Бәла аяк астында…

Бәла аяк астында…

«Яшен яшьнәми торып, мужик чукынмас!», – дигән гыйбарәне һәркем белә торгандыр. Шуның буенча яши ич инде илебез дә, тулаем алганда. Самолетлар ешрак җиргә томырыла башласа, бөтен очкычларны тикшерә, аннары искергән дип, тетеп ташлый башлыйлар. «Булгария» теплоходы батканнан соң да, ревизия эшләренә керештеләр. Моңарчы кем нәрсә карагандыр?! Кукмара районындагы кафеда агуланулардан соң да ашханә, кафеларның, рестораннарның тынычлыгын алдылар. Ул тикшерүләр, әлбәттә, кайбер урыннарда җиңелчә генә, күз буяу өчен генә дә узгандыр. Күбесе хакында алдан кисәтелгән хуҗалар бар да хәстәрен алдан күреп куйгач, куркырлык эш каламыни инде ул… Ашау-эчү урыннары тикшерелгәндер дә, эшләнгән эшләргә инде отчетлар бирелеп, премияләр кесәгә кереп тә яткандыр. Ә бит Казанда да әллә ничә кафе эшчәнлеген кичекмәстән туктатырга кирәктер. Мондый нәтиҗәгә озак уйлаганнан һәм шактый күзәткәннән соң килдем.

Җәй көне шәһәр халкы кафеларда рәхәтләнеп иркен ача, шашлык ашап кинәнә, биеп-җырлап күңелен күтәрә. Туган көннәрен, төрле юбилейларын да шушында ук билгеләп үтүчеләр шактый. Башкалада андый сыйлану урыннары бихисап, суши яратучыларга һәр районда кафелар адым саен, ә инде шашлык белән сыйланырга теләүчеләр дә җаннарына теләгән урыннарны сайлый ала. Үзбәк кухнясын үз итүчеләргә дә күңелләренә хуш килгән кафеларда иркенләп ял итү мөмкинчелеге бар.

Казансу буенда гына да бер урында шундый өч кафе урнашкан, теләгәнен сайлап ал да иркенләп ял ит. Юл кырыена сыенып ук утырган кафеларның беренчесе җәен дә, кышын да эшли. Зәвык белән бизәлгән әлеге бинаның үз итеп өлгергән даими кунаклары да бар. Алар ел әйләнәсендә биредә музыка тыңлап, аралашып, гитара кылларында чиртеп рәхәтләнеп, кинәнеп ял итә. Хуҗабикә Тәнзилә ханым көләч йөзе, тәмле теле, затлы тәгамьнәре белән игътибарны үзенә тартып тора. Тәмле итеп әзерләнгән ризыкларыннан телеңне йотарсың! Кафеда гаиләләре белән тырышып хезмәт итүче бу инсаннар хөрмәткә лаек.

Ерак түгел тагын бер кафе урнашкан. Биредә, зур чатыр эчендә берничә рәт өстәлләр тезелеп киткән. Агач өйләрдә дусларың белән утырырга теләсәң, рәхим ит! Хуҗалары якындагы чит илдән килгәннәргә охшаган. Әлеге кафены тулысы белән неформаллар басып алган. Һәрберсенең борыннары, кашлары алкаларга «төренгән». Официант урынына чабып йөрүче кызыйны бирегә пляждан вакытлыча гына йөгереп кергән дип уйларсың. Карыш буе гына шортые көчкә арт саннарын каплап тора, шундый ук размердагы кофтасы да күкрәкләрен генә качырырга сәләтле. Шортые белән кофтасы арасындагы шәп-шәрә тәне, буынтык гәүдәсе бөтен кеше хозурында. Берзаман клиентка шашлык китергәннән соң, кызый бәдрәфкә юл алды. Безнең «өйдән» бар да бик яхшы күренеп тора. Кызый, тиз генә эшен бетереп чыкты да яңадан шашлык күтәреп, чираттагы клиент янына чапты. Кая инде ул кул юып торулар! Ә бит бәдрәф каршында гына кулъюгыч урнашкан, шунда ук сабын да куелган, сөлге эленеп тора.

Официант кызларның икенчесе – гот. Кап-кара кием-салымнары, килеш-килбәте белән төнлә каршыңа килеп чыкса, котың очарлык. Шушы эсседә аягына кигән биек платформалы итеген ничек асып йөри торгандыр, бичара. Кап-карага буяган күз-карашлары белән очрашсаң, тизрәк күзләрне читкә этәрергә мәҗбүр буласың. Ә инде очрашкан очракта оятсыз, усал карашыннан җаннар куырыла. Ул да официант, ял итүчеләргә заказларын ташый…

Мин расачы түгел. Бары тик чиста куллар әзерләгән ризыкны матур киемле официантлар ташыса, ашаганың аш булып узар иде…

БӘЛА АГАЧ БАШЫННАН ЙӨРМИ…

Ул көнне кафедан кайтканда коеп яуган яңгырга эләктек. Якында гына ташландык бина күреп сөенешеп куйдык. Чиләнеп беткәнче шунда качып котылырга иде исәбебез. Шатланышып эчкә үткән генә идек, каршыбызга куркыныч карашлы, кикрикле ике адәми зат килеп чыкты. Аркаларында рюкзаклары да бар. Эчтә торырга шүрләп, тышка чыксак, әлеге бинага таба атлаучы тагын берничә ир-егеткә тап булдык. Алар бар да ишек ролен үтәүче тишектән эчкә узып, өске катка күтәрелделәр. Бераздан югары каттан сүгенү сүзләре, шешә тавышлары ишетелә башлады. Кыюланып китеп, без дә өскә күтәрелеп, тегеләрне күзәтергә булдык. Бинаның өченче катындагы мәйданчыкта унбишләп неформал учак янында сыра эчеп, гәпләшеп маташа. Яннарында егермегә якын ике литрлы сыра гына исәпләдек.

Әлеге бина заманында «Махариши университеты» булырга тиеш иде. Бәхеткә, ул ачылмый калды. Шул көннән башлап, берничә ел рәттән, ул буш тора. Гаврилов урамы тирәсендә, Казансу елгасы буенда урнашкан әлеге бинада төрле шикле кешеләр гел очрап тора. Неформаллар белән берлектә, сукбайларны да еш күрергә була. Сатана тарафдарлары этләрне, мәчеләрне корбан итеп, еш кына бәйрәмнәрен уздырырга бирегә җыйнала. Берничә мәртәбә янды да инде ул бина, тик моңа игътибар итүчеләр генә күренми. Әлеге бинаның бүгенгә кадәр хуҗасы юк. Табылыр инде ул берзаман, әгәр дә биредә берәр фаҗига яисә үлем-китем галәмәтләре хакында дөньяга фаш була калса…(тьфу-тьфу, Аллам сакласын!)

Хәер үлем-китемнәрнең, фаҗигаләрнең кайда сагалаулары хакында безгә билгесез. Бәла аяк астында гына бит ул! Менә бүген дә урамда очраклы рәвештә якын дустым Фәнияне очраткач, моның шулай икәнлегенә тагын бер кат инандым. Танышым җәен гаиләсе белән дачада яши. Ерак та түгел, Киров районын үтүгә, Игумново бистәсе тирәсендәге бакча ширкәтләренең берсендә җәй-көз айларын уздыра Галиевлар гаиләсе. Шул рәвешле, алар башкаладагы эсседән, бөркү һавадан качып котыла. Бүген иртүк торуга, Фәния ханым, чәен куеп җибәрә дә, коймак пешерергә тотына. Шул арада бераз чибәрләнеп алырга да ниятли: битен катыкка буяп куя. Озак та үтми, күрше бакчада яшәүче җиде яшьлек Сергей йөгереп килә дә шәрран яра:

– Бакчада зууур снаряд таптылар. Тизрәк җыеныгыз да моннан табан ялтыратыгыз! Әтием милиция, саперлар да чакыртты, – инде ди.

Тәмам югалып калган Фәния ханым тизрәк өйдәшләрен уятырга тотына. Аннан-моннан, кабаланып, тиз генә җыеналар да бакчадан Казанга чыгып таялар. Дустым хәтта битен юарга да оныта. Менә шундый «бизәкле» бите белән эшкә барып керә. Хезмәттәшләре җыелышып, көлешә башлагач кына, эшнең нәрсәдә икәнлеген аңлап ала ул… Эштәге дусларына хәлне сөйләп бирергә туры килә…

Галиевларның ут күршеләре, койма тоту нияте белән, багана утыртырга җир казый башлый. Бераз тирәнгә төшкәч, көрәге тимергә юлыга. Күпне күргән Хафиз абый хәлне бик тиз аңлап ала. Снарядка юлыкканын шәйли. Шундук гаиләсен, күршеләрен уята…Бәхеткә, бар да яхшы тәмамлана.

Мәдинә НУРУЛЛА.

Бәла аяк астында... , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии