңлата да алам. Альцгеймер авырулы кешене утырттырып тору, ашату өчен нәрсә белән дә булса кызыксындырырга кирәк. Бәләкәй баланы ашаткан шикелле. Солы печеньесын ул суга җебетеп, бәбиләр кебек ашый иде. Туганнары янында тыныч кына озаграк утырсын, борчылмасын өчен ул печеньены ашаганда сүз әйтмәдем. Чөнки Альцгеймер авырулы кешеләрдә агрессия дә җитәрлек – ул әйберләрне алып ташлый башларга да мөмкин. Мин аның нечкәлекләрен үзем генә беләм – сигез еллап авыртты ул шушы авыру белән.

Узган елның октябрендә Илһам Шакиров реанимациядә ятты. Бертуган абыйсы Кыяметдиннең балаларыннан башка, аның янына бер туганы да килмәде. Мин: «Эх абый, әйдә тырышыйк әле! Яңа елны каршылыйк», – дим. Абыйны чыгардым больницадан, Яңа елны матурлап каршыладык. 8 ел минем үз өемдә кунганым, гаиләмне дә юньләп күргәнем булмады. Гел Илһам Шакиров янында булдым. Иртән өйгә кайтып, киемемне алыштырам да, кире китәм… Ләкин аны җиренә җиткереп карадым. Үлгәч, юарга Мәрҗәни мәчетеннән муллалар килгән иде. Тәнендә озак ятудан чиләнгән урыннар булмауга шаккаттылар. Чөнки Илһам абый соңгы елларда инвалид коляскасына калган кеше иде. Башын бәрсә дә, аллергиясе булса да, бармагын сындырса да, хәтта министр аркылы табиблар чакырта идем. Туганнары Чаллыда килеш карап утырып кына моның нинди хезмәт икәнен аңламас, аны үзе авыру караган кеше генә аңлый, – дип сөйли Илһам Хаҗиев.

Авыру карау, милек бүлешү мәхкәмәләре үзенең дә сәламәтлеген какшаткан. «Неврологиядә дәваланам, бөтен нервлар беткән. Барысы бергә җыелды. Нәрсә булып бетсә дә, мин үземне бәхетле итеп хис итәм. Атна саен абзыйның зиратына барам – алар барамы юкмы әле анда – зур сорау астында», – дип белдерде ул әңгәмәбез вакытында.

«АВЫРУ КАРАУ ҖИҢЕЛ ТҮГЕЛ!»

Хаҗиев үзенең мәшһүребезне ничек тәрбияләвенә күпләр шаһит иде, ди. Нәфис сүз остасы, Татарстанның халык артисты Рәшит Сабиров мәсәлән, шундыйларның берсе. Газетабызның узган санында чыккан язманы укыганнан соң, аның да әйтер сүзләре җыелган:

– Зәйнәп апаның улы Вакыйф Гәрәев, Хаҗиев белән Илһам Шакировны мин таныштырды, дигән. Мин таныштырмадым аларны. Ләкин таныштырган булсам, бик зур эш эшләгән булыр идем. Милләт, татар халкы һәм Илһам абый алдында. Чөнки Хаҗиев егерме елдан артык Илһам Шакировны карады, тәрбияләде, бер туганнары да алып китеп карамады. Илһам Шакиров – зур җырчы, аны каравы җиңел түгел, зур җаваплылык сорый. Аның холкы да шактый авыр иде. Шушыңа чыдап торып, ул аны карады һәм үзенең дә ярты сәламәтлеге бетте. Илһам Шакиров үләргә ике-өч ай кала, мин Мәдәният министры Ирада Әюпова белән Яшел Үзән районы Норлат авылына мәдәният йортын карарга бардым. Һәм шунда ул әйтте: «Мин әле генә Илһам Шакировта булып кайттым, бик караулы (ухоженный) ул», – диде. Бу – министр сүзе. Әйе, ул чисталыкта, пөхтәлектә яшәде. Монда Разия ханым әйткән: «Мин юып чыгардым, еллар буе юмаган шикелле иде фатиры», – дип. Бу дөрес әйбер түгел. Илһам Хаҗиев, үзе дә бик чиста егет ул, аның хатыны да бик чиста. Алар бик карадылар, бик чистарттылар. Разия ханымның әйткәннәре министрның «караулы иде» дигән сүзләренә каршы килә.

Әлбәттә, мин аларны аңлыйм – Илһам Шакировтан калган фатирны бүлешеп, аз гына булса да акча эшлиселәре килә. Ә нигә алып китеп карамадылар соң? Менә мин үз әниемне ун ел карадым. Үзем ваннада юа идем, үзем ашаттым. 87 яшендә үлде. Паркинсон белән авырган, кашык тотып ашый, башын да кашый алмаган карчыкны мин ун ел карадым. Минем дә бит туганнарым булды – бишәү булдылар, гаиләләре дә булды. Бер генә атнага булса да, алып китеп берсе дә карамады. Фәүзия Бәйрәмова бервакыт язып чыкты – атаклы бер профессор үзенең әнисен картлар йортына алып барып куеп, ул әни шунда үлә. Узган ел атаклы шагыйрә, шулай ук, картларны карый торган, бөтен шартлары булган больницада үлде. Кызы: «Әни, минем сине карарга вакытым юк», – диде һәм әнисен алып барып куйды. Әйе шул, өлкән яшьтәге авыру кешене карарга вакыт һәм сабырлык кирәк. Теләк кирәк. Ай авыр карау!

Разия ханым, Хаҗиев безне Илһам Шакиров янына кертми иде, ди. Ә нигә кертмәгәч, полициягә мөрәҗәгать итмәгәннәр, судка бирмәгәннәр? Әгәр абыеңны алып китеп чынлап торып тәрбияләргә уйласаң, монда беркем каршы килә алмый, – ди ул.

Татарстанның халык артисткасы Зөһрә Шәрифуллина да, фатир өчен судлашып йөргән туганнарны аңламавы хакында сөйли:

– Кем караган, мөлкәте шуныкы булырга тиештер. Баланы да бит, тапкан түгел, баккан ана, диләр. Илһам абый беркайчан да ялгызлык тоймады, аны Хаҗиевлар гаиләсе үз итте. Мал-мөлкәт кирәк булса, туганнарына алданрак килергә кирәк иде – Илһам абый исән вакытта. Алып китеп, яки килеп карасыннар иде, шул чакта фатирга дәгъва итүләре дә гадел булыр иде.

Илһам абый халкыбызның бөек шәхесе. Аны карау – җаваплы эш. Без аның белән бергә эшләдек: холкы да үзенчәлекле иде. Холкына туры килердәй кеше генә карый алыр иде аны. Һәм бу кеше Хаҗиев булды. Соңгы елларда Илһам абый коляскада утырды. Хаҗиев аны урамга алып чыкты, күтәреп утыртты, күтәреп яткырды. Җиңел булмагандыр.

Мин туганнарының барысын да хөрмәт итәм, аларга каршы түгелмен, ләкин монда гаделлек җиңәргә тиеш. Илһам абыйның рухын болай рәнҗетү кирәк түгел минемчә, – диде җырчы «Безнең гәҗит»кә.

«АБЫЙ ЯНЫНА КЕРТМӘҮ БУЛМАДЫ»

Илһам Шакировның туганнан туган сеңлесе, Кыяметдин абыйсының кызы Руфия ханым Зарипова белән сөйләштек.

– Хаҗиев Илһам абый янында 25 ел булды. Юкка түгел, абый да аны якын иткән, якын итмәсә шул вакыт эчендә кырында тотмас иде. Ул һәрвакытта да авырмады бит, сәламәт вакыты да булды. Теләге булса, сәламәт вакытында калдырган булыр иде ул фатирын теләгән кешесенә. Хаҗиевның абыйны каравында безгә – Кыяметдин балаларына: өч абыйга һәм миңа катнашырга туры килде. Ул һәрвакытта да киңәшләште. Телефонымнан карасагыз, көн саен хисап җибәреп тора иде. «Менә, ашадык. Менә, юындык. Менә, чәчтараш килде». Соңгы көнгә кадәр шулай булды. Һәм без аның хезмәтенең нинди икәнен беләбез. «Илһам абый больницада ята, хәле начар», – дип, гел чакырып торды. Килгәч, кертмәү кебек әйбер мәңге булмады. Авырмаган вакытында Илһам абыйның ишеген үзең теләгән вакытта ачып кереп булмый иде. Аннан рөхсәт сорарга кирәк иде. Разия апаларның: «Хаҗиев кертмәде», – диюе шул вакытлар булмадымы икән. Әйтик шалтыратабыз Хаҗиевка: «Без Илһам абый янына киләбез бүген». «Ярар, килегез», – ди. Киләбез, ул безгә әйтә: «Бик кәефе юк әле, Руфия, әйдә бер-ике сәгать көтеп торыйк, тынычланып китә ул. Аннан соң керербез», – дип. Илһам абый бик гади кеше түгел иде ул. Аның гади булмаска хакы да бар иде. Шуңа күрә андый вакытларда керә алмау – Хаҗиев түгел, абый үзе кертергә теләмәүдән булды.

Без анда соңгы вакытларда атна саен булдык, хәле начарлангач, янына керү өчен Илһам абыйның фикерен сорап торырга кирәк түгел иде чөнки. Илһам абыйның шундый гадәте бар иде – бер күлмәк кия дә, соңыннан искерсә дә салмый иде. Аңа яңа кием кигертү бик авыр иде. Ә менә бу соңгы өч елында, инде ни кигәнен дә белми башлаганында сез аның нинди матур күлмәкләр кигәнен күрсәгез! Хаҗиев хезмәте бу. Бөтен киеме өр-яңа иде. Дөрес, ул авырды. Аның авыруы шундый, памперс та киде, шуңа анда ниндидер ис булгандыр, ләкин ул пычракта яшәмәде. Соңгы елында Илһам абыйның янында 24 сәгать торырга кирәк булды. Чөнки күтәреп йөртергә, күтәреп утыртырга, яткырырга кирәк. Шул вакытта Хаҗиевка әйттек: «Үзеңә генә авыр. «Сиделка» алыйк. Көнгә ике сәгать булса да ял итәрсең, акчасын үзебез түләрбез», – дип. Башта риза булды, соңыннан ике сәгать узгач шалтырата: «Юк, Руфия, мин моңа риза түгел, ничек карар бит әле ул чит кеше аны – белмим. Мин аны чит кеше кулына калдырып, соңыннан тынычлап йөри алмам», – диде. Без күрдек аңа физик яктан авыр булуын, ләкин шушы очракта да «сиделка»га риза булмады.

Хаҗиевнең гаиләсе минем өчен Илһам абыйның гаиләсе ул. Илһам абыйның үз гаиләсе, балалары булмады. Ләкин ул Хаҗиев булганга ялгыз түгел иде. Әле дә Илһам Хаҗиев белән көн саен шалтыратышып торабыз. Без аңа рәхмәтле. Мин бик өметләнәм, суд гадел карар чыгарыр.

АЛАЙ ТҮГЕЛ, БОЛАЙ ДА БУЛЫРГА МӨМКИН…

«Безнең гәҗит» Илһам Шакировның судка мөрәҗәгать иткән туганы Вакыйф Гәрәев мәнфәгатьләрен яклаучы адвокат Гүзәл Валеевага да мөрәҗәгать итте. Ул безгә түбәндәгеләрне аңлатты:

Элеккеге совет чорында суд карары законлы көченә керми торып, суд эшләре турында матбугатта язу рөхсәт ителми иде. Бәлки, дөрес тә булгандыр бу кагыйдә. Хаҗиев һәм аны яклап сөйләүчеләр, алар сүзеннән чыгып язучы журналистлар бу эшне яктыртканда бер нәрсәгә күз йомалар. Хаҗиев җырчыны карамады, дип Вакыйф та, аның адвокатлары да бер сүз дә язганнары да, әйткәннәре дә юк. Бары тик шуны гына аңлатырга телибез: Хаҗиев Илһам Шакировны үз теләге белән алынып карый һәм, әлбәттә, бу бары тик Илһам Шакиров матди һәм физик яктан авыр хәлдә булганлыктан, аңа яхшылык итү максатыннан чыгып кына башкарылмый. Хаҗиев хезмәтенә күрә матди файдасын да, мактаулы дәрәҗәсен дә аз күрмәгән, дип саный җырчының туганнары. Тукай һәйкәле янындагы Николаевка урамындагы 3 бүлмәле фатирны Хаҗиев гаиләсенә күчереп кую шуның бер дәлиле. Бу фатирны үз гаиләсенә күчергәннән соң, республика җитәкчеләренә барып, Илһам Шакиров фатирсыз калды дип, шәһәр үзәгеннән 2 бүлмәле яңа зур фатир сорап алу да шул турыда исбатлый. Бу чорларда Илһам абыйның керемнәре дә аз булмый. Ул әле концертлар белән күпләгән чыгышлар ясый. Аңа спонсорлар зур-зур бүләкләр бирә. Бергә яшәгәннәр икән, Хаҗиев та алардан файдаланмый калмагандыр. Илһам абый үзе акылга камил, исән вакытында Хаҗиевка шәһәр үзәгендәге икенче яңа фатирны биреп калдырмаган икән, димәк, аның моңа ихтыяры булмаган, дигән нәтиҗә ясап була.

1990нчы елларда Илһам Шакиров үзе белән дә, үзе тирәсендә дә нинди хәлләр майтарылуын аңлый алмаслык иде, дигән Хаҗиев. Аның мондый халәте суд тарафыннан бары тик 2017нче елда гына танылган бит. Әгәр дә Илһам Шакиров 90нчы еллардан бирле үз мәнфәгатен үзе якларлык хәлдә булмаса, аның шәһәр үзәгендәге Николаев урамында урнашкан өч бүлмәле фатирын да Хаҗиев гаиләсенә күчерү законсыз булырга тиеш бит, бер уйласаң. Әмма безнең як болай дип бармый. Ул фатир караганы өчен булган дип, бу фатирга дәгъва да белдерми. Ә инде җәмәгатьчелекнең җырчының исемен күңелсез вакыйгалар белән бәйлисе килми икән һәм моның болай килеп чыгуында аның туганнарын гаеплиләр икән, шуны әйтәсе килә: журналистларны Хаҗиев үзе иң беренче булып алып килде суд утырышына. Хәтерем ялгышмаса, җырчы исән вакытта ук аның күңелсез авыру халәтен тасвирлап, интервьюлар биргәне бар. Җырчының судка мөрәҗәгать иткән туганнарының максаты – мирас милеге бүлүдән бигрәк тә, бөек җырчыны туганнары карамый ташлап киткән дигән версиянең уйдырма булуын исбатлау. Суд тикшерүе әле башланды гына, дәлилләр ни күрсәтер. Мин үз чиратымда юрист буларак, бу эшнең хисле тыкшынулардан башка, тыныч хәлдә, дәлилләргә нигезләнеп кенә үтүен теләр идем. Шулай булганда законлы карар кабул ителер, дөреслек торгызылыр һәм мәрхүмнең рухы да тынычлыкта ятар.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии