- 02.05.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №17 (3 май)
- Рубрика: Дөнья бу
Советлар союзы чорында андый бәйрәмнәрдә йөрмәгәч, чагыштыру мөмкинлегем дә юк. Үземне хәтерли башлаганнан бирле 1 май – хезмәт бәйрәмем гел бертөрле үтә: иртәдән кичкә кадәр бакчада кайнашабыз да кичен шул җыештырылган бакча башында учак ягып, шашлык кыздырабыз, көлдә бәрәңге тәгәрәтәбез.
Быел исә бәйрәм вакытында Казанда туры килдем. Укытучы булып эшләүче иптәш кызларымның берсе, иртүк шалтыратып, шәһәр үзәгендә булачак чарада очрашырга тәкъдим итте.
– Мин, мәҗбүри рәвештә, үз сыйныфым белән, Ирек мәйданында булырга тиеш, син дә кил, иптәш булырсың, – диде ул.
Иртәнге якта ук Казан милли мәдәни үзәге янына берничә мең кеше җыелган иде. Сабантуй диярсең! Кызыл чүпрәккә ак белән, хезмәт хакы, ил икътисады турында язылган шигарьләр, төрле партия әләмнәрен ерактан карап торганда, СССР заманын күзалдына китерү әллә ни кыен түгел иде. «Кызыл» язучылар ул еллардагы бәйрәмнәрне нәкъ менә шундый итеп сурәтләгән иде шикелле. «Гадел Русия», «Татарстан профсоюзы» дип язылган әләмнәр, алар тараткан шарлар да зәңгәр булмаса…
Якынрак килгән саен, сәхнәдән яңгыраган сүзләрне дә аермачык ишетә башладым. Берәүләр, кызып-кызып, җитештерү өлкәсендә эшләүчеләрнең түбән хезмәт хакы, начар тормыш шартлары турында сөйли иде. Хәер, халык бирегә нотык тыңларга килгәнгә охшамаган. Күбесен завод-фабрикалардан куып китерүләре шунда ук аңлашылды. Хезмәттәшләр бер тирәгәрәк җыелып, шампан шешәләре шартлатты, тирә-якка аракы исе таралды. Бары тик әби-бабайлар бирегә йөрәк кушуы буенча килгән иде ахры. Соңыннан гына Казан милли мәдәни үзәге янында узган чараны «Бердәм Русия» партиясе һәм профсоюзлар федерациясе уздыруына төшендем.
Иптәш кызны Ирек мәйданында узучы җиңел атлетика эстафетасында эзләп таптым. Бу эстафета «Республика Татарстан» иҗтимагый-сәяси газетасы призына, быел инде 71нче тапкыр уздырыла. Бирегә шушы эстафетада кайчандыр катнашкан ветераннар, спортчылар да, берничә мең җанатар да килгән иде.
– Безгә 8гә килергә кушканнар иде, чара башланганчы бер сәгатьтән артык шушында туңып басып тордык! Әле ике укучым килмәгән, әниләре белән дачага киткәннәр, күрәсең. Аларны да аңлап була: бәйрәм вакытында монда йөриселәре килмидер. Үзем дә авылга гына кайтып китәр идем. Тик башкаларга начар үрнәк булмасын өчен, мәҗбүри рәвештә исемлек төзергә, килмәгәннәреннән аңлатма яздырырга туры киләчәк. Авыл балалары гына бәйрәмнәрдә рәхәтләнеп ял итә, шәһәрнекеләрен сарык көтүе кебек бер чарадан икенчесенә «массовка» итеп куып йөртәләр, – диде ул зарланып.
ЛДПР партиясе вәкилләре уздырган акция Рус халкы бердәмлеге көненә багышланган һәм Бауман урамы башында сәгать 11дә үк башланган икән. Русиянең бөек ил булуын, коррупция турында сөйләүләрен, Лужковны б.к дип атауларын ахырдан бер танышым кызык итеп искә алды. Кызганыч, алар чыгышын күрү насыйп булмады.
Азмы-күпме Ирек мәйданында таптанганнан соң, үзәккә таба атладым. Адым саен очраучы полиция хезмәткәрләре бераз шүрләтсә дә (нишләптер, алардан курку калган), халык күплеге күңелне тынычландыра төште. Тиздән курку да онытылды, чөнки Мулланур Вахитов һәйкәле янында «Гадел Русия» партиясе вәкилләренә тап булдым. Ирек мәйданында күргән олы «сабантуйдан» соң, биредәге 70-100 кеше кечкенә бер җыенны хәтерләтә иде. Болар да инде онытыла төшкән сайлау алды программасы эчтәлеген трибунадан сөйли.
Үземә иң ошаган тамаша КПРФ партиясенеке булды. Анда өлкән буын вәкилләре күпчелекне тәшкил иткәнгәме, бәйрәм көрлеге, рух сизелә иде. Баянда уйнап, яулыклы әбиләргә кадәр биеттеләр.
Партия вәкилләре бер урында чыгыш ясау белән генә чикләнмәде, билгеле. Казан урамнарын тутырып, Пушкин, Дзержинск, Лобачевский, Кремль урамнарын тутырып халык агылды. Канәфер чәчәкләре, шарлар, партия әләмнәре… Мәҗбүри куып китерелгән халык та бу көнне күңелле уздыргандыр дип уйлыйм. Хәер, бер әби сөйләвенә ышансаң, советлар союзы вакытында да халыкны бәйрәмгә әнә шулай мәҗбүри куып китереп, төрле яктан милиция хезмәткәрләре белән урап алып, урам йөрешендә катнаштырганнар икән. Бәйрәме дә шул чорныкы, асылы да үзгәрмәгән, димәк.
Русия Эчке эшләр министрлыгы биргән мәгълүматларга караганда бу мәҗбүри бәйрәм Русиянең 1,5 мең шәһәрендә узган. Барысы 2,6 мең чарада 2,3 млн кеше катнашкан икән. Мәскәүдә әнә, аерылмас тандем – Путин белән Медведев та урамга чыгып, халык белән бергә урам йөрешендә атлады бит әле. Телевизордагы яңалыклардан елмаеп карап утырдым: хәзерге президент – кара, элеккегесе ак костюмнан бик горур рәвештә гади эшчеләр колоннасы алдыннан атлады. Моңарчы бер дә бу бәйрәмдә «янып йөрмәгән» сәясәтчеләргә быел урам әйләнү нигә кирәк булды икән? Бу сорауга җавап бирү өчен белгеч булу кирәк түгел. Тулаем ялганга корылган сайлаулардан соң, Сазлык мәйданындагы протест митингына җыелган йөзләрчә мең кешене генә искә төшерү дә җитә. Чит ил телеканаллары шуларны яктыртып, Русия сәясәтенең чын йөзен дөньяга танытты инде. Алга таба да ул митинглар тынмаса, безне башка ил башлыклары ишеткән, тандемны җылы урыннан алып, бәлки, ераккарак сөргән дә булыр иде. Тик үз чыгышларының нәтиҗәсен күрмәгән халык бик тиз тынды.
Кояшлы яз килде. Бәйрәмгә мәҗбүриләп халык куып чыгарылды һәм… шул меңләгән гади эшчеләрне үз артыннан ияртеп, аклы-каралы тандем булып, «җиңелмәс патшалар» алдан атлады. Боларның барысын да чит ил телеканаллары күтәреп алмагандыр дисезме?! Менә, күрегез, меңләгән халык алар артыннан атлый, аларны ярата, хөрмәт итә янәсе! Тамашадан соң Путин белән Медведев үз җиңүен ресторанда сыра эчеп бәйрәм итте.
Жириновский да бәйрәмне үз файдасына борды. Кемгә ни җитмәгәнен белә шул ул! Халыкны карабодай боткасы ашатып куандырды демократчы. Ичмасам, бәйрәмдә булса да ашап калыгыз дигәндер. Җитми калганнарга исә, Жириновскийның одеколонын сибү бәхете тәтергә тиеш иде… Монысы исә, ач калсагыз да, кыйммәтле парфюм исен танырга өйрәнегез дигән кебегрәк булды.
Ничек кенә булмасын, бәйрәм узды. Тик аның эчтән калтырау хисабына булуы гына бераз эчне пошыра: мәҗбүри куып китерелгән бюджет эшчеләре, халык арасына чыгып үзенә пиар ясаган сәясәтчеләр… Аның каравы тыштан ялтырадык: кемдер ботка ашады, биеде, җырлады, күңел ачты.
Эльвира ФАТЫЙХОВА.
Шамил Абдюшев фотосы.

Комментарии