Ветераннарга «Әбүзәр фатирлары»

Ветераннарга «Әбүзәр фатирлары»

«Эт өрә, бүре йөри тора…» диләр бүгенге тормыш турында. Матбугат сүзе дә санга алынмый, гәрчә ул теория буенча 4нче хакимият булырга тиеш дисәк тә. Ягъни, матбугат – закон чыгару, аны үтәү һәм хокуки иминлекне тәэмин итү – хакимият, парламент, суд системасын контрольдә тотарга тиешле орган. Хәер, бүген матбугат үзе дә тешсезләнде. Тик моны безгә карата әйтмәс идем. Без үзебезгә генә хас үҗәтлек белән журналистларыбыз тикшергән темаларны контрольдә тотабыз. Төрле җаваплы оешмаларга рәсми хатлар юллыйбыз, чишелеш таләп итәбез. Әмма хаталар төзәтелә, матбугат сүзенә реакция зур дип сөенә алмыйм. «Пәрәвез йорт» (№13, 4 апрель2012,) язмасы уңаеннан да районында ни дә булса төзәтелүгә өметем аз иде. Һәм мәкалә чыкканга 1 ел була дигәндә, бәлкем, урындагы түрәләр, әле бөтенләй үк өметсез түгелдер, бу юлы әби-бабайларның рәхмәтләрен ишетеп, хакимнәрен күкләргә чөеп мактармын дип, «чыкмаган җанда өмет бар» дигәндәй Буага юл тоттым. Кызганыч, теге ватык арба һаман шул урынында икән, киресенчә ишелә генә барган әле. Төрле тикшерүләр килгән, анысы. Әмма, ни гаҗәп, хаким бик дөрес эшләгән, ветераннарның бернинди проблемалары юк. Бар да тәртиптә… имеш. Тикшерүләр алдыннан зур-зур вәгъдәләр өләшеп, әби-бабайларны тагын берәр кат алдап чыкканнар, күрәсең. Бар да шат-көләч, фатир өчен 942 мең өләшкән Путин-Медведевка, шул 1 миллион сумны бик оста урнаштырган район хакимиятенә тел-теш тидерерлек дәгъвалары юк икән. Мин аерым-аерым очраша башлагач та, бик сөйләшергә теләмәделәр. Сүз куешкандай: «Әнә фәләнгә яхшы фатир биргәннәр, ул жалу белән йөрмәде шул…» – диештеләр.

АЛАЧЫКЛАР УРАМЫ

Буа ветераннары өчен әлли-хөлли корылган алачыклардан торган Кадыйров урамына барып төштек иң элек. Кыш уртасы. Кеше яшиме, юкмы – ачык күренә. Тар гына урам. Җәяүлеләргә иркен, анысы. Әмма машина үтсә, колеядан өскә үрмәлисе (таяіка таянган бабай-әбиләргә андый физкультура да «файдага»). Шул юл уңаенда гына ниндидер сулы тирән канау. Машинадан качып, анда да мәтәлүең ихтимал. Ә урамда тынлык. Бу кышкы тынлык кына түгел. Койма капкалар юк. Урам белән тоташкан шул ялангач бакчаларда инкубаторныкыдай бертөрле ызбаларны уздырырга тырышкандай алабута, әрем, әрекмән сабаклары кар өстеннән тырпайган. Монда тормыш әсәре сизелми дисәм, авыл башында электриклар баскычлар белән бер өйнең стенасында нидер эшлиләр иде.

– Биредә яшәмиләр, ә менә электр энергиясен хисаплау приборларын карап торырга кирәк. Счетчикларның күрсәтмәләрен алабыз, – дип аңлатты алар.

– Ә ник яшәмиләр соң? Ветераннарга бушлай бирелгән өйләр, бәлкем, аларга кирәк түгелдер инде ул фатирлар, – дим, энергетикларны сөйләштерергә тырышып. Тегеләр бик җәелеп китми. Бу бистәнең даны билгеле бит инде аларга, өстәвенә үзләрен журналистлар дип таныштырып, камера күтәреп торган кешеләргә берәр нәрсә ычкындырсаң, әле бит Буада яшиселәр бар.

– Өйләре салкынрак диләр бит. Шуңадыр инде буш. Үзләренә кирәк булмаганда, йә сатарлар, йә кеше кертеп торырлар иде. Анысы, монда яшәүчеләр дә бар. Әнә теге йортта бер гаилә көн күрә. – Сайдинг белән тышланган, капка коймалары да корылып килүче ыспай гына йортка төртеп күрсәттеләр. Урамда йөргән йорт хуҗасы да безне күреп алган иде инде. Барып таныштык. Читтән кайткан гаилә, 2 фатирны бер итеп тоташ йорт сатып алганнар. Бәясе икесе бергә 1 млн 40 сум. Димәк, ветераннарның күргән михнәтләре өчен дәүләт биргән 1 миллион сумга якын акчага төшкән өйләрнең бәясе шулай гына. Соңрак әйттеләр, бу хуҗалар кыйммәткә саткан әле. Отканнар. Хәзер 300–400 меңгә дә алучы юк, диләр.

– Бу 2 фатирлы йортлар. Бүрәнәләре бик нечкә, аларны тышларга кирәк. Без инде 200 мең сумлык ремонт ясадык. Әле рәтләп бетерергә тагын 200–300 мең сум кирәк булыр дип уйлыйм. Монда өйне яхшылап ремонтламыйча өлкәннәр үзләре генә яши ала микән?! Иң гаҗәбе шул: һәр йортта 2шәр фатир, әмма идән аслары бүленмәгән. Димәк, күршеңдә яшәмәсәләр, син дә яши алмыйсың. Күршеңнең идән астыннан гына күршеңә үтеп була. Болай икесен бер итеп бер йорт итсәң ярый. Участогы да алтышар сутый, кушылып 12гә әйләнә. Тик җире бик начар. Рәткә китерү җиңел булмас, – диде ветераннар бистәсендә яңа яши башлаган, үзен Алексей дип таныштырган кеше.

ХАКИМНЕҢ ЯҢА АЛЫМЫ

Районда ветераннар өчен салынган фатирларны «Әбүзәр йортлары» дип атыйлар икән. Аны район хакиме махсус уйлап тапкан технология буенча салганнар. Шул рәвешле районда ташландык биналар проблемасы хәл ителгән. Моңарчы административ биналар булып хезмәт иткән, хәзер кирәксез калган корылмаларны, юк-бар төзелеш материаллары белән бүлгәлисең, сиплисең дә, әби-бабайларны шунда тыгасың да куясың. Алдан әйтмисең, фатирны кайдан алачакларын. Өлкәннәрне алдау берни тормый. Кирәкле кәгазьләрне ашык-пошык тыгасың да, алдап-юлдап кул куйдыртасың. Аннан закон каршында синнән дә хаклы, законнарны үтәүче яхшы түрә юк. Әби-бабайларны ашыктырмасаң да, ул кәгазьләрне аңлый алмаслар иде үзе. Тик ничә ветеран белән очраштык, һәркайсына читтән торып кына бирелгән бу «Әбүзәр фатирлары». Җиңү көненә барын да җыйганнар да кулларына ачкычлар тоттырганнар. Шуннан соң, әби-бабайлар сөенечләрен кая куярга белми, бутала-бутала үз фатирларын эзләргә керешкән. Тик фатирга кереп утыргач, аның нинди икәнен аңлап алгач кына шатлык-сөенечләрнең эзе дә калмаган. Ризалашмаучылар, дәгъва белдерүчеләр исә оялтылган. Инде кулларыңны куйдың, сиңа дәүләт зурлап бушлай фатир бирә, ә син… теләсәң, сат. Бу фатир булмаса, сиңа ветеран акчасы тәтемәс тә иде…

Әнә шундый гипноз, оялту алымнары белән бүген Буада ветераннарны фатирлы иткәннәр. Үзләренең ничек итеп алданачакларын алдан ук белсәләр, ризалашмаслар иде дә. Ышанганнар шул хакимнәренә. Әле һәркем, кул куйган вакытта, Путиннан башлап, район хакимияте башлыгы Рафаэль Әбүзәровлардан алып, төзүчеләргә кадәр рәхмәтләр укыганнардыр. Ә бүген шул алданган ветераннар ачкычларын кесәләренә тыкканнар да, кайсы кая, кем балалары янына, кем кире үз авылына иске өенә таралышкан. Теге чактагы рәхмәтләр нәгалать булып төшмәгәе, әби-бабайларның күз яше тота бит ул.

Буада ветераннар өчен корыштырылган (башка сүз ярашлы түгел бу гамәлгә (авт.иск.) биналарга дәүләт экспертизасы үткәрелмәгән. Аларның проектлары булды, санитария, гигиена таләпләре искә алынды микән, дигән шигем дә бар. 2012нче елның беренче кварталында районда республика хисап палатасы зур тикшерү үткәргән. Бюджет акчасын максатчан куллану торышы тикшерелгән, берочтан ветераннарны тораклы итү программасы үтәлеше дә игътибардан читтә калмаган. Фатирлар өчен корыштырылган алачыкларда әллә ни зур кимчелекләр табылмаган, үзе. Бары тик «күзгә күренә торган кимчелекләр юк», дигән «диагноз»лар гына бизи хисап документларын. Дөрес, телләрен тешләмәгән ветераннарның дәгъвалары булмаган түгел, бар. Әйтик, төзелешнең сыйфаты, стеналарның юкалыгы, буялмаган булуы, изоляция эшләренең тиешенчә башкарылмавы һәм каралтының койма, капкалар белән әйләндерелеп алынмавы, балалар мәйданчыклары, юллар булмавы телгә алына алынуын. Күрсәтелгән кимчелекләрнең төзәтеләсенә дә ишарә бар хисапта. Әмма мин Буада бу кимчелекләрнең дә төзәтелгәнен күрмәдем. Буада ветераннар ничек булган, шулай яши бирәләр. Мөгаен, «Әбүзәр йортлары»ның игелеген күрергә өлгермәсләр, тиешле ремонт эшләре алып барылмаса, ул тагын берничә елдан ишелә үк башлар. Хәер, инде бу вакытта әлеге уникаль проектларны гамәлгә куйган булдыклы җитәкче, Буа районы хакиме Рафаэль Әбүзәров лаеклы ялда булыр, һәм гаеплеләрнең инде койрыгын тотып булмас.

САТЫЛМАС ЙОРТЛАР

Әлеге йортларның күпмегә төшүе, кемнәр төзүе, туган-тумачаның ни рәвешле майлы калҗа бүлешүе турында без «Пәрәвез йорт» (№13, 4 апрель2012,) язмасында тәфсилләп сөйләдек. Кабатланып тормыйм. Бүген аннан-моннан корыштырып куелган «Әбүзәр фатирларын» сата алмыйлар. Кызыклы яңалык. Буа районының Тикшерү комитеты һәм Россельхозбанк арендалап торган 2 алагаем зур бина бар. «Безнең гәҗит» аның нинди тарихи кыйммәткә ия икәнен аңлатып язган иде инде. Аларны район башлыгы кызы Резеда Гобайдуллина төзеткән. Шәһәр үзәгеннән тиз арада 900кв.м. җир дә ала алган ул һәм, үзе аңлатканча, әбисеннән акча алып торып мәһабәт биналарны берничә ай эчендә торгызып та куйганнар. Аннан нибары 500мең сумга сатып та җибәргәннәр. «БГ» тикшерүенә караганда, әллә кемгә түгел, үз кешеләргә. Хәзерге вакытта да ул яхшы гына акча китерә хуҗасына. Шушы бинада кәсеп итүләре өчен арендаторлар әйбәт хак түли. Берочтан Тикшерү комитетының да үз яныңда булуы шәп. Дус булып яшәүгә ни җитә мондый гаделлек таләп итүче оешмалар белән?! Инде менә хәзер шул биналарны сату өчен игълан интернетка куелган. 330кв.м, 8 ярым сутыйлы участоклы, бик яхшы урындагы 2 катлы йорт 7млн 920мең сумга сатыла. Бай әбиле булу да олы бәхет. Шулай ук райондагы ветераннар өчен корыштырылган берәр миллион сумлык «Әбүзәр фатирлары» белән чагыштырганда хан сарае булган биналарны 500 мең сумга сатып җибәрү… инде менә шуны кабат сатып 8 миллион сум алырга тырышу – шәп бизнес, минемчә. 1 миллион сумга корыштырылган фатирларны 300–400 мең сумга да сата алмыйлар…

Катлаулы булмаган арифметика… Моны тиешенчә аңлар өчен, кайда нәрсә ятуын белү һәм кайдан ни урлау мөмкинлеген аермачык аңларга кирәк. Әлбәттә, район хуҗасы булу да шарт. Аннан дәүләт программасы буенча өләшенгән ветераннар акчасын да үзләштерергә җай табарга була. Моннан коррупция исе килә, дия, дип уйлый күрмәгез. Юктыр ул, каян булсын Буада?!

Хәер, үзенең гаҗәеп ачышы бәрабәренә дәүләт акчасы хисабына район ветераннарын ифрат «бәхетле» иткән главаның кайда яшәве дә кызыксындырды мине. Әйбәт яши үзе ветеран булмаган Буаның мактаулы гражданины. 2 катлы чып-чын хан сарае. Аны җыештырып, карап торырга гына да күпме хезмәт куярга кирәктер. Минемчә, Рафаэль Әбүзәров бу хан сараен ветераннарга бүләк итсә, бер 15ләп ветеранны чынлап та бәхетле итә алыр иде. Менә моннан ветераннар өчен фатирлар чыгарырга була. Аз гына реконструкция ясыйсың да… Алайса, районда иске биналар калмаган. Буш торган кибет тә, хастаханә дә, конторлар да, мәктәпләр дә торакка җайлаштырылган һәм бабайларны куалап шунда кертеп тутырганнар.

КОНТОР ФАТИР

Кайчандыр гөрләп торган контора булгандыр бу, монда зур-зур киңәшмәләр уздырылгандыр, кемнәрдер макталгандыр, кемнәрдер кыйналган… дип кырыйдан озак карап тордым мин ПМКның ветераннар өчен сипләнгән элеккеге конторасына. Буада ветераннар тигез түгел. Кемгә 29 кв.м. фатир бирелгән, кемгәдер – 36, аннан да артыграклары бар. Ә бәяләре берүк – ветеранга дәүләт биргән 942 мең сум. Совет власте мондый биналарны төзегәндә, анда шул чорның каһарманнары, сугышта җиңү яулап алып биргән, аннан сугыш җимереклекләрен торгызган ветераннарга яшәргә туры килер дип уйлап карамаган шул. Кабинетлар төрле, аларны ничек тигезлисе?! Кайсы фатирга кайсы яктан керәсе дип йортларны урап йөрергә кирәк. Кайдан тишек тишеп була, шунда подъезд ясалган.

Биредә газетабызның узган санында панельдә яшәп ята дип Нури абыйны күрсәткән идек. Нури абый безгә үпкәле, зарлангач, миңа фатир бирмәделәр, әнә икенче бер бабайны күчерделәр. Бу юлы сөйләмим, диде ул. Шулай да эчкә кереп карадым. Кысан бүлмә. Диван, аның яныннан кысылып кына узарлык. Селкенергә дә урын юк.

– Беркөнне авырып киткәч, кызым килде. Минем яныма ятмады. Урындыкта утырып торып, егылып төште. Ул елый, мин елыйм, ди Нури абый.

Фашист илбасарлары белән йөзгә-йөз очрашкан бабай авыр елларда еламагандыр, бүген елый. Бу кадәр рәнҗетергә ярамый иде инде. Бүлмәдә бит нәни җыелма карават куярлык та урын юк.

Ветераннар йортлары бүген буш. Әнә Рифкать абыйлар да яшәми йортларында. Яшәрлек булмагач, юк-барын корыштырып, Күл Черкене авылындагы йортларын киңәйтеп, шартлар булдырып шунда яшәп яталар бүген. Буага барырга җыенмыйлар. Анда бит авырып китсәң, хастаханәсе дә ерак, кибетләре дә юк, ди алар. Хакимият башлыгына кергән идем, куып ук чыгарды, ди.

Сугыштан имгәнеп кайтып, рәхәт күрми, хатынын, балаларын ятим итеп калдырган Шәйхи абый да гаиләсе ярык тагарак янында калыр дип уйламагандыр.

– Әле генә Чүпрәледә ветераннарга аерым йорт салып, кадер-хөрмәт күрсәткәннәрен күреп кайттым. Хәерче Чүпрәле, дигән булалар бит, – ди мәрхүм ветеранның улы Дамир.

– Безгә күрсәтмәделәр алдан. Әллә нинди кәгазьләргә кул куйдырып бетерделәр дә, килеп кергәч, эш узгач кына аңладык. Алдадылар безне. Без шушы өйне генә ремонтларга сораган идек. Бирмәделәр, – диде сугыш ветераны толы, сугыштан бер аяксыз кайткан гарип ирен тәрбияләгән Зәйтүнә апа.

Ә менә икенче бер ветеран, фронтовик Вазыйх абый сөенеп бетә алмый. Ул бүген Казандагы улында яши. Әле сату алу эшләре белән мәшгульләр: фатирларын 350 мең сумга алучы табылган.

ЙОМГАК ӨЧЕН

Буа районы хакиме Рафаэль Әбүзәровның ветераннарны фатирлы итү тәҗрибәсе Бөтенрусиягә таралуга лаеклы яңалык. Бу главага мондый ачыш өчен патент бирергә кирәк. Тузган биналарны файдалану ысулын уйлап тапкан бит… Бу Татарстанны «бизи» торган фал. Әле кайчан гына беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев республикабызны Тузган торак программасы белән хәрәбәләрдән чистартты. Җимереклекләрдә яшәүчеләр яхшы фатирларга күчерелде. Ә Буа хакиме бу программаның киресен аңлаган күрәсең: әби-бабайларын тузган торактан тагын да тузганрагына урнаштырган. Әлеге үрнәктә Казанда да яңа программа башларга була бит. Казанда да җимерек биналар җитәрлек. Тутырасың шунда мохтаҗ әби-бабайларны. Буа хакиме Татарстан Президенты Рөстәм Миннехановны үгетләп, «Әбүзәр фатирлары»ның өстенлеген исбатлый алса, әлбәттә…

Мондый күзләрне ачыттыра торган күренешкә республика җитәкчелеге дә озак түзә алмас, дип уйлыйм. Бүгенге хакимнәр начар яшәмидер, дип беләм. Сүземнең хаклыгына инану өчен торган, яшәгән йортларына күз салу да җитә. Ә менә черек бәрәңге, алабута-кычыткан белән генә исән калган әби-бабайларны шушылай мәсхәрәләү – бернинди калыпка да туры килми. Мөгаен, мондый хакимнәр мәңгелектер. Кеше хакы, рәнҗешләр тотар дип уйламый торганнардыр. Йөрәкле кешеләр бар…

Хөрмәтле Буа ветераннары, гафу итегез инде үз хакимнәрегезне!

Ихтирам белән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Казан-Буа-Казан.

Комментарии