- 02.04.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №13 (2 апрель)
- Рубрика: Дөнья бу
1966нчы елның көзе. Мин ике мәктәптә, ике төзелеш оешмасында эшләп йөрим. Хатыным белән икебезгә ике чемоданыбыз бар. Бүтән бернәрсәбез дә юк. Безгә күп кирәк, тик бер көймә дә койрыгын тоттырмый. Кайсыбер көннәрне кичләрен Казан урамнарында дружиначы булып йөрергә туры килә. Мондый чакта мин, мәктәп директорыбыз Таң Мәхмүт улы Еникиев белән килешеп, үзем урынына хатынны да җибәрәм. Үзем «Казан химстрой» тресты дружиначалары янында булырга тырышам. Әлеге тресттагы дружиначылар эшен җитәкче урынбасары Шульман контрольдә тота. Ул бик хәтәр кеше. Дежур тормавымны белсә, кара исемлеккә тыкканын көт тә тор. Андый исемлеккә бер эләксәң, бүлмәдән колак кагуың да бар. Мин бит Коллектив урамындагы тулай торакта тәрбияче. Йортлар идарәсе башлыгы Заһидуллин мине ярата. Торак-коммуналь хуҗалыгы җитәкчеләре Гомәров белән Лагуновның да күзенә керердәй булып йөрим. Алар мине партком секретаре П. Змитряков алдында да мактап куялар.
Миңа биреләсе бүлмәнең кайда икәнен дә әйттеләр инде. «Яшьлек» клубы янындагы ул йортны карап та кайттым. Баш өстендә түбәбез булгач ничек шәп инде! Тик төзелешләрдә торак көтеп йөрүчеләр миннән башка да күп. Шуңа күрә торак булмый калды безгә.
Яңа елдан соң тәрбияче эшен дә, мәктәпләрдәге дәресләрне дә ташларга туры килде. Мин хәзер 1нче трестның «Төзелештә» дип аталган күптиражлы газетасындагы эшемә генә күңел бирә башладым. Эш аз түгел. Язышучы авторлар кайсы кая таралышып беткән. Борхан Садретдинов, Тәүфыйк Камалиев, Рәфкать Кәрәмиев, Нурислам Хәсәнов һәм башкалар завод газеталарына языша. «Төзелештә»гә кире кайтарырмын аларны дип әйтә дә алмыйсың.
«Төзелештә»ге яңалыкларны язарга эшче хәбәрчеләр туплау авыр булмады. Альберт Хөснуллин хатларны яудырып кына тора. Радик Аитов, Марат Билалов та актив, мәкаләләре актуаль була.
Тик әдәби жанрдагы язмалар юк, газета коры чыга. Шуңа күрә мин, 1нче конторага барган саен, Академик Губкин урамындагы 11нче йортка кагылам. Андагы тулай торакта пединститут студентлары яши. Күбесе каләм дә тибрәтә. Дөрес, андагылар гонорарсыз төзелеш газетасы белән хезмәттәшлек итәргә ашкынып тормый. Шулай да тарих-филология факультеты студентлары Рафаил Баянов, Хәмит Шакировлар безнең газетага язышырга ризалык бирде. Баяновның шигырьләре басылды. Бу хәлдән соң ул канатланып китте. Ул үзе Актаныш төбәгеннән, танылган шагыйрь Нур Баянның ерак туганы икән. Вузны тәмамлагач, аның белән элемтәбез өзелде.
1нче конторада бетончы булып эшләүче Марат Хәйруллин да шагыйрь иде. Мин аны Гвардия урамындагы бер төзелештә очраттым. Соңрак ул безнең трестның тулай торакларында тәрбияче булып эшли башлады. Шул елларда без аны газетабыз редакциясенә эшкә алдык. Ул бик шәп тәрҗемәче һәм шагыйрь булып танылды.
Бу елларда инде газетада илһамлы әдәби сүзләр белән язмалар, очерклар язарлык авторлар коллективы тупланып өлгергән иде. Тәрбияче Нәгыймә Сөнгатуллина шигырьләрен еш китерә иде. Ул шигырьләр китабын да бастырды. 4нче тулай торакта яшәүче Хамис исемле механизатор егетнең шигырьләрен дә төзүчеләр яратып укыды. Ул үзенең туган ягы Саба төбәгенә, аның табигатенә, тугрылыклы кешеләренә дан җырлады. Кызганыч, ул елларда төзүчеләр җәмәгать эшләренә күмелгән булганга, редакция каршында әдәби түгәрәк оештырып җибәрә алмадык. Хәер, хәбәрчеләр болай гына җыелган чакларда да сөйләшүләр, фикер алышулар файдалы була иде. Бигрәк тә яшь язучы Тәүфыйк Әйдетдинов килгәндә бәхәсләр еш куерды. Университет студентлары «Төзелештә» газетасында практика үткәндә дә студентларның остазлары Роза Абдуллина, Илдар Низамов, Розалина Нуруллина күп гыйлем өйрәтте.
«Төзелештә» газетасының сыналган фельетончысы Радик Аитов та, журналистика бүлеген тәмамлап, диплом алды. Радик 7нче конторада маляр булуы белән бергә трест газетасына эпиграммалар язды, шаржлар ясады. Үз конторасында дивар газетасы редакторы да булды.
Радикның әтисе Аитзак Аитов сугышка хәтле «Төзелештә» һәм «Настройка» газеталарының редакторы булган. Фашистлар илгә яу белән чыккач, политрук Аитов Смоленск юнәлешендәге сугышларда батырлык үрнәкләре күрсәтеп һәлак булган. Ул Демидов шәһәрендәге туганнар каберлегенә күмелгән. Аның хатыны – «Төзелештә» газетасының актив хәбәрчесе Зәйнәп Шиһабетдинова да, аларның улы – журналист һәм комсомол секретаре Радик Аитов та язучы Аитзак Аитов каберенә чәчәкләр куярга Демидов шәһәренә барып йөрделәр. Анда күргәннәре турында трест газетасына мәкаләләр яздылар.
Мин «Төзелештә» газетасы редакциясендә 1990нчы елга хәтле эшләдем. Миннән соң бу газетаның редакторы булган Альберт Сабиров газетаны тагын да үткенрәк телле итә алды. Ләкин үзгәртеп корулар үз эшен эшләде. Соңрак төзүчеләрне илһамлы хезмәткә рухландырган газетаны чыгармый башладылар. Алай гына да түгел, трестны да бетерделәр. 1932нче елдан алып, сиксән ел дәвамында Казанда шаулап-гөрләп торган зур төзелеш оешмасы яшәүдән туктады. Трест беткәч, төзүчеләр тормышын яктырткан газетада эшләүчеләрне дә, яңа язып торучыларны да сагынып искә төшерергә генә калды.
Рәис МӨКАТДИСОВ,
пенсиядәге журналист.

Комментарии