- 05.05.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №17 (3 май)
- Рубрика: Дөнья бу
«Русия русским» диючеләр нәрсәне күз алдында тота икән? Татарстан, Чуашстан һәм башкалар кертелмичә, Русия территориясен генә әйтсәләр, Татарстан татарга булыр иде. Безгә тиюче булмаса, Татарстан да яши алыр иде бит. Башка милләтләрнең дә мөстәкыйльлеген күз алдында тоталар микән? Ләкин Русия территориясендә дә, башка республикалар территориясендә дә төрле милләт кешеләре яши бит. Аларны нишләтергә уйлыйлар? Әгәр РСФСРны Русия дисәләр, урыс булмаганнарны кая куймакчы булалар икән? «Русия русским» дип СССРны таратып караган идек, нәрсә килеп чыкты соң? Туганга туган дошман булып калды. Грузия, Белоруссия, Украина, Балтыйк буе дошман. Кешегә кеше дошман түгел бит, илгә ил дошман. Ничек килеп чыга инде бу? Бәлки, кемгә булса да кирәктер бу, сугыш чукмары сугышмый торса, кулы кычыта бит.
«Хәрби бюджетны арттырмыйк», – дигән өчен Кудринны Медведев эшеннән куды. «Хәрбиләргә эш хакын өч мәртәбә арттырабыз, безнең аңа акча җитә», – диләр. Ә мәктәпләрне, хастаханәләрне ябалар, анысына акча җитми. Кем белән сугышырга шулай бик нык әзерләнәләр икән? Урыс булмаганнар белән микәнни?
Беренче очраучы олы яшьтәге кешедән: «Элек иң киң таралган лозунг нәрсә иде?» – дип сорасаң, һәркем «Миру – мир», «Дружба народов», – дип җавап бирәчәк.
Чечня бит Русиягә каршы сугыш башламады, «Русия урысларга булсын, без аерылып чыгабыз», – диде. Чыгардылармы соң, нәрсә килеп чыкты, моннан кемгә файда булды?
Ул котырынган Жириновскийлар гына түгел бит, ил башлыклары да, дин башлыклары да бер үк юнәлешне сөрәләр. Аңыгызга килсәгез иде, әфәнделәр! Бер-берең белән дус булып, тату яшәүгә ни җитә?
Салих ЗИННӘТОВ.
Зәй районы,
Аксар авылы.
Татулыкка ни җитә? ,
Комментарии