- 04.09.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №35 (5 сентябрь)
- Рубрика: Дөнья бу
1 сентябрьдә укучыларны яңартылган, ремонтланган мәктәп каршы ала. Ә менә Яшел Үзәндә, киресенчә, балалар бердәнбер татар мәктәбенең җимерек бусагасыннан атлап керергә мәҗбүр. Подрядчы «Татинвестстрой» җәмгыяте төзекләндерү эшен 15 августта ук тәмамларга тиеш булса да, бүген эшнең очы-кырые күренми: милли мәктәптә аның кайчан тәмамланасын әйтә алучы да юк. Шул ук вакытта республика казнасыннан бүленеп бирелгән 6 млн сум акча тиешле максатта кулланылганмы дигән сорау да борчый.
1 СЕНТЯБРЬДӘ ҖИМЕРЕК МӘКТӘПТӘ
Яшел Үзән шәһәренең 5нче гимназиясенә якынлашкан саен, аннан искелек исе аңкуытоемлана. 1961нче елда нигез салынган мәктәп моңа кадәр ремонт-мазарларны күрми. Һәм тулысынча җимерек хәлгә төшә. Ә бу бит шәһәрдәге бердәнбер татар мәктәбе. Татарстан җитәкчелеге мәгариф өлкәсендә төрле проектлар аша ана телебезне саклыйбыз, дип сөйләшкәндә милли белем йортына шундый мөгамәлә аңлашылмый.
Мәктәптәкапиталь төзекләндерү эше 1нче июньнән башлана. Һәм ул план буенча 15нче августта тәмамланырга тиеш була. Мин мәктәпкә 29 августта килгәндә әле бинада эшне тәмамлау турында уй-фикер бөтенләй юк иде кебек. Юкка гына мәктәпкә журналистларны кертмәскә дип «өстән» кушмаганнардыр. Шулай да куып чыгара алмадылар. Бу яшерен хәрби объект түгел бит чөнки. Безне кертмәскә теләүнең сере күз алдында: мәктәп эчендә идән җәелеп бетмәгән, җылылык системасы тоташтырылмаган, стеналардагы ярыклар ямалмаган. Көне-төне эшләсәләр дә, монда эшнең тиз генә тәмамланасы юк.
– Мәктәптә эшне 2 көннән тәмамлыйсызмы? – дим җыелышып төшке аш ашап утырган эшчеләргә.
– Белмибез, – дип, мыек астыннан елмаеп куйдылар. Аларга «белмибез» дигән чиктән чыгарга ярамый, билгеле.
– Юк инде, – диде читтәгерәге соңрак.
Вакыт шуны күрсәтте: мәктәпнең ревизия комиссиясе вәкиле миңа телефоннан 1 сентябрьгә балаларның мәктәптә түгел, ә Горький исемендәге мәдәният йортында җыелышуын хәбәр итте. Мәктәптә төзекләндерү эше кайчан тәмамланачагын әйткән кеше юк, диләр. Хәзер балалар 5нче гимназиянең башлангыч сыйныфлар өчен бүлегендә 2 сменага бүленеп укырга мәҗбүр.
«ТАТИНВЕСТСТРОЙ» ҖАВАПТАН КАЧА
1 сентябрьгә кадәр 2 көн кала «Татинвестстрой» җәмгыятенең техник директоры Рәшит Хантимеров мәктәпнең белем көненә тулысынча әзер булачагын белдергән иде. «Мин моны 100% ышандырып әйтәм. Иртәгә җылыту системасын тәмамлыйбыз, аннан соң буш урыннарны каплыйбыз», – дип белдерде ул.
Мәктәпкә килгән вакытымда «Татинвестстрой» генераль директоры урынбасары Анатолий Сарыгин дә бар иде. Ләкин ул комментарий бирүдән катгый рәвештә баш тартып, машинасына йөгереп кереп утырды да китеп барды.
«Татинвестстрой» җитәкчеләренең берсе – Дмитрий Груздков. «Ремонт өчен аның оешмасы җаваплы булуга карамастан, аңа мәктәп бар ни, юк ни – ул монда килеп тә карамады», – дип сөйли башлады 5нче гимназиянең ревизия комиссиясе рәисе Дмитрий Алтухов Груздков турында. Ләкин июнь аенда подрядчы оешманың барлык көчләре коммерция объекты – автовокзалга юнәлтелгән, чөнки Груздков аның хуҗаларыннан берсе булып тора. Ягъни мәктәп соңрак та ярый, иң мөһиме – кесәгә акча керү туктамасын. Бу Русиядә үз ягын кайгыртучы түрәви эшмәкәрләрнең гадәти үзаңы.
ЧАРАСЫЗЛЫКТАН, ӘТИ-ӘНИЛӘР МӘКТӘПТӘ ЭШЛИ
25 август көнне 5нче гимназиянең ревизия комиссиясе рәисе Дмитрий Алтухов белән попечительләр советы рәисе, Яшел Үзән районы мөхтәсибе Габделхәмид хәзрәт Зиннәтуллин мәктәптә төзекләндерү эшен кабул итәргә килә һәм алар аптырашта кала: балалар бу мәктәптә ничек укырга тиешләр?!
– Минем кулда смета бар. Анда республика казнасыннан 6 млн сумнан артык акча бүленүе язылган, – ди «Безнең гәҗит»кә ревизия комиссиясе рәисе Дмитрий Алтухов. – Бөек Ватан сугышы вакытында Волгоград шәһәре алынганда да Павлов йорты мәктәпнең хәзерге хәленнән яхшырак күренгән. Подрядчылар үз эшен башкармады, һичьюгы гафу үтенергә тиешләр иде.
Мәктәп директоры да аптырашта. «Мәктәптә җылыту системасын, идәннәрне ябу, косметик төзекләндерү эшләрен төгәлләргә тиешләр. Инде 1 сентябрьгә тәмамларга сүз бирәләр», – диде үз сүзләренә ышанмыйча 5нче гимназия директоры Наилә Чибинова.
Ана күңеле балада дигәндәй, әти-әниләр балаларына матур төзек мәктәп булсын дипме, ярдәм итәргә, эшләргә килә башлаган. Ә бу мәсьәләне күтәреп йөрүче Дмитрий Алтуховка инде «өстән» кисәтү ясалган, кече эшмәкәрлегеннән колак кагачагын да искә төшергәннәр.
«МӘСЬӘЛӘНЕҢ ОЧЫ РАЙОН БАШЛЫГЫНА БАРЫП ТОТАША»
Инде бу мәсьәләгә мәктәптә укучыларның әти-әниләре ачыклык кертә башлаган иде. Шул ук Дмитрий Алтухов, аның 2 баласы да шушы гимназиядә белем алган, үзе биредә ревизия комиссиясе рәисе. Ул 25 августтан соң хәлне тикшерә башлый. Яшел Үзән районы мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итә. Ләкин район хакимияте белән мәгариф бүлеге подрядчыларны яклый. Баксаң, әле шартнамә дә төзелмәгән булып чыга. Мисал өчен, әйтик, әгәр ремонттан соң мәктәптә бер урын ватылса, яки җимерелеп төшә икән – беркем моңа җавап тотмаячак дигән сүз.
Шундый сорау туа: ни өчен Сергей Батин җитәкчелегендә Яшел Үзән районы хакимияте подрядчылыкка «Татинвестстрой» җәмгыятен тәкъдим иткән? Өстәвенә, аның белән төзелгән килешү юк, аннан соң җирле түрәләр белән мәгариф бүлеге подрядчыларны яклый, журналистларны мәктәп бинасына кертмәскә куша.
Татарстан Президентының ришвәтчелеккә каршы шура әгъзасы Роза Хәйруллина мәктәптәге әти-әниләрнең борчылуын уртаклаша. «Җәй көне монда эшләр тулы көчкә бармады. Әти-әниләр аптырашта», – дип башлады сүзен Роза ханым.
– Әгәр район башлыгы башка подрядчыларны яллаган булса, бу мәсьәлә килеп тумас иде, – ди ул. Аның сүзләренчә, мәктәпнең ремонтсыз калуының берничә сәбәбе бар. Подрядчылар арасында конкурс, тендер оештырылмаган, мәктәптә дә эш тиешенчә алып барылмаган. Игътибар аерым кешеләрнең шәхси мәнфәгатьләре өчен мөһим булган автовокзалга бирелгән.
– Димәк, район башлыгы үзенә яраклы подрядчы яллаганмы, – дим.
– Әлбәттә, нәкъ шулай килеп чыга. Яшел Үзән районы башлыгы Сергей Батин башка подрядчы оешма билгеләгән булса, алар үз эшләрен тиешенчә башкарырлар иде. Кайда дәүләт акчасы ага, шунда «Татинвестстрой» килеп чыга.
ӘТИ-ӘНИЛӘР: «ТАТАРСТАН ҺӘМ РУСИЯ ҖИТӘКЧЕЛЕГЕНӘ МӨРӘҖӘГАТЬ ИТӘБЕЗ!»
Биредә Яшел Үзән хакимияте белән подрядчыны, эшне вакытында төгәлләмәгән, дип кенә гаепләп булмый, сораулар күп: канунсыз гамәлләр дә ярылып ята. Бу махсус тикшерү органнары компетенциясендә. Татарстан Президентының ришвәтчелеккә каршы шура әгъзасы Роза Хәйруллина да мәсьәләне шураның киләсе утырышында күтәрергә ышандырды.
Инде бүген мәктәптәге укучыларның әти-әниләре имза җыя башлаган. Алар Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Русия башлыгы Владимир Путинга мөрәҗәгать итәчәк. «Бу бит татар гимназиясе, Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов милли җанлы кеше, ул бу эшкә ачыклык кертер, ярдәм итәр дип өметләнәбез», – ди Дмитрий Алтухов. Бирсен Ходай.
Айзат ШӘЙМӘРДӘН.
Казан-Яшел Үзән-Казан.
Яшел Үзәндә ташландык татар мәктәбе ,

Комментарии