95 кешенең язмышы, сер саклап, җир астына китте

95 кешенең язмышы, сер саклап, җир астына китте

Арча районы, Иске Чүриле авылында туганнар каберлеге барлыкка килде. Биредәге чиркәүдә моннан 12 ел элек табылган кеше сөякләрен җирләделәр. Үз чиратында Арча хакимияте, җәсадларны өйрәнер өчен, фәнни җәмәгатьчелекне җәлеп итеп карый. Чөнки аларның килеп чыгышы, мәетләрнең кемнәр икәнлеге бүгенгә кадәр ачыкланмаган иде. Белгечләр өйрәнә алганмы? Берәр нәтиҗәгә килгәннәрме? Якынча 95 кеше сөяге эзе буйлап, без Арча төбәгенә юл тоттык.

ШОМЛЫ ЧҮРИЛЕ

XIX гасырда салынган Иске Чүриленең таш чиркәве Совет елларында эшләми. Ул ашлык саклау урыны булган. 1990нчы елда гыйбадәтханә җирле христианнарга кайтарыла. Чиркәү тирәсендә бик күп имеш-мимешләр, риваятьләр яшәгән. Шуларның иң киң таралганы – хәзинәләр саклануы турында. Һәрхәлдә, Совет чорында авыл халкы шулай дип ышанган. Тик 12 ел элек чиркәүне төзекләндерү максатыннан эшчеләр пәйда булгач, барысына да нокта куела. Хәзинә көткән халыкны гыйбадәтханәдә алтын-көмеш түгел, ә кеше сөякләре каршылый.

Кеше калдыкларына, чиркәүнең идән астын тикшерә башлаганда, Яшел Үзәннән килгән монахлар юлыга. Подвал идәннән түшәмгә кадәр тулысынча балчык белән капланган була. Шуны чистартканда, бер-бер артлы сөякләр чыга башлый. Ахыр чиктә 95 җәсад табыла. Шуннан таралып ятмасын диеп, руханилар җирне иләп, сөякләрне бер урынга урнаштырган. Алар фотода аермачык яхшы күренә. Җәсадлар, җир белән катнашып, бик нык яшерелгән була. Подвалдан барлыгы 16 «КамАЗ» машинасы кадәр балчык чыккан.

– Без сөякләрнең ничек табылганын, аны подвалдан ничек чыгарганнарын карап тордык, – дип уртаклаша башлады әлеге вакыйганың шаһиты «Арча хәбәрләре» газетасының авыл тормышы бүлеге мөхәррире Ильяс Фәттахов. – Алар арасында кеп-кечкенә бала башлары да бар иде. Аларның башларында тишекләр күренде. Пуля эзенә охшаган иде.

Бу тема белән кызыксынып, Чүриле авылына беренче килү генә түгел. Быелның апрель азагында безгә бу подвалга кереп, фотога төшерергә мөмкинлек булды. Безне Иске Чүриле авылы җирлеге башлыгы Гөлнара Заһидуллина озатып йөрде.

– Моңа кадәр халык бу кеше сөякләре турында берни белмәгән иде. Җәсадлар табылгач, мәгълүмат туплый башладык. Күпме генә өлкәннәр белән сөйләшсәк тә, берни белешә алмадык, – диде Гөлнара Заһидуллина.

Чыннан да, авылдагы өлкәннәр белән сөйләшү бернинди нәтиҗә бирмәде. Халык хәтерендә берни сакланмаган.

– Бу беренче генә очрак түгел, моңа кадәр кеше сөякләре Арчада күп чыкты, – дип өсти журналист Ильяс Фәттахов. – Бу илдә мондый хәлләр гаҗәп түгел. Кеше сөякләре канау казыганда да табылган иде.

Шулай да җирле халык сөйләвенчә, чиркәүгә бәйле сәер хәлләр булып торган. Совет заманында хәтта тәрене тартып төшерә алмыйлар. Кәкрәйгән хачның рәнҗеше дә төшми калмый. Чиркәүнең тәресен төшергәндә, аның кешесе егылып үлә. Тора-бара туганнарына да каргыш тиеп, нәсел корыган.

Сүз уңаеннан, Чүриледән 4-5 чакрымда Казансу елгасы ага. Аның текә ярында шурф, мәгарә юллары сакланган. Кайбер риваятьләр буенча, җир астындагы серле татар шәһәре нәкъ шунда урнашкан. Казанны Явыз Иван яулап алгач, имеш, татарларның бер өлеше шунда качкан. Шулай ук 1918нче елда Казанда кызылларга каршы торган аклар җиңелгән вакытта әлеге мәгарәләрдә алтын яшерәләр. Әмма бу хәлләрнең кеше сөякләренә берни катнашы булмаса да, әлеге төбәкнең шундый серле, сәер хәлләргә бай булуын күрсәтә.

ӨЧ ТАРИХИ ВЕРСИЯ

Озын сүзнең кыскасы, ярты ел элек районның яңа хакимияте галимнәргә җәсадларны өйрәнү тәкъдиме белән чыкты. Җәй көне сөякләрне тикшерергә археологлар да килгән.

– Археологлар кеше сөякләрен күздән генә йөртеп чыкты, – ди Иске Чүриле авылы җирлеге башлыгы Гөлнара Заһидуллина. – Монда балаларның баш сөякләре бар икән, яшүсмерләр дә күренде, дип әйтте белгечләр. Якынча бу кешеләр 100 ел элек үлгән булырга тиеш. Сәбәбе нәрсә булырга мөмкин икәне турында берни әйтә алмадылар.

Сөякләрнең биредә табылуына рәсми мәгълүмат юк. Шуңа да фаразлар ясарга гына кала. Бу уңайдан без Арча төбәген өйрәнүче тарихчы Рәшит Галләм белән очраштык. Ул өч тарихи версия китерде.

Беренчесе – чиркәү урынында элек зират булган. Гыйбадәтханәне салган вакытта чыккан сөякләрне идән астында калдырган булулары мөмкин. Икенчесе – ә бу төп фаразларның берсе – Октябрь революциясеннән соң, 1920нче елда игенчеләр восстаниесе, ягъни сәнәкчеләр күтәрелеше корбаннары булуы ихтимал.

– Хәрби коммунизм нигезендә, дәүләт продразверстка кертә, – дип дәвам итте тарих фәннәре кандидаты Рәшит Галләм. – Игенчеләрдән «артык» ашлыкны тартып ала башлыйлар. Крестьяннарның соңгы икмәкләренә кадәр алып, аны Кызыл Армия файдасына җибәрәләр. Хәтта ки орлык игеннәрен дә җыялар. Крестьяннарның ачуы килә һәм бөтен төбәкләрдә игенчеләр восстаниесе башлана. Алар хәтта Арчага поход белән баралар. Әмма власть бу хакта алдан белеп алып, монда Кызыл Армия гаскәре китертә. Сәнәкчеләрне пулеметлар белән каршы алып, фетнәне бастыралар. Восстаниенең бер бастыру нәтиҗәсе буларак, массакүләм сөякләр барлыкка килмәдеме икән? Ягъни кешеләрне атып, аларны тиз-тиз генә чиркәү подвалына кертеп тутырмадылармы икән, дигән фараз барлыкка килә.

Өченче фараз итеп тарихчы-галим Рәшит Галләм чиркәүнең эшләүдән туктаган чоры – 1930нчы елны китерә. «Ул вакытта гыйбадәтханә рухание атып үтерелгән. Баш күтәргән диндар православие вәкилләрен дә шулай үтермәгәннәрме икән?» – ди ул. Әмма моны раслый торган бер генә документ та юк һәм җирле гади халык хәтерендә дә берни сакланмаган.

КЕШЕ СӨЯКЛӘРЕН ӨЙРӘНЕРГӘ РАЙОН АКЧАСЫ ҖИТМӘГӘН

Бу җәсадлар турында бернинди мәгълүмат булмау һәм аларны балчык белән күмеп, чиркәү идәне астына яшерү – беренче чиратта, кайчандыр зур җинаять кылыну турында сөйли. Икенчедән, республиканың төрле урыннарында кеше сөякләре чыкса да, мондый гадәти булмаган сәер хәл сирәк очрый торган күренеш. Шуңа да бу мәсьәләне өйрәнергә зур игътибар бирелергә тиешле сыман. Бу кеше сөякләре кайдан барлыкка килергә мөмкин? Гомумән, бу кемнәрнең җәсадлары? Барлык сорауларга да җитди өйрәнү, дөресрәге, химик анализ ясау җавап табарга ярдәм итәр иде. Әмма фәнни җәмәгатьчелек әлеге кеше сөякләренә битарафлык күрсәткән.

– Белгечләрне, галимнәрне чакырып караган идек, ләкин кызыксынучы булмады, – дип аңлатты Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев. – Җитди тикшерү үткәрер өчен зур акчалар кирәк. Безнең бюджетта бүген андый акчалар юк. Архивта берәр материал табылса, тикшерербез дигән идек. Анда да бернинди мәгълүмат чыкмады. Нинди дә булса югалган кешеләр турында да берни юк. Минем өчен алар кеше сөякләре генә түгел, ә кешеләр. Шуңа күрә алар, беренче чиратта, кешечә җирләнергә тиеш.

ЧУКЫНДЫРЫП, ЯСИН ЧЫКТЫЛАР

Инде соңгы тапкыр Чүрилегә килүебез шушы сәер һәм серле кеше сөякләрен җирләүдә катнашу өчен иде. Иң элек чиркәү рухание җәсадлар җирләнәчәк урынны үзләренчә аруландырып чыкты. Чукыну һәм башка йолалар башкарылуга, атакайлар читкә китте. Алдынгы рәткә, Коръән сүрәләрен укып, Арча имам-мөхтәсибе чыкты. Җирләүне берьюлы ике дин – христиан һәм ислам йолалары белән башкаралар. Бу толерантлык бәрабәренә түгел, ә җәсадларның әлеге дә баягы кем булуын ачыклый алмауга бәйле. Ни дисәң дә, кеше сөякләре арасында мөселман да, христиан да, башка дин вәкиле дә булырга мөмкин.

– Русмы, татармы, мөселманмы, христианмы – без аларны дин буенча күмәргә тиешбез, – дип гади генә аңлатты Арча районы имам-мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйләҗев. – Аллаһы Тәгалә алдында изгелекләре бардыр, авырлыклар күргәннәрдер, шуңа да без үз бурычыбызны башкарырга тиешбез.

Подвалдан чыгарып, агач тартмаларга тутырылган кеше сөякләрен җир куенына салдылар. Туганнар каберлеге өстенә бер дин символикасы да куелмый. Бары истәлек тактасы тора. Шулай итеп, якынча 95 кешенең язмышы хәзер серне җир астында саклый. Мөгаен, якын арада гына аларның кем икәнлегенә җавап табылмас әле.

Айзат ШӘЙМӘРДӘН.

Казан – Арча – Казан.

Комментарии