Шартлады да шом салды

Өйдә идем. Көндезге беренче яртылар тирәсендә шартлау тавышы сискәндерде, аннан соң нидер ишелгән сыман тавыш ишетелеп алды. Унынчы каттагы балконыма чыгып карасам, безнең йортка җылы бирүче котельныйдан тузан-төтен күтәрелә. Булган бу, мәйтәм, дер-дер калтырап утырасылар бар икән…

Ошбу төтенле күренешне югарыдан күзәтеп тору шактый гына мавыктыргыч шөгыль булса да, бүлмәгә кереп, “04” телефонын җыйдым.

– 2нче Даурия урамындагы котельный шартлады, сезгә хәбәр итүче булдымы әле, – дим мөмкин кадәр тынычрак итеп.

– Юк, без берни белмибез…

Авария хезмәте операторы бик оператив кыз булып чыкты үзе. Күз ачып йомганчы хәвефле объект урынын да, минем адрес, фамилия, телефон номерын да белешергә өлгерде. Ә мин, трубканы кую белән, әлбәттә ки, тамаша карарга ашыктым. Озаклап торырга туры киләсен шәйләп, иңгә җылы куртка да элдем. Балконыма чыгып карасам, ни хикмәт, төтен таралган, тузан басылган, бина урынында исән-имин басып тора. Котельный аръягыннан эш киемендәге биш-алты ир-кеше чыкты, берни булмагандай тыныч кына үтеп китте. “Ашыктың, ахры, картлач, “ложный вызов” ясап, юкка тавыш чыгардың”, – дип, үз-үземне әрләп тә куйдым. Ләкин авария хезмәте алдында оятлы вә гаепле булып калу турындагы күңелсез уйлар тиз таралды. Чөнки биек тимер морҗа торбасына күз төште: җил юнәлешенә карап һава торышындагы булачак үзгәрешләрне чамалау мөмкинлеге бирүче төтен туктап калган иде…

Ул арада шул урамнан, ягъни котельныйның безгә күренми торган ягыннан үтеп баручы улым шалтыратты. “Безгә килеп торырга хәзерләнегез, котельныегыз шартлаган сезнең, пыялалары коелып төшкән”, – ди бу. Ярым шаяртып әйтсә дә, күңелдә туа башлаган шөбһәне көчәйтте тагын. Ыгы-зыгы да озак көттермәде: янгын сүндерү, машиналары килеп туктады.

Хәлнең җитди икәнлеге тәмам ачыкланып, тәрәзә-форточкаларны ябу кебек фатирдагы җылыны саклауның иң гади чараларын башкаргач, яшерен-батырын түгел, ваннага кереп баштанаяк юынып та чыктым әле. Кайнар суны бер туктатсалар, кайчан бирерләр әле тагын, мәйтәм, файдаланып калырга кирәк. Дөнья күргән кеше буларак, цивилизация казанышларыннан берникадәр ваз кичеп торырга туры киләчәгенә тәгаен ышанган идем инде. Ни могҗиза, бу юлы алай булмады.

Ләкин бусы соңрак ачыкланды. Аңа кадәр теге оператор кыз тагын шалтыратып, миңа урынсызрак булып тоелган сораулар ирештерә-ирештерә шартлауны кайдан, ничек күрүемне белешергә кереште. Сизеп торам: кызыйны болар түгел, башка нәрсә кызыксындыра. Берәр сәгатьтән аңладым: ашыгычлык белән адресымны, дөресрәге, урам исемен ялгыш язган икән. Турыдан-туры сораса, әйтмәс дип уйлаган, күрәсең. Безнең халык шикләнүчән, сүзе булыр, мәшәкате чыкмагае дип, билгесез булып калырга тырышучан. Теге “ялган вызов” турындагы шик тугач, “Ник кенә адресны әйттем икән”, – дигән уй үземә дә кереп чыкты бит, каһәр.

Ошбу шалтыратуның сере тиз ачылды. Бермәл өйдә телефон түгел, домофон телгә килде. Бу юлы ир кеше тавышы: “Мин авария хезмәтеннән. Сезне күрәсе бар иде”, – ди. Аптырап калсам да, сорау биреп тормастан: “Унынчы катка күтәрелегез”, – дип төймәгә бастым. Эш кешесе ашыга иде. (Үзем “04” хезмәтеннән булмагач, фамилия, адресларын сорарга базмадым). Ошбу итагатьле кеше иң алдан, хәбәр иткән өчен рәхмәт әйтеп кулымны кысты да: “Сездән башка шалтыратучы булмады бит”, – дип гаҗәпкә калдырды. Ә мин телефоннары уттай кызгандыр, дип уйлап йөрим үземчә. Бактың исә, берәүгә дә кирәк түгел икән котельный.

Ир-егет рәхмәт әйтер өчен генә килмәгән булып чыкты. Беренче һәм бердәнбер хәбәр салучы булгач, миңа “мөрәҗәгать итүче” дигән “дәрәҗә” бирелеп, әлеге вакыйга документларындагы “Заявитель” дип язылган җиргә имза салу вазифасы йөкләнә икән. Шушы бурычны үтәгән чакта, адресымдагы урам исемен буташтыруларын шәйләп алдым да инде.

“04” хезмәте вәкиленең минем белән озын-озак ләчтит сатып вакыт уздырырга исәбе юк иде. Ләкин абзагыз да төшеп калган кешеләрдән түгел. Ниндидер бер-ике минут эчендә төгәл, кыска сораулар биреп, көн үзәгендәге мәсьәләгә ачыклык кертүче шактый тулы мәгълүмат алып өлгердем бит тәки. Ягъни мәсәлән, котельныйда ни булганын, хәзерге вакыттагы оператив вәзгыятьнең ничек икәнен һәм, иң мөһиме, безне коммуналь уңайлыклардан өлешчә мәхрүм итү куркынычының ни дәрәҗәдә кискен торуын белешә алдым.

Шулай итеп, 27 октябрь 12 сәгать 32 минутта “04” хезмәтенә коточкыч хәбәр килеп ирешкән. Чыннан да, шартлау булган, безнең йортларга җылы өреп торучы эшче казан сафтан чыккан, шартлау дулкыны кирпеч бүлгеләрне (перегородка) аударган, тәрәзә пыялалары урамга очкан, бәхеткә, пешкән, имгәнгән кешеләр юк. Күрәсең, вакыты булганга, газ җиһазлары операторы кебек ияләре объектны калдырып киткән чак туры килгән.

Оператив хезмәтләр шартлауның сәбәбен тәгаенләү белән мәшгуль. Террорлык акты турындагы фараз кире кагылган. Беренче урынга “кеше факторы”, безнеңчә әйткәндә, вазифаи затлар гаебе чыккан. Бәхеткә, котельныйга күптән түгел генә реконструкция үткәрелгән һәм авария очрагы өчен махсус рәвештә тагын бер газ казаны куелган. Шуны тоташтыру эшләре бара, ди. Моның өчен 3-4 сәгать вакыт сорала икән. “Ләкин җылы кимиячәк, чөнки запас казанның куәте кимрәк”, – диде дә эш кешесе тагын бер рәхмәт ирештереп саубуллашты һәм лифтка кереп, күз уңыннан юк булды.

Пенсионер кешенең әллә ни эше юк. Искә төшкән саен батареяларны капшап, кайнар су кранындагы температураны “үлчәп” йөри башладым. 3-4 сәгать узды, әмма әллә ни үзгәреш сизелми, фатирдагы “һава торышы” да искечә. Кичкә таба котельныйның “тәмәкесен көйрәтә” башлавы, ягъни морҗасыннан сыек кына төтен чыгуы шәйләнде. Бу инде запас казанга җан керде дигән сүз.

Һәрдаим сүгеп, яманлап торылучы торак-коммуналь хезмәте күрсәтүче оешмалар да тиз эшли ала икән бит. Кулга каләм алуның да төп максаты гомер бакый җылы сүз ишетмәгән шушы һөнәр кешеләренә рәхмәт ирештерү булды. Караңгы төшә башлау белән, котельный тирәсендә дә утлар кабынды. Бернинди арттырусыз, төне буе эшләде алар. Иртән исә корым утырып каралып беткән тәрәзә пыялалары урынына яңалары куелып, бина ыспайланып киткән, узган көндә булган хәлләрнең эзе дә калмаган иде.

Шулай итеп, минем сагаюларым юкка булып чыкты. Ә менә 86нчы мәктәп, 8нче гимназия һәм шул тирәдәге урта махсус уку йортларында укучыларның өмете акланмады. Җылы булмау сәбәпле берәр көн ял итәргә хыялланган булгандыр алар. “Эфир” каналы әлеге вакыйганы “ЧП” дип атап, мондый мөмкинлек барын бик тәфсилләп аңлатты бит. Әлбәттә, укучыларны “шатландыру” белән генә чикләнмичә, гадәттәгечә, зурдан кубып сөйләп, Танкодром микрорайоны халкына бик тырышып шом иңдерде. Хәер, әлеге сюжет көтелгән нәтиҗәне бирмәгәндер, дип уйлыйк, чөнки алар сөйләгән вакытта өстәмә казанның җылы бирә башлавын хәбәр итеп, биек торбадан ак төтен чыга иде инде.

Гомумән, әлеге “ЧП” урынына шатланышып килеп җиткән журналист халкы бик ишле булганга охшаган. Чөнки сенсацияле хәбәрләр башка мәгълүмат чараларында да күп чыкты. Аларга җавап йөзеннән әйтәсе килә: юк, “ЧП” булмады, шәһәрнең авария хезмәтләре гадәттән тыш хәл килеп чыгуга юл куймады. Бу хакта язучы, сөйләүчеләр генә булмады. Чөнки теманың “кыздырылган” ягын, тискәре фактларны яктыртырга яратабыз шул.

Теге торбадан чыккан төтен җилнең төньякка таба борылуын күрсәтә башлады. Димәк, көннәр суытырга тора. Мондый шомлы хәлләр башка булмасын иде. алда озын, салкын кышлар бар бит…

Н.ВАГЫЙЗОВ

Комментарии