- 03.06.2016
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2016, №22 (1 июнь)
- Рубрика: Дөнья бу
Бу мәктәптә гадәти булмаган балалар укый. Алар сине бәреп егардай булып йөгереп үтеп китми, туктый төшеп, елмаеп исәнләшәләр. Таныш түгел кеше дип тормыйлар, килеп, уңышлары турында сөйлиләр. Алар коридордан үтеп барган директорга килеп сарылалар, барысы да аны кочаклап калырга тырыша (тагын кайсы мәктәптә директорны шулай яратканнарын күргәнегез бар?!). Алар бер күрүдән үзләрен яраттыра беләләр!
61нче мәктәп Казан шәһәрендә яшәүчеләр өчен яхшы таныш. Акыл ягыннан тайпылышы булган балалар белем ала биредә. Язма башында саналган сыйфатлар барысы да шуларга туры килә дә инде. Сүзнең дөресе кирәк, безнең җәмгыять мөмкинлекләре чикле кешеләрне кабул итеп бетерергә теләми, аларга ниндидер шик белән карый. Иде, дип тә өстик, чөнки соңгы елларда вәзгыятьнең уңай якка үзгәрүе сизелә – авыру баласын кеше күзеннән яшереп, караңгы бүлмәдә генә тоткан аналар газизләрен җәмгыятькә алып чыга башлады. Мондый балалар бар һәм алар бик күп икән бит – күпләр өчен бу ачыш булды. Хәзер җәмгыятьтә андый балаларның да шундый ук кешеләр, бары тик мөмкинлекләре генә чикләнгән булуын аңлау һәм кабул итү процессы бара.
Без менә шундый мөмкинлекләре чикләнгән балаларның аерым бер категориясенә, ягъни акыл ягыннан җитешсезлеге булганнарга белем бирә торган 61нче мәктәпкә Соңгы кыңгырау бәйрәменә бардык. Биредә 300 бала белем ала, шуның 24е быел 9нчы сыйныфны тәмамлый (мәктәптә 10-11нчеләр юк). Кая барачак алар, киләчәк тормышларын ничек корачак? Катлаулы сораулар кебек. Тик директор Оксана Тюренкова аларга җавапны бик тиз бирде, бәйрәм башланганчы, мәктәп белән таныштырырга да өлгерде.
– Башка белем бирү йортларыннан аермалы буларак, бездә укыту программасы җиңеләйтелгән. Физика, химия, чит тел, геометрия, алгебра кебек катлаулы фәннәр юк. Без бала артыннан барабыз, анда нәрсәне үстерергә кирәк, шуңа игътибар бирәбез. Әйтик, бер бала математиканы ярата. Ул 9ны бетергәндә шактый катлаулы биремнәр чишәргә өйрәнеп чыгып китәчәк. Ә икенчесе санарга гына өйрәнсә дә зур куаныч. Берәү ун җөмләдән торган диктант язса, икенчесе ике җөмлә яза. Анысы да зур уңыш. Диагнозлар төрле булу сәбәпле, һәр баланың мәгълүматны кабул итү дәрәҗәсе дә төрле. Диагнозы аеруча җитди булган 90 баланы өйләренә барып укытабыз. Андыйлар елына берничә хәреф яки сан өйрәнсә дә, безнең өчен зур күрсәткеч.
Классларда 12-15 бала. Бу – бик күп. Аутистик тайпылышы булган бала үзе дүрт балага тора. Тик бала санын киметергә мөмкинлек юк, шуңа күрә укытучыга кыенрак, билгеле. Мәгълүматны кабул итү буенча класс өч төркемгә бүленә, укытучы бер дәресне өч төрле программа буенча укыта.
Кайбер балалар безгә килгәндә үзе киенә-чишенә, дөрес итеп ашый да белми. Көндәлек эшләргә өйрәтү дәресеннән соң бу эшләрне башкарып чыга башлыйлар.
5нче класстан башлап, без укучыларга һөнәри белем бирәбез. Кызлар – тегүче, егетләр штукатур-буяучы, слесарь һәм балта остасы һөнәрләрен үзләштерә. Үзебезнең остаханәләр бар, шунда өйрәнәләр. Мәктәптән соң һөнәри училищеларга укырга керәләр.
– Мәктәпне тәмамлаганнар белән элемтә сакланамы соң?
– Саклана! Киләләр, уңышларын сөйлиләр, туй фотоларын, балаларының фотоларын алып килеп күрсәтәләр. Балаларыбыз югалып калмый, җәмгыять шартларына яраклаша – шунысына шатланабыз.
– Дөресен әйтим, монда килгәндә сезне начар хәлдәге бер бинада урнашкансыздыр, балалар да үз эченә йомылгандыр, дип уйлаган идем. Ә сездә нәкъ киресе икән!
– Бинабызга капиталь ремонт ясалды, бөтен нәрсә яңартылды. Безнең белән «Здоровое сердце» һәм «Счастливые истории» дигән хәйрия фондлары хезмәттәшлек итә, гел ярдәм итеп торалар. Киров һәм Мәскәү районнарында урнашкан барлык мәктәпләр белән дә элемтәдә торабыз, алар безгә килеп төрле чаралар уздыра, хәйрия концертларыннан кергән акчага җиһазлар алабыз. Поликлиника, китапханәләр дә бик ярдәм итә. Без үзебез генә түгел! Ярдәм кулын сузучылар бик күп. Балаларыбыз да бик әйбәт безнең. Күбесен мөмкинлеге чикләнгән дип әйтмәссең дә.
– Сезнең мәктәп ике бинадан тора икән. Һәм башлангычлар ашар өчен бу бинага килеп йөри.
– Иртәнге һәм төшке ашны ашарга монда киләләр шул, чөнки алар укыган бинада ашханә юк. Файдасы да бар аның: балалар саф һава сулый, буыннарын яза, киенергә-чишенергә өйрәнәләр. Һава торышы бик начар булганда, запас ишекне ачабыз, аннан юл кыскарак. Шулай да бер бина булса уңайлырак булыр иде, билгеле. 10нчы һәм әзерлек класслары ачу мөмкинлеге дә туар иде. Тик безгә өстәп, өченче кат салып булмый – нигез чыдатмаячак.
– Сезнең мәктәпкә ничек эләгеп була?
– Ике комиссия үтәргә кирәк. Бала шуның нәтиҗәсе буенча гына кабул ителә. Укыту тулысынча бушлай, ике тапкыр ашатабыз, бер тапкыр коры «паек» өләшәбез, ата-аналардан бернәрсә өчен дә акча җыймыйбыз.
Директор мәктәпне дә күрсәтеп чыкты. Кызлар теккән күлмәк-итәкләргә, чиккән картиналарга, егетләр үз куллары белән ясаган чүкеч, чүмеч, соскыч кебек әйберләргә карагач, боларны мөмкинлекләре чикле (!) балалар (!) эшләгән, дип әйтмәссең дә.
Балаларын күзәтеп торган аналар белән сөйләшеп киттек. «Улым быел 9ны тәмамлый. Яшелләндерү һөнәрен үзләштермәкче. 2нче класстан бирле монда укыды. Акылында җиңелчә тайпылыш аның, гадәти мәктәптә дә укый алган булыр иде. Тик ул барыбер бу мәктәпкә җитмәс иде инде. Гадәти мәктәптә ул «икеле» капчыгы иде, ә монда «дүртле» билгеләренә генә тәмамлады», – дип сөйләде Эльвина Фәттахова.
Альбина Мөхәммәтҗанованың улы да беренче классны гадәти мәктәптә укыган. «Баланы калдырып кайтып кына китәм, шалтыраталар: килеп алып китегез, улыгыз тыңламый, тәртипсезләнә, диләр. Аның диагнозы шундый: игътибарын туплый, бер урында озак утырып тора алмый ул. Аңламадылар. Укытучыларга кадәр кимсетә иде. Бу мәктәпкә башта китерәсем килмәгән иде, ә хәзер шатланып туя алмыйм. Мондагы мохит, укытучылар бик әйбәт», – дип сөйләде ул.
Наталья Авдеева да кызын бу мәктәпкә бирергә теләмәгән булган. «Балаңның яшьтәшләре кебек сәламәт булмавын тану бик кыен. Монда укырга биргәч, термоска чәйләр тутырып алып килеп, башка аналар белән кизү тордык. Тик шикләрем бик тиз таралды. Укытучыларга рәхмәтем чиксез. Бер ел уку дәверендә кызым бик үзгәрде, үсеп китте, сөйләме яхшырды. Хәзер минем күңелем тыныч», – дип, тәэсирләрен уртаклашты.
Мәктәптә татар балаларының шактый булуына игътибар иткән идем. «Исәнмесез!» – дип исәнләшеп китәләр бит. Татар теле укытучысы Гөлия Галиәхмәтова: «Татар төркеменә килгән балалар да татарча белеп килми. Диагнозларына бәйле рәвештә логопед аларга бер генә телдә сөйләшергә кушкан була, күбрәк бу урысча, әлбәттә. Ә 9ны бетергәндә татарча өйрәнеп чыгып китәләр. 9 ел биредә эшләү дәверендә, татар теле нәрсәгә ул, өйрәнәсебез килми, дигән бер генә сүз дә ишетмәдем», – дип сөйләде.
Бәйрәм бик җылы барды. Чыгарылыш класс укучыларын котларга Казан байкерлары да килгән иде. И куанды да инде балалар! Тантана тәмамлангач, мотоциклга утырып, мәктәпне әйләнделәр. Байкерлар Җиңү көне уңаеннан да килеп, укучыларны сөендереп киткән булган икән инде. Барлык укытучыларның да күзендә яшь иде. Шатлык яшьләре. 9 ел буе тәрбияләгән кошчыкларын зур тормышка очыралар бит. Ләкин алар югалып калмаслар, директор әйткәнчә, бик тиздән мәктәпкә кунакка килерләр, уңышлары турында сөйләп, мөгаллимнәрен куандырырлар әле.
Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии