- 03.10.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №39 (3 октябрь)
- Рубрика: Дөнья бу
Яңа партияләр ишәйсә дә, Русиядә әкренләп булса да антидемократия шөрепләре бушатылса да – татар һаман корбан булып кала. «Президент» атамасы тартып алыначак, милли мәктәпләр кими, Татарстан тотрыклы республика буларак кара исемлеккә керә бара, татар зур максатлар куйса – Мәскәү шундук шик-шөбһәгә бирелә. Менә демократия җилләре исә, партияләр ишәйде. Тик татарга моннан ни файда? Аның мәнфәгатьләрен либерал урыс милләтчесе дә, империалистлар да кайгыртмый.
«ТАТАРСТАН СӘЯСИ ЯКТАН АКТИВ»
Һичшиксез, Дәүләт Думасы һәм Президент сайлаулары нәтиҗәсеннән канәгать булмаучыларның протест акцияләре Русиядә партияләрне теркәү процедурасын гадиләштерүгә сәбәпче булды. Массаларның дулкынлануы Кремльне чигенешләр ясарга мәҗбүр итә. Партияләр өчен дә дилбегә бушатылды. Апрель аеннан үзгәрешләре үз көченә кергән «Сәяси партияләр турындагы» канун нигезендә, яңа партия төзү өчен хәзер 40 мең түгел, 500 кеше дә җитә. Нәтиҗәдә, партияләр яңгырдан соң чыккан гөмбә кебек үрчи башлады. Бүгенгә Русиядә 37 партия теркәлгән, чиратта тагын 200. Русия Юстиция министрлыгының Татарстан буенча идарәсе башлыгы Гөлнара Сергеева белдергәнчә, бүгенгә Татарстанда 29 партия теркәлгән. Бу бөтен Идел буе төбәкләре арасында иң зур күрсәткеч. Сәяси яктан республика беренчеләрдән бара.
ЯҢА ПАРТИЯЛӘР ПАРЛАМЕНТКА ҮТӘ
1990 елда барлыкка килгән «Русия демократия партиясе» агымдагы елда янә теркәлү үтте. Казандагы бүлек җитәкчесе, «Звезда Поволжья» газетасы мөхәррире Рәшит Әхмәтов зур максатлар куюын әйтә, кимендә парламентта 2нче яки 3нче урын яуламакчылар.
– Төп максатыбыз сайлауда катнашу һәм Татарстан Дәүләт Советына үтеп керү, – дип белдерде Рәшит Әхмәтов «Безнең гәҗит»кә. – Русиядә бүген сәяси тотрыклылык юк. Вәзгыять бик нык үзгәрә. Путинның, хакимиятнең рейтингы кими бара, икътисади кризис һәм актив яшь буын барлыкка килде.
Әле партияләргә каршы көрәш башланганчы, «Русия демократия партиясе»нең Татарстанда мең ярым тарафдары булган. Әлеге партия сәяси даирәләргә яхшы таныш. Тик хәзер яңа дулкын белән «Русия хатын-кызлар өчен», «Яшелләр альянсы», «Русия шәһәрләре», «Аграр Русия», «Социаль челтәрләр» һәм башка партияләр оешты. «Русия пиратлар партиясе» дә рәсми теркәлүгә әзерләнә. Әлегә аларның тарафдарлары Татарстанда 100 кеше тирәсе.
«Русия пиратлар партиясе»нең Татарстан төбәк бүлеге координаторы Сергей Колотовченков «Безнең гәҗит»кә белдергәнчә, алар электрон туры демократияне үстерәчәк. «Һәр граждан техник чаралар ярдәмендә ил белән идарә итә алырга тиеш. Халык инде рәсми демократияне күрсәтүче башка партияләрдән туйды. Күбесе парламентка үтә дә, аннан соң, вәгъдәләрен үтәми. Электрон демократия ул халык алдында җаваплылык», – диде ул.
«АЮ»ЛАР ЯҢА ПАРТИЯЛӘРДӘ КӨНДӘШ КҮРМИ
Дөрес, Татарстанда теркәлгән 29 партиянең барысы да киләсе сайлауда катнаша алмаячак. Моның өчен сайлауга кадәр 90 көн алдан теркәлергә кирәк. Әмма, әлегә алар җитди көндәш була алмаса да, зур партияләргә (әйтик, «Бердәм Русия»гә) мәшәкатьне арттырачак. Әгәр бөтен дөньядагы вәзгыятькә күз салсак, иң цивилизацияле дәүләтләрдә дә бер-берсенә көндәшлек тудырган ике-өч партия генә бар. Америка, мәсәлән. «Сәяси партия – ул клуб, секта түгел, ул 100 кешегә генә юнәлдерелгән җәмгыять түгел. Ул киң массаны җәлеп иттерә алмаса, программасын төгәл язмаса – сәяси даирәгә тиз генә үтеп керә алмый. Менә андыйлар бармы әле?!» – дип киная белән генә белдерде «Бердәм Русия» партиясе әгъзасы Римма Ратникова. Ягъни шуның белән «аю»лар көндәш күрмәвен ачыктан-ачык белдерде.
«ЯҢАЛАРЫ ДА, «БЕРДӘМ РУСИЯ» ДӘ ТАРКАЛАЧАК»
КПРФтан тыш, тагын 2 коммунистик партия теркәлгән. Татарстан коммунистлар атасы Хафиз Миргалимов мондый буталчык махсус оештырылган, дип саный.
– Без әкренләп күтәрелә барабыз. Безнең Русия Дәүләт Думасында да хәзер 54 кеше түгел, 100гә якын. Тавышларны махсус бетерергә, таркатырга дип канунны шулай үзгәрттеләр, – дип белдерде Хафиз Миргалимов.
Сәясәт фәннәре докторы Наил Мөхәррәмов бу яңа «гөмбәләрне» «диван партиясе» дип кенә атый. «Аларның бөтен әгъзалары бер диванга утырсалар, сыешалар. Бу партияләрнең 90%ының киң җәмәгатьчелеккә исемнәре дә, нәрсә күзаллаулары да мәгълүм түгел. Аларны ишетүче дә юк. Кызганыч, бездә партияләр ничек җиңел барлыкка килсә, шулай җиңел генә юкка да чыга. Менә хәзер «Бердәм Русия» дә таркала, «Халык фронты»н Путин җитәкләп, «Бердәм Русия» Медведевка кала», – ди Наил Мөхәррәмов.
Русиядә партияләрдә беренче планда шәхес факторы тора, аннан соң гына оешма, идеология. Мисал өчен, татарны Монголиягә кууны өндәгән ЛДПР партиясенең җитәкчесе Владимир Жириновский аннан китсә – ул шундук таркалачак. Әлегә кадәр бер коммунистларны гына иң озын гомерле (бер гасыр), беренче урында идеологияне куеп баручы чын партия дип атарга була. Шуңа да белгечләрнең фаразы табигый яңгырый.
«МИЛЛИ ПАРТИЯСЕЗ СӘЯСӘТ – РУСИЯНЕ ТАРКАТАЧАК»
Канун нигезендә партияләрне милли, дини, төбәк үзенчәлекләре буенча теркәп булмый. Мәсәлән, «Мөселманнар берлеге» партиясе теркәлү үтмәгән.
– Татарны, Татарстанны яклый ала торган партия ясарга мөмкинчелегебез юк. Без әле һаман үзебезгә каршы эшли торган партиядә эшләргә мәҗбүр, – ди җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин. – Мәгарифтә милли компонентны юкка чыгаручы 309нчы законны кабул иткән, татар мәктәпләрен юкка чыгарган партия милли республикаларда, Татарстанның саф татар районнарында иң югары күрсәткечне бирә. Икейөзлелек упкынга илтәчәк. Урысларны яки правослауларны яклый торган аерым партия булса, без аяк терәп үзебезнекен булдырыр идек. Безгә бүгенге мөмкинлектән бөтен халыкларның хокукын тигез тота торган партия кирәк. Әгәр халыкларны бүлү башлана икән, Русия үзен-үзе бетерәчәк. Әле билгеле түгел: безме, Русияме алдан юкка чыгачак?!
Партияләрнең гомерен вакыт күрсәтер. Аның беренче чаткыларын 14 октябрьдә муниципаль берәмлекләрдә үтәчәк сайлауда күреп булачак.
Айзат ШӘЙМӘРДӘН.
Комментарии