Хакимият «бомж»лар үрчетә…

Без, Ибраһимовлар гаиләсе, 2002нче елның август аенда шәһәренә күченеп килдек. Ул айда ук мин, Раилә Ибраһимова, торак-коммуналь хуҗалыгына (МПОЖХиБ) ирем белән урам җыештыручы булып эшкә урнаштым. Безне һәм ике баланы (малай Илфат Ибраһимов 22.12.1997 елгы, кыз Инзилә Ибраһимова 10.11.2000 елгы) оешманың тулай торагына Нефтьчеләр урамындагы 16нчы йортка, 24нче фатирга «прописка»га керттеләр. Ә яшәргә Нефтьчеләр урамы 137нче йорт, 3нче фатирга «служебный» йортка урнаштырдылар. МПОЖиБ директоры Р.С.Биккинеевка, Илшат Габделхаевич Шәйморатовка (элекке шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе), кеше хокуклары яклау оешмасы җитәкчесе Моряк Йосыповка, «Бердәм Русия» оешмасы җитәкчесенә бардык. Ләкин алар берсе дә безнең мәсьәләне чишәргә ярдәм итмәде. 2010нчы елның 8нче апрелендә шәһәр прокуратурасына И.Г.Захаровка мөрәҗәгать итеп язылган хаттан җавап килде. Алар безнең сорау буенча эш алып барылачагын яздылар. Йортны тузган йортлар фондыннан чыгаргач, аның безнең исемгә рәсмиләштереләсен аңлатып язып җибәрделәр.
Без ике ел торгач, күршеләргә фатирлар бирделәр, ә безне шунда калдырдылар (йорт 6 фатирлы). Бу Нефтьчеләр урамындагы 137 йорт тузган торак программасына кергән булган. 2010нчы елның октябрь аенда район башлыгы Геннадий Егорович Емельяновка Нефтьчеләр урамындагы 109 йортта (элекке УПК) халык белән очрашу, «Түгәрәк өстәл» вакытында мөрәҗәгать иттек. Ул безгә шул вакыттагы район башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Мөдәрисович Хәнифов янына барырга кушты. Ә ул: «Бернәрсә дә эшли алмыйм, авылда атаң өе юкмыни, шунда кайтып торыгыз», – диде. Аннары район башкарма комитетына яңа җитәкче Исмәгыйль Хафизов килде. Ул, без беренче тапкыр аның янына баргач, «белешермен» дип калды. Икенче тапкыр килгәндә: «Туйдырдыгыз инде», дип куып чыгарды. Малайга 2011нче елның 22 декабрендә 14 яшь тулгач, паспорт алыр өчен документ тапшырганда, безгә: «Сез тулай торакта «прописка»да түгел», – диделәр. Тикшерә башлагач, өч ел элек 2009нчы елның август аенда ук, безгә хәбәр итмичә, безнең гаиләне «прописка»дан төшергәннәр. Шулай итеп, безнең 14 яшь тулган малайга паспорт бирүдән баш тарттылар. Без шуннан соң зуррак җитәкчеләргә хат юлладык. В.В.Путинга, Д.А.Медведевка, Р.Н. Миңнехановка. Бу хатларның барысына да бер үк җавап килде: «Без бернәрсә дә эшли алмыйбыз, эшләре судта», – дип җавап бирде хәзерге район башкарма комитеты җитәкчесе И.И.Камалетдинов.
Шушы хәлләрдән соң малайга паспорт бирделәр, ләкин «прописка»сыз. Ә безнең төп мәсьәләне чишмәделәр. Без башкарма комитетны судка бирергә булдык. 2011 елның 22 декабрендә беренче суд булды. Шуннан соң тагын биш суд булды, ләкин бернинди дә карар чыгармадылар, судны туктаттылар. Балалар хокукларын яклаучыларның 1нче судтан соң ук үз эшләрен башкарырга җыенмауларын төшендем. «Без әти-әнисез балаларны гына яклыйбыз», – диде ул.
Быел «Спас ярминкәсе» ачылышында мин Р.Н. Миңнехановка мөрәҗәгать иттем. Ул Геннадий Егоровичка, тегесе И.И.Камалетдинов янына җибәрде. Ул безне икенче көнгә иртәнге якта үзенә приемга чакырды. Чакырган вакытка килдек һәм үзебезнең проблеманы сөйләдек. Ә ул безгә: «Сезнең проблемагыз миңа таныш, мин монда белештем, ул вакытта эшләми идем, мин ярты ел гына эшлим әле, сезгә бернәрсә дә тиеш түгел. Үземнең өйгә «прописка»га кертиммени?! Тегендә-монда барып, язып, болганып йөрмәгез, авылга кайтып торыгыз. Эшләргә кирәк», – диде. Ә бит мин инде 2002 елның август аеннан бүгенге көнгә кадәр, 10 ел урам җыештыручы булып эшлим.

Ихтирам белән, Ибраһимовлар гаиләсе.
Алабуга шәһәре.

***

Мин бу кешеләрнең Миңнехановка мөрәҗәгать итүенең шаһите булдым. Чынлап та, Алабугада, «Спас ярминкәсе» барышында алар ничектер җиңел генә аның янына үтеп гозерләрен җиткерде.
Рөстәм Нургали улы район хакиме Егоровка бу кешеләрне кабул итәргә, мәсьәләне хәл итәргә кушты. Ләкин, күргәнебезчә, бернәрсә хәл ителмәгән. Имеш, ярдәм итәргә законлы мөмкинлекләре юк! Ә кешеләрне «прописка»да торган җирләреннән үзләренә әйтеп тә тормый ике кечкенә бала белән «прописка»дан төшерергә хокукыгыз бар идеме? Башка вакытта районның мәгариф һәм опека бүлекләре «бала хокукы» дип теңкәгә тия, ә бу юлы балаларның урамда калуына күз йомганнармы?
Президент ярдәм итәргә, ә түрәләр тавышланмаска куша! Моны ничек аңларга? Алабуга хакимияте хәзер инде Республика Президентын да санга сукмыймы?
Мин бу гаилә белән элемтәгә чыктым, аларның барыр урыннары да, район башкарма комитеты рәисе әйткән «авылдагы аталары өе» дә юк. Ике бала белән аларга кая барырга?
Хәзер инде судлар узган, бу гаиләгә ярдәм итү безнең көчтән килми. Әмма Президент Миңнехановның Алабуга хакименә катырак итеп бер әйтүе җитә.
Рөстәм Нургалиевич! Бәлки, сүзегезне сүз итеп бетерерсез һәм законсыз рәвештә урамда калдырылган бу гаиләгә ярдәм итәрсез?

Ихтирам белән, Искәндәр СИРАҖИ.

Хакимият «бомж»лар үрчетә… , 1.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии