Әллә бомж булырга инде?!

Әллә бомж булырга инде?!

«Бомжлар йорты»нда булып кайттым. Бәлки кайберәүләр белмидер дә – Казанда торыр җире, теркәлгән урыны булмаган кешеләр өчен махсус йорт бар. Рәсми телдә ул «Билгеле бер тору урыны һәм һөнәре булмаган затлар өчен «Шәфкатьлелек» адаптация үзәге» дип атала. Үзәк 2005нче елдан бирле кешеләргә хезмәт күрсәтә. Үз күзләремә шаккатып, бөтен уңайлыклары булган иркен, якты бүлмәләр буйлап йөреп чыктым. Билләһи дип әйтәм, «Шәфкатьлелек» үзәге төзеклеге, чисталыгы буенча Казанның бала тудыру йортлары, сырхауханәләр, балалар бакчаларыннан бик күпкә яхшырак хәлдә.

Изображение удалено.

ЯҢА ЙОРТТА ИСКЕ КАГЫЙДӘ

Моннан өч-дүрт еллар элек «Шәфкатьлелек» үзәгендә бер булган идем инде. Ул вакытта үзәк башкалабызның Киров районындагы бер кечерәк бинада урнашкан, анда 50-60 бомж яши иде. Узган ел, Универсиада алдыннан, бомжларга Авиатөзелеш районыннан ике катлы, бик яхшы итеп ремонтланган шуны бинаны биргәннәр. Рәсми рәвештә хәзерге үзәк 80 бомжны сыйдырырга тиеш. Ләкин бүген биредә туксаннан артык кеше яши.

– Кыш көне йөздән артык кеше яшәде, – дип сөйләде бүлек мөдире Наталья Казарм. – Ел саен шулай, көннәр салкынайта башлагач, торыр урыны булмаган гражданнар «Шәфкатьлелек» үзәгенә киләләр. Урыннар тулы булса да, кышкы салкыннарда кешеләрне урамда калдырмаска тырышабыз. Аннан кемне картлар йортына, кайсын инвалидлар йортына урнаштырабыз инде. Кайберәүләр үзләре чыгып югала.

«Шәфкатьлелек» үзәгендә берничә кагыйдә бар. Беренчесе – биредә кеше өч ай гына яшәргә хокуклы. Ләкин, бу очракта, үзәктә эшләүчеләр авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм кулы сузалар икән.

– Гадәттә безгә бер документсыз кешеләр килә, – диде Наталья ханым. – Без аларның документларын җыябыз, паспорт алырга ярдәм итәбез. Ә бу эшләр өч айда гына тәмамланмый. Документларын тәртипкә китергәнче яши инде кеше. Кайберәүләр гомергә шушында кала.

Изображение удалено.

Үзәктәге икенче кагыйдә – биредә йогышлы куркыныч авырулары булган кешеләрне кабул итмиләр. Башта яңа килгән бомжны республиканың туберкулез диспансерына җибәрәләр. Алар анда бушка флюорография уза. Корчаңгылы, бетле кешеләрне дә кабул итмиләр, андыйларны башкаланың дезинфекцияләү бүлегенә озаталар. Тәннәре чистаргач, үзәккә алып кайталар.

Өченче кагыйдә – үзәктә аракы эчү тыела. Исереп кайтучыларны да бирегә кертергә тиеш түгелләр. («Шәфкатьлелек» үзәгендә керү-чыгу ирекле.) Ләкин үзәктә эшләүчеләр бу очракта да искәрмә ясыйлар икән:

– Катып үлмәле салкыннарда кешене урамда калдырып булмый бит, – диде Наталья ханым. – Исерек булса да кертәбез инде. Әгәр инде кеше гел эчеп йөри башласа, андыйларны үзәктән куып чыгарабыз. Хәзер бу яңа бинада махсус изолятор бар – шаулашып йөрмәсеннәр өчен, исерекләрне шунда ябабыз.

КҮЧМӘ КОШЛАР КЕБЕК…

Яңа үзәк, чынлап та, бик матур, төзек. Идәндә плитка, тәрәзәләр яңа, пластик. Стеналар төрле төсләргә буялган. Бүлмәләр дә җылы, иркен. Тәрәзә төбендә гөлләр үсеп утыра, стенада да үрмәле гөлләр. Коридорда берничә җиргә шкаф куйганнар, анда китаплар тезелгән. Ике-өч ир шүрлектәге китапларны караштыра иде:

– Китап укырга яратасызмы? – дидем аларга.

– Ә тагын монда нишлик? – диде бөтен тәне рәсем белән тулган ир-ат. Михаил исемле ир ике ел элек төрмәдән чыккан икән.

– Елдан артык кайда туры килсә, шунда яшәдем. Документларымны югалткач, монда килеп эләктем. Биредә ошый миңа, – дип елмайгандай итте Михаил.

Нинди генә яңа, төзек бина булмасын, барыбер зәһәр ис килә коридорда. «Монда эшләүчеләр бу искә ничек түзә икән?» – дип гаҗәпләндем. Сәбәбе: беренче катта тарту бүлмәсе бар, тәмәке исе шуннан килә. Аннан, бомжлар юынырга яратмый икән.

– Менә дигән душ бүлмәсе бар, көн саен рәхәтләнеп юынып чык бит, – дип сөйләде Наталья ханым. – Мәҗбүриләп диярлек юынырга кертәбез үзләрен. Адәм баласы бер түбәнлеккә тәгәрәсә, аннан чыгарга ашыкмый икән…

«Шәфкатьлелек» үзәгенең беренче каты инвалидлар өчен эшләнгән. Пандуслар куелган. Документларын тәртипкә китергәннән соң, март аенда гына ике авыруны гарипләр йортына урнаштырганнар. Тагын шундый җиде кешене гарипләр йортына җибәрергә әзерлиләр икән.

– Документсыз гарипләрне картлар йортына алмыйлар. Шуңа күрә безнең төп эшебез – авыр хәлдә калган кешеләргә документларын, паспортларын эшләп бирү, – диде Наталья ханым. – Соңгы вакытта гарипләр күбәйде. Үзәк ачылган елларны бер-ике генә шундый кеше булса, хәзер яшәүчеләрнең яртысыннан артыгы – гарипләр. Бу гаҗәп түгел, урамда күбрәк яшәгән саен, кешенең сәламәтлеге дә күбрәк бетә. Аяк-куллары өшеп сырхауханәгә эләгәләр дә, аннан безгә киләләр. Биредә күпмедер яшәп, документларын тәртипкә китереп, азрак кеше рәтенә кергәч, чыгып китәләр дә, берничә айдан яңадан әйләнеп кайталар. Документларын да югалткан булалар. Андыйлар белән яңадан эшли башлыйбыз…

Изображение удалено.

Изображение удалено.

ҺӘРКЕМНЕҢ ҮЗ ЯЗМЫШЫ

Биредә эшләүче Фәйрүзә Шәфигуллина белән палаталарны карап йөрибез. Ул һәркайсының язмышы турында хәбәрдар.

– Фәйзуллин Миңнулла исемле менә бу ирнең кызы, улы Казанда яши, – диде Фәйрүзә ханым. – Балаларын эзләп таптык, тик алар әтиләре турында ишетергә дә теләми. Яшь чагында балаларын ташлап чыгып киткән булган ул. Миңнулла язмышына охшаш хәлләр бик күп монда – хатыны, балалары бар, ә үзләре биредә яши. Якыннары бомж ире яисә әтисе турында ишетергә дә теләми. Җавап бер: «Ул безне бар дип тә белмәде, хәзер ул безгә кирәкми инде», – диләр.

Ә менә тумышы белән Ташкент якларыннан булган Пичугана Татьянаны якыннары үзләренә яшәргә алып китәбез дигәннәр. Кырык яшьлек хатынның тормышы «Шәфкатьлелек» үзәгендәге бик күп язмышларга охшаш – егерме яшендә ул аракы белән дуслаша:

– Ирем Владимир исемле иде, – дип сөйләде Татьяна. – Кристина исемле кызым бар. Алар Ташкентта яши. Егерме ел элек Казанга акча эшләргә дип килдем. Баштарак ирем белән кызыма акча да җибәргәли идем. Аннан эшемне югалттым. Яшермим, салгаларга яраттым, йомшак кеше мин…

Татьяна «Шәфкатьлелек» үзәгендә 2011нче елда яшәгән булган. Документларын ясаткач чыгып киткән һәм 2013нче елның октябрендә кабат бирегә эләккән.

– 18нче шәһәр сырхауханәсеннән шалтыраттылар, без аны шуннан барып алдык, – диде Фәйрүзә ханым. – Аякларын өшеткән булган Татьяна. Яхшылап сөйләшә дә алмый иде. Хәзер уңайланды. Өченче группа инвалидлык ясаттык. Безнең илдә тәртипләр сәер бит. Татьяна яхшылап йөри дә алмый, шулай булса да, өченче группа гына бирделәр. Кайда эшли алсын инде ул?! Хәзер менә аның белән нишләргә, чөнки гарипләр йортына беренче, икенче группадагы кешеләрне генә алалар. Аны урамга да куып чыгара алмыйбыз, ә без, документлары әзер булгач, кешене монда яшәтергә тиеш түгел. Аптырагач, туганнарын эзләп таптык. Краснодар төбәгендә апасының кызы белән кияве, алып китәбез, диделәр. Белмим, ничек булып бетәр?!

Безнең сөйләшкәнне игътибар белән тыңлап торган Татьяна:

– Ә минем моннан китәсем килми, үлгәнче биредә яшим, – дип куйды.

– Үзәктә бит гомер буе яшәргә ярамый, бу вакытлы тору урыны гына, – дип аңлатты Фәйрүзә ханым.

– Миңа гына урын бар монда, – диде Татьяна үз алдына.

Менә тагын бер бәхетсез язмышлы хатын-кыз: Гөлсәнәм Мусаева. Аның улы да биредә яши икән. Гөлсәнәм апаның паспорты, теркәлгән урыны да бар, яшәргә фатиры гына юк. Хәер, анысы да булган…

– Мусаевлар үзәктә ике айдан бирле яши, – диде Фәйрүзә ханым. – Казанның Глушко урамында ике бүлмәле фатирлары бар аларның. – Гөлсәнәм апа, аның улы акылга җиңелрәк дип әйтсәм, дөрес булыр. Күрәсең, кара риэлторлар моны сизеп алганнар. Ана белән улы, фатирны сатабыз, дип кул куйганнар, ә үзләре урамда калганнар. Менә шундый кешеләрне дәүләт үз карамагына алсын иде, ягъни аларның фатирларын сата алмый торган итеп эшләргә кирәк. Теркәү палатасында акылга җиңелрәк, якын туганнары булмаган кешеләр махсус исемлектә торса, кара риэлторлар андыйлар янына якын да бармас иде. Гөлсәнәм апа кебек фатиры булып, аннан колак каккан кешеләр шактый килә безгә.

Гөлсәнәм апаның эше буенча тиздән суд булачак икән. «Шәфкатьлелек» үзәгенең үз юристы бар. Менә шундый очракларда юрист авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм итә икән.

– Безне гел куркытып тордылар, шуңа күрә фатирдан чыгып киттек без, – диде Гөлсәнәм апа. – Үтерәбез, диделәр. Юрист фатирны кайтарырга булышса, минем башка ул йортта яшисем килми. Икенче җирдән фатир алыр идек.

– Кемнәр куркытты сине? Нишләп полициягә хәбәр итмәдең? – дип сорадым Гөлсәнәм ападан.

– Чакырттым, нәрсәләрдер язып китеп баралар иде. Безне куркыткан кешеләр күршедә генә яши иде, татар малайлары, исемнәрен белмим мин аларның.

Фәйрүзә ханым белән палаталар буйлап йөрүебезне дәвам иттек: беренче катта гарипләр яшәсә, икенче катта төрмәдән кайткан, эчеп йөреп, гаиләсен югалткан әзмәвердәй ир, хатыннар, карт бабайлар, әбиләр яши. Араларында элеккеге наркоманнар да бар. Ирләр бер, хатыннар икенче бүлмәдә.

– Сәламәтлеге менә дигән ирләр дә бар, тик көннәр буе бүлмәләрендә яталар, – дип сүзен дәвам итте Фәйрүзә ханым. – «Барыгыз, эш эзләгез. Яшәр урыныгыз булыр иде, монда бит сез гомер буе яши алмыйсыз», – дим. Юк, эшләргә, тормышларын үзгәртергә теләмиләр. Тагын бер зур проблема бар – элеккеге СССР, БДБ илләреннән булган кешеләрнең документларын җыю бик авыр, мөмкин түгел дисәм дә була. Ә үзәктә читтән килгән кешеләр бик күп. Алар белән нишләргә дә белгән юк. Документлары юк икән, чыгарып җибәреп тә булмый. Хәер, чыгып китсәләр дә, берничә айдан яңадан әйләнеп кайталар, тик инде гарипләнгән булалар.

…«Яшьлегеңдә ни кылсаң, картлыгыңда шуны күрерсең», – ди халык. Нәрсә генә булса да, үзәктә яшәүче кешеләрнең күбесе миндә кызгану хисе тудырмады. Башны җүләргә салып эчеп, үзеңне мескенгә куеп яшәп була ул. Соңгы биш ел эчендә бирегә килеп эләккән бары бер генә ир үзенең тормышын җайлый алган икән – эшкә урнашкан, бер хатынга өйләнеп, кешечә яши башлаган. Ә калганнар… Һаман шул юлдан йөрүләрен дәвам итәләр. Ирләрнең күбесе «Шәфкатьлелек» үзәгендә төн кунып, иртәнге ашны ашаганнан соң, урамга чыгып китәләр (биредә керү-чыгу ирекле). Шешә җыеп саталар, узып баручылардан акча теләнәләр. (Урамга чыккач, миннән дә өч кеше акча сорады. «Эшләргә уйлап карамадыңмы?» – дип соравыма каршы, эчтән генә мыгырданып китеп бардылар. Шул акчага одеколон ише әйберләр сатып алып эчәләр. Аннан үзәккә кайтып, кичке ашны ашаганнан соң, кабат ятып йоклыйлар. Иртәгәсен тагын шул ук хәл. Ә бит дәүләт мондый үзәкләрне авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм итү өчен төзи. Документлары булмаса, ясап бирәләр. Сау-сәламәт кешегә эшкә урнашып, авызын гына тыярга кирәк. Кеше, «Шәфкатьлелек» үзәгендә бушка ашап-яшәп торып, берничә ай эшләгән акчасын җыйса, рәхәтләнеп бер бүлмә «снимать» итә ала. Ә аннан Ходай җүн бирә инде. Бүген ярты Казан бомж хәлендә. Фатирга ярты хезмәт хакын түли, балалар бакчасына…

Чәчләр үрә торырлык саннар: үзәктә яшәүче бер бомжга гомуми торак мәйданы 15 квадрат метр туры килә. Ә үзәктә бер бомжны бер ай яшәтү хөкүмәткә 16 мең сумга төшә(!). Күпләр ул акчаны эшләп тә ала алмый. Шуннан һәркем үзенә нәтиҗә чыгарсын инде…

Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА.

Комментарии