- 02.08.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №29 (28 июль)
- Рубрика: Дөнья бу
Урамыбызның Нурминкә елгасы буенда уң якта кечерәк кенә авыл өендә ялгызы гына Фәүзия гомер итә. Хәлен белергә дип, юл алдым. Аны капка төбендә очраттым.
Җыйнак кына өч тәрәзәле өй, кечерәк кенә мунча, аңа сарай терәлгән. Салынасы яңа йортның биек фундаменты күренеп тора. Йорт хуҗасы миңа карап, әкрен генә сөйләп китте.
– Менә бу таш нигезне уртанчы улым Наил салган иде. Әй, дөнья дигәне. Чаллыга эшкә киткән җиреннән кайтмады. Хатыны эзләткәч, судан үле гәүдәсен табып җирләдек дигәннәр. Бер улы, кызы калды. Бу нигез улым истәлеге булып тора…
Өй эченә килеп керүгә чисталык, пөхтәлек күзгә ташлана. Стенада өч улының, кызының фотосы эленгән. Бермәл дәшми торганнан соң, Фәүзия сүзен дәвам итте.
– Әй, бу ялгызлык. Көнен дә, төнен дә берүзем. Ярый әле, шәфкатьле авылдашларым бар, – ди ул. Үзенең күзеннән яшь тама.
Фәүзия тегү фабрикасына эшкә килгәч, әнисе белән генә яшәүче Рәхимулла белән 1957 елны танышып, тормыш корып җибәрәләр. Өч ул, бер кыз үстерәләр.
– Каенанам Гамилә әйбәт булды. Үз кызыдай күрде. Әмма ирем белән ун ел гына торып калдык. Ул безне ташлап, иргә бара алмый калган берәүгә өйләнде. Ул чакта олы улым Илсур мәктәпкә укырга кергән генә иде. Үзләрен үстереп, олы тормыш юлына бастыру минем өскә калды. Әмма улларым кыска гомерле булды. Илсурым армиядән кайтып, күрше кызына өйләнеп матур гына яши башлаганда яман чирдән үлеп китте. Бер кызы калды. Кече улым Илгиз дә көтмәгәндә вафат булды. Кичтән әйбәт кенә йөреп кайтып ятты, ә иртән уянмады, мәңгелеккә күчте. Зарланмаган да иде, кай җире авыртканын да белми калдым. Төпчегем Фәния Себер ягында. Әллә нигә бер хат сала. Анысын да үз кирәге чыккач кына, – диде ул яулык очы белән күз яшен сөртә-сөртә. – Суга баткан Наилемнең хатыны улы, кызы белән килеп, йорт эшләрендә, җәйге-көзге бакча эшләрендә булышып китәләр.
Бу сүзләрне ишетү авыр иде. Шуны әйтәсем килә: Фәүзия күп авырлык күрсә дә, күңелен, рухын төшермәде. Дин юлына басты, биш вакыт намазын калдырмый, бистә мәчетенә барып, 3 ел укыды да. Төшенкелеккә бирелмәве миндә соклану тудыра. Аңа сәламәтлек, тыныч озын гомер теләп, ярдәмләшеп яшәячәгебезне әйтеп, күчтәнәчемне суздым…
Нурислам ГАЛИЕВ.
Кукмара районы.
Капта ничә шырпы?
Базардан кыяр орлыгы алган идем. Кайбер капта – 7, икенчесендә – 4, ә өченчесендә бер орлык та булмады. Сатучыга кире барган идем: “Син аның орлыгын алгансың да буш кап китергәнсең”, – дип, үземне үк хурлыкка калдырды. Ярый, бу базар инде. Кемдер алдый, кемдер алдана. Кибетнекен алыйк. Чәй дисеңме, башка нәрсәме, тулы капны, тулы банканы сирәк күрәсең.
Киров өлкәсендәге “Белка – фаворит” фабрикасының биш кап шырпысын санап карадым. Һәрберсендә 31дән алып 37гә кадәр шырпы булды. Элек бит шушы ук фабриканың шырпы кабына “52 шырпы” дип языла һәм алар саны төгәл шулкадәр була да иде. Хәзер бәясе язылмый, анысы аңлашыла: базар икътисады. Саны язылмый, анысы нинди икътисад икән инде тагын?!
“Гост” дигән нәрсәләр бетте бугай инде. Контроль юк. Шулай булгач, нишлиселәре килсә, шуны эшлиләр.
Сыйфат ягына килгәндә дә шул ук хәл. Донецк өлкәсенең “Артель-соль” тозы гел балчык кына булды. Ярый әле бу күзгә күренә, ә күренмәгәннәрен ничек белергә?
“Чәй тәмле түгел, казылык әллә нинди”, – дибез. Нәрсә кушып эшләнгәннәрен белеп кара син!
“Моның өчен генә халык вакланып тормас”, – дигән сәясәтләредер инде аларның. Ә бит ил төкерсә, күл була дигән әйтем дә бар.
Салих ЗИННӘТОВ.
Зәй районы, Аксар авылы.
Комментарии