- 05.05.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №17 (3 май)
- Рубрика: Дөнья бу
«Яз «матурлыгы»» (18 апрель, 2012) язмасыннан соң күптән язарга җыенган уй-фикеремне сезгә язып җибәрергә булдым.
«Казан – чиста шәһәр» дип язылган «КамАЗ» машиналары юлда еш очрый. Кемнәр генә уйлап тапкан язу икән соң бу? Имеш, чисталыкка бер адым. Тик бу адым шул язудан әллә ни ерак китә алмады бугай. Кызганыч, исеме җисеменә туры килми.
Урамга иртән чыксам да, кичен дә, шыгрым тулы чүп савыты яныннан узарга туры килә. Тукталышка барып җиткәнче, берничә чүп «базы» аша үтәм, билләһи. Көнлек чүпне генә түгел, айлык чүпне дә түкмиләр диярсең! Хәер, кайчак иртән 7-8ләрдә шул «Чиста шәһәр» машинасы тавышы ишетелә. Эх, шул чактагы шатлыгымны белсәгез иде! Чүп савыты шыгрым тулы булганлыктан, кешеләр чүп-чарны савыт кырыена да атып китә. Ә менә савытны бушатканда бик сирәк җыештыручы гына савыт янындагы чүпләрне дә машинага алып сала. Савытны бушаттым да, шәһәрне чистарттым, дип уйлыйдыр инде, күрәсең…
Мәктәптә укыганда Казанга килгәч, нинди матур, чиста шәһәр дип соклана идем. Ялгышканмын. Бәлки, ул чакта чиста булгандыр?! Хәзер адым саен – чүп. Адәм баласына ничек оят, чирканыч түгел икән? Үзе яшәгән шәһәрне, көн саен урый торган юлны чүпкә күмәләр, ләбаса! Бер ач студент кесәсеннән кәнфит алып ашый да кәгазен юлга ыргыта. Зур корсаклы, тәмәке,сыра исе аңкып торган бер абзый шешәдән соңгы йотым сыраны чөмереп бетерә дә сукмагына ук ташлап калдыра. Бераздан тәмәкесен тартып бетереп, төпчеген дә җиргә ыргыта. Дөнья кендеге булган мондый адәмнәр, имеш, үзләренчә җыештыручыларга эш ясый, тикмәгә генә хезмәт хакы алып ятмасын, диләр. Әкәмәт бит! Кеше үзен шулкадәр түбәнгә төшереп, «мин хуҗа» дәрәҗәсенә күтәрелергә омтыла!
Яз айларын кечкенәдән үк бер дә яратмый идем. Язгы ташу, резин итектән пычрак ерып укырга йөрү иң зур җәза иде. Хәзер дә яратмыйм яз айларын. Тик авылдагы язгы ташу, пычрак күңелгә май булып ята. Шәһәрдән тизрәк авылга кайтасым килә. Шәһәрнең җирәнгеч шапшаклыгыннан авылның пычрагы мең өлеш артык! Ап-ак кыш адәм заты ташлаган бар чүпне яшереп яткан диярсең, кар эрү белән Казанны чүп басты. Җилле көн булса, өстемә нинди чүп очып килер икән дип, кәеф кырыла.
Казан – чиста шәһәр! Кай җире чиста соң аның?! Чисталыкны «Казан – чиста шәһәр» дип язылган «КамАЗ» да, өй алдын җыештыручы да, табигать өчен җаны-тәне белән борчылып яшәүче кеше дә ялгызы гына саклый алмый! Кечкенәдән табигатьне яратырга, сакларга өйрәтергә кирәк. Кечкенә чакта әнием урамда ыргытып калдырган чүпне янәдән барып алып кайттыра иде. Үзем ташлап калдырган чүпне елый-елый эзләп табып, өйгә алып кайтып чүплеккә ташлый идем. Хәер, алдашкан очракларым да булгалады. Тик эчтән оят корты кимереп җафалый иде ул чакта.
Өй, предприятиеләр алдындагы чүп савытларын көнгә бер тапкыр гына түгел, тулса, ике-өч мәртәбә дә бушату зарур. «Табигать хуҗасы» булырга җыенган, җиргә чүп-чар ташлаучыларга зур күләмдә штраф салырга кирәк! Яхшылык белән аңламагач, бәлки, үзләренә үк җыйдырып чисталыкны саклап булыр?!
Раилә ФӘЙЗУЛЛИНА.
Комментарии