- 03.03.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №8 (3 март)
- Рубрика: Дөнья бу
Бүгенге глобальләштерү шартларында балаларны, аеруча мәктәп укучыларын татар халкы мәдәниятенә, гореф-гадәтенә тартуны вакыт үзе таләп итә. 20 февральдә Чаллы шәһәренең 14нче балалар-яшүсмерләр үзәгендә уздырылган “Татарстан дигән Ватаным бар, татар дигән бөек халкым бар” шәһәр бәйгесенең максаты – сәләтле милләтпәрвәр яшьләрне бер казанда болгату… Ләкин ярларыннан ташып торган сәләтне ачып салу ансат кына түгел шул.
Бәйге быел 11нче тапкыр үткәрелә. Аның чишмә башы Татар иҗтимагый үзәгенә барып тоташа. Бәйгенең эчтәлеге, исеме, хәтта шигаре дә – ТИҮ вәкилләре идеясе. Тора-бара бу эшкә педагогика институты мөгаллимнәре дә кушылган. Беренче елларда бәйге сорауларын әзерләгәндә мәктәп программасы исәпкә алынмаган, чөнки ул вакытта оештыручылар динне, әдәбиятны, телне төптән белгән галимнәр белән хезмәттәшлек иткән. Ләкин биремнәрнең катлаулы һәм күпкырлы булуы турында укытучылар арасында сүз күп булган. 14нче балалар-яшүсмерләр үзәге милли бүлек җитәкчесе Фәридә Әхмәтова әйтүенчә, хәзер алар мәктәп программасыннан әллә ни ерак китми. 30 сораудан төзелгән текстта әдәбият, Чаллы тарихы, хәтта дингә кагылышлылары да очрый. Инде өченче ел рәттән иҗади бирем кертелә. Төгәл сораулар аша гына бала күңелендә нинди энҗе-мәрҗән яшеренгәнен ачыклавы шактый кыен бит. Быел, мәсәлән, Укытучылар елы уңаеннан “Мине бәйгегә әзерләгән укытучым…” дигән темага инша язарга кушылды.
“Татарстан дигән Ватаным бар, татар дигән бөек халкым бар” бәйгесе өч этаптан гыйбарәт. Гыйнвар аенда, гадәттә, сайлап алу туры мәктәпләрдә уза. Ләкин баш-аягы белән кәгазь көртенә чумган укытучының моның белән әвеш-тәвеш килүенә ышанып бетмим. Фәридә Гарифовна үзе үк бөтен мәктәпләрнең дә бу эшкә намус белән каравына шикләнә. Укытучы, гадәттә, татарча сөйләшә һәм татар теле белән әдәбияты программасын азмы-күпме белә торган укучыны җитәкләп килә. Шулай ук, Фәридә ханым белдергәнчә, бәйгегә махсус әзерләнүчеләр дә байтак. Мәктәп этабында җиңүчеләр алга таба шәһәр күләмендә сайлана. Иләк аша үтүчеләр белән жюри әгъзалары махсус әңгәмә кора. Аннан соң 6-7 укучы гына финалга эләгә. Беренче елларда бу дәвамлы бәйгегә нокта куеп, җиңүчене Мэрия концертлар залында, Татар театрында, “Шатлык” яшьләр үзәгендә ачыкласалар, хәзер исә икътисадый кытлык аркасында финал өлешен балалар-яшүсмерләр үзәгендә генә үткәрәләр.
Былтыр ТРның Мәгариф һәм фән министрлыгы милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Рәиф Зиннәтуллин инициативасы белән бәйге беренче тапкыр бөтен республиканы колачлаган. Белемен сынап карарга 36 районнан укучылар җыелган. Фәридә Гарифовна әйтүенчә, районнардан килгән балаларның зиһен-белеменә оештыручылар шаккаткан. Шуңа да карамастан 84нче лицей укучысы Гүзәлия Сафина җиңүче дип табылган. Ә быел Мәгариф һәм фән министрлыгының күркәм чарага кызыксынуы югалган, күрәсең.
Чаллыда татар халкы варисларын саклап калуда ярдәм кулы сузучылар юк. Оештыручылар, матди ярдәм сорап, кемгә генә мөрәҗәгать итмәгән, тик һаман шул “юк” сүзен ишетәләр. Узган елларда мәгариф идарәсе 5 мең сум күләмендә акча бүлеп бирсә, быел анысы да бирелмәгән, кризис, янәсе. Шунлыктан быел сайлап алу турында һәр катнашучыдан 50шәр сум җыеп алдылар. Фәридә ханым сүзләренә караганда, бу акча фәкать кәгазь эшенә тотылачак: барлык катнашучыларга, аларны әзерләүчеләргә, оештыручыларга Рәхмәт хатлары, сертификатлар тапшырылачак.
Оештыручылар ассызыклавынча, бу ел алар өчен уңышлы: сайлап алуда 38 укучы катнашкан. Алда тагын ике тур көтә әле.
– Үз халкының тарихын, гореф-гадәтен, сәнгатен белгән бала әдәпле һәм тәрбияле була. Телне саклау бары тик бездән тора, руска ул кирәкми, – ди милли бүлек җитәкчесе Фәридә Әхмәтова.
Татарстан дигән бәйсез Ватаныбыз, дөньяның төрле кыйтгаларына чәчелеп беткән татар дигән халкыбыз бар әле. Ләкин санап кителгән хәтәр генә каршылыклар иркенләп колач җәюләрен дәвам итсә, варисларыбызны саклап калуда иң зур чан кагуның да файдасы калмаячак бит.
Линар ЗАКИРОВ.
Чаллы шәһәре.
Комментарии