- 04.10.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №39 (2 октябрь)
- Рубрика: Дөнья бу
(Ахыры. Башы узган санда.)
Азнакай районында бик кызык суд эше башланды Узган җомга утырышы аеруча кызыклы булды. «АзСтрой» пластик тәрәзәләр ясаучы оешма булдырып, шул оешманы миллионнарча кредитка батырган һәм аны банкрот итеп ташлап качкан Алмаз Хәкимов чыгыш ясады. Ничәмә-ничә шаһитләр аңа каршы күрсәтмәләр биргәннән соң, бердәнбер кеше – ул үзе үз-үзен якларга торып басты. Алмазны якларга ник бер шаһит килсен!
ХИСАПЧЫ ТӨГӘЛРӘК БЕЛӘ
– 2004нче елда мин шәхси эшмәкәр буларак кибет ачып җибәрдем. Ул керемле түгел иде. Шул ук кибеттә дилер булып тәрәзәләр дә саттым. Шуннан соң, Азнакайда пластик тәрәзәләр цехы ачарга булдым, – ди Алмаз Хәкимов.
Әлеге кеше кредитлар алганда поручитель булган һәм бүген пенсиясенең яртысын шул бурычлар өчен банкка түләргә мәҗбүр булган Сәкинә апа, шәхсән минем өчен, Алмазның һәр сүзен аңлатып, өстәмәләр кертеп барды. Чөнки баш бухгалтер булып эшләгән хатын кибетнең дә, «АзСтрой» тәрәзәләр ясаучы оешманың да бар «тиеннәрен» яттан белә.
– Кибетнең керемсез булуы дөрес түгел, чөнки ул бик яхшы урында урнашкан. Көненә 30-35 мең сумлык товар сатарга була иде. Продукция саткан акчаны турыдан-туры кассадан үз кулларына ала барып, товар китерүчеләргә түләмичә, 1,5 ел эчендә 300 мең сумлык товар сатуны 13 мең сумга калдырдылар, – ди Сәкинә апа.
– «АзСтрой» тәрәзә цехы ачып, тәрәзә ясап сата башладым, – ди Алмаз. Эшкә кешеләр алдым. Кибетнең кереме начар булу сәбәпле, даруханә ачтым. Анысы да начар эшләгәч, аны 2 елдан яптым да. Күпме чыгымга юлыкканнан соң, «АзСтрой»га материал алу өчен, кибет исеменнән 5 млн сум кредит алдым. «АзСтрой»ны поручитель итеп калдырдым һәм шуңа күрә аның өчен бөтен кредитларны «АзСтрой» акчасыннан түләдем.
Сәкинә апа бу сүзләргә ачыклык кертә. Минем өчен генә түгел, суд өчен дә:
– «АзСтрой» поручитель булмады. Ә кибеткә дигән бурычны без тәрәзәләр белән түләдек. 2 млн сумлык пыяла кайтырга тиеш иде, кайтканда авария булып, 500 мең сумлык пыяланы ваттылар да әле.
– Складтан 500 мең сумлык товарны, фурнитура урладылар, – ди Алмаз. – Кешесен тапмаганга җинаять эше дә ачып тормадылар…
– Урланган товар 500 мең сумлык түгел, ә 127 мең сумлык иде, – дип, үз сүзен әйтә акча чутын түгәрәкләп түгел, ә төгәл белә торган хисапчы хатын.
– Без күп материалны банк аркылы күчермичә, «наличный» түләп ала идек, – дип, Алмаз бухгалтериядә исәпләнми калган акчалар турында әйтергә теләде булса кирәк…
– Чыннан да, банк аркылы күчми калган очраклар булды, ләкин ул 2000 сумнан башлап 15 мең сумга кадәрле суммалар иде. Калганын барысын да банк аркылы күчереп эшләдек, – ди Сәкинә апа.
Ә бүген суммалар меңнәр белән исәпләнми, миллионнар белән чутлана шул.
ҺӘР СҮЗГӘ ҖАВАП БАР
Судта банктан акча алу мәсьәләсе дә күтәрелде. Алмаз банктагы акчалар белән бухгалтерлар гына идарә иткәндәй итеп калдырмакчы иде дә, судья үзе үк аны дөрес юлга кертеп җибәрде.
Имеш, банктан акчаны имза куеп бары тик ике бухгалтер – С.Хәйруллина һәм И.Әхмәдишина ала торган булган.
– Бердәнбер оештыручы карары белән, чек кенәгәсендә бары тик бер генә имза – Алмаз Хәкимовныкы гына булырга тиеш иде, – ди Сәкинә апа.
Шәхсән мине кызыксындырган сораулар прокурор тарафыннан яңгыраган. Бурычка бата баруын күргән икән, ни өчен соң Алмаз Хәкимов КамАЗ алган?
– Хезмәт күрсәтеп булмады, чөнки клиентлар юк иде, шуннан соң саттым. Ул акчаларны бухгалтерның «приход»ка алмавын әле генә белдем. Акчаны сейфка кертеп куйдым, ә аның ачкычы Хәйруллинада иде. Аннары ул акчадан әҗәт түләдем. 1 млн 700 мең сумы әҗәткә тотылса, 300 мең сум хезмәт хакына түләнде…
Монда инде җеп очын тартырга артык акыл да кирәк түгел, чөнки хәтта мин дә узган язмаларымның берсендә соңгы тапкыр хезмәт хакының 2008нче елның декабрендә түләнүе турында язган идем. «АзСтрой»ның берничә эшчесе белән сөйләшкәч, алар шулай диделәр. Ә КамАЗ 2009нчы елның февраль аенда гына сатылган.
«Нефтемаш»тан бурычка акча алу да бөтенләй аңлашылмас гамәл була. Хәер, бәлки, мин генә нәрсәдер аңламыйдыр… Алмаз әйтүенчә, ул эшчәнлеген үстереп җибәрү өчен бурычка акча җыярга керешә. Шул ук «Нефтемаш»тан 2009нчы елның 22нче маенда бурычка ала да, инде 1нче июньдә банкротлыкка гариза яза. Гафу итегез, ләкин шушы вак кына өлешләрдә дә зур шик туа һәм банкротлыкның бер атна эчендә генә планлаштырылмавын аңлагангамы, аның монда ук алдан бурычка батып акча эшләп каласы килүен сизәм. Җитмәсә, дебитор-кредиторларга май башында ук банкротлыкка чыгу турында хатлар җибәрелгән булган…
Эше бармавын Алмаз кризиска да сылтап калдырып карый. Анысы да булгандыр үзе, ләкин ул чакта Азнакайда бердәнбер булган пластик тәрәзәләр ясау цехы гөрләп эшли бит. Әлмәт, Лениногорск, Сарман, Минзәлә районнарыннан, Башкортстан өлкәсеннән дә заказчылар агыла. Күрше-тирә районнар гына түгел, хәтта Мәскәүләрдән дә заказлар була монда. Эшчеләр хәтта төнлә дә йокламый. Ярты ел чамасы, көнне төнгә ялгап, бернинди хезмәт хакы күрмичә, «коммунизм» булып, бердәнбер көнне рәхәт чигәселәренә шикләнмиләр.
МӘСКӘҮ ДӘ КАРАР КӨТӘ
Судта булачак соңгы сүзгә, соңгы утырышка «Москапстрой» оешмасыннан да киләчәкләр. Алар инде болай да, Сәкинә апа белән даими рәвештә элемтәдә торып, эшнең ничек баруы белән кызыксынып торалар. 2 млн сумнан артык аласы калган бит аларның да. Хәер, Алмаз фикеренчә, киресенчә, әле алар аңа 300 мең сум тиеш икән.
– Алар мине алдады, – ди Алмаз. – Мин анда баргач, Сергей исемле кешегә башта 500 мең сум бирдем, аннары тагын 500 мең сум. Миңа бернинди документ бирмәделәр. Ә теге чакта алар миңа күчергән акчага материал сатып алдым…
– Әгәр син материалны алар җибәргән 6 млн 411 мең сумга алгансың икән, алайса нигә тагын өстәмә кредит алдың? Син бит материалны кредитка алдым дип әйткән идең? – дип гаҗәпләнә прокурор.
– Инвесторларга әҗәтле идем, аннары хезмәт хакы да түләдем…
Хезмәт хакы турында кабатлап тормыйм. Ә менә «АзСтрой» эшчеләренең шул ук Мәскәүгә барып, каты кәгазь өстендә йоклап, вагоннарда яшәп Мәскәүдә тәрәзә куеп ятуы, Алмазның командировкага килгән арада да кунакханәләрдә тукталуы турында язганым бар бугай инде.
Әгәр оешма шулкадәр акча җыйган икән, «АзСтрой»ның үзеннән дә бурыч алып торучылар булгандыр. Дебиторлар ягъни мәсәлән. Андыйлар бар! Әйтик, Алмаз Хәкимовның энесе Илназ – «Каминвестстрой»ның директоры. Бухгалтердагы документларга караганда, аларның «АзСтрой»га 500 мең сумга якын бурычы бар. Ә менә Алмаздагы документларга караганда, ул 2009нчы елның 3нче июлендә үк үз бурычын түләгән икән. Бухгалтерның да имзасы шул бурычны алу турындагы документка сырланган. Ләкин Сәкинә апа бу имзаның ялган булуы турында әйтә. Тагын бер җинаять эше исе килә ахры монда…
Тагын бер дебитор – Алмазның кибете. Тик ул кибет үзе үк банкрот һәм аннан «АзСтрой» бурыч ала алмый.
Рәхәт инде бу закон дигәнең. Бер кешегә менә шулай берничә оешма теркәп, үз-үзеңне үк поручитель итеп кредит җыеп, аннары банкрот игълан итеп тик ят.
АКЫЛСЫЗЛЫК ХАРАП ИТӘ
Алмазның, үз оешмасын банкротлыкка чыгарганчы әтисе һәм бухгалтерлар белән киңәшләшүе турында сөйләве тагын бухгалтерның күрсәтмәләренә каршы килә.
– Безнең белән киңәшеп торган кеше дә булмады, без банкротка чыгу турында карар кабул ителгәннән соң гына белдек, – ди Сәкинә апа.
Күпсанлы кредиторларга һәм дебиторларга булган бурычны исәпләп, Алмаз Хәкимов эшчәнлеге нәтиҗәсендә 8 млн 893 мең 619 сумлык зыян килгән. Ирексездән сорау туа: бу акчалар бүген кайда?!
Судта утырганда, банкрот итеп игълан ителгән «АзСтрой»га иң беренчеләрдән булып билгеләнгән конкурс идарәчесе Р.Шәрәфиев чыгышын тыңлаган идем. Ул оешманың милкен сатып кредитларын капларга тиеш. Ә бу идарәче берни эшләмәгән дияргә дә мөмкин. Әйе, компьютерлар сатылган икән. Әлеге акчалар кая киткән дигән сорауга, ул конкурс идарәсе вакытында эшләнгән эшләр өчен тотылуы турында әйтте. Алмаз Хәкимов та аңа 30 мең сум биргән һәм ул моны инкарь итми. Ул акчалар да каядыр кереп киткән… Тыңлап торгач, мин аның үзенә дә шикләремне белдердем. Нигә соң Шәрәфиев, конкурс идарәчесе итеп билгеләнгәнче булган анализлар вакытында ук, моның алдан уйланган банкротлык икәнен күрмәгән? Менә хәзер генә күренгәнме барысы да?! Бухгалтерның теле бүген генә чишелмәде дип беләм. Гәрчә, мин боларны төгәл ике ел элек берничә кат язган идем инде.
Алмаз никадәр генә зыян салмасын, үзе дә акылсызлыгы аркасында зур каза күргән. Менә, мәсәлән, нәфес колы булу нәтиҗәсендә, аның BMW X3тә утырып йөрисе килгән икән. Лизингка алган ул бу машинаны. 567 мең 906 сум итеп беренчел кертем түләгән. Шуннан соң ай саен 71436,96 сум түләргә тиеш булган. 5 ай дәвамында түләп барган, аннары ваклап түли торгач, азактан барыбер 1 млн 216 мең 528 сумны түләгән дә. Шуннан соң көймә комга терәлгән. Бурычларын да исәпкә алып, вакытында түләмәгән өчен булган җәзаны да исәпләп, Алмазның машина өчен 2009нчы елның 31нче июленә 785 мең сумнан артык бурычы җыелган. Килешүне үтәмәве өчен аның машинасын да тартып алганнар, димәк, түләнгән акчалар җилгә очкан дигән сүз. Әле җитмәсә, ул үзе үк «ТТС-Лизинг»ка 785 мең сум бурычлы да булып калган. Ничек алай була инде, димәгез. Килешү шулай төзелгән булса, мондый хәлләр дә бик мөмкин.
Тиздән бу эшләргә нокта куелачак. Күп булса, тагын ике утырыш калгандыр. Прокурор, әлбәттә, бу кеше өчен иң кырыс җәзаны сорар дип уйлыйм. Банкротлыкка барып төртелгәч, инде май ае башында ук банкротлык эшләре башлап та, ай ахырында бурычка акча җыя башлагач, эшчеләргә берничә ай дәвамында хезмәт хакы түләнмәгәч (тәүлек буе эшләп тә!), башкача була да алмый. Декретка чыгасы хатынга да акчасын башта түләмичә, инвалид егетне дә мыскыл итеп хезмәт хакын бирмичә чыгарып җибәрүләре… Галимов Алмазның (Пластик коммунизм бурычы – 2 (№44, 9 ноябрь, 2011 ел язмасында) туганнары да аның бары тик А.Хәкимов аркасында гына үлде дип исәпләвен искә алсак, ул башкага лаек та түгелдер кебек… Хәер, Азнакай суды ни дәрәҗәдә гадел яки миһербанлы булуын тиздән күрербез.
Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Комментарии