«Ипи рецепты уйлап таптым»

«Ипи рецепты уйлап таптым»

Җәй уртасында редакциягә бер егет килеп керде. Мөхәрриребез Илфат Фәйзрахманов, сәламәтлеккә файдалы дип, интернеттан үзенчәлекле ипигә заказ биргән булган икән, шуны алып килгән. Бөтен коллектив белән ашап карадык. Тәмле генә түгел, туклыклы да иде ул. Ипине китергән егет Илшат Мостафин белән танышуыбыз әнә шулай башланып китте. Әңгәмә корып, бу ипинең ничек пешерелгәнлеге турында да белешәсе килде.

КИБЕТТӘГЕ ИПИ ФАЙДАСЫЗ?

Илшат Мостафин уйлап тапкан икмәк «Хлеб для жизни» дип атала. Димәк, яшисең килсә, шушы ипине ашарга кирәк. Уйнап әйтмим, ул чынлап та организмга бик файдалы һәм күп кенә авыруларны кисәтергә ярдәм итә икән. Алар турында бик тәфсилле аңлатма бирде әңгәмәдәшем. Ләкин беренче эш итеп, Илшат Мостафиннан әлеге бизнеска ничек кереп китүе турында сораштырдым.

Бервакыт натураль, сәламәт туклану белән мавыгып киткән ул. Өч ел буе шушы темага кагылышлы төрле китаплар укыган, интернеттан эзләнгән, кыскасы, туклануның күптөрле методикалары белән танышкан. Хәзерге вакытта туклануның дүрт төре бар бит: бары тик чи ризык кына ашаучылар, вегетарианнар, бары тик җиләк-җимеш кенә ашап яшәүчеләр һәм берни дә ашамыйча, кояш энергиясе белән генә тукланучылар. Соңгысына килгәндә, безнең илдә кояш энергиясе белән генә тукланып булмый инде анысы. Кыш көне ачтан үләрсең – кояш җылысы аз була бит.

– Көньяк илләрдә күп мондый кешеләр. Кояш энергиясен «ашыйсың» килсә, тәүлекнең билгеле бер вакытында берничә минутка кояшка чыгып басасың. Шулай итеп, бернәрсә дә ашамый гына да яши алалар. Мин бу төрләрнең берсен дә кабул итмәдем, ит тә ашыйм, яшелчә дә, җиләк җимеш тә. Мин боларның һәрберсе белән танышып, үзем өчен аерым бер туклану системасы булдырдым. Кайсы продукция организмга ничек йогынты ясый – шуны тикшердем. Шушы эзләнүләр вакытында ипи – без ашаган ризыклар арасында төп урынны алып тора икән дигән нәтиҗәгә килдем. Шуннан соң кибеттәге ипиләрнең составын укып өйрәнә башладым. Сатуда «нормаль» ипи юк иде. Билгеле, башка кешеләр кебек үк, мин дә элек чүпрә белән пешерелгән ипи ашый идем, ләкин укыгач шуны белдем, чүпрә организмга файда китерми. Ул ашказаны, эчәклекләрдәге микрофлораны боза, организмга килеп эләгүгә, үз тормышы белән яши башлый, үз тәртипләрен урнаштыра. Чүпрәдәге гөмбәчекләр файдалы бактерияләрне «басып ала», шуның аркасында ашкайнату системасында, эчәклекләрдә проблемалар башлана. Чүпрәсез пешерелгән ипиләрнең дә составын карадым. Анда да миңа ошамый торган ингредиентлар кулланылган. Мәсәлән, он кулланганнар. Онның кеше организмына бернинди файдасы юк. Он ул – кабыгыннан чистартылган орлык, бөртек. Кабык эчендә бернәрсә дә юк, анда крахмал гына. Үсенте барлыкка килгәндә, әнә шул крахмал белән туклана, шул гына. Кыскасы, иң файдалы матдәләр бөртекнең кабыгында була. Файдалы булган ипине сатуда озак эзләп тә таба алмагач, үзем пешереп карарга булдым, – ди Илшат Мостафин.

Бөтен яңа әйбер – онытылган иске әйбер ул, дигән әйтем бар. Шуңа күрә Илшат та югалып калмаган, интернеттан борынгы заманда бабаларыбыз нинди ипи пешергәнлеге турында укый башлаган. Борынгы ипи рецептларын укып, һәрберсеннән үзенә кирәкле булган мәгълүмат «чүпләгән». Ипигә оеткыны да үзе ясаган.

– Арыштан ясадым мин аны. Оеткы барлыкка килсен өчен, биш көн көтәргә кирәк иде. Арыш бөртекләрен суга салып шыттырдым да, ул үсенте җибәргәч, киптердем. Өйдә зур булмаган тегермәнем бар иде, шыттырып киптерелгән шул арышны тарттырып, он ясадым. Шулай итеп оеткы әзерләдем. Тегермәннән тарттырылган онны ипи пешерүдә дә кулландым. Ул эре итеп тарттыра иде, шунлыктан гади он кебек булмады, башка төрлерәк әйбер килеп чыкты анда, – дип елмая әңгәмәдәшем. – Икенче эш итеп, ипи пешерә торган махсус аппарат сатып алдым, «хлебопечка» дип атала инде ул. Менә шул рәвешле, беренче ипиемне пешереп карадым.

«ЧИ БОТКА ДА АШЫЙМ»

Беренче коймак төерле була, диләр бит, тәҗрибәсе булмагач, кулы бу эшкә җайланмагач, бик үк уңмаган Илшат Мостафинның ипие.

– Матур булып пешкәч сөенгән идем, кисеп җибәргәч кенә кәеф төште – уртасы чи иде аның. Чи булса да ашадык! Хезмәт җимеше бит. Шушы халәтендә дә без ашарга гадәтләнгән ипидән күп тапкырларга тәмлерәк иде ул. Шуңа күрә, тагын да яхшырак пешерергә дигән максат куеп, камилләшә башладым, – ди әңгәмәдәшем.

Пешерә торгач, ипи рецептына тагын әллә ни кадәр үзгәреш кертә әле ул: тозын азрак салырга, суны күбрәк өстәргә… Көн саен эшләп карый торгач, үзенә ошый торган ипи килеп чыккан.

– Арыш ипие бодайныкыннан шуның белән аерыла: ничек кенә пешермә, аның уртасы барыбер чиерәк кала. Аны ахыргача пешереп бетерү мөмкин түгел. Ипине көн саен пешерәм, ә бөтен килеш ашап бетерә алмыйм. Бик туклыклы булып чыкты. Ашап бетерә алганга караганда, күбрәк пешерергә тотындым. Кыскасы, үземнән артып калганнары белән дусларны, туганнарны, якыннарны сыйлый башладым. Ашап карауга ук яратты болар моны. «Үзем пешергән ипи бу, монда бөртек, су, тоз, үсемлек мае гына салынган, бер артык әйбер дә юк», – дим. Болай дигәч, аларга тагын да кызыграк. Ашыйлар да, «Тагын юкмы?» – дип сорыйлар. Аннан соң, «Сатуга чыгар әле», – дип үгетли башладылар. Тагын бер «хлебопечка» сатып алдым. Бер аппаратта бер генә ипи салып була. Ул анда дүрт сәгать буе пешә. Мин санап чыгардым инде, бер тәүлеккә бер аппаратта дүрт ипи пешерә алачакмын, ике аппаратта – сигезне. Шулай иртәдән үк торып, дүрт сәгать саен пешерә башладым. Кешеләр һаман сорый да сорый, шуннан соң духовка сатып алдык та ипине шунда да пешерә башладык, – ди Илшат.

Ипине духовкада пешерә башлагач, яңа каршылык килеп чыккан: ипи калай савытларына ябышкан. Майлап та караганнар, майламыйча да, барыбер ябышкан. Казандагы бер ипи пешерү заводына барып, үсемлек мае нигезендә ясалган махсус эмульсия алып кайткан әңгәмәдәшем. Шулай итеп, ипи пешерү тулы куәттә эшли башлый.

– Бер буханкасын 100 сумга саттым. Әкренләп бу ипи кешеләргә билгеле була башлады. Ашап карыйлар да танышларына әйтәләр, танышлары дусларына тәкъдим итә… Мин пешергән ипи организмны шлаклардан, токсиннардан чистарта иде. Бу ипидә озын сүсләр бар – бөртек бит эре иттереп тарттырыла. Менә шул сүсләр эчәклекләрдәге бөтен кирәкмәгән әйберне үзенә тартып ала. Аннары ипидә В төркеменә караган витаминнар күп иде. Мондый ипине даими кулланганда, ягъни онсыз пешерелгән ипи ашаганда, организмның чистаруы сизелә, ул инфаркт белән инсульттан да, югары кан басымыннан да файдалы. Гомумән, үсенте чыгарган бөртекләр организмга бик кирәк. Мин менә бодай боткасы яратам. Боткаларны пешереп түгел, чи килеш ашыйм. Шытым чыгарган бодайны иттарткычтан чыгарам да, блендерга салып, банан, алма белән болгатам. Бик тәмле һәм бик файдалы ботка килеп чыга. Организм бу ботканы шулкадәр тиз үз итә – пешерелгән боткаларны ашыйсы да килми башлый. Арыштан да шулай пешерәм…

Кыскасы, ипи пешерү эшләре барысы да шәхси фатирда башкарылган. Сораучылар көннән-көн артса да, духовкадагы урыннар саны артмаган, шуңа күрә көнгә 24 буханка ипидән дә арттыра алмаганнар.

– Әни дә, хатыным да булышты. Үзем генә булсам, аның кадәрне пешереп бетерә алмас идем. Соңрак хатыным белән башка фатирга күчендек тә үзебездә дә 24не пешерә башладык, көненә барлыгы 48 ипи пешерә идек. Бик күләмле эш иде ул. Бөртекләрне юарга, шыттырырга, киптереп тарттырырга кирәк. Моны үзе эшләп караган кеше генә аңлый. Шуңа күрә дә бер буханка өчен 100 сум сорый идем. Мәскәүдә мондый ипинең бәясе 300-500 сумнан да ким түгел.

Барлыгы тугыз ай буе шулай ипи бизнесы белән шөгыльләнгән Илшат Мостафин. Ләкин аңлаган: шәхси фатирда башкача моның белән шөгыльләнү мөмкин түгел. Ниндидер бинаны арендаларга, эшчеләр ялларга кирәк, ә моның өчен акча кирәк… Менә шулай йөргән вакытта, онсыз ипи пешерү белән шөгыльләнүче башка бер оешмага менеджер итеп чакырганнар аны. Үзе эшли башлаган бизнесны ябып, башка оешмага киткән.

– Бер чокырга ике бүрене тыгып булмый. Казанда онсыз ипи пешерү белән шөгыльләнүче бер оешма бар инде. «Бәрәкәт Казан» оешмасы көнгә 700ләп ипи пешерә. Якын арада яңа җиһазлар кайтырга тиеш, көненә 3 мең буханкага җиткерергә уйлыйбыз. Аннары без бит шыттырылган бодайны иттарткыч кебек махсус җайланмалардан чыгарып, бер масса алабыз. «Биомасса» дип атыйбыз аны. Менә шушы массаны ресторан-кафеларга сатарга телибез. Бу камырдан башка туклану әйберләре – өчпочмак, мантыйлар, пицца һ.б. пешереп сатсыннар иде, чөнки бу биомассаның үзлеге мин пешергән ипинеке кебек үк. Онсыз пешерелгән теләсә кайсы ипи организмга файдалы, ул аны чистарта бит. Туклану системасында эшләүчеләргә дәресләр биреп, якын киләчәктә бу биомассадан ипи генә түгел, башка әйберләр дә пешереп куллануга чыгарачакбыз. Хәзер халык сәламәт яшәү рәвеше белән бик кызыксына, онкологик чирләр күбәя башлагач, натураль туклануга күчеп бара. Шуңа күрә алар бу продукцияләргә битараф калмас дип уйлыйм. Әле ул файдалы гына түгел, бик тәмле дә! – ди Илшат Мостафин.

Айгөл ЗАКИРОВА.

Комментарии