Тал каргышы төшкәндер…

Тал каргышы төшкәндер…

Бу дөньяда һәр нәрсәнең җаны бар, диләр. Хәтта гөлләрнең һәм агачларның да. Агачның ботагын гына сындырсаң да, ул җан ачысы белән өзгәләнеп елый икән. Аның елаган тавышын Аллаһы Тәгалә генә ишетә – безгә аның елавы шартлап сынган тавыш булып кына ишетелә, диләр. Гомумән, агачларның хикмәте күп. Алар кешенең авыруын үзенә алып, аны сихәтләндерергә, яшәү көче бирергә һәм… рәнҗергә дә мөмкин. Мин бәләкәй вакытта, безнең авылдагы бер бабай бакчасындагы алмагачларын кискәч, ике көннән соң параличланган иде. Картның урын өстенә егылуына бөтен авыл алмагачларны «гаепләде». Өй каршындагы, бакчадагы агачларны йорт хуҗасына, аның туганнарына кисәргә ярамый, диләр. Чит кешедән кистерергә кирәк, янәсе. Бу сүзләрне, бәлки, кемдер әкият итеп кенә кабул итәр. Ләкин Башкортстанның Салават шәһәрендә яшәүче Наилә Сәфәргулова сөйләгәннәрне тыңлагач, каз тәннәре чыкты. Өй каршындагы тал агачын кискәннән соң, алар гаиләсенә бер-бер артлы зур кайгылар килә башлаган.

«НИГЕЗЕГЕЗ КОРЫР, ДИДЕ»

– Мин бу вакыйга турында сөйләргә яратмыйм. Йөрәктәге яралар шул кадәр тирән, аларны кабат кузгатасы килми. Шулай да, мин сөйләгәннәр бәлки кемнедер бәладән йолып калыр. Кемгәдер гыйбрәт булыр. Могҗизага, әкияткә охшаган булса да, мин сөйләячәк әйберләрнең берсе дә уйлап чыгарылмаган. Барысы да чынлап булган хәл, – дип сүзен башлады Наилә ханым.

Тумышы белән Башкортстанның Стәрлебаш районы, Шәкәр авылыннан ул. Гаиләдә сигез бала булганнар, гомер буе әти-әниләренең ярдәмен тоеп яшәгәннәр. 1996нчы елны сентябрь башында эш сәфәре белән Салаваттан Уфага килгән әңгәмәдәшем. Хакимият бинасына барып, үзен кабул иткәннәрен көтеп утырганда, Наилә ханым янына бер хатын килгән.

– Синең әти-әниең өегез каршындагы тал агачын кисәргә тели. Аларга әйтегез, уйларыннан кире кайтсыннар, кистерсәләр, бөтен нигезегез корыячак, – диде. Мин аптырап авызымны ачып калдым, ул борылды да китеп барды. Исәр микән әллә бу хатын дигән беренче уй килде. Кеше турында начар уйлаганнан түгел, йөзгә бәреп шулай дип әйтүе мине аптырашта калдырды. Аннан соң исемә төшердем, авылга кайткач, бервакыт әни: «Безнең өй янындагы тал шулкадәр шаулый, кистерергә кирәк иде», – дип сөйләгән иде бит.

Бу хәл турында Наилә ханым олы абыйсы Зәкигә сөйләгән. «Нигез» дигән сүз пошаманга калдырган аны. Йорт нигезе генә түгел, нәсел хакында ук сүз барырга мөмкин ләбаса!

– Тик әти ышанмаган. Теләсә нәрсә тыңлап йөрмәгез, кеше сөйләр инде ул, тал агачы шомлы тавыш чыгара, төнлә йоклый алмыйбыз, кисегез дигән дә, шуннан утынга кискәннәр ул агачны.

ӨЙЛӘРЕ ЯНГАН

Агачны кисеп берничә көн узгач, Наилә ханым кече улын – 2 яшь ярымлык Максимны Шәкәргә әти-әнисе янына кайтарып куйган.

– Кич белән әниләр янына күрше хатыны кергән. Ул эчкече хатын иде, эчәргә сораган. Әни Максимны йоклатып йөри торган булган, шуңа күрше хатынын тиз генә борып чыгарган. «Бездә бернинди аракы юк, соранып йөрмә, башны катырма әле, миңа баланы йоклатырга кирәк, – дигән.

9нчы сентябрьгә каршы төн булган бу. Җилсез, җылы булган шушы көнне печән чапканнар. Наилә ханымның әтисе Гаптелхәй карт ишегалдына көндез печән таратып куйган. Аракы бирмәгәнгә үч итеп, ишегалдында торган машинадан бензин салдырып алып, күрше хатыны бу бензинны келәткә, абзарга, печән өстенә сипкән һәм ут төрткән.

– Төнге 12ләр тирәсендә булган бу хәл. Бөтен дөнья дөрләп янып киткән. Күршеләр тиз генә йөгереп килеп, әти белән әнине алып чыкканнар. Ишегалды гел ут кына булган. Янгынны сүндерергә чиләкләр тотып йөгерешеп килсәләр дә, авыл халкы берни эшли алмаган. Шулкадәр көчле булган янгын. Әти белән әни нишләргә белми елап, аптырап, янган йортка карап тора икән, арттан бер хатын тавышы ишетелде ди. «Гаптелхәй агай, көтү килгәндә, сезнең янда бер бәләкәй бала тора иде түгелме соң?» – дигән бер авылдаш. Әти кычкырып җибәргән дә ауган. Әни ут эченә йөгергән. Өйдә Максим калган булган бит. Безнең авылда тотлыга торган Рафаэль исемле егет бар иде. Ул егет үзенә су сипкән дә, башына сулы фуфайка ябынып, янган йорт эченә кереп киткән. Әти гаилә үскән саен йортка янкорма төзи иде, шуңа безнең өйдә бүлмәләр бер-бер артлы урнашкан, әллә нинди борма юллар узасы юк. Бу егет әле бер бүлмәне ачып караган, әле икенчесен, бала юк икән. «Хәзер тагын бер бүлмәгә генә керәм дә, тапмасам, кире чыгам, дип уйладым», – ди. Соңгы бүлмәдә мич янында юрган белән төренеп улым утырган. Баланы култык астына кыстырган да урамга йөгергән. Ишегалдына чыгып җиткәч тә, арттан түбә җимерелеп төшкән. Болай да тотлыга торган егет баланы алып чыгуы турында куркудан бернәрсә дә әйтә алмаган. Култык астына ымлап кына күрсәткән. Аннары Максимны кулыннан алмакчы булганнар, тик куркудан бу егетнең куллары катып калган. Көч-хәл белән тартып алганнар баланы. Иртән минем янга авылдашлар килде, әти-әниегезнең йорты янды, диләр. Шәкәргә кайтып җиткәнче, бала турында сорарга телем дә әйләнмәде, – дип ачынып сөйли Наилә Сәфәргулова.

Туган нигезенә кайтып кергәч, әңгәмәдәшем коточкыч күренешкә тап була. Бөтен җирдә көл – нигез пыскып янып ята, абзардагы 35 баш мал да янып үлгән – бөтен җирдә кызган ит, төтен, күмер исе… Ә кара күмергә әйләнгән нигез каршысында яланаякларына итек кигән, эчке киемнәрдән генә әтисе белән әнисе басып тора… Бу янгында ике генә әйбер исән калган – берсе – самавыр, икенчесе – Коръән китабы. Изге китапның ничек янып китмәве турында әле дә баш вата әңгәмәдәшем. Аның белән бер үк сандыкта сакланган акчалар да, кәфенлекләр дә, документлар да көл булган. Сандык үзе дә гел күмер генә икән. Ә менә Коръән янмаган. Могҗиза дими, ни дисең?!

– Мин Салават каласында мәдәният бүлегендә мөдир булып эшли идем. Районыбыз башлыгы безнең хәл турында белгәч тә, икенче көнне үк бер бүлмәле фатирдан ачкыч тоттырды, әти-әниеңне китер, яшәргә урыннары юк бит инде, диде. Шул ук көнне ачкычны тотып, әти-әни янына кайттым – янган көннең икенче көне бу. «Әти, әни, җыеныгыз, сезне Салаватка алып китәм, сезгә фатир бирделәр», – дим. Әти миңа карап торды да «Мин бит Салаватта яшәгән кеше түгел. Сиңа сүзе булыр, фатир ачкычын ала алмыйм, рәхмәт әйтеп кире илтеп бир», – диде. Шулкадәр гадел кеше иде әти. Беркайчан чит әйбергә кызыкмады. Мунчабыз исән бит, күпме гомеребез калгандыр – шунда яшәп торырбыз», – диде.

Наилә ханым фатир ачкычын кире илтеп биргәч, район башлыгы: «Бөтен кала белән йорт салырга булышырбыз», – дип вәгъдә итә. Чынлап та, бөтен Салават каласыннан, Стәрлебаш районыннан халык җыелып, кем шифер, кем рубероид, кем тәрәзә алып килә, шул рәвешле 40 көн эчендә янган келәт нигезе өстенә яңа йорт җиткереп чыгалар. Йорт бик матур була. Тик әти-әнисе генә үз итә алмый аны. Төннәрен уянып әнисе, янында яткан иренең аркасына төртеп: «Кайда ятабыз без, Гаптелхәй, бу бит безнең өй түгел, әйдә өйгә кайтабыз», – дип әйтә торган булган.

«АБЫЙНЫҢ ЙӨРӘГЕ ШАРТЛАДЫ»

Йорт салынып бетеп, берничә көн узгач, декабрь аенда бу гаиләнең ишеген тагын бер мәртәбә хәсрәт каккан. Ял көне булуга да карамастан, иртәнге 6да ук Наилә ханымның фатир ишеген шакыйлар.

– Ишекне ачсам, анда «ашыгыч ярдәм» хезмәткәрләре тора. «Мин ашыгыч ярдәм чакырмадым», – дим. «Сез Наилә Гаптелхәевнамы? Сезне больницаның баш табибы чакыртты», – диләр. Больницага килгәч белдем: 37 яшьлек абыемның авызыннан, борыныннан, колагыннан кан киткән дә, төне буе аның гомере өчен көрәшеп чыкканнар. Баш табиб: «Абыегызда кан рагы түгелме икән, дип шикләнәм, тикшеренергә Уфага алып барыгыз», – диде. Абый сау-сәламәт кеше иде, аның беркайчан авырып ятканы булмады, ләкин чынлап та лейкоз таптылар үзендә. Кая гына алып бармадык, ләкин ел ярымнан соң үлде. Зөфәр абыемны дәү әнием «нигез малае» дип йөртә иде. Ул безнең йортка нигез салынган көнне туган, шуңа шулай дип йөрткәннәр аны. Агач кискәннән соң башта нигезебез янды, аннары нигез малае да вафат булды… Агачны кисеп, өч ел да үтмәде, тагын бер абыем үлде. Ул мал суярга кайткан булган. Сыерның тиресен бәреп-бәреп салдыралар бит. Шул сыер тиресен бәргән вакытта йөрәге урталай шартлаган. Икенче малаен күмгәч, әниемнең башы «ялгыша» башлады.

Бу хәлләрдән соң Наилә ханым командировкада ишеткән юрау турында ешрак уйлана башлый. Менә дигән түгәрәк тормышларының җөйләре сүтелеп, ул җөйләрдән бертуктаусыз кайгы җилләре үтеп кергәндә, башкача уйлау мөмкин дә түгел. Нәрсә бу – язмышмы, әллә өй каршында үскән карт тал каргышымы? Әлеге сорауга әңгәмәдәшем әле дә төгәл генә җавап таба алмый.

Икенче туганын да югалткач, өч ел тирәсе тыныч кына яши әле алар. Әниләрен кызганып кына елый Наилә Сәфәргулова. Ул кешеләрне танымый башлый. Тугыз ай буе карынында йөрткән, күз карасыдай саклап үстергән балаларына «Син кем? Кайдан килдең?» кебек сораулар бирә. Ире Гаптелхәйдән башка беркемне дә танымый.

«ҖИДЕ МУЛЛА ЧАКЫРТТЫМ»

– Бераз хәл керә генә башлаган иде инде, тыныч тормышыбыз тагын болганчык суга әйләнде дә куйды. 41 яшьлек абыем гаражга машинасын карарга барган җиреннән, машинасы янында егылып үлгән. Инфаркт диде, табиблар. Әни тәмам акылдан язды. Ул өченче улы белән әйбәтләп хушлаша да алмады инде. «Нишләп монда кеше күп җыелган, бу вокзалмыни?» – дип сорый, бичара. И әнкәй, дим, белмисең шул нинди хәсрәт килгәнен. Аңламыйсың шул, дим. Үзем кочам әнине, үзем елыйм. Әни, мескен, сабый баладай куана. Җаннарны өздерердәй менә шундый күренешләр булды бездә. Искә алам да, йөрәгем әрни.

Бер-бер артлы өч туганын да җирләгәч, Наилә ханым мулла янына барган. Башыннан кичкән барлык хәлләрне дә түкми-чәчми сөйләп биргәч, мулла кеше аңа: «Сезгә каргыш төшкән, кайсыгызныдыр каргаганнар. Җиде мулла чакырт, Коръән укыт, шулай эшләмәсәң, бу бәлаләр бетмәячәк», – дип киңәш биргән. Наилә ханым аның сүзләренә колак салган: өенә җиде мулла чакырып укыткан. Һәм бу гамәле өчен әле дә сөенеп туя алмый. Муллалар укыган догалар аны… үлемнән алып калган.

АГАЧНЫҢ ДА БАР ҖАНЫ

– Муллаларны чакыртып укытканнан соң, ярты ел уздымы-юкмы – ирем белән машинада барганда, «КамАЗ» астына килеп кердек. Инде сытты дип уйлаган идем, тәгәрмәченең резинасына эләгеп, ул безне артка чигерде. Җәрәхәтләнсәк тә, икебез дә исән калдык. Аңыма килгәч, иремә беренче сүз итеп: «Бу юлы минем чират булган», – дигәнмен. Дога укытуның файдасы булды, дигән фикер уянды. Бары тик догалар гына булышканга ышанам мин, – ди әңгәмәдәшем.

Наилә Сәфәргулова – 16 ел буе Башкортстанның «Салават» театры директоры булган кеше. Мәрхүм Туфан ага Миңнуллин белән якын дуслар булган алар. Туфан ага «Салават» театрын Казанга гастрольгә чакырган. Казанга килеп җитүгә, Наилә ханымга апасы шалтыратып, әтиләренең үлеп китүе турындагы кайгылы хәбәрне җиткерә. Артистларын Туфан агага калдырып, кире Башкортстанга кайтырга туры килгән аңа. Әтисе үлеп ике ел үткәч, әнисе дә бакыйлыкка күчкән.

Тал агачын 1996нчы елның сентябрь башында кискәннәр. 15 ел буе бу гаиләнең ишеген бертуктаусыз кайгы шакыган. Хәзер туганнар кычкырып ук әйтмәсәләр дә, һәркайсы: «Башка кайгы килмәсен инде», – дип тели.

– Кемдер бу вакыйганы укыгач, сантый апа бу, ялган сөйләгән, дип уйлар, бәлки. Ышану-ышанмау һәркемнең үз ихтыярында. Мин бу бәлаләрнең башында тал агачы тора, дип уйлыйм. Ул шундый зур, карт агач иде, аны минем дәү әтиләр утырткан булган. 100 еллык агач иде инде ул. Мин уйлыйм, бәлки безнең өй иясе шул агачта яшәгәндер дә, агачны кискәч, безгә рәнҗегәндер, дим. Агачны кискәч тә, беренче булып өй янды бит, шуңа әйтәм инде. Бу вакыйга турында үзара сөйләшергә яратмыйбыз. Йөрәк яраларын кабат кузгату нигә хаҗәт? Шулай да, әни мәрхүмә, өй янгач, күзләремә моңсу гына карап: «И кызым, нигә сине тыңламадым икән, кистермәскә кирәк булган агачны!» – дип әйткән иде. Димәк, ул да бу хәлләрнең юктан гына килеп чыкмавын сизгән, – ди әңгәмәдәшем.

Бу вакыйга мине генә түгел, Наилә Сәфәргулованың үзен дә бик тетрәндергән. Шуңа ул якын киләчәктә, булган вакыйгаларны тасвирлап, «Нигез» исемле драма язарга хыяллана. «Агачның да бар җаны, әйләнә-тирәбезгә игътибарлырак булыйк!» – дип сүзен тәмамлады ул.

Айгөл ЗАКИРОВА.

Казан – Башкортстан – Салават – Казан.

Комментарии