Президентка ничек эләгергә?

Мин «Безнең гәҗит»не яздырып алып, бик кызыксынып укып баручы 77 яшьлек пенсионер Мәннанов Җәүдәт Хәким улы булам. Мине авыл халкының авыр тормышта яшәве һәм елдан-ел кимүе бик борчый. Бу күренеш яхшы тормыш нәтиҗәсе түгел бит инде. Шул ук вакытта авылның (элеккеге колхозның) күп җирләре сөрелмичә, чәчелмичә чүп үләне үстереп ята, ул җирләр авыл кешесенә яхшы яшәргә ярдәм итә алмый.

Мин шушы авылда туып, шунда үскән һәм шушы яшькә кадәр шушы авылда яшәп ятучы кеше булам. 1969нчы елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап кайтып, 1974нче елдан 2003нче елга кадәр шушы авылда колхоз рәисе булып эшләдем (30ел!). Шушы дәвердә район җитәкчеләре белән күп кенә каршылыкларга керергә дә туры килгәләде. Мине өч тапкыр рәислектән алып та ташларга теләделәр, ләкин колхозчыларым бу хәлгә каршы килеп, район җитәкчеләренә ирек бирмәделәр. Билгеле инде бу хәлләр күптән артта калды, ә бүген мин 15 мең сум пенсия алып шушы авылда яшәп ятам. Институтта алган төп профессиям – агроном, 1978нче елда миңа Татарстанның атказанган агрономы дигән исем бирделәр, һәм бу өлкәдәге белемем миңа авылдагы хәлләргә тыныч кына карап ятарга ирек бирми. Мин пенсиягә чыккач та пенсиягә генә ышанып ятмадым, үземә җир алып, 2016нчы елга кадәр фермер булып эшләдем. Ул җирдә күп кенә агрономик тәҗрибәләр үткәрә килдем һәм ул тәҗрибәләрнең уңышлы очракларын үзебезнең авылдагы фермерлар белән уртаклаша идем. Бүгенге көндә фермерларның хәле (бигрәк тә безнең республикада) елдан-ел авырлаша бара, чөнки ягулык материалларының бәясе чамадан тыш тизлек белән арта, ә фермер җитештергән продукциягә бәяләр бик акрын үсә. Безнең республика җитәкчелеге бу аерманы бетерү өчен беркадәр ярдәм итә, ләкин ул ярдәм генә җитәрлек түгел хәзер. Мин бу хатым ул аермаларны киметү өчен ярдәм сорап язуым түгел, ә бөтенләй башка мәсьәләләргә кагыла. Бу мәсьәлә, кыска гына итеп әйткәндә, республикабызның авыл хуҗалыгы министрлыгында эшләүче кадрларның, килеп чыккан авырлыкларны җиңү өчен нинди мөмкинлекләрдән файдаланырга кирәген белмәүләрендә. Хәзер мин бу фикеремне аңлатып китәм: соңгы ике-өч елда Идел елгасы буена урнашкан тугыз төбәкнең икътисадый күрсәткечләрен тикшереп карасак, иң түбән күрсәткечләр безнең Татарстанда. «Приписанный» уңыш күп, ә акча кереме юк. Ә бит акча юк икән, тормыш ничек яхшырсын, җиңеләйсен? Шушындый хәлләр белән танышкач, түзә алмыйча, 2017нче ел башында Республикабыз Президенты Рөстәм Нургалиевичка хат яздым. Мине кабул итүен сорадым. Ул кабул итсә, нинди агрономик чаралар кулланып һәр гектар җирдән табыш алып булганын һәм шуның нигезендә авылда эшләүчеләрнең дә тормышларын җиңеләйтү мөмкинлеген сөйләрмен, дип уйлаган идем. Фермер булып эшләгәндәге тәҗрибәләрем миңа бу мөмкинлекләрне ачыклаган иде. Русиянең кайбер регионнарында бу методны кулланып яхшы гына бай тормышта яшәп яталар, дип укыганым булды газеталардан. Ләкин миңа Президент белән күрешү мөмкинлеген бирмәделәр, мине авыл хуҗалыгы министрына җибәрделәр. Аның белән очраштым очрашуын, ләкин файдасы гына булмады. Ул очрашу Марат Готович Әхмәтовның кабинетында һәм аның ярдәмчесе Габдрахманов Илдус Харисович катнашында узды. Мин китергән дәлилләр Марат Готовичка ошады үзе, үзенең ярдәмчесенә: «Монда «рациональное зерно» бар бит», – дип әйтеп тә куйгалады. Ләкин минем тәкъдимнәр аның ярдәмчесенә ошамады, ул шул очрашу вакытында ук кирегә сөйли башлады һәм кабат очрашып сөйләшүләр булмады. Илдус Харисович 2018нче елда иген игүчеләргә икътисадый яктан зур чыгымнар сорый торган алым кулланырга тәкъдим итте. Аны куллану республика игенчеләренә бик зур зыян китерде. Шуны гына әйтү дә җитәр дип уйлыйм: аның чиста парга билгеләнгән җирне парга әйләндерү методы чәчкән уҗымнарның тишелер-тишелми калуына һәм аларның кышлый алмавына китерде. Быелгы игеннәр бик кыйммәткә төшәчәк һәм һәр гектар чәчелгән җир табыш урынына чыгым гына китерәчәк.

Мин бу хатымда тәкъдим иткән методларым турында язып тормыйм инде, аны язсам, бик озын булачак. Әмма бу хатым аша бер сорау бирәсем килә. Мин быел да Президент адресына хат язып карадым, ләкин мине тагын шул ук Габдрахмановка җибәрделәр һәм тагын да файдасыз сүз көрәштерү генә булды. Минем язуымның максаты шул иде: «Безнең гәҗит» аша Президентыбызга мине кабул итүен сорап мөрәҗәгать итәргә телим. Бу инде, мөгаен, минем өчен азаккы чара.

Җәүдәт МӘННАНОВ,

Әлмәт районы, Сөләй авылы

Комментарии