Әй машина, машина, җитәсең бит башыма!

– Ярдәм итә алмассыз микән? “Нур-сервис” автосалоны сатып алган машинамны бирми. Акчасын 5 ай элек үк түләп куйган идем, – дип Гаяз Шахиев безгә мөрәҗәгать итте. Гаяз Шахиев 6 ай элек “Нур-сервис” сату салоныннан 406 меңгә “Шкода Октавиа” машинасы сатып алган. Акчасын да тулысынча түләгән. Ә хәзер ни , ни акча юк. “Нур-сервис” төрле сәбәпләр табып машинаны бирми. Мондый очрак белән үземнең дә очрашканым булды. Аллага шөкер, тимернең кызуында сугып кына машиналы була алдык. Юкса, хәзер автосалоннарның бөлгенлеккә чыгасын көт тә тор.

Кемдер алдый, кемдер алдана…

Тукай моннан 100 ел элек үк: “Базарда кемдер алдый, кемдер алдана”, – дигән. Бу сүзләр әле дә актуаль. Әмма узган гасырда тиенләп, сумлап алдасалар, хәзер йөзләрчә меңнәр белән дә ярык тагарак янында утыртып калдырырга күп сорамыйлар.

Гаяз Шахиев бу елның 17 гыйнварында “Нур-сервис” автосалонына бара. Пенсиягә чыкканчы машинасын алыштырырга исәпли. “Шкода Октавиа” дигән затлы машина алырга була ул. Әмма тимер атны кондиционердан башка гына сатып алырга уйлый. Сатып алу турында килешү төзиләр. Акчаны да тулысынча сатучының кулына тоттыра.

Өч көннән Гаяз абыйга Антон исемле хезмәткәр шалтырата. Бары тик кондиционерлы машина гына алып булуы ачыклана. Сатучы моннан ары кондиционерсыз машиналарның булмаячагын хәбәр итә. “Салонда шундый ук, ләкин кондиционеры булган машина барлыгын әйттеләр”, – ди Шахиев. Әмма бирелгән акчага тагын 40 мең сум өстәргә кирәк булып чыга. 24 гыйнвар көнне Гаяз абый салонга барып машинаны карап кайта. Әле бит үзенеке булырга тиешлесенә утырып та карый. Машинаны ала алмыйча йөрисе башына да килми аның. Чөнки Гаяз абыйның беренче тапкыр гына машина алуы түгел.

Акча түләнгәч, ширкәт Гаяз Шахиев белән янә килешү төзи. Анда аңа машинаны 90 көндә бирәбез диелгән. Ә 90 көн исә бәйрәм, ял көннәрен исәпкә алмыйча санала. Хәзер инде Гаяз абый тынычлап машина бирүләрен көтә башлый.

Эт койрыкка, койрык беткә

4 июль көнне “Нур-сервис”ның сатып алучыга машина бирер көне җитә. Гаяз әфәнде машина артыннан кибеткә килә. Инде аңарчы да “машинаны тизрәк бирә алмассыз микән?” дип, “Нур-сервис” юлын таптарга туры килә аңа. Тегеләр исә: “Әле килешү вакыты чыкмаган, булдыра алмыйбыз”, – диләр.

Тора-бара Гаяз абый эшләрнең юньлегә бармавына төшенә башлый. Аңа машинаны бирергә дә җыенмыйлар. Ник дигәндә, машинаның ПТСы, ягъни паспорты юк икән. Кеше паспортсыз яши алмаган кебек, машина да ПТСтан башка йөри алмый. Сатучылар: “Әнә җитәкчеләргә мөрәҗәгать итегез”, – дип җавап кайтара. Җитәкче дигәне дә директор түгел, хәзер көтүче дә менеджер санала дигәндәй, бусы да менеджер булып чыга. Әмма менеджер гаепне үз өстеннән тагын да җиңелрәк төшерә. “Сез машина сатып алу турындагы килешүне фирманың җитәкчесе Сәгъдиев белән төзегәнсез, бөтенесен дә аннан сорагыз” , – ди Гаяз Шахиевка.

Шуннан соң кеше күңеленә курку төшә. Гаяз абый Сәгъдиевнең үзе янына китә. Кабул итү бүлмәсенә барып, янына керергә омтылып карый. Эт койрыкка, койрык беткә дигәндәй, сәркатип кыз машинасын ала алмаучы Гаяз абыйны яңадан әле генә директорга җибәргән менеджер янына юллый. Шунда Гаяз абый үзеннән футбол тубы ясарга җыенуларын аңлап ала. Үзенең әле генә шуннан килүен әйтә. Сәркатип директорның мондый мәсьәләләр буенча элемтәгә кермәвен белдерә.

– Җитәкче янына кертмиләр. Ничә мәртәбә кибеткә барып бер генә җитәкчене дә күрә алмадым. Бары тик шул баш менеджерны гына очраттым, – ди ул. Менә, җәмәгать, акчаң да юк, машинаң да. Әле өстәвенә җитәкчеләр халык чолганышы вакытындагы кебек таш кирмәнгә кереп бикләнә.

Шуннан соң Гаяз абый сүз белән генә болардан хәләл малны алып булмаячагын аңлый. Сатып алучы хокукларын яклау комитетына шалтырата. Биредә алдана язган сатып алучыга “Нур-сервис”ка хат язарга кушалар. Гаяз абый хат аша үз хокукларын даулап, тегеләргә хат илтә. Әмма “Нур-сервис”ка хатны почта аша гына җибәрергә кирәк икән. Шулай итеп, Гаяз абый хатны кулларына бирмичә, почта аша юллый. Әмма тегеләр моңа язма рәвештә бернинди җавап бирми.

“Мин бернәрсәсез каламмыни?”

Гаяз абый кулланучылар берлегенә әгъза булып керә. Алар “Нур-сервис”ны судка бирергә тәкъдим итә. Аның өчен дә Гаяз әфәндегә акча түләргә туры килә. Бу акчаны “Нур-сервис”тан кайтарып бирербез ди тегеләр. Хәзер Гаяз абый әхлакый зыян өчен дә, югалтылган һәр көн өчен дә “Нур-сервис”тан акча таләп итә.

“Нур-сервис” Шахиевка машинаны паспортсыз гына тәкъдим иткәнгә, Гаяз абый аны терки дә, гомумән, берни эшли дә алмас иде. “Гаражга гына бикләп куйсам инде. Ә урлап китсәләр?” – ди ул.

Гаяз абый үзе сатып алган машинаның декабрь аенда ук залогка салынганын да ачыклаган. Уйлап карагыз, сез машина аласыз, ә ул инде бер ай алдан ук сатылган. Фирма шул сатылган машинаны тагын кемгәдер сата.

Гаяз әфәнде “Нур-сервис”тан “Шкода” урынына башка машина да сорап карый. Теге баш менеджер, алыштырыр өчен машиналарыбыз юк, дип әйтә икән. Әмма салонда машиналар тора, ди Гаяз абый.

Әгәр дә ул сатып алган машинасын паспортсыз килеш кенә алып китсә, машинаны залогка алган банк шул ук машинаны алып та китә ала. “Мин бернәрсәсез каламмыни инде?” – ди Гаяз абый.

«Машинаны өч атнада бирәбез»

Гаяз абыйның машина тарихы белән таныша башлагач, “Нур-сервис”ка гадәти сатып алучы буларак шалтыратып карарга булдым. Телефонны бер егет алды. Мөгаен, теге менеджер дигәннәредер инде.

– Машина сатып аласы идем сездән. “Шкода Октавиа” дигәне кирәк.

– Килегез. Өч атна эчендә әзер була.

– Бер танышым сөйләгән иде. Сез машиналарны тоткарлап бирәсез икән? Минем белән дә шулай булмасмы? Белмим инде, эчкә корт керттеләр бит.

– Андый авыр вакытлар узды инде. Хәзер вакытында бирәбез.

Менә шундый сөйләшү булды сатучы белән. Күреп торасыз, машинаны өч атна эчендә бирәбез ди. Үз мисалымда әйтә алам, өч атна дигәне 3-4 ай көтәсе дигән сүз ул. Машина белән үземнең дә чак кына авыз пешми калгач, моны бер ялгансыз әйтәм. Үзебезгә дә өч атна дигәннәр иде, әмма көтә-көтә 4 айга кадәр сузылды. Сүз арты сүз китә дигәндәй, машинаны “Сапсан” фирмасыннан сатып алган идек. 3 айдан соң, акчасы тулысынча түләнеп куйган машинаны соранып йөргән чак. Шулай бер көнне теге менеджер дигәннәрен көтеп утырабыз. Кибеткә кешеләр килә, машина карап йөриләр. Кайберләре сатып та ала. “Алмагыз, бирмиләр машинаны сезгә”, – дип сикереп торып кычкырып кына булмый. Сатып алучыларга: “Өч атнадан бирәбез”, – дип чыгарып җибәрәләр. Хәзер, бәлки, алар да Гаяз абый кебек машиналарын ала алмыйча йөридер. Шуңа күрә автосалоннар өчен өч атна дигәннәре -ниндидер шайтани сан.

Башта фирмага гадәти сатып алучы булып шалтыратып карасам, берничә көннән ачыктан-ачык Гаяз Шахиев эше буенча элемтәгә кердем. Менеджер сүзләренчә, Гаяз абый машинаны паспортсыз гына алып тора ала. Чөнки ул әзер түгел икән. Ә ансыз машинаны теркәп тә, утырып йөреп тә булмый. Ә сатучы аның ни сәбәпле әзер булмавын әйтә алмый. Әмма берничә көн элек кенә үзләре үк: “Андый авыр заманнар үтте, машинаны вакытында бирәбез”, – дигәннәр иде. Димәк, фирма өчен чоры килеп ятса да, машиналарын ала алмыйча йөрүчеләр авыр чорның ачы җимешләре булып чыга. Бәлки, фирма андыйларны шул авыр чорның истәлеге итеп тә калдырырга исәплидер. Сугыштан соң берничә җимерек йортны калдырган кебек.

Дөрес, сатучы бөтен серне миңа әйтеп бетерә алмый. Директорның үзенә дә шалтыратып карадым. Сәркатип кыз минем нинди максаттан шалтыратуымны тыңлап торды да: “Бу бит кабул итү бүлмәсе, сез сату бүлегенә шалтыратыгыз”, – диде. Ул миңа 5 минут элек кенә сөйләшкән менеджерга шалтыратырга куша инде. “Мин алар белән әле генә сөйләштем. Сез директорны бирегез инде”, – дим тегеңә.

Әмма түрә эш урынында булып чыкмады. Эш буенча сәфәрдә йөри икән. Шуннан соң урынбасар белән тоташтыруын сорадым. Әмма аның белән дә паспорты булмаган машина турында сөйләшеп булмады.

“Нур-сервис” сатып алучы хокукларын боза

Бу эш белән шөгыльләнгәндә, юрист белән дә киңәш-табыш итмичә булмады. Чөнки үз хокукларыңны белми торып, автосалонда кычкырып йөрүдән, нидер исбатлаудан файда юк. Алар бик акыллы итеп кенә борып чыгара белә бит. Юрист Рәмис Әширов (тәхәллүсе Яшәсен Ватан) фикеренчә, “Нур-сервис” сатып алучы хокукларын бар дип тә белми.

– Машина сатып алучы үз ягыннан килешүнең бөтен шартларын да үтәгән. Акчасын да килешү төзегән вакытта ук 100% түләп куйган. Гаяз Шахиевка машинаны инде бер ай элек үк бирергә тиеш булганнар. Тагын бер әйберне исәпкә алырга кирәк: фирма сатып алучыга кул куярга үз файдасын гына кайгырткан килешү биргән. Монда бары тик сатучы мәнфәгатьләре генә өскә чыга. Ә сатып алучы бөтенләй бернигә дә тормый. Димәк, фирма кулланучы мәнфәгатьләренә, бигрәк тә законга каршы килә дигән сүз бу. Әмма каршылыклар моның белән генә бетми шул. Мисал өчен, килешүдә күрсәтелгәнчә, сатып алучы машина өчен 100% акча түләп куйса, аңа машинаны бер көн эчендә бирергә тиешләр. Ә монда киресе күзәтелә. Гаяз акчаны килешү төзегән көнне үк тулысынча түли. Аңа әле дә төрле сәбәпләр табып машинаны бирергә уйламыйлар. Шул ук вакытта аның паспортын да бирергә тиешләр. Күрәсез, килешүгә, законга “Нур сервис”ның исе китми. Алар монда сызлануның, кеше алдауның әллә нинди юлларын тапкан. Мәсәлән, килешүнең бер бүлегендә машинаның паспорты машина белән бергә бирелә дигән, ә икенче җирдә 90 көннән соң гына кулыгызга тапшырабыз, дип язылган. Менә моны ничек аңларга соң? Ярар, шулай дип тә алдасыннар ди, әмма бит инде кичектерелгән 90 көн дә әллә кайчан узып китте.

Сатучы әлеге килешүдә сугыш, янгын, җир тетрәүләр була калса, машина бирүне кичектерәбез дигән. Әмма мондый хәлләр дә булмады. Димәк, алар машинаны бирергә тиеш. Тик селкенергә җыенмыйлар әле. Кыскасы, “Нур сервис”ка җинаять эше ачып, аларны тикшереп була. Хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәрлек бөтен дәлилләр бар, – ди Рәмис Әширов.

Гаяз абый ялгыз түгел

Машинасын ала алмый йөрүче бер Гаяз абый гына түгел. Кайбер мәгълүматларга караганда, соңгы вакытта машина сатып алучыларның моң-зары арткан. Күреп торабыз: автосалоннар машина паспортын вакытында бирә алмый. Алар моны күп очракта машина җитештерүче фирмага яки таможняга сылтый. Белгечләр фикеренчә, эш монда түгел. Бары тик машина сату фирмалары паспортны акча әйләнеше тиешле күләмдә алып барылмаганга бирә алмый.

Шахиевка “Нур-сервис” машинаны һаман бирмәде. Гаяз абый өч ай урынына инде алты ай көтә. Эш ничек булып бетәр? Монысы әлегә билгесез. Хәзер бөтен кыенлыкларны кризиска сылтыйлар. Монда да шулай була күрмәсен иде. Чөнки сатып алучы машина бәясен тулысынча түләп куйган. Димәк, аның машина таләп итәргә тулы хокукы бар. Әгәр дә әлеге 406 мең акча әйләнештә йөри икән, бер машинага гына паспорт алырлык акча эшли алган дияргә тулы җирлек бар.

Саша ДОЛГОВ

Комментарии