Акча санаганны ярата. Ә үзеңнеке – аеруча

Акча санаганны ярата. Ә үзеңнеке – аеруча

Коллекторлар белән бәйле кот очарлык вакыйгалардан соң, («Кыргый капитализмның нарасый корбаны», «БГ» 2016, №5 (3 февраль) әлеге тема җәмгыятьнең игътибар үзәгендә тора. Сер түгел, соңгы арада Русиядә төрледән-төрле кредит оешмалары барлыкка килде. Шәһәрләрендә генә түгел, хәтта авыл җирлегендә дә.

Исемендә «займ», «финанс», «деньги» сүзләрен йөрткән матур элмә такталар адым саен диярлек очрый. Офислары якты, рекламасы кычкырып тора, югарырак процентлар вәгъдә итәләр. Күпчелек халык ул оешмаларны банклар белән бутый да, ышанып, акчаларын тапшыра яки, киресенчә, «получкага кадәр генә» әҗәткә ала. Әлеге оешма белән килешүне ахыргы ноктасына кадәр җентекләп уку, кулга калькулятор алып, әйбәтләп санау юк инде ул бездә: каядыр ашыгабыз, иренәбез, ышанабыз… Ә инде соңыннан, акчабыздан колак кагып, проблемалар килеп чыккан очракта баш ватасың. «Кая егылганны белсәм, алдан салам җәеп куяр идем», дибез.

Бу уңайдан «Безнең гәҗит» гражданлык эшләре буенча хокук белгече Руслан Сабирҗановка мөрәҗәгать итте. Ул әлеге оешмаларга карата куелган канун таләпләрен, пайчыларга файдалы киңәшләрен җиткерде.

– Хәзер халык төрле кредит программаларыннан актив файдалана. Ихтыяҗ булгач, тәкъдим дә күбәя, кредиторларның нинди генә төре юк бүген. Мәсәлән, кредит-куллану кооперативлары (кредитные потребительские кооперативы). Алар, шартлы рәвештә, банклар һәм микрофинанс оешмалары арасында тора. Тик андый кооперативлар комммерцияле булмаган оешмалар буларак эшли.

Кредит-куллану кооперативын сайлаганда үтә дә җаваплылык сорала, чөнки бу өлкәдә мошенниклык очраклары турында ишетеп беләбез. Һәм сезне алдау мөмкинлеген алдан ачыклау, беренче карашка, авыр кебек булса да, гамәлдә бик җиңел.

Беренчедән, Үзәк Банкның сайтына кереп, сез кызыксынган оешма шул төрдәге кооперативларның дәүләт реестрына кергәнме, юкмы – шуны ачыклагыз. Икенчедән, кооперативның берәр СРОда (саморегулируемая организация) әгъза булып торуы да мәҗбүри шарт. Булачак кредиторның гамәлгә кую документларын өйрәнергә дә киңәш итәр идем. Аларның хокукый формасы нәкъ менә «кредит-куллану кооперативы» булырга тиеш.

Әгәр матбугатта, ышанычлы Интернет-чыганакларда берәр кооператив турында мәгълүмат юк икән, аның белән эш итү куркыныч санала. Алардан бурычка акча алырга теләсәгез, процент ставкасы банк кредитыннан күпкә кыйммәтрәк булачагын исәптә тотыгыз. Шуңа да көндәлек кирәк-яракларга, әйтик, кием-салым, көнкүреш техникасы сатып алыр өчен аннан файдалану киңәш ителми.

Шунысын да белеп тору әһәмиятле: Русия кануннары нигезендә кредит-куллану кооперативы салым агенты булып исәпләнә. Ягъни ул, юридик зат буларак, пайчының кертеменә түләнә торган процентлардан салымнарны исәпләп һәм тотып калып, әлеге сумманы бюджетка күчерәчәк. Салым Кодексының 225нче маддәсендә андый керемнәр өчен салым 35 процент итеп билгеләнгән. Дөрес, салым сезгә кооператив түләячәк бөтен табышыгыздан түгел, ә аның бер өлеше, бүгенге көндә елына 16 проценттан исәпләгәндә артып киткән табыштан алына. (Әйтик, сез кооперативка бер елга 19 процентка 10 мең сум акча салсагыз, аннан 1900 сум файда эшлисез. 16 процентлы ставкадан артып киткән табышыгыз 3 процент, ягъни 300 сум тәшкил итәчәк. Шул 300 сумнан сездән 105 сум (35 процент) салым алына. Димәк, «чиста» керемегез 1900-105=1795 сум килеп чыга. Тик андый «тотып калулар» салым белән генә чикләнмәскә дә мөмкин, шуңа күрә, пай килешүе төзегәндә игътибарлырак булыгыз, бөтенесен дә исәпләгез – ред. иск.).

Әгәр дә инде кооператив, теге яки бу сәбәпләр аркасында, бөлгенлеккә төшә икән, Русия кануннары нигезендә пайчылар акчаларын иң беренче чиратта алырга хаклы.

Сүз уңаеннан, үзләренең ышанычлылыгын арттыру максатыннан кайбер кредит-куллану кооперативлары пай кертемнәрен иминиятләштереп тә куя. Биредә инде страховкалау ширкәтенең аякта нык басып торуы мөһим.

Мансур ХАФИЗОВ әзерләде

Комментарии