- 06.06.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №22 (6 июнь)
- Рубрика: Дөнья бу
Соңгы вакытта, пенсиягә чыгу яше арта, дигән сүзләр йөри. Моңа карата халыкта төрле фикер бар. Гомер буе авыр физик хезмәт башкарган кешеләр өчен бу бик куаныч хәл түгел, әлбәттә. Ә менә җылы бүлмәдә генә утырып, эшләгән кыяфәт чыгарып йөргән җитәкчегә пенсиягә чыгу яше аз тоела кебек. Танышым Саша абый зарын тыңлаганнан соң шундый фикер туды. Ул кышкы суыкларда интегеп машина кабызуын, юлда күп тапкыр ватылып байтак тилмерүен сөйләде.
– Ягулык исен, машина төтенен сулап пенсиягә чыкканда, сәламәтлек калмаган иде! Безнең өчен аның 60 яше дә бик күп әле, – ди ул.
Ә ул эшләп чыккан Азнакай УТТ (технологик транспорт идарәсе) коллективында, пенсия яше җиткәч тә эшен дәвам итүчеләр бар икән. Президент сайлаулары алдыннан Саша абыйның өенә шул оешма җитәкчесе А.Попов белән профсоюз рәисе А.Ганиев килә. Максатлары – В.Путинны сайларга кирәклеген төшендерү. Ул аны сайлаган очракта, матди ярдәмгә һәм моңарчы күп тапкырлар йөреп тә ала алмаган юлламага да (шифаханәгә) өметен өзми яши алачак икән. Ә китәр алдыннан Александр Петрович, кичке якта «картлач»ка пакет белән күчтәнәч тә китерергә кушып, профсоюз җитәкчесенә әмер бирә. Атлас Ганиев, аның аркасыннан сөя-сөя:
– Кич белән киләм, абзый, – дигәч, «картлач» эреп китеп, В.Путинны сайларга да вәгъдә биреп ташлый.
Ләкин кич тә, иртән дә килүче генә булмый.
– Көтә-көтә яккан мунчама да керә алмадым, суынып бетте. Бер ышандыргач, барып В.Путинны сайладым инде, – ди Саша абый. – Мин ул пакетка калмаган, ләкин Азнакай УТТсының ике пенсионеры (теге җитәкчеләр турында әйтүе) эш вакытын сарыф итеп, башка пенсионерларны алдап, бимазалап йөрүе күңелемне рәнҗетте.
Әгәр һәр оешмада җитәкчедән башлап, гади эшчегә кадәр вакытны дөрес файдаланып, чын күңелдән бирелеп эшләсә, беркем дә пенсия яшен арттыру турында уйламас иде, дип фикер йөртә Саша абый. Чыннан да, оешмасын, файдаланылучы техникалары торышын һәм эшче мәнфәгатьләрен чын күңелдән кайгырткан җитәкченең мондый «шөгыльләргә» вакыты калыр иде микән?!
Равил АХУНОВ.
Азнакай шәһәре.
Комментарии