- 06.06.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №21 (2 июнь)
- Рубрика: Дөнья бу
Башымда күбесенчә җил сызгырып йөрсә дә, якшәмбе иртәсендә йокы симертеп ятарга яратмыйм. СТС телеканалындагы “Иң акыллы” тапшыруын рәхәтләнеп карыйм. Андагы акыллыбашлар итагатьле һәм шулкадәр акыллы кыяфәт чыгарып сөйләшә! Үземне бераз акыл өләшкәндә абзар артында калучы сыман тоям хәтта. Математика, спорт, җыр өлкәсеме, сорауны тыңлап бетермәс борын, секунд эчендә дөрес җавап бирә алар.
Бер тапкыр алып баручы Тина Канделаки уенчылардан укытучылары турында сорашты. Акыллы бала алдый һәм майлый белми, күрәсең. Тапшыру кысаларында укытучы дигән изге затка энәсеннән җебенә чаклы характеристика биреп чыктылар.
Мөгаллимнәр Русиянең кайсы гына почмагында укытса һәм яшәсә дә, проблемалар уртак икән. Күбесе укытучыларның төшенкелеккә бирелеп, бик тиз кызып китүен ассызыклый. Теманы аңлатканнан соң, өстәмә сорау бирәсең икән, укытучы хәзер үк синең нинди вундеркинд икәнлегең турында тезеп китә. “Иң акыллы” уенчыларының күбесенә нәкъ менә шул проблема тынгы бирми.
Яшерен-батырын түгел, кыза торган укытучыларны төньякта да, көньякта да очратырга мөмкин. Мәсәлән, безнең мәктәп нинди генә дан-шөһрәт казанса да, ялкынланып алучы укытучыларыбыз бар. Бу хәлгә ничек тарыган икән соң алар?! Гаилә проблемалары, туган-тумача белән уртак тел тапмау дисезме… Бәлки, бу фактлар да аяк чаладыр. Әмма, миңа калса, иң зур гаепче – бердәм дәүләт имтиханы. Укытучыларның безнең өчен ничек борчылганын күрсәгез! Хак, безнең киләчәк хәл ителә, әмма, икенче караганда, начар күрсәткечкә ирешкән укучылары аркасында укытучыга таякның юан башы эләгә. Әле менә февраль азагында язган сынау өчен тапшырылган БДИ нәтиҗәләреннән соң бераз шок хәлендә калдылар. Шунысы кызык: БДИ аркасында агарган чәчләренә елына күпме буяу салалар икән? Хәер, моңа бер айлык кына хезмәт хакы җитеп бетмидер…
Бер укытучыбыз соңгы елларда: “Балалар, истә калдырырга түгел, ә аңларга кирәк”, – дип тукыды. Хәзер инде бөтен нәрсәне үзе чишә, үзе эшләп күрсәтә. БДИ сәләтеңне рәхәтләнеп һәм җәелеп күрсәтердәй иркен мәйдан түгел, кызганыч. Белемгә караганда, форма өстенлек ала. Рус теле, рус әдәбияты катгый кысаларга куып кертелә. Рус теленнән 150 сүздән ким булмаган инша язарга кирәк икән, язасың, фантазияне эшкә җигәсең. Анысы да барып чыкмаса, су кушу әмәлен кулланырга кала. Көн саен бер үк әйберне эшлибез, чишәбез, язабыз… Кыскасы, системага яраклашып маташабыз. Әмма шул бертөрлелек аркасында күңелдән мөстәкыйльлек әкрен генә җуела башлады бугай. Моңа кадәр системада очрамаган пүчтәк кенә сорау күзгә чалынса, хәзер үк укытучы янына ашыгабыз.
Кызганам мин аларны… Без 1-2 ел интегеп, имтиханны тапшырабыз да дүрт ягыбыз кыйбла. Ә укытучы, завод конвейеры сыман, ел саен чыгарылыш сыйныф укучыларын БДИга әзерли, безгә азаплана-азаплана аңлаткан нәмәрсәләрне башкаларга тагын мең кат “чәйни”… Зәгыйфьләнгән теңкәләре турында әйтәсе дә юк. Кыскасы, Алла ярдәм бирсен сезгә, газиз укытучыларыбыз!
Линар ЗАКИРОВ.
Чаллы шәһәре.
Комментарии