ЮККА ЧЫККАН ХЫЯЛЛАР, ӨЗЕЛГӘН ӨМЕТЛӘР

ЮККА ЧЫККАН ХЫЯЛЛАР, ӨЗЕЛГӘН ӨМЕТЛӘР

Бер көнне күптән күрешмәгән курсташымда кунакта булдым. Инде өйгә җыенганда гына Рушанияның ире Салих кайтып керде. Керә-керешкә, кулындагы сумкасын атып бәреп, кемнәрнедер 25 катлы сүгенү сүзләренә күмәргә тотынды. Сәбәбе бик тиз ачыкланды: игълан буенча эшкә урнашырга барган булган да, тик юлы тагын уңмаган…

– Моннан соң газета, журнал, телевидениедәге «йөгерек» юлларның берсенә дә ышаныч калмады. Күргән-белгәннәр, таныш белешләр булышса гына инде, алайса ялган игъланнар буенча йөреп, тәмам арып беттем. Хәзер бөтен өмет дусларда гына, – дип сөйләде ул бераз тынычлангач.

Өйгә кайткач мин дә телевизордагы «йөгерек» юлларны өйрәнә башладым. Шул рәвешле Салихка эш табарга булышу иде исәбем. Игъланнар, чыннан да, шактый булып чыкты. Иң беренче Альберт исемле егеткә шалтыраттым. Төзелештә завхоз булырга тәкъдим итте бу миңа. Салихка да эш табылды. Обойлар ябыштырырга яисә штукатур һөнәрен сайларга мөмкинчелек барлыгын әйтте безгә Альберт.

Иртән иртүк торып киттек очрашу урынына. Ибраһимов урамындагы ул яшәгән йортка якынлашуга, бер төркем ир-ат күреп туктап калдык. Баксаң, алар да әлеге җитез, елгыр егет белән очрашуга килгәннәр икән. Документларын бер ай элек калдырып китсәләр дә, Альберттан хәбәр булмаган. Тик банктан кредит түләү кәгазьләре килә башлагач кына тегеләр эшнең нәрсәдә икәнлеген аңлаган. Альберт телефон номерын да алыштырып куйган, бәлагә тарганнар йорт янында айга якын сагалап йөрсәләр дә, аны очрата алмый аптырап беткәннәр.

Ярты сәгатьләп көткәннән соң, ниһаять, пәйда булды егетебез. Үзебез белән ике фото, паспорт һәм башка документ күчермәләрен дә алып килгән идек. 35 яшьләр тирәсендәге бик елгыр адәми зат булып чыкты Альберт. Бөтен кулы, беләкләре татуировкаларга «төренгән» егет күңелдә шом уятты. Документларыбызны калдырырга базмыйча, кайтыр юлга чыктык.

«КАЧЫШЛЫ» УЙНАУ

Икенче көнне «йөгерек» юлдан язып алган тагын бер номер буенча эш эзләргә кузгалдык. Анда безгә обойлар ябыштыру буенча эш тәкъдим иттеләр. Иртән сәгать сигездә Глушко урамында Сергей исемле егет каршы алды. Аңа ияреп төзелеп ятучы йорт янына киттек. Сережа безне Алексей карамагына тапшырып, үзе юкка чыкты. Берәр сәгатьләп көткәннән соң, урамда җыелышкан халыкны төзелешкә алып киттеләр. Ишек алдында әлеге зур төркем берничә өлешкә бүленеп, төзелеп ятучы йорт янында «эреп» юкка чыкты. Без 11 катка күтәрелдек. Биредә эш кайнап тора: якын чит ил гражданнары умарта кортларыдай тырыша, арада безнекеләр дә күренгәли. Без буш бүлмәгә кереп, Алексейдан фәрман көтәргә керештек. Шулчак бер төркем хатын-кыз пәйда булып, безне 11 каттан куарга тотынды. Арада бик чая, җитез Фәридә исемлесе:

– Биредә Гурген бригадасы эшләячәк, вакытыгызны әрәм итмәгез, китегез моннан, – дип безне китәргә «кодалый» башлады.

Хәлне аңлатып, Сергейга шалтыратырга туры килде. Ике сәгать дәвамында Сергей Дима исемле адәми зат белән эш бүлеште. Безгә читтән карап торудан башка чара калмады. Шул арада күрше йорт төзелешеннән төркем-төркем ирләр, хатын-кызлар без тукталган йортка эш эзләп килде. Аларга хезмәт хакы түләмичә тилмерткәннәр икән. Бөтен өметләре шушы йортка төбәлгән. Биредә алдамыйлар, түлиләр икән дигән хәбәргә ышанып, Гургенны эзли бар да. Теге Фәридә исемле ханым да безгә Гургенга мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итте. Хәтта безнең өчен аның белән сөйләшеп карарга да ышандырды …Һәм юкка да чыкты.

Сәгать 12 ләргә кадәр аптырап, Дима белән Сергей эш бүлешкәнне күзәтеп торганнан соң, җыенып, китеп барудан башка чара калмады…

АЛДАР КӘСЕПЧЕЛӘР

Төшке аштан соң тагын юлга кузгалдык.

– Эш белән теләгән һәркемне тәэмин итәбез, – дигән игъланга ышанып, шәһәр үзәгенә юл тоттык. Арбузов урамына урнашкан кадрлар агентлыгы иркен, чиста, җиһазланган бүлмәдә урнашкан. Биредә ике кыз кабул итә. Безгә анкета тутырып, 400 сум акча түләтеп, кулыбызга 8 предприятие номеры язылган кәгазь тоттырып кайтарып җибәрделәр. Өйгә кайткач, чиратлап әлеге номерларга шалтыратырга тотындык. Тик аларның кайсысы гел «занято», кайберләре бөтенләй «үлгән». Ике номерга шалтыратып, аралашу бәхетенә ирештек, тик инде анда кирәкле һөнәр ияләрен туплап өлгергәннәр, без соңга калган булып чыктык.

Әлеге кадрлар агентлыгы биргән егермеләп номерга шалтыратуга карамастан, безгә эш табарга атлыгып торучы табылмады. Бу хәлгә без бик аптырадык, әлбәттә. Гамәлне аңларга очраклы очрашу ярдәм итте. Кадрлар агентлыгының эшләү алымнары хакында безгә минем танышым, элекке укучым, Айрат сөйләп бирде:

– Менә бүген бизнесымны саттым әле. Ярты ел элек машинам астына бер ханым килеп керде, исерек булган. Шул сәбәпле, праваларымны алдылар, 250 мең штраф түләргә мәҗбүр булдым. Шуңа күрә, кәсебемнән колак кагарга туры килде, – дип сөйләп китте укучым.

Айрат кадрлар агентлыгы тоткан булган. Моңарчы уңышлы гына эшләп килгән әлеге агентлыктан котылуына әллә ни артык борчылмый ул:

– Беләсезме, Хак Тәгалә юлдагы һәлакәтне миңа юкка гына ирештермәгәндер дип уйлыйм, – дип дәвам итте Айрат. – Гөнаһларым өчен җаваптыр ул. Кадрлар агентлыгы тота идем. Дөрес, керемле эш үзе, көн саен 1000нән артык чиста керем алып килде ул кәсеп! Тик нәрсә хисабына дисезме? Алдау, кешене юлдан яздыру хисабына… Газетага биргән игълан буенча килгән һәр кешегә эш табарга ышандырабыз бит. Анкета тутыртып, 400 сум акча каерып алабыз да, аннан-моннан урланган номерлар тоттырып җибәрәбез. Яисә дуслар, туганнар белән алдан сөйләшеп, алар номерын бирәбез. Бик сирәкләргә эш тапкаладык. Берничә мәртәбә агентлык адресын алыштырырга да туры килде. Авариягә эләккәннән соң, төпле бер фикергә килдем: гөнаһларым өчен Ходай тотты. Менә шуңа күрә кәсебемне сатып кайтып килеш. Әле яңа хуҗаларны да кисәттем, эшләрен төпләп башкарсыннар, алдау юлына басмасыннар!

АЛДАРЛАР ЯТЬМӘСЕ

«Көненә 700 сум түлибез. Курьер булырга теләүчеләрне көтәбез!» – дигән ятьмәгә килеп каптык. Күрсәтелгән телефон номеры буенча шалтыраткач, чыбыкның теге очында күнегелгән, инде ятланып беткән текстны, пулеметтан аттыргандай, ягымлы хатын-кыз тавышы сиптерде генә:

– Катыргы-кәгазьдән эшләнгән продукцияне предприятиеләргә ташу өчен курьер эзлибез. Эш бик җиңел: без биргән адрес буенча барып, төргәкләрне хуҗаларына тапшырырга гына кирәк. Көненә 700 сумнан артык акча эшләп алырга мөмкин. Эш барышында өйрәнү уздырабыз. Без 5 меңнән артык предприятиегә хезмәт күрсәтәбез. Иртәгә 12дән соң тимер юл вокзалы тирәсендә урнашкан элекке көнкүреш хезмәте күрсәтүче бинада көтеп калабыз.

Шатланышып, киттек Салих белән икенче көнне чакырылган җиргә. Зиннәтле җиһазланган бүлмәдә сөйкемле, чибәр кыз каршы алды. Биредә инде безнең кебек эш эзләүчеләр шактый җыелган иде, бар да тырыша-тырыша анкета тутырып маташа. Безгә дә аны тоттырдылар. Нинди генә сораулар юк биредә! Хәтта тулай торак бирергә дә ышандыралар! Эшкә урнашырга теләүчеләрнең күбесе читтән килгәннәр, яшәр урын булганга сөенеп туя алмыйлар. Анкета тутырып, иртәнге сәгать сигездә килергә вәгъдәләшеп, өйгә кайтып киттек.

Иртәгесен, сөйләшенгәнчә, булачак эш урынында җыелыштык. Без килгәндә егермеләп кеше бар иде. Чиратлап, берәм-берәм, фамилияләре аталганнар, биредә эшләүче «укытучыларга» беркетелеп таралыша башлады. Башта Салихны чакырып алдылар, ниһаять, чират миңа да җитте! Бүлмәдән чыгуга мине 50 яшьләр тирәсендәге бер ир-атка беркеттеләр. Үзен Илшат дип таныштырды ул. Берүзенә өч сумка төягән, һәрберсе бик авыр күренә. Берсен мин дә кулыма алып, абзыйга булышырга булдым.

Урамга чыгуга ул кемнәргәдер шалтыратып, сөйләшә башлады. Шул рәвешле ярты сәгать узганнан соң, мин аннан сорарга мәҗбүр булдым:

– Иң беренче кайсы адрес буенча барасы соң?

Соравым Илшатка ошамады күрәсең, ул дорфа гына:

– Сез бүген миңа ияреп кенә йөриячәксез. Сезнең бар эшегез минем тирәдә булу һәм елмаю. Мин үз эшемне башкарам, ә сез үзегезнекен.

– Ә сезнең вазыйфагыз нинди соң?

– Мин – менеджер.

– Мин бит курьер булып эшләргә алындым. Курьерга тагылып йөреп, үз вазыйфаларымны беләсем килә.

– Әйттем бит инде вазыйфаларыгыз турында. Бик күп сораулар бирәсез, телегезне тыегыз бераз. Мин бүген сезнең хакта информация туплап, хуҗаларга җиткерергә тиеш. Эшкә алалармы сезне, юкмы – язмышыгыз тулысынча минем кулда бит, кызый…

– Кешене бер көндә өйрәнеп, аңа характеристика биреп буламыни ул? Минем курьерга ияреп йөрисем килә, эшемне төпләп өйрәнер идем, – дим үҗәтләнеп.

– Сезгә бит товар ышанып тапшырачаклар. Шуңа күрә, бүген мин сезгә билге куярга тиеш. Аннары үзегез эшли башларсыз, – ди бу.

– Үзегез күптәннәнме соң биредә? – дим кызыксынуымны дәвам итеп.

– Өч айлар чамасы эшлим инде.

– Көненә күпме чыга соң?

– Төрлечә була инде.

– Алай да уртача ничә сум эшлисез, мәсәлән, кичә күпме чыкты?

– Кичә мин 35 мең эшләп алдым!

– Тырышсаң, чапсаң, шактый майтарып була. Бар да үзеңнән тора!

Шулай «аптыратыйммы-тинтерәтимме» уйный торгач, тимер юл вокзалы янындагы кафеларның берсе янына да килеп җиткәнбез. Ерактан ук Салихны күреп алдым. Биредә, кафеда, «менеджер-курьерларның» иртәнге җыелу урыны икән. Салих бер егет белән аралашып тора иде, шуның белән гәпләшеп алырга булдым. Ул миңа үзе турында түкми-чәчми, дөресен сөйләп бирде.

24 яшьлек Ваня башкалабызга башка республикадан килгән. «Йөгерек» юлдагы игъланны укыгач, бик шатланган. Акчаны көн саен түләргә ышандырганнар ич аңа да! Курьер булып урнашырга теләк белдергән егет менә инде ай дәвамында шәһәр урамнары буйлап авыр сумкаларга тутырылган китаплар сатып алырга «кодалап» йөрергә мәҗбүр.

– Әлеге агентлыкның бер генә дә дөрес сүзе юк. Тулай торактан урын бирәбез, дип ышандырдылар башта. Аларның тулай тораклары хыял илендә генә кала бирә. Кая монда акча эшләү! Кичә планны тутыра алмадым. Нибары 130 сум җитмәде, шуның өчен бер тиен түләмичә җибәрделәр. Көн саен иртүк килеп берничә сумка китап төйибез дә шәһәр буйлап тел салындырып йөрибез. Айлар буе курьер эшенә күчерәбез, дип сафсата саталар. Менә башта шуңа өметләнә халык. Башка җиргә бик китәр идем дә, кая барып сугылырга белмим. Әлеге игълан ел әйләнәсе экраннардан төшми, чөнки тоткарланмый биредә халык. Яшьләр эшнең нәрсәдә икәнлеген аңлауга, моннан табан ялтырату җаен таба. Биредә акча эшләрмен дип уйлаган идем, инде алдарлар ятьмәсенә эләгүемне аңладым. Ялганчылар кесәсен калынайтып ятмыйм башка, бүген товарымны тапшырам да иртәгәдән вагоннар бушатырга китәм, – дип аһ-зарлары белән уртаклашты Ваня.

Алдарлар алданучыны сайлый… Сак булыгыз!

Мәдинә НУРУЛЛА.

Комментарии