- 06.11.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №43 (З ноябрь)
- Рубрика: Дөнья бу
Милициянең участок инспекторы эше тавык чүпләп бетергесез, дисәң дә артык булмас. Көн саен дистәләгән хәбәр, мөрәҗәгать килә. Барысын да тикшереп, чара күрергә кирәк.
28 октябрь иртәсендә “Вишневский” милиция бүлегеннән өлкән лейтенант Александр Галиев тә берничә заявка ала. Мәсәлән, Әхтәмов урамында бер егетне төнлә канга батырып тукмап ташлаганнар, әнисе аны хастаханәгә озата, милициягә гариза язып киткән. Александр Николаевич әни кеше белән телефоннан сөйләшеп, вакыйга турында белешеп ала. 20 яшьлек егетне кыйнау гына түгел, чишендергәннәр, аяк киемнәренә кадәр салдырганнар, кесә телефонын алганнар икән. Ханым исә күршедә яшәүче “алкаш-төрмәче” эше генә дип бара. Егетләр кичтән бергә булган чөнки. Димәк, “төрмәче”не тоткарларга кирәк.
Ләкин кичекмәстән Әхтәмов урамына чыгып китәргә мөмкинлек юк әле. Куркынычрак җинаятьтә шикләнелүче икенче бер бәндәне тотып кайтасы бар. Анысы Совет районында яши, күрше “Гвардия” милиция бүлегендә дә мәгълүм зат. Шуңа күрә алар ярдәменә таянырга кирәк. Ләкин тиздән берәр сәгатькә кичектерелеп торган Әхтәмов урамындагы вакыйга, көтмәгәндә, алгы планга чыга.
Эш шунда ки, А.Н.Галиев “Гвардия” бүлегенә оператив дежурный бер исерек хулиган белән әңгәмә корган мәлдә килеп керә. Үз мәшәкатьләре хәттин ашкан булса да, сөйләшүне игътибарсыз калдырмый. Чөнки сәрхуш Әхтәмов урамындагы хәлләр турында бәян итә һәм алар гариза язган ханым сөйләгәннәргә туры килеп тора. Сораштыра башлагач, участковый әлеге кешенең төнлә булган вакыйгага катнашы булуын, ким дигәндә, шаһит икәнен ачыклый.
Бусы бер хәл. Тиздән чүп өстенә чүмәлә өелә башлый. Күңеле йомшаган сәрхуш, “чишелеп” китеп, үзенең Чуйков урамында яшәүче әбисенең үтерелүен дә әйтеп сала. Һәм Әхтәмов урамындагы кыйнашлы талау һәм карчык җанын кыюны яңа төрмәдән кайткан Женя явызлыгы дип әйтә. Бу инде А.Галиевне башка эшләрне читкә этәреп торырга мәҗбүр итә.
Тиздән ул үзенә ярдәмгә тагын бер милиция офицерын алып, Әхтәмов урамына килә. Теге Женяның ишек ачмаячагы шик уятмый. Әлеге бәндә тынгылык бирмичә тәмам туйдырып бетергәнгә, күрше хатыны ярдәм итә. Син үзең генәме, дип кат-кат сораштырганнан соң, кертергә була. Эчтә йозак борылу белән, яшеренеп торган милиция хезмәткәрләре хәмер исе аңкыган тынчу фатирга бәреп диярлек килеп керә.
Әле 22 сентябрьдә генә колониядән иреккә чыгарылган 1988 елгы Евгений Д. белән аның егерме яшьлек сөяркәсе, тагын бер шешәдәше һәм әти-әнисе өйдә булып чыга. Кичтән булган явызлык тиз ачыклана. Бергәләп аракы эчкәннән соң, исергәч, үз-үзен белештерми торган Женя күрше егетен гантель белән кыйнаган. Зыян күрүченең киемнәре табыла. Ул гына да түгел, фатирда тагын биш ят куртка, дүрт кесә телефоны алына. Болары инде “төрмәче”нең тагын башка кешеләрне талавына да ишарәли.
Явызлыкның аръягына чыккан 22 яшьлек бу бәндә Чуйков урамында булган кансызлыкны да кире какмый. Милиция бүлегеннән килеп җиткән оператив төркем Совет районында тоткарланган Роман күрсәткән адрес буенча китеп бара. Тиздән алардан 1931 елда туган карчыкның үз фатирында үле гәүдәсе табылу турында хәбәр итә.
Әбинең кыйнап үтерелүе, кем әйткәнди, сукыр күзгә дә күренерлек. Вәхшилеккә этәргән сәбәп тә яңа түгел: ошбу хөрәсәннәр әбидән акча сораган, ул, әлбәттә, баш тарткан һәм бу үҗәтлек вәхшине чыгырыннан чыгарган. Әйтүләренә караганда, алар фатирдан дүрт мең сум пенсия акчасы, телевизор алган һәм әле тәне суынырга өлгермәгән карчыкның алкаларын салдырган.
Барысы да ачык кебек күренсә дә, монда тикшерүчеләргә эш күп әле. Әйтик, онык исеме йөртүче 30 яшьлек сәрхушнең күрәләтә әбисен үтертүе турындагы күрсәтмәләрен ачыкларга кирәк. Айнып, акылына килгәч, теге башкисәр дә бар гаепне үзенә алмаска мөмкин. Бичара карчык та бер атна чамасы элек һәлак ителгән булган бит.
Наил ВАХИТОВ.
Комментарии