- 02.04.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №13 (2 апрель)
- Рубрика: Дөнья бу
Кешенең күңелендә кайнаган фикерләрне сыйдырып, шуларны алмаз дәрәҗәсендә ялтыратып халык хозурына тәкъдим итүче бердән-бер гәҗит дип саныйм мин сезне. Шул нисбәттән, уйларымның очын тагын сезнең тарафка сузам, аңлавыгызны өмет итәм.
Эссе җәй көннәренең берсендә, аяз көнне яшен суккандай, матбугат сөючеләргә бер хәбәр килеп иреште: «Мәгърифәт» газетасы ябылачак, аның урынына заманча яңгырашлы төсле журнал киләчәк. Анда мавыктыргыч тәэсирләр, киңәшләр дә булачак имеш. Тик күңелдә бер сорау: сафтагы ике табаклы басманы чыгудан туктату кем файдасына?
Истәлек өчен калдырган соңгы санын кат-кат күземнән кичерәм. 1991нче елда гамәлгә куелып, шул чордан бирле безне мәгърифәтле итеп күрсәтергә тырышып килгән. Шул елда мин тәүге мәртәбә белем йорты – мәктәпкә аяк басканмын. Шаян уку елларында мин әлеге газетаны мәҗбүри рәвештә укыган булсам, хезмәт чорында ул минем алыштыргысыз дустым, киңәшчем, хәтта укытучым булды, чөнки аның теле, язу стиле, фикер агышы минем эчке сөйләмемә туры килә иде. Мондый тәңгәллек булганда гына матбугат укучысын, ә укучы «тормыш укытучысын» таба, минемчә.
«Мәгърифәт»нең киләчәк хыялларында әллә-никадәр конкурслар, фикер алышулар ниятләнгән иде бит. Бер язмага да битараф булмады ул. Хәтта араларында «пешеп җитмәгән»нәренә гомуми басым ясап, киңәшләре белән иҗатка канат куя белде.
Соңгы конкурсларының берсе – «Безнең төбәк герое» дип аталган иде. Шәхсән үзем кеше турында язу бәйгесен өнәп бетермим, чөнки герой дәрәҗәсенә лаеклы кеше турында шул югарылыкта яза белү кирәк. Моңа ирешү өчен бик оста язучы булу мәслихәттер. Шулай да, озак икеләнүләрдән соң, тәвәккәлләдем мин бу эшкә. Әниемнең «Яңгыр яуганда теләгән теләгең кабул була» дигән фаразын уңышка юрап, июль ахырында язмам «Мәгърифәт»кә юл алды. Әмма чыгарга өлгерми калды…
Ләйсән ДИМИЕВА.
Казан шәһәре.
Комментарии