- 04.01.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №1 (1 гыйнвар)
- Рубрика: Дөнья бу
Әй, бу гомерләрнең узуы. Ниләр генә күрмәгән инде ул кеше дигәнең – хәерчелеген дә, ачлыгын да, ялангачлыгын да. Авыр елларда халык ашаган ризыкны хәзер эт-мәче дә иснәмәс инде. Ул кием-салымны әйткән дә юк, начар, ләкин таза иде, киндердән тукып кигән күлмәк тузмый да, юган саен агара гына бара.
Ә хәзерге киемнәр суга беренче тапкыр салып алуга ук үзенең кыяфәтен югалта. Бер генә кияр өчен чыгаралар ахры аларны. Бигрәк тә аяк киемнәренә исең китәрлек, яңа аяк киемен бераз киеп йөргәч, билләһи дип әйтәм, чабата искә төшә.
Элек авылларда өй саен диярлек «аяк киеме остаханәсе» эшли иде. Чималын да ерактан кайтартасы юк, урман янәшә, юкә яфрак яра башлау белән, җәй буе курыс (юкә кайрысы) төшерәсең. Бер сантиметрдан артыграк киңлектә теләсең, каезлыйсың, киптерәсең. Чимал әзер булгач, келәт почмагыннан кирәкле размерга калыбыңны алып керәсең, кулыңа шөшле аласың, җиде юкәдән шундый җайлы чабата чыга. Ике метр тирәсе киндерә үреп, аягыңа җайлап киеп бәйләп юлга чыксаң, хәзерге аяк киемнәре кебек кайчан, кайда табаны кубар, кырые ачылыр, ярылып бетәр дип борчыласы юк.
Чабата киеп йөрергә язсын дип язуым түгел, Алла сакласын, ул авыр заманнарны кире кайтармасын. Кием-салымның сыйфаты яхшырса, халык өчен чыгым азаер, кичә алып кайткан киемең бүген инде яраксызга чыкмас иде.
Гөлзифа ГАБИДУЛЛИНА.
Мари иле, Бәрәңге бистәсе.
Чабата искә төшә,

Комментарии