Дөнья куласа…

Бәхрәм карт агачының соңгы ботагы булган Зәйдә вакытсыз үлгән кичне ишегалды коесы ишелде. Хәер, кое дигән исеме генә калган иде аның. 1969 елдан бирле суы эчәргә генә түгел, хәтта мунча кергәч тә, тәндә исе кала торган булды. Чишмә кебек булган суның тәме нигә үзгәргән соң, яраксыз хәлгә килгән? Бу сорауга җавап биргәнче, башыннан ук сөйлим әле…

(Булган хәл, исемнәр үзгәртелде)

Көннәрдән беркөнне Гөлфирә карчыкның читтә өйләнеп, төпләнеп калган улы Хәбир кайтып төште. Үзе генә, гаиләсеннән башка.

– Әнкәй, бәгырем, сезне сагынуга түзәр чамам калмады, бер атна ялга кайттым, – дигән улы, кичләрен клуб-мазарга да чыга торгач, китү турында бөтенләй онытты.

– Улым, куа дип күңелеңә авыр алма, эш урыныңда ни әйтерләр, ни уйлар, – дип, кыюсыз гына сүз башлаган әнисен хәйранга калдырып, улы үзенең биредә калачагын белдерде. “Әни, мин өйләнәм”, – дигән хәбәргә сыгылыплар төште ана. “Хатының, балаң хакында уйладыңмы, балам?” – дип өзгәләнгән ананы тыңларга теләмәде Хәбир. Әйтерсең лә аны алыштырып куйганнар.

– Берничә көннән Зөбәйдә Хәбиргә ияреп тә кайтты. Гөлфирә карчыкка ничек кенә авыр булмасын, ризалашмый чарасы юк иде. Мич арасына килен булып килгән кешенең:

– Убырлы карчык, күрсәтәм әле мин сиңа дөньяның кем кубызына биегәнен, – дип, нечкә иреннәре арасыннан ысылдаган агулы сүзләрен каенанадан башка һичкем ишетмәде.

Зөбәйдә авыл Советында эшли. Ни гаҗәп, кечкенә булуга карамастан, уч тутырып акча тота иде. Беренче эш итеп дини карчыкка үч итепме, әллә яшәү рәвеше шундый булганмы – аш өстәленә дуңгыз ите кайтарып салды. Ит турап, аш салгач, майлы кулларын аннан-моннан чайкап, каенанасының тәһарәт чүпрәгенә сөртеп узды.

Каенана белән каенсеңел Саҗидә аерым ашауга күчте. Тик аларның аш-су әзерли торган савыт-сабалары дуңгыз мае белән майланган була торган иде. Бу хәлләрне уйласаң да ис китәрлек, Гөлфирә әби бу мыскылларга ничек түзгән диген. Саҗидә апа сөйләве буенча: “Әни, син абыйга рәнҗемисеңме?” – дип сораганда: “Әй, кызым, бозыклык кереп, юлдан язганга алып кайтты бит инде ул бу җәһәннәм кисәвен. Балага тел белән ничек рәнҗисең?! Йөрәккә генә боерып булмый”, – дия торган була.

Ананың бар өмете армия хезмәтендә булган кече улы Зөлкәрнәйдә. Егет кайтып төшеп атна-ун көн узмагандыр, өне-тыны бетеп кодагый булган кеше килеп керә.

– Кодагый, Хәбир Зөбәйдәне энесеннән көнләшә. Сез йорт салу турында уйлыйсыздыр бит? Яшьләр үзләренчә яшәсен, – дип авызын ачуга, Гөлфирә карчык аптырап китеп:

– Ай, Аллам, без бу йортны кече улым белән салдык ләбаса. Хәбирнең кулы да кермәде, ярдәме дә тимәде. Ир кеше үз гомерендә бер тапкыр йорт салырга тиеш, хәзер аның чираты, – дип әйтеп тә бетерергә өлгермәде, кодагые, кызыныкыдай нечкә иреннәрен кысып: “Карарбыз”, – дип бер ысылдады да ишекне бәреп ябып, юк булды.

Изге рамазан ае булуга карамастан, Зөбәйдә йортка дуңгыз ите белән хәмер ташуын дәвам итте. Карчыкның кисәтүенә җавап бер булды: “Ошамаса, чыгып олагыгыз!” Хәбирне дә эчәргә өйрәтеп бетерде килен.

Болай яшәп булмавын яхшы аңлаган Зөлкәрнәй белән Саҗидә ссуда әмәлләп, күршедә буш торган нигезгә йорт салып, башка чыктылар. Эчәр суны чишмәдән китерсәләр дә, хуҗалык эшләренә үзләре казып калдырган, Хәбир яшәп калган йортлары коесына йөрделәр. Зөбәйдә аларның коедан су алуына көеп йөрде-йөрде дә беркөнне Гөлфирә әбинең чиләк тотып керүен күреп, йөгереп чыгып, кое авызына йозак салды. Ни хикмәт, шул вакытта кое эчендә гөрселдәгән тавыш ишетелде. Әйләнә-тирәгә тынчу ис таралды. Шул көннән кое суы эчәргә генә түгел, башка кирәккә дә яраксыз булып калды.

Зөлкәрнәй үзләренә кое казыды. Ике кое арасы 20 метрлап кына булуга карамастан, суы искиткеч тәмле булып чыкты. Күрше-күлән өчен капкаларын төнгә дә бикләмәделәр.

Зөбәйдә дә игелек күрмәде. Авыл Советында тикшерү барышында зур җитмәүчелек чыкты. Апасы ссуда алып каплауга карамастан, бер ел утырып та кайтты. Тора-бара бер зур оешмага склад мөдире булып үрмәләгән җиреннән дә өрделәр. Аның җаваплылыгындагы 96 процентлы спирт – 10 градус суыкта бозга әйләнә. Гади эшче итеп күчерәләр. Хәбир абый да үлеп китте. Юл һәлакәтендә олы улы фаҗигале төстә һәлак булды.

Әти-әнисеннән соң ике туганын җир куенына салды. Үзенә дә чират җитте. Үзеннән соң олы кызы бакыйлыкка күчте. Менә яңадан Гөлфирә апа салып калдырган йорттан мәет чыкты. Бәхрәм карт агачының соңгы ботагы булган Зәйдәнең яшьли гомере өзелде. Әйтерсең лә ата-ананың тормышта кылган гамәлләре өчен балалар да җаваплы. Юкса әбиләрнең күзләре күрмәс булгач, әбием дип өзгәләнеп торган олы кызын да Ходай жәлләмәде. Шуны истән чыгармау хәерле: һәр кылган дөньяви гамәлләребез белән үзебезне бүләкли дә, җәзалый да алабыз икән.

…Саҗидә ападан ишелгән кое турында сораштым. Зәйдәнең кырыгын укыткач, күмгәннәр аны.

Гөлзифа ГАБИДУЛЛИНА.

Мари Иле, Бәрәңге бистәсе.

Дөнья куласа…, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии