Көрәшне Президент кына туктата ала

Көрәшне Президент кына туктата ала

Татарстан фәннәр академиясендә башланган оптимизация югары сәяси мәйданга күчәргә мөмкин. Эш шунда, Чехиядән чакырылган аудитор Томаш Навратил, академияне тикшергәннән соң, 657 галимнең 269ын кыскартырга һәм барлык хезмәткәрләрне бер бинада урнаштырырга дигән нәтиҗәгә килгән. Күсәкнең авыр башы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институтына төшә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка гына буйсынган Навратил андагы хезмәткәрләрнең 65%ын кыскартырга дигән тәкъдим белән чыкты. Шул рәвешле, йөзләгән татар галиме эшсез калырга мөмкин. Вәзгыять исә шуны күрсәтә: бәхәс Навратилда гына түгел, ә белән аңа караган Тарих институты арасындагы аңлашылмаучанлыкта да.

«ГУММАНИТАР ФӘННӘР ЮККА ЧЫГАЧАК!»

Кыскарту фәннәр академиясенең барлык тармакларына да тәэсир итәчәк. Оптимизациянең иң юан башы – гумманитар институтларга, Тел, әдәбият һәм сәнгать, Энциклопедия һәм Тарих институтларына эләгә. Күпчелек галимнәр мондый үзгәрешләргә каршы булса да, берсе дә җитәкчелеккә барып яки урамга чыгып үз фикерен әйтергә кыймый. Тарих фәннәре докторы, Тарих институтының әйдәп баручы белгече кына галимнәр арасында ачыктан-ачык үз фикерен белдерде.

– Мондый сценарий гумманитар фәннәрнең юкка чыгачагын күрсәтә, – ди галим Дамир Исхаков. – Институтта һәр галим уникаль. Аларны эштән куасың икән, алар бирегә башка кайтмаячак. Әле без татар тарихын да язып бетермәдек. Бервакыт Минтимер Шәймиев соравы белән Алтайда һәйкәл куйдык. Рун язуын белүче галим кирәк булды. Бөтен Казанны айкап чыктык, ахыр чиктә бер белгеч кенә таба алдык. Шуңа да мондый кыскартулар белән, татар тарихын ничек язарга уйлыйлардыр – белмим, – ди ул.

Милли җәмәгатьчелек галимнәрне яклап пикетка да чыкты. Татар иҗтимагый үзәге, таләпләре үтәлгәнче, ризасызлык акцияләрен дәвам итәчәк дип ышандыра. «Бу мескенлек. Безгә мондый институт кирәк булмаячак. Аларны яклап чыктык, алга таба да урамнарга чыгачакбыз», – дип өсти җәмәгать эшлеклесе Рәүф Ибраһимов.

ТАРИХ ИНСТИТУТЫ: АКАДЕМИЯ БЕЗГӘ ЧИТТӘН КАРЫЙ

Бүген тарих институтында 136 хезмәткәр эшли. Узган ел биредә 65 хезмәт дөнья күргән. Аларның күбесе дөньякүләм билгеле. Директоры Рафаэль Хәкимов (ул фәннәр академиясенең вице-президенты да) институтка куелган бәя белән килешми. Дамир Исхаковтан соң, ул үз сүзен курыкмый әйткән тагын бер галим.

– Галимнәр үпкәләде. Без башка бик күп халыклар эшләмәгән эшләр эшлибез, – дип сөйли башлады Рафаэль Хәкимов. – Безнең хезмәтләрне төрекмәннәр, казахлар гаҗәпләнеп укый. Алар эшли алмагынны без язабыз. Һәм безгә кинәт кенә, сез дөрес эшләмисез, диләр. Казан Кремленә бүген елына 1 милионнан артык турист килә. Әгәр безнең институт биредә эш алып бармаган булса – мондый саннар була алмас иде.

«Академия безгә читтән карый. Кыскартырга икән, әйдә, кыскартабыз», – диләр дә – бетте, – дип дәвам итә Рафаэль Хәкимов.

Хәзер төп низаг Навратил китергән саннарда түгел. Татарстан фәннәр академиясе аппараты һәм аңа караган Тарих институты арасында низаг күптәннән бара. Узган ел институтларның мөстәкыйльлеге, ягъни юридик статусы беткәч каршылык башланган иде. Тагын бер кызык мисал. Академиянең төп нигезе һәм институтлары гумманитар тармакка карый. Әмма аның президиумына күз салсаң, исемлек техник фән әһелләре һәм төрле федераль структураларга караган белгечләр белән тулган. Институтлардан һәм гумманитар өлкә буенча бердәнбер кеше – Рафаэль Хәкимов. Академиянең гумманитар фәннәргә карашы турында да бу күпне сөйли. Күптәннән җыелган каршылык хәзер тышка гына чыкты.

АКАДЕМИЯ: ТАРИХ ИНСТИТУТЫ ҮЗЕ ГАЕПЛЕ

65% кыскарту саннары килеп чыгуына аңлатма алыр өчен без Академия Президенты Әхмәт Мазһаровка мөрәҗәгать иттек. Аңлатма бик гади. Баксаң, Тарих институты чех белгечен татарча кунакчыллык белән каршы алмаган!

– Тарих институты үзе гаепле. Навратил комиссиясе килгәч, аңа ябырылырга тотындылар. «Ул берни белми, безгә ул кирәкми», – дип, галимнәр газеталарга яздылар. Әмма кунакны алай каршы алмыйлар бит, – дип сөйли башлады Татарстан Фәннәр Академиясе Президенты Әхмәт Мазһаров.

– Төп сәбәп шунда гынамы?

– Мин шулай дип уйлыйм. Навратил Президентка гына буйсына һәм мондый караш аңа ошамады.

Оптимизация өчен сәбәпләр күп. Кыскартуга галимнәр түгел, беренче чиратта, гади эшче һәм ярты штаттагы фәнни хезмәткәрләр эләгәчәк. Һәм бу башкаларга хезмәт хакын арттыру бәрабәренә эшләнә, – дип аңлаттылар биредә. Шул ук вакытта галимнәр Академия аппаратына төрттерә. «100гә якын кеше эшли анда. Мондый аппарат башка беркайда да юк. Ул Совет чорыннан калган механизм. Әлбәттә, болай барса, академия язмышы үзе үк икеле», – ди Тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов.

«ХӨКЕМДАР ТАТАРСТАН ПРЕЗИДЕНТЫ БУЛЫРГА ТИЕШ»

Хәзер Фәннәр Академиясе мондый саннар белән кыскарту булмаячак дип ышандыра. Кыскарту да 65 түгел, күп дигәндә 20-30 процент кына була ала, ди ул. Шул ук вакытта галим Дамир Исхаков исә хезмәттәшләре исеменнән Татарстан Президентына ачык хат белән мөрәҗәгать итте. Ул бу эшне туктатуны сорый.

– Хәзер Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов арбитр булырга тиеш! Фәннәр академиясе җитәкчелегеннән тыш, әле республика президенты да бар. Академиягә Татарстан бюджетыннан акча күчерелә һәм мондый уйлап эшләнмәгән эш өчен алар җавап тотарлар дип уйлыйм, – ди галим Дамир Исхаков. Әлеге фикерне Тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов та хуплый. Галимнәрнең таянычы бары шунда гына. Соңгы сүзне Рөстәм Миңнеханов Универсиададан соң әйтәчәк.

P.S.: Исемен яшерергә сораган бер билгеле галим авызыннан бер хәбәр килеп иреште. Хәзер яңа альтернатив академия оештыру турында да сүз алып барыла, имеш. Ул мөстәкыйль булачак һәм иганәчеләр акчасына эшләячәк. Сөйләшүләр инде башланган дип ышандыралар.

Айзат ШӘЙМӘРДӘН.

Комментарии