- 02.11.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №44 (3 ноябрь)
- Рубрика: Дөнья бу
Узган гасырның 90нчы еллар башында, Русиядә социализм строе җимерелеп, аның хәрабәләрендә яралган кыргый капитализм оеткысында җәмгыяви үсешнең төрле тармаклары, мөмкинлектән файдаланып, тернәкләнеп китәргә омтылды. Аеруча оятсызлар ваучеризация, приватизация шаукымында халык байлыгының күп өлешен эләктереп, фантастик байлыкларга ия булса да, арада чиста вөҗданлы, тырыш эшмәкәрләр дә бар иде. Андыйлар үз ширкәтләрен оештырып, кече һәм урта бизнеста, бюрократик аппаратның эшкә аяк чалучы, нечкәләп уйланган “пәрәвез ятьмәләрен” зур авырлыклар белән үтә-үтә эшләргә тырышты. Тик кризис шартларында, дәүләтнең аларга максатчан ярдәм итү программасы булмау сәбәпле, күп кенә кече һәм урта предприятиеләр үз эшчәнлекләрен туктатырга мәҗбүр булды. Бигрәк тә төзелеш эшләре белән шөгыльләнүче ширкәтләр. Шундыйларның берсе – Алабугадагы “Полимерстрой” төзелеш оешмасы. Аның директоры Рафаил Зиннәтуллиннан ничек мондый фаҗигагә тиң хәл килеп чыгуы белән кызыксындым.
– 34 ел төзелештә эшләп, узган елдагы кебек үтә авыр вәзгыятьне күргәнем юк иде. КИСИ дипломы белән 1975тән 1992 елга кадәр гади мастердан төзү-монтаж идарәсе җитәкчесенә кадәр күтәрелдем. Күп еллар Төньяк Котыпка якын җирләрдә (анда җәйләрен бары тик вертолет белән генә барып була) экстремаль шартларда автоном рәвештә бердәнбер дөрес карар кабул итү зарурлыгы мине уйлап эш итәргә өйрәтте. Һәм 1990 елда “АлАЗ” төзелешенә кайтып, “Тракторозаводстрой” трестының башта СМУ-14ендә баш инженер, ә 1991 елда СМУ-13кә начальник итеп билгеләнгәннән соң, диктат астында эшли алмавымны аңладым. Трест башлыгына турыдан-туры: “Сездән аерылып, үз төзелеш ширкәтемне оештырам!” – дип белдердем. Ул моңа каршы: “Булдыра алмыйсың”, – диде. Максатыма ирешү теләгем көчле иде: “Булдырам!” – дип җавап бирдем. 92 елның августында “Төзүче” исеме астында җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять оештырып, эшләтеп җибәрдек. Ул чагында оешмабыз нибары 8 кешедән гыйбарәт, хисап бүлегебезгә утырып эшләр өчен юньле урыныбыз да юк. Шулай да иң мөһиме – йөрәкләрдә энтузиазм уты яна иде. Заказчылар табу җиңел түгел, бездән алда оешып таралган ширкәтләр үзләреннән соң ҖЧҖлар турында начар фикер калдырган. Эзләнә торгач, беренче клиентны таптык – су чистарту станциясе котлованнарын чистартырга ризалык бирде. Махсус казыгыч җайланма кирәк, ә ул юк. Икенче бер оешмадан, соңыннан түләү шарты белән, экскаватор ялладык. Нәтиҗәдә, кассабызга шактый гына акча керде. Экскаватор өчен исәп-хисап ясагач та, хәйран гына маябыз калды. Бер-бер артлы заказчылар табыла башлады. Алар булгач, финанслар күләме артып, эш географиябез дә киңәйде. 1995 елда инде ширкәтебездә 550 кеше санала иде. Төзү-яңарту эшләрен Зәйдә, Яр Чаллыда, өлешчә Алабугада, Казанда, күрше Удмуртиядә алып бардык. Аннары Русия икътисады шок терапиясе йогынтысында зур тетрәнүләргә дучар булды. Төрле оешма-предприятиеләр үзара исәп-хисап ясауда бартер ысулына күчтеләр. Без дә моннан читтә калмадык. Бөтен плюс һәм минусларны исәпләп карагач, 500дән артык кешенең эшләве берничек тә үзен акламавы беленде. Хезмәткәрләр санын башта яртылаш, аннары 150 кешегә кадәр кыскарттык. Нәтиҗәдә, хезмәт күрсәткечләре тагын да яхшырды.
– Рафаил Кәримуллович, хезмәт күрсәткече яхшырды, дисез. Ә төзелеш фирмагыз быелның җәендә эшчәнлеген туктатты түгелме? Моны ничек аңларга?
– 2004 елда “Төзүче”не “Полимерстрой”га үзгәрткән идек. Чөнки бу вакытка ширкәтебез төзү, яңарту эшләре белән генә түгел, “Суразин” дип аталган югары сыйфатлы өр-яңа материал җитештерә һәм төзелеш оешмаларына сата башлады. Аннан башка да төрле буяулар, “кыргый таш” (“дикий камень”) җитештереп, аларны сату әмәлен таптык. Кайбер елларны башкарган эшләребез һәм саткан материалларыбызның еллык күләме 200 миллион сумнан артык китте, ә 2007 елда ул 240 миллион сумга җитте.
Кызганыч, узган елның җәй ахырында башланган дөньякүләм икътисадый кризис оешмабызның ныклы платформага куелган эшчәнлеген пыран-заран китерде. Кризистан аеруча кече һәм урта төзелеш компанияләре нык зыян күрде. Банкротлык чигенә терәлеп, эшчәнлекләрен туктатырга мәҗбүр булган фирмалар саны Русия буенча уннарча гына түгел, йөзләрчә.
– Сез, 30 елдан артык төзелеш тармагында уңышлы эшләп килгән талантлы җитәкче, картлар һәм ятим балалар йортларына дистә еллап ярдәм күрсәтүче иганәче, дини кеше буларак, кризисның һәм аерым алганда, төзелештәге кризисның сәбәбен нидә күрәсез?
– Төп сәбәп – бөтен системаның тамырдан үзгәрүе. Соңгы 4-5 елда җәмгыятьтә кыйммәтләр нык алышынды. Алгы планга акча чыкты. Акча, акча, акча! Адәм баласы аны табу өчен, дөрес һәм дөрес булмаган ысуллар ярдәмендә теләсә нинди адымга барырга әзер. Бу – шәхеснең деградацияләнүенә китерде, рухи кыйммәтләр юкка чыкты. Коррупция зәхмәте хакимиятне иң түбән баскычыннан алып, иң югары эшелонына кадәр колачлады. Әлегә аны бетерүнең бер генә үтемле методы да күренми. Коррупциянең тамырын корытмыйча, алгарышка ирешеп булмаячак. Хакимият чиновниклары чынлыкта җәмгыятьнең икътисад, социаль, сәүдә, мәдәният һ.б. тармакларын 100 процент диярлек контрольдә тота. Аларның тыкшынуыннан башка бер генә эш тә эшләнми, ә бу – тормоз, үсешкә юл юк дигән сүз! Зур күләмдә ришвәт төртмичә, үз эшчәнлегеңне җәелдерү турында уйлыйсы да юк. Мин, дини кануннар буенча эшләүче буларак, андый гөнаһка бара алмыйм. Һәм бу тормышымда зур кыенлыклар тудыра.
– Рафаил Кәримуллович, Сез моннан бер ел чамасы элек очрашуыбыз вакытында: “Полимерстрой” фирмасы өчен 2009 елга эш планы кабул иттек”, – дигән идегез. Ялгышмасам, еллык башкарасы күләмнәрегез 150 миллион сум чамасы булырга тиеш иде.
– Акыллы юристларыбыз, көчле хисапчыларыбыз һәм икътисадчыларыбыз бар. Аларның исәпләүләре һәм тырышлыгы нәтиҗәсендә төрле оешмалар белән шулкадәр эш күләменә шартнамәләр төзергә планлаштырдык. Түбән Камадагы НПЗ төзелешендә эш алып барырга тиеш идек. Бераз соңрак моның “Полимерстрой” өчен оттырышлы вариант икәне беленде һәм бу проекттан баш тарттык. Бусы беренче мисал булсын. Икенче мисал: торак-коммуналь хезмәтләр буенча шәһәрләрдәге күп катлы йортларда федераль программа нигезендә ремонт-яңарту эшләре каралган, “Полимерстрой” Яр Чаллы ЖУы белән 30 миллион сумлык эшләр башкару турында шартнамә төзегән иде. Соңыннан каршы якның әлеге сумманы 10 миллионга калдыруы билгеле булды. Безнең өчен бу шулай ук зыянга каласын исәпләп (әлеге дә баягы коррупция бәласе – Ф.Х.), ул проекттан да баш тарттык.
– Белүемчә, болардан башка да эш юнәлешләрегез җитәрлек иде, калганнары белән дә борчак пешмәдемени?
– Казанга “Ак Барс холдинг” компаниясенә 7 коттедж төзеп бирдек. Аларның әле һаман 3,6 миллион сум түлиселәре бар. Түләмәс өчен мең сәбәп табалар, вакытны сузалар. Хәзер инде бу акчаны Арбитраж суды аша алырга уйлыйбыз. “Магстрой”га килешү нигезендә 24 миллион сумлык эш башкардык. Төзелеш материаллары, механизмнар сатып алыр өчен банктан 7 миллион сумнан артык кредит алдык. “Магстрой”лылар безне тиешенчә эш фронты белән тәэмин итә алмады, аннары куарга ук керештеләр. Алар территориясендә 3 миллион сумнан артык материалларыбыз ята, аның шактый өлешен инде урлап-таратып бетергәннәр, җавапка да тарта алмыйбыз үзләрен. Ә кредитның 3 миллион сумы һаман түләнмәгән, ай саен пенялар арта бара. Монда да суд ярдәменә генә өметләнергә кала.
Чаллыдагы ДСКны (өй төзелеше комбинаты) алыйк. Узган елның декабрендә 4,8 миллион сумлык эш башкардык, кабул итүне имзаламыйча алты ай йөрттеләр. Аларның “Полимерстрой”га һаман 1 миллион сум бурычы бар. Арбитраж судына бирдек. “Кама автомобиле” ҖЧҖсе белән дә шул ук хәл: былтыр 1,4 миллион сумлык эш башкарганга һаман кул куймыйча интектерәләр. Алар белән дә мөнәсәбәтләрне судта ачыкларга туры киләчәк. Безгә бурычлары 1 миллион сумнан кимрәк булган оешмаларны монда әле телгә дә алмадым. Кем ничек тели, шулай кылана хәзерге заманда. Эре төзелеш корпорацияләрен санамаганда (алар дәүләтнеке саналса да, чынлыкта югары урыннардагы чиновниклар милкенә әверелделәр диелә кайбер чыганакларда – Ф.Х.), кечерәк компанияләр теләсәләр дә, инде эшчәнлекләрен дәвам итәргә сәләтсез. Чөнки банклар аларга кредит бирми. Кредит алу процессы искиткеч катлаулы. Берәр ничек алу мәртәбәсенә ирешсәң дә, процентлары гаять югары – 24%ка җитә. Андый ставкага кредит алып эшләүнең зыяннан башкасы юк.
Рафаил Зиннәтуллин белән ике сәгатьтән артык сөйләшү дәвамында төзелештә генә түгел, илдәге тулаем кризисның да асыл мәгънәсенә күбрәк төшенгәндәй булдым. Җирле хакимиятләрнең, дәүләтнең шундый фидакарь җаннарны аяусыз язмыш иркенә ташлап, соңгы “агония”ләрен битараф төстә күзәтүләренә җаным әрнеде. Урындагы “дөнья тоткалары”на ирексездән: “Бер эзсез югалучы миллиард сумнарны банкларга, файдасыз автомобиль сәнәгатенә түккәнче, үз почмагын булдыру хыялы белән яшәгән миллионлаган адәм балалары өчен йортлар төзүче кече компанияләргә бирегез!” – дип кычкырасым килде.
Минем белән саубуллашканда Рафаил ага: “Арыдым, Фирдәвес, 17 ел ат кебек “Полимерстрой”ны җигелеп тартып, быелгы кебек нык арыганым юк иде”, – диде. Шулчак өстәлдәге телефон шалтырады. Шәһәр хакимиятеннән шалтыраталар икән, коллектив хезмәткәрләрен иҗтимагый эшләргә булса да тартырга кирәк, диюләре.
– Ә кемне? – диде Рафаил Кәримуллович йөзенә гаҗизлек булып чыккан эчке кичерешләрен яшерергә тырышып. – Берничә хезмәткәрдән башка йөздән артык кеше инде күптән эштән азат ителде ич…
Фирдәвес ХУҖИН,
Кама аръягындагы хәбәрчебез.
Комментарии