- 01.12.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №48 (2 декабрь)
- Рубрика: Дөнья бу
Чуашстанның Озын Куак авылында иске клубка яңа түбә ясадылар. Чуашстан татарларына хас булганча, бу очракта да клубны төзекләндерүне халык үз җилкәсенә алды.
Чуашстанны буйдан-буйга ярып бер олы юл уза. Федераль юл Сызрань, Сембер белән Мәскәүне тоташтыра. Шушы юлның Чуашстанга караган көньяк өлеше буенда берничә татар авылы җәелеп ята.
Дөрес, чуаш иленә караган башка татар авыллары да бу олы юл тирәсеннән ерак урнашмаган. Әмма бөтенләй терәлеп торганнары берничә генә. Шуларның берсе Озын Куак авылы. Озын Куакка “олы юлның тузаны” кагылмый. Чөнки хәзер юллар тузан очмаслык итеп төзелә. Асфальт кына. Дөрес, рәсми рәвештә ХХVII гасырда нигез салынган Озын Куакка юл мәсьәләсендә дәүләт ХХI гасырда да ярдәм итә алмады. Авылның һәр урамына, тыкрыгына быел көз генә таш юллар салынды.
300гә якын йортлы Озын Куак авылы халкы мондый бәхеткә Рәшит Сәнҗәпов аркасында иреште.
АТА СҮЗЕННӘН ЧЫКМАУ
“Авылны ташламагыз, туган җир бер генә була, читтә нинди генә уңышка ирешсәгез дә, дәрәҗәгезне авылда танысалар гына, уңышка ирешкән буласыз!” – дип әтием гел киңәш бирде. Аның сүзеннән чыкмау нияте белән, авылга ярдәм итәргә алындым, – ди Рәшит Сәнҗәпов.
Ата сүзеннән чыкмау, халкыңа тугрылыклы булу – Чуашстан мишәрләренең кредосы дип әйтеп булыр иде. Рәшит Сәнҗәпов та, шуңа тугрылыклы калып, олы юлда утырган Озын Куак авылында олы эшләргә алына.
“ТОРМЫШ”ЛЫ ЯЗМЫШ
Узган көздә уртак малга хуҗа табылмыйча юкка чыккан элеккеге колхоз җирләрендә сөрү-чәчү эшләрен башлый. Яңа хуҗалыкка өметле атама табыла: “Тормыш”. Һәм Озын Куак “Тормыш”ында тормыш башлана. Элекке колхозның ярым җимерек каралты-курасы төзекләндерелә. Ерак Әстерхан җиреннән 300 баш сарык кайтарыла. Берничә дистә авыл кешесе даими эшле була. Бүген “әстерхан сарыклары” мең башка җитеп бара.
Әрем белән алабута үсә башлаган кырлар эшкәртелеп, алардан быел, Озын Куакның озын язмышында гомер булмаганча, гектарыннан кырык центнерга кадәр уңыш җыела.
Гомер буе олы юл кырында яшәп тә, олы бер бәйрәм күрмәгән халык быел үзләренең авыл кырындагы чирәмлектә Сабантуй үткәрде. Гади генә Сабантуй түгел, ә олы кунаклар катнашында узды ул. Чуашстан мөфтие Әлбир Крганов, Чуашстан татарларының милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов, Татарстаннан халык артистлары катнашында Сабантуй гөрләде. Бу элек буш яткан кырларда чәчү тәмамлангач, беренче мәртәбә җир бәйрәмен уздыру иде. Халыкның тормышы “Тормыш” һәм аның хуҗасы Сәнҗәпов ярдәме белән бәйрәми төс алды.
Быел җәен, Озын Куакта тагын күп вакыйгалар булды. “Үзем балачакта су турында хыяллана идем. Безнең авыл тирәсендә олы күлләр дә, зур елгалар да юк. Ә су коенырга күрше авылларга баргалый идек. Балачак хыялымны хәзер тормышка ашырдым”, –дип куана Рәшит Сәнҗәпов. Чынлап та, хәзер шул ук Сабантуй узган чирәмлекнең бер читендә тирән күл, ә аннан берничә метрда гына чишмә белән туенучы плотина казылган. Сабантуй узган чирәмлек ял зонасы төсенә кереп бара, киләсе елда яшь агач үсентеләре утыртып, парк итәргә җыеналар Озын Куакта.
ЮЛЛАР, ЮЛЛАР…
Татарда юллар хакында бик күп җырлар бар. Күрәсең, шушы илне үзенең империяләр тотып торган чагыннан калган мирас итеп карагандыр, шуңа да татар, юллар, олы юл тузаны, дип җырлаган. Иксез-чиксез илне үз Ватаны дип кабул иткәнгә, татар, юл, сәфәрне үз иткән. Мөгаен, шуның аркасында, татар БАМнар төзегән, Кытайга кадәр тимер юллар салган… Ә бәлки, юллар аркылы, үзен изеп торган бу илдән качу турында хыяллангандыр…
Дәүләт, шул исәптән татар аркасында да, юллы булган. Ә туган авыллардагы урамнар инде хәзергә кадәр юлсыз. Олы ватан юлга тиенгәндә, кече Ватан – туган авыл юлсыз яткан.
Озын Куак – олы юл кырындагы татар авылы, хәзер юллы булды инде. Быел Озын Куакның һәрбер урам һәм тыкрыгына таш юллар түшәлде. “Бер минем эш кенә түгел болар. Команда булып эшләгәнгә, уңышка ирештек. 6 чакрымнан артык урамнарга таш түши алдык”, – дип шатлана Рәшит Сәнҗәпов.
Җәмгысы 2 миллион сумга төшкән таш юлларның күпчелек чыгымын Рәшит Сәнҗәпов күтәргән. 300 меңен җирле авыл идарәсе биргән. Монысы Чуашстан Президентының авылга юллар кертү хакындагы программа кысаларында.
– Халык та читтә калмады, кем транспорты белән, кем үз кул көче белән, авыл эшмәкәрләре акчалата да шактый ярдәм итте. Мин берүзем генә моны булдыра алмас идем”, – дип, авылдашларын мактап, үз тыйнаклыгын күрсәтә Рәшит. Бүген, дистәләгән татар авыллары юлларсыз да, күперләрсез дә ятканда, тыйнаклык кирәк шәй булса да, үрнәк итеп Рәшитне мактарга да кирәктер. Әмма ул: “Моңа мохтаҗ түгелмен, мин ата сүзен үтәүче генә”, – дип кырт кисә.
“БЕР КЕШЕ КИРӘК”
Чуашстан татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов бер сөйләшкәндә: “Һәр татар авылында бер янып торучы кеше табылса, авыл алга китә”, – дип белдергән иде. Шундый авылларны санап та китте. Ул вакытта Озын Куакны телгә алмады. Хәзер, горурланып сөйли. Чөнки кешесе табылган. “Нияте яхшы булган кеше үз тирәсенә команда да туплый, тормышны да үзгәртә ала, халыкка күп яхшылык та күрсәтә. Озын Куакны Рәшит менә күтәреп бара бит”, – ди Гыйбатдинов.
Команда белән эшләгәндә дә бер лидер кирәк, анысы ачык. Бер тәвәккәле тотынмаса, Озын Куак балаларының яртысы, кирәкмәгән 3 чакрымны һаман да таптап, мәктәпкә әйләнеп йөрер иде. Ә Рәшит олы урам белән мәктәп арасында яшәүче хуҗалар белән сөйләшкән дә алар үз бакчаларыннан берәр метр гына җирне сукмак ясарга биргәннәр.
Хәзер ул сукмакка тимердән киртәләр куелган, таш җәелгән. Балалар рәхәтләнеп турыдан гына мәктәпкә йөри. Татар дөньясы өчен чүп эш кенә кебек. Сукмак салдырган, имеш. Ә татар дөньясының бер кисәге булган Озын Куак – андагы мәктәп балалары өчен олы куаныч.
Озын Куак – алай караңгы авыл түгел ул. Күптән түгел генә Казаннан Тинчурин театры артистлары спектакльләр күрсәтеп китте. Башка татар артистлары да булгалый. Ә менә клуб караусыз диярлек. Хәзер, Рәшит җитәкләгән команда клубка алынган. Бу көннәрдә генә, үзара акча туплап, өмә белән түбәсен яңартып яптылар. Тырыша торгач, клубка яшь бер егетне мөдир итеп тә куйганнар. Җан кергән.
ИНТЕРНЕТСЫЗ БУЛМЫЙ
Озын Куак олы юл янында утырса да, бүгенге тормышта олы юл ролен интернет торган саен күбрәк үтәп бара шул. Бу хакыйкатьне Рәшит Сәнҗәпов күптән аңлаган. Һәм заман “олы юлы” – интернетка да Озын Куакның кечкенә бер сукмагын салдырган. Бер елга якын инде Озын Куак авылы интернетта үз сәхифәсен тота. Һәр яңалык, һәр күренеш, һәр факт һәм вакыйга Озын Куак сәхифәсендә урын алып бара.
“ЭШЛӘНГӘНЕ ТҮГЕЛ, ЭШЛӘНМӘГӘННӘРНЕ УЙЛЫЙМ”
– Эшләнгәне түгел, эшләнмәгәннәрне уйлыйм, – ди Рәшит Сәнҗәпов. Югарыда саналган уңышларга ымлап шулай ди ул. Янәсе, болары башлангыч кына. Ә менә эшсезлекнең Чуашстанда тамыр җәйгәнен исәпкә алып, “Тормыш”та тагын эш урыннары булдыру, мәктәпне алдынгылар рәтенә чыгару, клуб эшчәнлеген алга җибәрү… болар борчый Сәнҗәповны.
Ә Рәшитне Чуашстан татарлары Озын Куак “Тормыш”ын күтәрүче дип кенә белми. Республикада узган һәр татар вакыйгасында Рәшит Сәнҗәпов телгә алына. Шыгырданда Үзәк Җәмигъ мәчет төзелешенә ярдәм итүче, фәнни конференцияләр, республика Сабантуйлары һәм башка күп чараларга химая булучы да ул. Республика татарларының милли-мәдәни мохтарияте шурасы әгъзасы да булып тора.
Чуашстандагы татар язмышын кайгыртканда, ул Озын Куакта, балалар артык юл йөреп газапланмасын дип, кулына бияләй киеп, көрәк алып, сукмакка таш сала. Акча бирдем дә калганы була ул дими, үзе үрнәк күрсәтә. Чөнки, үзенә девиз итеп ул “каяндыр көтеп ятып булмый, үзебезгә тырышырга кирәк” дигән сүзләрне алган.
Рафис ҖӘМДИХАН,
Казан-Чуашстан-Озын Куак-Казан.
Авылда яшәү – нәрсә ул?
Чебиләрне көзен саныйлар, дигән әйтем татар халкында элек-электән актуаль. Билгеле, санарлык “чебиләрең” булса. Эшләп тапкан табышың чыгымнарыңны да капларга җитмәсә, нәрсә санарга кала? Бүген җәмгыятьтәге кризиста хөкүмәт ота, ә халык отыла кебек. Үзем авыл җирендә яшәгән кеше буларак, биредәге вәзгыятькә күз салыйк.
Авыл халкын иң әрнеткәне – хуҗалыктан җыелучы сөткә бәянең бик түбән булуы. Тир түгеп, хәләл көчең белән асраган малың сөтен, 4%ка якын майлылыкта булуына карамастан, 4-5 сумга, кайбер очракта гына тарта-суза 6 сумга тапшырасың. Ә бит кибетләрдә сөт белән майга бәяне әйбәт итеп куялар!
Быел 15 майдан 15 сентябрьгә кадәр тапшырылган сөтнең һәр литрына 2 сумнан (әзме-күпме халыкны тынычландыру өчен) субсидия бирәбез дип игълан иттеләр. Тик, ни сәбәпледер, әлеге сумманы да тиешенчә түләмәделәр. Берничә аен 2 сумнан түләделәр дә августтан 1 сум 17 тиенгә калдырдылар. “Ә нигә шулай?” – дигән сорауга җавап бирүче табылмады. 83 тиен акча каядыр юкка чыккан. Ул кечкенә генә тоелса да, исәпләп карасаң, шактый гына сумма килеп чыга. Якынча бер хуҗалыктан 200 литр сөт тапшырыла дип кенә алсак та, бу 166 сум дигән сүз. Авылда 80-90 хуҗалык сөт тапшыра дип исәпләсәк тә, 15000 сум була! Ә район, республика буенча санасак, тагын да түгәрәк суммага әйләнә. Кешенең хезмәтен, аңа булган ихтирамны тагын бер кат таптап үттеләр түгелме?!
Көз җитүгә, шәһәребездә ярминкәләр гөрли. Халкымның борынгыдан килгән матур гадәте бу. Гасырлар элек әлеге ярминкәләрдә әби-бабаларыбыз үзләре җитештергән товарын сатып, табыш, ягъни ел буе тәэмин итәрлек, икенче көзгә кадәр җитәрлек акча алып кайткан. Ә хәзерге ярминкәләр элеккеләреннән әйберләре белән әллә ни аерылмаса да, сәяси яктан нык үзгә. Икмәкнең ярминкәдәге бәясе – 3-4 мең, бәрәңгенең килосы – 5-6, итнең – 150 сум.
Бу бәяләр ел буе җитештергән продукциягә чыгымнарны капларга да җитми бит. Моны, билгеле, хөкүмәт вәкилләренә дә җиткерделәр һәм мондый кыска, төгәл җавап ишетелде: “Ярминкә ул – табыш алуга караганда, иң беренче чиратта социаль чара”.
Әйе, сорау әйтелгән, җавап бирелгән. Ә ни өчен ярминкә социаль чара булгач, анда катнашучы халыкка дәүләт ярдәм күрсәтми? Әгәр дә авыл халкы тирен түкмәсә, әллә нинди бәягә читтән азык-төлек кертеп, җәмгыятебез хәле тагын да мөшкелләнер иде. Элек-электән нигә бөтен авырлыкны халык күтәрә, сугыш чорында да ашыйсы ризыгын ашамыйча, киясе киемен дә кимичә, барысын да фронтка озаткан. Дәүләткә күпме салым түлибез, ә шулай да безнең хәләл тиеннәргә аның күзе төшә.
Кризис аркасында күпләр эштән кыскартылды. Хөкүмәт халыкка ярдәм йөзеннән яңа программа игълан итте. 58 мең 400 сум акча белән үз эшеңне башлап җибәрү мөмкинлеге булдырылды. Билгеле, моны халык куанып хуплады. Күпләребез әлеге күктән төшкән акчага 3 бозау алып асрау эшенә кереште. Әлеге 3 бозауны алуга, аны үстерүгә киткән чыгымнарны санап, язып тормыйм. Хөкүмәт биргән әлеге акча җитеп тә бетмәскә мөмкин.
Әлеге малларыбыз үскәч, һәрберсен 30 мең сумга сатсак, 90 мең сум табыш алабыз. Һәм икенче ел өчен (эшне дәвам итәргә кирәк бит) 60 мең сумны алып куябыз. Калган 30 меңнән салым өчен 7 меңне дә алгач, якынча 23 мең тирәсе акча кала. Аны 12 айга бүлгәч, бер айлык хезмәт хакың 1900 сум чыга. Алынган табыш минималь хезмәт хакына да җитми.
Һәр кеше бу тормышта үз юлын үзе сайлый. Көчеңне кызганмый эшләгәч, хезмәтеңнең дә әҗерен табып яшисе килә.
Адресым редакция өчен генә.
Рәшит Сәнҗәпов: көтеп ятып булмый,
Комментарии