ЙОРТ САЛУНЫҢ НИЕ БАР: МҮКЛИСЕ ДӘ ЧУКЛЫЙСЫ…

ЙОРТ САЛУНЫҢ НИЕ БАР: МҮКЛИСЕ ДӘ ЧУКЛЫЙСЫ…

Якын танышым шалтыратты. Кунакка килергә теләге барлыгын белдерде, очрашу вакытын тәгаенләдек.

Эч серләре белән уртаклашып, бераз хәлен җиңеләйтергә исәпләгән. Түземлеге, чыдамлыгы чигенә җиткәнгә, кая барып сугылырга белмәгәнгә, җанына тынычлык эзләп шалтыратуы иде бу дустымның. Сәлимә килеп керүгә әңгәмәбез чәй өстәле янында дәвам итте:

– Балалар үсеп җиткәч, бер фатирда яшәүләре бик авырлашты. Ярый әле, олысы башка чыкты. Ике бүлмәле фатирда бик кысан хәзер, кечкенәсе өйләнде бит, тиздән балалары булыр. Шул хакта уйлап башлар катып бетте. Гаиләдә җыелышып, бергәләп киңәшкәч, киңәергә карар кылдык. Ике бүлмәле фатирны сатып, бер бүлмәлене алырга планлаштырдык. Монысы кечкенә улыбызга булырга тиеш. Ә үзебезгә бер төзеп керү иде исәбебез. Белгечләр белән сөйләшкәч, әлеге гамәлләрне 3-4 айда тормышка ашырырга ышандырдылар. Әлбәттә, дуслар, туганнар мондый катлаулы алыш-бирешләрнең алай тиз генә барып чыкмаячагына ымлап, безне ашыкмаска, башка ысуллар эзләп карарга киңәш итсәләр дә, сүзебездә нык тордык. Булдырабыз!

Башта кредит бирүче оешмаларның безнең өчен файдалысын, ышанычлысын эзләп, тәкатьсез булдык. Бер кочак документлар җыеп, шактый киез ката туздырганнан соң, ниһаять, бер миллион сум кредит алуга ирештек. Безнең исәп белән, дүртәүләп эшләп торганда, әлеге сумманы түләве әллә ни авыр булмаска тиеш кебек тоелды. Өстәвенә, ирем белән икебезгә ай саен пенсия дә килеп тора ич. Тик бу тормышта бар да уйлаганча гына, без планлаштырганча барып чыкмый икән шул. Кредит алып озак та үтми, килен эшен алыштырды, профессиясе буенча эшләүне кулай күрде, ә анда өч ай дәвамында нибары дүрт мең түләячәкләр. Улыбыз да кыскартылуга дучар булды. Мин дә эшсез калдым – вакытлыча ялга җибәрделәр. Менә шунда гына йөрәкләргә шом төште, ничекләр түләп бетерербез кредитны!

Икенче бер авыр мәсьәлә – риэлторлар табу. Ай-һай, бигрәк читен эш икән анысы да! Ышанычлы, белемле, тәҗрибәлесенә юлыкканчы, шактый вакыт узып китте. Риэлтор әйтүенчә, алыш-биреш эшләре ай эчендә төгәлләнеп бетәргә тиеш иде. Тик кая ул! Дөрес, күңелебезгә хуш килгән фатирны тиз тапты алар. Элек яшәгән урыныбыз тирәсендә генә бер бүлмәлене тәкъдим иттеләр. Хуҗалар да ярыйсы гына, яхшы кешеләр кебек тоелды. 1600000 сумга килешендек. Сумманың бер миллионын алдан биреп куярга бик-бик үтенеп сорадылар хуҗалар. Акча алуга ук, фатирдан китәргә, тиз арада бушатырга ышандырдылар. Хәзер, тот капчыгыңны! Акчалар кулга килеп керүгә, бөтенләй башкача «җырлый» башладылар: имеш, закон буенча әле алар монда бер ай яшәп торырга хокуклы икән! Күршеләр белән сөйләшкәч, шул аңлашылды: фатир сатучы хуҗалар сәрхүшләр икән. Менә шунда котлар очты инде, акчаларны суга салмадык микән, дип! Хәзер дүртәүләп көтеп ятабыз инде танышлар бакчасында аларның күченеп киткәнен. Өстәвенә, көчле яңгырлар вакытында ут чыбыклары өзелде, менә хәзер ни ашарга пешерә алмыйбыз, ни кер юу мөмкинчелегебез юк, гомумән, утрауда яшәгән кебек тоябыз үзебезне. Шәһәрдә кафеларда тукланырга тырышабыз, тормышыбыз чегәннекеннән бер дә ким түгел…

Казаннан ерак түгел генә җир сатып алдык. Әле анда төзелеш эшләре башланмаган да. Ә бит безнең исәп буенча, октябрьдә инде яңа йортлы булырга тиеш идек. Үзем айдан артык алыш-биреш эшләре буенча теркәлү палатасы юлын таптыйм… Тиз арада яңа йортлы булабыз дигән хыялларыбыз челпәрәмә килде инде. Җәен бакчада яшәп торырбыз, анысы. Балалар бер бүлмәлегә күченер. Ярый да, үзебез кышка кадәр күченеп бетә алсак! Терсәк бик якын да бит, тик тешләп кенә булмый. Эх, теге чакта дусларым, туганнарым, якыннарым киңәшен тоткан булсам… Булдырабыз, имеш…

УЕННАН – УЙМАК

Байлык туплау, фатир мәсьәләсе кайберәүләрне акылыннан яздырырга сәләтле. Икенче бер танышым Ясминә белән булган хәл моның ачык мисалы. Чибәр, уңган-булган кызый иренә бер күрүдә гашыйк була. Илфар да аны бик ошата. Елдан артык дуслашып йөргәч, яшьләр тормыш корып яшәргә карар кыла. Бәхеткә, кызның әбисеннән калган фатиры була, яшьләр шунда бәхет диңгезендә йөзә. Бер-бер артлы уллы-кызлы була Хәбибуллиннар. Илфар өйдә балалар карау, пешерү-төшерү, җыештыру эшләре белән шөгыльләнә. Ясминә ханым зур керемле җирдә эшли, аның үз бизнесы. Җирдәге җәннәттә яши .

Бервакыт ханым эшендә -ат белән таныша. Тегесе буйдак булып чыга, гомер буе үзе генә яши. Туган-тумачасы, коттеджын, фатирын калдырырга кешесе юклыгы хакында да зарлана ул. Альберт, кызган баштан, Ясминәгә фиктив рәвештә ире белән аерылышып, аңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Ясминә югалып калмый, бу хәлдән файдаланып калырга уйлый. Ире белән уртага салып сөйләшкәч, Хәбибуллиннар әлеге аферага ризалык бирә. Алар планлаштырганча, бер мәл яңа ире Альберт белән яшәгәннән соң, Ясминә, мал-мөлкәтне бүлешеп, яңадан үз ире янына кайтырга тиеш була. Тиз генә аерылышып, Ясминә ханым Альбертка «кияүгә» дә чыга.

Баштарак Хәбибуллиннарның тормыш рәвешләре элеккесеннән әллә ни аерылып тормый. Аерылган булып исәпләнсәләр дә, гаилә элеккечә һаман бергә яши.

Бер көнне Альберт сырхаулап китә, телефоннан шалтыратып, Ясминәне чакыртып ала. Ханым атна-ун көн дәвамында авыру хәлен белешеп йөри, ә бер көнне кунып ук кала. Шул көннән башлап, Ясминәнең тормышы урталай бүленә, ике йорт арасында бәргәләнә башлый. Балаларының әтисе белән мөгамәләсе бозыла, көннән-көн аралары суына бара. Бер елдан Хәбибуллиннар чынлап торып аерылыша. Ясминә ханым балалары белән Альберт йортына күченеп яши башлый.

…Озак та тормый Ясминә ханым өченче баласын таба. Ханымның «яңа» ире бик көнче кеше булып чыга. Гаиләдә кычкырышулар, аңлашылмаучылыклар ешая. Берничә мәртәбә Альберт хатынын кыйнап та ташлый. Өч еллар тирәсе шулай җәфаланып яшәгәч, Ясминә ханым аерылышырга карар кыла. Шулай итеп, гаилә таркала.

Илфар да үз тиңен таба. Авылда туып-үскән, тәрбияле, инсафлы, эшчән Галимә белән танышу аның тормышында уңай якка үзгәрешләр алып килә.

Алар кушылып, бергәләп авылда яши башлый. Вакыты җиткәч, балалары да туа…

Менә шулай, уеннан – уймак килеп чыга…

ТАШКАЛА ХӘЛЛӘРЕ

Йорт төзеп керү, яңа фатир алу һәрвакыт бәхет-шатлыкларга бәйле булырга тиеш кебек. Тик кайчак…

Берничә еллар элек башкаланың Окольная урамындагы йортларның берсендә яшәүче Галимовларга Азинодан яңа фатир биргәннәр иде. Ләкин яңа фатир аларга кайгы-хәсрәт алып килде.

Нургали абый йортын, каралты-курасын, мунчасын – барысын да үзе төзегән. Шуңа күрә һәрбер почмак, агач, таш, җир якын була аның күңеленә. Бу нигездә аның хәләл җефете белән күгәрчендәй гөрләшеп үткән еллар ядкаре дә саклана. Балаларны да алар шушы йортта, дөнья диңгезендә колачлап йөзәр өчен канатлы иткәннәр. Шуңа да, Нургали абыйның дүрт бүлмәле яңа фатирга күчәргә бер дә теләге булмый. Актыккы сулышны да аның шушы йортта аласы килә…

Гомеренең соңгы көнендә (йөрәге сизгәндер, күрәсең) Нургали абый туган ягына – Арча районына ел ашына кайтып китә. Юл буе хатыны Зәкия апага яшьлек еллары, узган гомерләре турында истәлекләр сөйләп, алҗытып бетерә. Зияратка барып туганнары күмелгән каберләрне дә чистартырга өлгерә ул. Шул ук көнне энесенең ел ашын уздыралар. Ә кичен инде Галимовлар Казанда булалар.

Ошбу көннең кичендә Нургали абый өйдәгеләрнең һәрберсен диярлек бакчага озатып җибәрә. Үзенең дә иртә белән бакчага барып җитәсен әйтә.

Әмма йорт хуҗасы бакчага барып җитә алмый. Ястү намазын укый да тыныч кына мәңгелек йортка күчә…

…Бүген Нургали абый нигезендә 10 катлы ташпулат балкып тора. Бу йорт аның балаларына, оныкларына, якыннарына үткән көннәр фаҗигасен хәтерләтә…

«ЕЛЬЦИН» – КӘТЛИТ, «РАИСА МАКСИМОВНА» – ПӘРӘМӘЧ…

Шушы мәкаләне язып утырганда күптәнге танышым – яраткан бабаем – Хәйдәр абый шалтыратты. Күптән түгел өендә башы әйләнеп егылып киткән дә ике кабыргасын сындырган. Ятып кына тора, хәле мөшкел аның. Ул да үзен планлы рәвештә яңа йортларга күчерү корбаны, дип исәпли. Парин микрорайоны тирәсендәге Хасан күле геройлары урамында үз йорты белән яшәүче бу җор телле, шаян, шук бабайны якын тирәдә, гомумән, Казанда белмәгән кеше сирәктер. Үз йорт-җирендә мал-туар, кош-корт асраучы тырыш бабай хакында заманында «Татарстан» телевидениесе репортаж да күрсәткән иде. Әле дә хәтерлим: репортаж ахырында Хәйдәр абыйның хәләл җефете Зәйтүнә апа, кулындагы энҗе чәчәкләрне әйләндерә-әйләндерә:

– Сеңлем, көзгә доллар бәяләре күтәрелсә, азык-төлеккә бәяләр артса, Борис Николаевичны суймыйча да булмас! – дигән иде.

Репортажны карагач, хезмәттәшләрем:

– Нурулла, моннан соң алдыңны-артыңны яхшы карап йөр, Ельцин тарафдарлары харап итеп ташламасын үзеңне!

Икенче берәүләр:

– Президент аппаратына эшкә алырга тиешләр сине! – дип әле шактый вакыт көлешеп йөргәннәр иде.

Хәйдәр абыйның барлык мал туары «исемле», аларның һәрберсенең кушаматлары хикмәтле. Мәсәлән, сарыклары Раиса Максимовна, Ельцин, Путин… булса, әтәче Петросян «исемле» иде. Таш пулатлар арасында берүзе кукраеп утырган йорт-җире, мунча-бакчасыннан, яраткан мал-туарыннан бер дә аерылырга теләмәде шул ул. Инде барлык кеше күченеп беткәч тә, әле озак вакытлар бирешмәде Хәйдәр абый. Төзелеш эшләре өчен мунчасын да ихатасыннан аерып алдылар… Хәйдәр абый аннан соң да әле шактый яшәде үз нигезендә.

Күченеп йөргән көннәрендә очрашкач:

– Иң авыры – яраткан мал-туарымнан аерылу булгандыр, мөгаен. Аларның гомерләрен вакытсыз кыярга туры килде. «Ельцин»нан кәтлит ясадык, «Раиса Максимовна»дан пәрәмәч пешердек. Менеп кунакладым инде менә хәзер Карбышев урамындагы читлектәге кетәклеккә. Рәхәт тормышта, җәннәттә яшибез хәзер! – дип гадәттәгечә елмаеп, шаярып котылмакчы иде Хәйдәр абый. Мөлдерәмә күзләре кырыеннан сиздермичә генә тамган күз яшьләре миңа башканы сөйли иде шул…

Мәдинә НУРУЛЛА.

ЙОРТ САЛУНЫҢ НИЕ БАР: МҮКЛИСЕ ДӘ ЧУКЛЫЙСЫ... , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии