- 05.02.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №4 (1 февраль)
- Рубрика: Дөнья бу
Безнең белешмә
Кушаматлары: Сәяхәтче кызлар. ХХI гасыр Сусаниннары. Илгизәрләр. Чаба торган атлар – Чабата.
Беренчеләр: Казахстанда, Украинада, Белоруссиядә татар яшьләрен җыеп, кызыклы чаралар оештыруда башлап юл яручылар. Узган җәйдә Тукай эзләреннән Казахстан һәм Кытайга тәүге журналистлар экспедициясе оештыручылар. Татар журналистикасында автордашлык алымында иҗат итүче ирекле журналистлар.
Уңышлары: 2010 елда Татарстан журналистларының «Бәллүр каләм» бәйгесендә «Дебют» номинациясе җиңеп чыгучылары. Халыкара журналистлар берлеге әгъзалары. Бөтендөнья Татар Конгрессының штаттан тыш хезмәткәрләре. Республикабызда чыккан татар матбугатында даими хезмәттәшлек итеп, юлъязмаларын, сәяхәтнамәләрен бастыралар.
Татар матбугаты белән танышып баручылар, аның авторларына, язмаларга битараф булмаучы укучылар өчен Рәмилә Газизуллина һәм Гөлназ Галимҗанова исемнәре шактыйдан таныш. Редакцияләрдә аларның кемлеген сорашсаң, бер җөмлә белән: «Татарлар яшәгән җирләрдә тамырларыбызны барлап йөрүчеләр, үз маршрутлары белән баралар, кайталар бугай», – дип җаваплыйлар.
Шулай да соңгы биш елда исемнәре татар матбугатында еш күренгән каләмдәшләр күпләр өчен сер булып кала. Моңарчы татар журналистлары аяк басмаган ерак җирләргә барып, эзлекле төстә татар тормышын өйрәнүче, шушы юнәлештә үзләрен ачкан кызлар белән якыннан танышу теләге белән эзләп таптым мин аларны. Нинди гамьнәр йөртә икән аларны, нинди ниятләр белән кузгалалар икән алар ерак сәфәрләргә? Әңгәмәбез шул хакта.
– Рәмилә, Гөлназ! Әйдәгез журналист журналистка интервью бирсен. Иркенләп танышыйк, сезнең белән иҗат сәяхәтенә чыгып керик әле.
Гөлназ:
– Сүзне ерактан ук башлыйбызмыни? Чыгышыбыз белән авыл кызлары без. Мин Кукмараның Туембаш авылыннан, Рәмилә Ютазы районы Иске Урыссу кызы. 2009 елда Казан дәүләт университетының татар журналистикасы факультетын тәмамладык. Татарстан фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты аспирантлары, булачак этнологлар. Казанга килгәннән бирле Рәмилә һәм аның сеңлесе Альбина белән бергә яшибез, бергә йөрибез, бергә эшлибез, аерылмас дуслар.
Студент чорының уртасына – экваторга җиткәч, бездә эзләнү, читкә чыгып татарларыбыз тормышы белән танышу, берәүне дә кабатламаган үз юлыбызны табу теләге бөреләнде. Өченче курста җыендык та, бар булган стипендия, гонорар акчаларыбызны учка кысып, журфак студентлары статусында Екатеринбургка чыгып киттек. Беркемгә дә әйтеп тормадык. Анда матур гына очрашуларда булып, кызыксындырган сорауларыбызга җавап табып, татар укучысы өчен яңа мәгълүматлар табып, канатланып кайттык. Шуннан инде күңелгә Русиянең татарлар күпләп яшәгән шәһәрләрен йөреп чыгу һәм шушы хакта юлъязмалар бирү, сәяхәт итү «корты» керде. Студент Гөлназ белән студент Рәмилә шул рәвешле Пермь, Төмән, Ижау, Мәскәү, Санкт-Петербург, Әстерхан, Пенза, Самара калаларын урадык.
Йөргән таш шомара, дип юкка гына әйтмиләр икән, безнең дә бишенче курска җиткәч БДБ илләренә бару, танышу географиясен киңәйтү теләге туды. Монда инде студент билеты һәм теләк кенә җитми. Чикне үтү өчен виза кирәк. Илчелекләр белән эшлисе. Һәм шул вакытта Бөтендөнья Татар Конгрессына мөрәҗәгать иттек. Буш кул белән бармадык. Үзебез йөргән шәһәрләрдә татарлар белән очрашуларыбызны, уздырган чараларны фотоматериалларда берәмтекләп туплап, теркәп барган идек. Шуларны күрсәттек. Конгресста чит илләр белән элемтә бүлеген җитәкләүче Рөстәм Гайнетдинов папкаларыбызны, альбомнарыбызны карады да, Казахстанга барасыгыз килмиме, дип сорады. Шуннан безне белеп калдылар, аралаша башладык. Шул ук елны, диплом яклар, дәүләт имтиханнары тапшырыр алдыннан Украинага да аның тәкъдиме белән чыгып киттек.
– Кызлар! Сәфәрләребез өчәр атнага сузылды дисез. Ниләр эшләп бетердегез су буе кадәр озын вакыт аралыгында? Ялыгыз ялыктырмадымы?
Рәмилә:
– Юк-юк. Нинди ял ул? Аяк баскан һәр шәһәр өчен безнең тыгыз эш программасы бар. Шулкадәр мавыгып китәбез, тәүлекне озынайтасы килгән чаклар күп була. Барып төшкәч тә, андагы татар иҗтимагый үзәге белән тыгыз аралашып, сафларны барлап, бихисап оештыру эшләре башлана: өч атна буена яшьтәшләребез өчен татар теле дәресләре уздырабыз, татарча газета чыгарып, милләттәшләребезгә мастер-класслар уздырып мәш килгән арада аралашу-очрашуларыбызның иң югары ноктасы – Татар яшьләре көннәре килеп җиткән була. Алматада һәм Казан татарлары күпләп яшәгән Кырымда, Минскида шундый җыеннар үтте.
Яшь башкаручыларның «Татар моңы» халыкара телевизион конкурсының старт алган елы иде ул. Киевта узган «Татар моңы» сайлап алу, йомгаклау концертын алып баруыбызны да сорадылар әле. Каршы килмәдек. Аннан соң Симферополь Запорожье шәһәрләрендә яшьләр белән очраштык.
Кулга журналист дипломы алгач та, яшь белгечләр буларак эш эзләп тилмермәдек. Илләр гизгән, каләм чарлаган, матбугатта үз йөзен тапкан әзер кадрлар буларак эшкә чакырды безне «Тукай фонды»на нигез салган танылган журналист Риман абый Гыйлемханов. Офыкларыбыз тагын да киңәйде. Бөтендөнья Татар Конгрессында да безне шулай белә, кызыксына башладылар. Без инде үз маршрутыбыз белән ирекле сәяхәт итүче статусыннан чыга башладык. Минскида татарларны барлап, аларны рухи-милли яктан сугаруны үз өстенә алган «Чишмә» үзәгенең урынбасары Рәшидә ханым Хафизова безне Белоруссиягә, Муса Җәлилнең туган көнен үткәрергә чакырды.
Бу юлы инде без Тукай фондыннан икәү генә барсак, дөрес булмас, дип уйладык. Фондыбызның бик тырышып җыйган акчасына Казан дәүләт мәдәният-сәнгать институтында Үзбәкстаннан килеп укучы игезәкләр, биюче Рамил һәм Равил Хәбибуллиннарны, җырчы Рамилә Сираҗетдинованы алып бардык. Яшьләр өчен оештырылган чарага яшьләрне алып барасыбыз килде. Минск, Гродно, Смиловичи шәһәрләрендә мәгънәле, эчтәлекле, җыр-биюле, онытылмас очрашулар узды. Шулай итеп, Муса Җәлилнең туган көнен билгеләп үтү татар халкы көннәренә тоташты. Һәм бу студент сәфәрдәшләребезгә дә иҗатларын үстерергә, татар халкына хезмәт итәргә зур этәргеч булды, дип саныйбыз.
Юл йөрү мәшәкатьле, авыр булса да, милләттәшләребез белән очрашулар шатлыгы барысын оныттыра. Шәһәрдән шәһәргә йөргәндә зур кадер-хөрмәт күрәбез, зур кунак булабыз. Каләм-компьютер белән эш итүче журналист һөнәребезне вакыты-вакыты белән укытучы, оештыручы, артист вазыйфаларына алынып, рәхәтләнеп эшлибез.
– Каләмдәшләр! Үзегезгә тагылган кушамат тарихларын да сөйләгез әле.
Гөлназ:
– Алматага баргач, академик, тарихчы Миркасыйм Госмановның туганнарын эзләп таптык, аралаштык. Хөрмәтле галимебезгә кыз туганнарының күчтәнәчләрен алып кайтып тапшырдык. Һәм ул безгә «минем яныма һәрвакыт килеп йөрегез. Бик изге эшкә алынгансыз икән» дип хәер-фатихасын җиткерде һәм Казан дәүләт университетына аспирантурага укырга керергә киңәш итте. «Миңа шалтыратыгыз, «сәяхәтче кызлар» дип таныштырсагыз, шуннан сез икәнен белермен» дип, остазларча киңәшен бирде.
Безне күп җирдә «сәяхәтче кызлар» дип йөртәләр. Икенче кушамат болайрак «ябышты»: студент елларында Әстерханда федераль Сабантуе буласын ишеттек тә, җыеп килгән гонорарларыбызны алып, юлга чыктык. Барып төшүгә Сабантуена чакырган белдерүләргә игътибар итек. Анда татар үзәгенең адресы күрсәтелгән иде. Эзләп тапсак та, алар безнең үтенечне канәгатьләндерә алмауларын әйтеп, шушы эшләрне хәл итүче татар депутаты Әнвәр Ибраһим улы Алмаевка җибәрделәр. Гозеребезне җиткергәч, ул шулай үз белдегебез белән озын юлга чыгуыбызга бик гаҗәпләнде, сорашты, шактый сынагач, «Ну, безнең заман Сусаниннарын кире кагып булмый. Кыюлыгыгыз, бары тик кыюлыгыгыз өчен сезгә урын да бирәм, бәйрәмдә катнашу өчен мөмкинлекләр дә тудырам», дип, ярдәм кулын сузды. Әнвәр Ибраһимович Казанга еш килә. Очрашкан саен беренче танышкан көнне көлеп искә алабыз. Моңарчы безне белмәгән җиргә барсак, я Сусанин диләр, я илгизәрләр диләр. Ә электрон адресыбызга уртак исемне үзебез уйлап таптык: «чаба торган ат»ны кыскартып «чабата» дибез.
– Рәмилә, Гөлназ! Язмаларда имзаларыгыз гел янәшә. Моны дуэт дип тә, автордашлык дип атасак та, журналистикада бу яңалык. Бергә йөрүне, бергә язуны үзегез ничек аңлатасыз?
Рәмилә:
– Биш ел буена бергә эшләү, бергә язу тәҗрибәбездән чыгып шуны гына әйтә алабыз: әлеге алымны сайлап ялгышмаганбыз. Укыган чакта да нишләп аерым-аерым язмыйсыз дип бәйләнделәр. Рус матбугаты өчен ят күренеш түгел бу. Никтер безгә моны өйрәтмәделәр. Һәркем аерым язарга тиеш дип карыйлар, кабул итмиләр. Безнеңчә, моңарчы таныш булмаган илләргә чыкканда яки экстремаль шартларда куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен дә, эшнең нәтиҗәлелеге өчен дә бик кулай алым ул автордашлык. Юлга чыгу, еш кына сәфәрләрдә булу бер уйлап караганда, гадәттән тыш шартлар бит инде. Бигрәк тә студентлар өчен, бигрәк тә кызлар өчен. Моңа мисалны ерактан эзлисе юк. Узган җәйдә «Тукай фонды» президенты Риман абый Гыйлемханов безне үзенең машинасына утыртып, Тукай эзләре буйлап Казахстанга һәм Кытайга беренче журналистлар экспедициясенә алып чыкты. Ай ярымлык сәяхәтебез кайтыр юлда күңелсез төгәлләнде. Караганда шәһәренә туксан чакрым кала машинабыз белән сигез тапкыр әйләнеп, могҗиза белән генә исән калдык. Беренче тапкыр сәфәребезгә кушылган сеңлем Альбина белән мин шактый имгәндек. Бик озак больницада яттым. Шактый вакыт аякка баса алмадым. Бәхеткә Гөлназыбыз гына аякта калды. Күз алдыгызга китерегез: меңнәрчә чакрым узып туплаган бөтен мәгълүматыбыз, блокнотларыбыз чүлгә сибелгән, җил тараткан иде. Ашыгыч ярдәм машинасы һәм яраксыз хәлгә килгән автомобилебезне алып китәргә эвакуатор көткән арада, әле ярый Гөлназ үз-үзен кулга алып, берәмтекләп блокнот битләрен җыйды. Шундый авыр, үз-үзеңне кайгыртыр чакта да дустымның күңелендә эш, тупланган мәгълүматны югалтмау теләге нинди көчле, зур җаваплылык булган! Менә кайчан кирәк икән ул бер-береңнең нык иңнәре, нинди генә хәлдә калсаң да, уртак эш өчен янучы, ярдәмгә ашыгучы хезмәттәшең!
– Кызлар! Бөек Тукаебызның тууына 125 ел тулу уңаеннан сез эшләгән «Тукай фонды»ның бик күп чаралар үткәргәнен укып, язмаларыгыз аша игелекле эшләр башкаруыгызны белеп торабыз. Кытайга сәяхәтегез турындагы «Истә калганнар» дигән китабыгызның тизрәк дөнья күрүен көтәбез. Шулай да ерак һәм якын сәфәрләрдән кайткач, нинди нәтиҗәләр чыгарасыз, үзегез өчен нәрсә ачасыз?
Гөлназ:
– Газиз ана теле безне Киевка гына түгел, дөнья чите дип саналган Кытайга, милләттәшләребез гомер иткән Өремче, Чүгүчәк, Голҗа кебек моңарчы колак ишетмәгән калаларга җиткерде. Икенче ачышыбыз: татар өчен татар кирәк. Нинди генә шартларда калсак та, үз татарларыбызга сыендык, алардан ярдәм сорадык. Һәм ялгышмадык, һәрчак хәер-хакта булып, ярдәмгә ашыгучы да, аңлаучы, юллар ачучы да үзебезнең милләт егетләре, үзебезнең кавем булды. Университетта укыган чорда күңелләребезгә милли орлыклар чәчкән остазларыбыз – деканыбыз Васил Гарифуллин, Раиф Мәрданов, Җәүдәт Миңнуллин, Мәгъсүм Гәрәевләргә рәхмәтлебез.
– Дөнья буйлап татар тамырын барлау, бөек Тукаебыз эзләре буйлап йөреп, кызыклы мәгълүмат җиткерү кебек игелекле эшкә алынган яшь каләмдәшләргә хәерле сәфәрләр һәм үрләрнеңтагын да югарырагын теләп, матбугат ветераны
Вәсилә РӘХИМОВА.
Каләм+илгизәрлек= милләтпәрварлык ,
Комментарии