Пенсияләр артты

Тагын пенсияләр артты. Бу юлы 7 процентка. 20 мең алучыларныкы 21400 сум булды, 10 мең сум алучыларныкы – 10700 сум. Күп алучыларныкы күбрәк артты, әз алучыларныкы – әзрәк. Мин үзем егермедән артыграк алам, шуда күрә күп алучылар дигәндә, без, дип язам. Ашказаны безнеке дә, әз алучыларныкы да бар бит инде. Шуңа күрә процентлап түгел, ә һәркемгә дә тигез итеп арттыру гадел булыр иде. Мәсәлән, һәркемгә дә меңәр сум. Пенсияләр арткач, әйбер бәяләре дә, түләүләр дә арта. Ә коммуналь түләүләргә бертигез түлибез бит. Әйтик, газга 2000 сум түлик, ди. 10 мең сум пенсия алучы болай да аз пенсиясеннән 20 процентны түли, ә 20 мең сум алучы 10 процентын гына. Монда әле безнең ишеләр турында гына бара сүз. Ә миллионерларныкы турында әйтмим дә. Анысына минем акылым җитми.

Сугыштан соңгы чорларда әйбер бәяләрен төшерәләр иде. Мәсәлән, ипинең бәясе 25 сумнан 20 сумга калсын, бу бит аз алучыларга файдалырак. Ул чорда ашамлыкларныкын гына түгел, көнкүреш әйберләренең дә бәясен төшерделәр.

Аннан соң «ел укытучысы», «ел табибы» һәм башкаларга йөзәр мең сумлык бүләк бирү бар. Әйтеп буламы бу акчалар аларның чынлап та иң-иңнәренә генә тия дип? Кеше белән кешене дошманлаштыру өчен көйләнгән бу.

Пенсия яшен арттыру да аңлаешсыз. Эш урыннары яшьләргә дә җитми. Депутатларга гына әйбәт, алар 65 яшькә кадәр акча алып утыра. Мин 50нче, 60нчы елларда заводта югары квалификацияле эшче булып эшләдем. Цех начальнигы миннән ким ала иде. Завод директорыныкы минекеннән ике тапкырга артык иде. Хәзер бу аерма ничек икән, шуны беләсе иде.

Салих ЗИННӘТОВ,

Зәй районы, Аксар авылы

Комментарии