- 06.06.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №22 (6 июнь)
- Рубрика: Дөнья бу
«Крутушка» шифаханәсендә ял итүче Нурия апа редакциягә шалтыратып, урын-җир пычраклыгына, телевизор күрсәтмәүгә зарланган иде. Шифаханәдә ял итүчеләрнең күбесе инвалидлар икәнен һәм аларның дәүләт тарафыннан бирелгән юллама белән бирегә килүен белгәнгә, бу шалтыратуны игътибарга алырга һәм анда барып, әйтелгәннәрне үз күзләребез белән күрергә булдык.
ЗАРЛАНА БАШЛАСАҢМЫ…
Шифаханә Казаннан 25-30 чакрым ераклыкта, Казансу буенда, бик матур урында, урман уртасында урнашкан. Агачлар арасыннан атлаганда, тирән итеп сулыш алып, туйганчы чиста һава сулап калырга тырыштым. Шәһәрнең тузанлы-төтенле һавасыннан соң бу җирләр җәннәт почмагы булып тоелды. «Крутушка» биләмәсендә йөргәндә, юлымда очраган әбиләр белән танышып, ничек ял итүләре, хәл-әхвәлләре турында сораштырдым. Алар мине шифаханә хезмәткәре, хәтта ки шундагы җитәкчеләрнең ярдәмчесе дип уйлады булса кирәк, үзләре турында шулай кайгыртып мөрәҗәгать итүгә бик куанды. Биредәге бар хезмәткәрләрне чын күңелдән мактап, монда килү мөмкинлеге булдырган хөкүмәткә рәхмәт укыдылар.
– 2011 елда ашату ягы начаррак иде, быел анысы күпкә яхшырган. Мин инде монда өченче тапкыр киләм, – диде Ольга әби Самойлова.
Әкренләп, шифаханәнең кимчелекле яклары да ачыла башлады.
Таисия Тумреева бирегә инде 4нче тапкыр килә икән. Димәк, төрле еллардагы хезмәт күрсәтү сыйфатын чагыштыру мөмкинлеге дә бар. Ул 2010 елда «Крутушка»дагы шартларның күпкә яхшырак булуын искәртте.
– Дарулар җитми монда. Беренче медицина ярдәме күрсәтә алмыйлар. Кан басымым белән проблемалар башлангач, шәфкать туташыннан бер генә дару булса да бирүен сорадым, ә ул дарулар булмауга зарланды. Башка елларда бушка булган коры углекислый ванналар быел түләүле икән, – диде ул.
Тагын берничә әби бу сөйләшүгә кушылды. Беренче ярдәм күрсәтелмәү аркасында вафат булучылар барлыгын да белдек. Күптән түгел генә бер ирнең йөрәге авыртып үлүен хәбәр иттеләр. Бер әби шушы шифаханәдә вафат булган иптәш хатыны турында да сөйләде.
Анатолий абый Логушкин юморга бай кеше булып чыкты.
– Миңа 65 яшь кенә әле, инсульттан соң булсам да, егетләр кебек! Жәл, өйләнгән, алайса, сине хатынлыкка алыр идем, – дип башлады ул сүзен. – Дөресен генә әйткәндә, медикаментлар турында сөйләшүегезне ишетеп килдем әле менә. Бар монда дарулар, нишләп булмасын. Кан басымым уйнаклый, шуңа гел шәфкать туташы янына барып дару алам. Әллә нинди кыйммәтле даруларга кадәр бирәләр.
«25 ЯШЬЛЕК» МЕНДӘРЛӘР!
Юлымда очраган кайбер кешеләр исә, Нурия апа тарафыннан телгә алынган проблеманы хәтеремдә яңартты.
– Без инде 14 майда ук килдек, ләкин шуннан бирле бер тапкыр да урын-җирне алыштырмадылар, – диде Казаннан килгән Людмила ханым. – Кер юу бүлмәсендә ниндидер проблемалар дип сөйләделәр.
– Бүген монда килүемә 15 көн булды. Сөлгене әле генә үзем сорап алдым, урын-җирне алыштырмадылар. Хәер, бүген алыштырабыз дип кергәннәр иде дә, 3 көннән инде чыгам, алыштырып та тормагыз, дидем. Чыгар вакыт җиткәч, нигә кирәк ди ул?! Урын-җир әйберләре җитми аларның. Чөнки бу каттагы бүлмәләрнең яртысында урын-җирләрне алыштырдылар, яртысы шул килеш калды, – диде Ринат абый Габдуллаянов.
Нурия апа белән Мансур абый да «Крутушка»га май уртасында килгән икән.
– Сөлгене 16 көн узгач, үзем алыштырып алдым, ә урын-җирне бөтенләй алыштырган кеше юк, – дип зарланды Нурия апа. – Сез ул мендәр сүрүен карагыз бер генә. Андагы пычраклык, сасылык. Йоннары чыгып таралып беткән. 25 ел бар бу мендәргә, чынлап әйтәм! Телевизор 6-7 көн эшләде дә хәзер күрсәтми. Коеп яңгыр яуган көннәрдә нишләргә белмичә бүлмәдә утырабыз инде менә. Ярый әле җыештыручы хатын ике көнгә бер кереп җыештыра. Без бит инвалидлар. Бирегә елына бер тапкыр юллама белән киләбез. Аны безгә дәүләт түли. Биредә үзләре түләп ял итүчеләр дә бар. Менә шушы ике категория кешеләрне бик каты аералар. Инвалидларны кешегә дә санамыйлар, ниндидер гозер белән керсәң, кул гына селтиләр. Минем ирем параличланган кеше булгач аны юындырырга кирәк. Шуның өчен зуррак ванна сорап кергән идем. Алайса, монда куелган кечкенә ваннадан су түгелеп, идәнне пычрата иде. Үзем дә онкологик авыру, алда бик зур операция билгеләнгән, идәнгә түгелгән суларны җыештырып йөри алмыйм. Шуңа күрә зуррак ванна сорап кердем дә. Ләкин инвалид икәнемне белгәч, кул гына селтәделәр. Ахырдан барыбер үземнекен иттем, шул зур ваннаны тавышланып булса да алдым…
Дөресен генә әйткәндә, Нурия апа сөйләгәннәрне мин инде башка ял итүчеләрдән ишетеп кергән идем, шуңа артык гаҗәпләнмәдем. Урын-җир белән башланган китекләр саный торгач күпкә җыелды. Сораулар исемлеген барлап, җитәкчелек янына юл тоттым.
СӘЯСӘТ ТЕЛЕВИЗОРГА ФАЙДАГА
Биредә җитәкчелекнең еш алышынуын ишетеп белә идем, әле күптән түгел генә тагын яңа директор килүен шунда игълан иттеләр.
– Лариса Бикмуллина әле бер ай чамасы элек кенә эшкә килде. «Байтик» лагерен аякка бастырган кеше ул! Бик өметле. Җыештыручылар белән дә бик ачык итеп аралаша, аннан яхшы энергетика бөркелеп тора. Әйе, әлегә монда китек яклар күп, ләкин ул «таратылган, җимерелгән» шифаханәгә килде һәм аның эшенең уңай нәтиҗәләре күренә дә инде, – диде җыештыручы булып эшләүче Дания ханым.
Тик Лариса Бикмуллина урынында туры килмәү сәбәпле, аның урынбасары Зиннәт Таһиров белән сөйләштек һәм сүз телевизорлардан башланды.
– Алар белән шөгыльләнә башладык, инде 4нче корпуста көйләдек тә. Һәр бүлмәгә антенна куя алмыйбыз, шуңа күрә әлегә һәр каттагы ял бүлмәләрендә генә телевизор карап булачак. Электр чыбыклары бик тузган, аларны ремонтлау өчен 3,5 млн сум бүленеп бирелде инде. Өченче корпуста бөтен катларның диварларын да актарырга кирәк, чөнки антенна кабеле бик искергән, ә бу эш бер көндә генә эшләнми. Бу бит әле безнең «каприз» гына түгел, монда сәяси сорау да күтәрелә. Тиздән Казанда Универсиада, аннан соң футбол буенча Бөтендөнья чемпионаты булачак, ә аны биредә ял итүчеләр күрергә тиеш. Ике атнадан бу сорау хәл ителәчәк, – диде шифаханә башлыгы урынбасары Зиннәт Таһиров.
– Инвалидларның дәүләт тарафыннан бирелгән юлламасы белән гадәти ял итүчеләрнеке бәяләр ягыннан күпкә аерыламы?
– Инвалидларга дәүләт бер көнгә 537, 68 сум исәбеннән акча күчерә, ә үзләре сатып алучылар бер көн өчен кимендә 1200 сум түләргә мәҗбүр. Икенче төркемнең ашавы һәм дәвалануы бераз гына яхшырак. Коры, углекислый ванналар, ләм белән дәвалау инвалидларга түләүле, чөнки ул кыйммәткә чыга. Ләкин хезмәткәрләрнең ял итүчеләргә мөнәсәбәте инвалид булу-булмауга карап аерылмый.
– Урын-җир ничек еш алыштырылырга тиеш?
– 7 көн саен. Күп дигәндә 10 көнгә калырга мөмкин, ләкин бу бик сирәк. Бәлки, сезгә зарланып шалтыраткан кешеләрнең урын-җирен алар урамга чыгып киткәч кереп алыштырганнардыр да, алар күрми калгандыр?! Шулай да булырга мөмкин бит. Сөлге дә җиде көн генә кулланыла ала, ләкин ял итүче таләп итә икән, без аңа чиста сөлге бирергә бурычлы.
АГУЛАНЫП ҮЛМӘСЕННӘР ӨЧЕН
Медицина эшләре буенча урынбасар Владимир Маркелов медикаментлар кытлыгы проблемасын инкарь итте. Кизү торучы шәфкать туташы янына алып кереп, шкаф тулы даруларны да күрсәтте.
– Без аларны куллану вакыты чыккач, ташлый алмыйбыз бит инде, яшереп сакламыйбыз. Барысы да биредә ял итүчеләр өчен, – дип кыйммәтле даруларны исемләп санады.
Шәфкать туташы исә кайбер авыруларга дару бирмәвен болай аңлатты:
– Үзләрендә дә шул дарулар бар икәнен беләбез кайчак. Кайберләре бер үк көчкә ия ике төрле даруны бутап эчмәкче була, имеш, тәэсире яхшырак була, диләр. Аннары шулай итеп агуланалар. Моны булдырмас өчен, дару биргән кешене гел күз алдында тотарга кирәк, – диде ул.
– Биредә кешеләр үлгән очраклар да була икән. Күптән түгел генә 58 яшьләр чамасындагы ирнең үлүе турында сөйләделәр. Моны беренче ярдәм күрсәтмәүдән күрәләр…
– Елына бер-ике очрак булырга мөмкин, – диде Владимир Маркелов. – Уйлап кына карагыз, безгә монда төрле районнардан, төрле диагнозлы кешеләр килә. 17 смена эшли дип санасагыз, бу елына 3 меңнән артык кеше дигән сүз. Хезмәткәрләр 115 кеше исәпләнә һәм алар арасында кизү торучы табиб каралмаган. Ягъни бюджет кизү табиб өчен акча бирми, ул бездә юк. Моны Сәламәтлек саклау министрлыгында да беләләр, инде хатлар да яздык, юк бит! Шәфкать туташы беренче ярдәм күрсәтә ала, ләкин табиб ярдәме күрсәтергә аның хакы юк. Сез әйткән ир исә, инсульттан вафат булды. Андый очракта ярдәм итеп булмый иде инде аңа.
Владимир Маркелов мине шифаханәдә ял итүчеләрнең режимы, мәдәни-күңел ачу программалары белән таныштырды.
Ахырдан кечкенә генә нәтиҗә ясыйм әле. Дарулар бар һәм аларны үзем күрдем. Ашату яхшы, диделәр. Телевизорлар да тиздән элеккегедән дә яхшырак күрсәтә башлаячак, кем әйтмешли, монысы инде сәясәт! 25 еллык мендәрләр дә алыштырылыр, шакшы урын-җир дә юылыр, мөгаен. Яхшы эш тәҗрибәсе булган хатын-кыз директор пычракка батып ятуга юл куймас дип өмет итәм.
Эльвира ФАТЫЙХОВА.
«Крутушка» китекләре ,
Комментарии